Кәбиров Марат - Киллер стр 5.

Шрифт
Фон

Бүлмәсенә атлаганда таныш компьютерчының телефонын җыйды. Трубканы шундук алдылар.

– Альберт, сиңа йомыш бар, – диде ул саулык та сорашып тормастан, – Хәзер берничә фото җибәрәм. Шуларның бер үк кешеме түгелме икәнен ачыкларга кирәк. Син бит ниндидер анализлар нәтиҗәсендә моны эшләп була дигән идең. Буламы? Яхшы. Җибәрәм, алайса.

Зифа елмайгандай итте. Уйлап карасаң, һөнәре ул кадәр үк начар түгел аның. Дөнья булгач, төрле кешеләр бәлагә юлыга бит инде. Чир-чордан беркем дә азат түгел. Зифа шуларга ярдәм күрсәтә, гариплектән, кайчагында үлемнән дә аралап кала. Һәм күпләре аның үзенең дә кадерен беләләр. Кайчан гына мөрәҗәгать итсә дә ярдәмгә ашкынып торалар. Нинди генә өлкәдә йомышы төшсә дә гозерен үтәрлек кешеләре бар.

Ишек төбендә полиция тикшерүчесе көтеп тора иде. Ул таң алдыннан килеп, медицина тикшерүләренең нәтиҗәсен алып киткән инде. Операциядән чыккач хәбәр иттеләр моны Зифага, төштән соң тагын киләчәген әйткән. Тик доктор моны шулай тиз булыр дип уйламаган иде.

– Зифа Саматовна, пациентыгыз белән сөйләшү мөмкинлеге юкмы әле? – диде ул исәнлек-саулык сорашкач һәм врачның баш чайкавын күреп дәвам итте, – Янына килгән, хәлен белешкән кешеләр булмадымы?

– Юк, беркем дә.

– Бернинди яңалыгыгыз да юк, димәк? – тикшерүче көрсенгәндәй итте.

– Яңалык? – Зифа Саматовна иңнәрен сикертеп куйды, – Сул яктан арттан киң һәм каты нәрсә белән сукканнар. Баш сөяге бер урыннан сынган, берничә җирдән чатнаган. Миенең кан сауган өлешләре күп. Боларны сез иртәнге тикшерү нәтиҗәләре буенча беләсездер инде. Ә яңалык булырлыгы…

Юк, моны әлегә әйтергә ярамый иде бугай. Беркадәр икеләнеп торды да дәвам итте:

– Мин әлегә операция нәтиҗәләренең ничек булып бетәчәген дә төгәл генә әйтә алмыйм. Ул аякка басарга да, "яшелчә" булып калырга да мөмкин. Ә сез яңалык сорыйсыз…

– Яхшы, Зифа Саматовна, мин соңрак тагын кагылырмын әле сезгә.

Бүлмәсенә кереп Альбертка фотолар җибәрде. Күрер күзгә Пситотлет Тоткан Егетнең егерме биш елдан соң ничек булырга тиешлеген чагылдырган рәсем белән пациентның фотосы арасында аерма юк иде. Уртак чалымнар, иреннәр, кашлар, борын, хәтта колакларының рәвеше дә бер төрле. Ике рәсемдә дә бер үк кеше икәнен һич шикләнмичә әйтеп була.

Фотоларны чагыштырып утырганда Зифаның башына кинәт кызык фикер килде. Гади генә ул. Ник бу хакта элек уйламавына ул аптырап та куйды хәтта. Һәрнәрсәнең үз вакыты, диюләре шулдыр инде. Югыйсә, бик баш ватып этләнерлек тә нәрсә түгел. Зифа Саматовнаның танышлары күп, хәтта дәүләт иминлек хезмәтендә дә барлар. Менә шуларның берсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк булган. Аларда һәртөрле базалар бар, теләсә кайсы кеше турында мәгълумәт таба алалар диләр бит. Ник әле Пистолет Тоткан Егетне шулар аша эзләтеп карамаска?

Һәм ул телефон номерын җыйды.

– Һо, Зифа Саматовна, сезне дә ишетер көннәр бар икән. Хәлләрегез ничек?

– Яхшы, Артур Илдарович. Тавышыгызга караганда үзегез дә сөбханалла күренәсез.

– Сезнең тавышны ишеткәч, шулай булды, Зифа Саматовна. Ни рәхәтлекләрдә яшәп ятасыз…

Артур Илдаровичның ФСБ офицеры икәнен ишеткәч, Зифа беркадәр аптыраган да иде. Шундый ачык йөзле, һәрвакыт күтәренке кәефле, шаян кеше ничек инде шундый урында эшләсен? Алар ничектер җитди, аз сүзле, кырыс булырга тиештер кебек тоела. Ә бу… Тик соңыннан аның робот кебек чакларын да күрергә туры килгәләде. Кеше бер генә кыяфәттә булмый шул. Ә бүген кәефе шәп иде.

– Артур Илдарович, сезгә йомышым бар…

Зифа гозерен сөйләп бирде. Артур Илдарович бүлдермичә тыңлады, аннан соң да беркадәр сүзсез торды. Һәм көтелмәгән җитдилек белән әйтеп куйды:

– Яхшы, Зифа Саматовна. Кулдан килгәнне эшләрбез. Фоторәсемнәрне ватсаптан шушы номерга ташлагыз.

– Рәхмәт, Артур Илдарович.

Трубканы куйгач, фотоларны җибәрде дә кәгазь эшләренә чумды. Хисләр ничек кенә котырмасын, эшләрне карарга кирәк иде. Ә алар күп. Иң үзәккә үткәне – кәгазьләр белән мәш килү. Хәзерге таләпләр буенча врач, кайсы өлкәдә генә эшләмәсен, үзенең һәр адымын теркәп барырга, исәп-хисап бирергә тиеш. Бу бәлки, кемгәдер ни өчендер кирәктер дә инде, юкка гына уйлап чыгармаганнардыр. Ләкин ул бик күп вакытны ала һәм табипның игътибарын төп эшеннән читкә юнәлтә. Менә Зифа Саматовна да бүлек мөдире буларак кул астындагы хезмәткәрләрнең эшчәнлеге теркәлгән язмаларны өйрәнергә, шулар нигезендә үзе дә хисап бирергә мәҗбүр.

Әле бүлектәге корылмаларны тикшерү, ватыкларын төзәтү, яки яңага алыштыру, дәвалау әсбаплары, дарулар белән тәэмин итү, бүлмәләрне төзекләндерү кебек чутлап бетергесез эшләре дә бар. Моның өстенә сәгать саен диярлек килеп торучы авырулар. Аларның күбесе авыр хәлдә булып, ашыгыч операция таләп итә. Ә кадрлар җитми, медицина уку йортлары елына меңәрләгән белгеч әзерләсә дә чын мәгънәсендә табип булырдайлары бармак белән генә санарлык. Табип булу өчен дә талант кирәк. Диплом гына җитми, белем, эшләү һәм камилләшү теләге, үз-үзеңне аямау кирәк.

Ә бүгенге заман кешеләрне һавадан акча ясарга өйрәтә, чынлап та кирәкле, файдалы һөнәрләрнең бәясе түбән. Шул вәзгыятьтә формалашкан буын врач булырга бик атлыгып тормый, җиңел акча китерердәй һөнәр эзли. Хәтта бик сәләтле, киләчәктә медицина йолдызы булыр дип өметләндергән яшь хирургларның да берничәсе медицинаны ташлап, базарга эшкә урнашты. Берсе бөтенләй ит чабучы булды. Бер сүз дә әйтәлмисең, анатомияне яхшы белә, кулы туры. Андый югары белемле ит чабучыларның бәясе югарыдыр инде.

Кәгазь эшләрен бетергәч, кирәкле корылмалар исемлеген тотып баш врачка керде.

– Сез генә түгел бит, Зифа Саматовна, – диде баш врач, – Бу исемлектәге бөтен әйберне дә берьюлы ала алмабыз. Иң кичектергесезләрен билгеләгез, ә калганнары соңрак…

Зифа Саматовна озын исемлекнең өчтән беренә плюс куеп чыкты. Моны күргәч, баш врачның йөзе яктырып китте:

– Яхшы, кайтартырбыз.

– Рәхмәт!

Зифа Саматовна инде беренче ел гына эшләми, баш врач белән сөйләшү серләрен яхшы белә. Шуңа ул исемлеккә бүгеннән үк кирәк булмаган корылмаларны да күп итеп өстәгән иде. Сөйләшүләр нәтиҗәсендә, аларын сызып ташладылар, ә иң кирәклеләре калды. Менә шулай! Әгәр кирәклеләрен генә язып кертсә, аларның да бер өлешен сызарга туры килер иде.

Авырулар килеп торды. Операцияләр дәвам итте. Бик катлаулы авырулар юк, гади эшләрне башкарырдай хирурглар җитәрлек иде, Зифа Саматовнага мохтаҗлык булмады. Көндәлек вак-төякләрен беркадәр ерып чыккач, реанимациядәгеләрне тагын бер кат урап чыгарга уйлады. Бу мотлак таләп ителә торган гамәл түгел, теге пациентны тагын күрү теләгеннән туган нәрсә булды бугай. Тик Альберттан электрон хат килү белән, бу ниятеннән кире кайтты.

Ә хат кыска гына иде:"Зифа Саматовна, тикшердем. Бер үк кеше булу ихтималы – 97,85%"

Барсы да аңлашылган кебек инде. Шул ук вакытта әлеге саннар үзең нәтиҗә чыгаруны сорый, ә аның әзер һәм катгый җавап ишетәсе килде. Башкалар фикерен. Әгәр шулай әйтергә яраса, белгеч фикерен. Ул телефонга үрелде. Озак көттермәделәр. Доктор шундук һөҗүмгә күчте:

– Альберт, нәрсәне аңлата бу процентлар?

– Бер үк кеше булу мөмкинлеген.

– Бер үк, димәк.

– Әйе, ике кеше арасында бу дәрәҗәдәге охшашлык булмый. Хәтта махсус сайланган һәм әзерләнгән "двойник"ларның охшаш ягы да 80-85 проценттан узмый. Шуңа күрә, бу фотоларда бер үк кеше дияргә мөмкинлек бар.

– Син шулай дип раслыйсыңмы?

– Мин түгел, компьютер шулай раслый. Ә ул күзгә эленми торган иң вак детальләргә дә игътибар итә, әллә ничә параметр буенча исәпләп нәтиҗә чыгара.

– Рәхмәт, Альберт.

Димәк, реанимациядә ятучының Пистолет Тоткан Егет икәнлеге расланды. Кылган гонаһлары өчен хак җәза адәм баласын егерме биш елдан соң да эзләп таба. Хак җәза Зифа үзе иде. Бу бәндәнең җавапсыз калырга хакы юк. Ә үтерү ысуллары хастаханәдә дәвалау чараларына караганда да күбрәк…

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3

Популярные книги автора