Зайдуллин Ркаил - Казан ханлыгы / Очерки по истории Казанского ханства / Essays in the History of the Kazan Khanate стр 4.

Шрифт
Фон

Татар кавеме кешеләренең Казан җиренә килүе рус чыганакларында теркәлгән: 1438 елда Олуг Мөхәммәд хан белән бергә 3000 татар Кырымнан Урта Иделгә килеп утыра; шуннан соң Казанга «төрле илләрдән – Алтын Урдадан, Әстерханнан, Азаудан һәм Кырымнан – бик күп варварлар җыела башлый». Сәүдә үзәге булган Казанда, һичшиксез, төрле кавем кешеләре яшәгән, әмма җир эшкәртеп көн күрүче утрак халыкка килсәк, аның шул ук болгар халкы көенчә калуына шикләнмәскә мөмкин. Тарих мәйданында Казан мәмләкәте өлгергән-җитлеккән хәлдә, ныклы тормыш-көнкүреш рәвеше һәм мәдәнияте белән пәйда булды; ул акрынлап шәкелләнү-формалашу дәверен белми, һәм моны аның халкы фәкать борынгы булуы һәм мәдәниятенең, ыруының дәвамчанлыгы белән генә аңлатырга мөмкин.

Казан ханлыгы тарихы – Казан татарларының күп гасырлы тормышында кечкенә генә бер вакыйга-күренеш ул. Бу якларда мөстәкыйль дәүләт оешканчы ук яшәгән һәм бәйсезлеген югалткач та, 400 ел буена яшәвен дәвам иткән Казан татарлары дигән халыкның тарихы моның белән генә чикләнә алмый.

Казан ханлыгының барлыкка килүе. Олуг Мөхәммәд

Казан ханлыгының барлыкка килү елы һәм аның беренче ханы турында рус тарихчыларының фикере төрлечә. Гадәттә, алар ханлык 1436 яисә 1437 елда барлыкка килгән һәм аны Сарай ханы Олуг Мөхәммәд оештырган дип саныйлар. Ләкин бүтәнчә уйлаучылар да юк түгел. Мәсәлән, шуларның берсе, профессор Вельяминов-Зернов, Воскресение һәм Никон елъязмаларына һәм кайбер башка чыганакларга таянып, Казан ханлыгын 1445 елда Олуг Мөхәммәднең улы Мәхмүд оештырган дип исәпли.

Мөхәммәдләр ул заманда икәү булып, аларны бутамас өчен, берсен «Кече» йә «Кечек» дип, ә монысын «Олы» йә «Олуг» дип атап йөрткәннәр. Олуг Мөхәммәд – атаклы Туктамышның оныгы һәм Сарай ханы Җәләлетдиннең улы ул. Аксак Тимер яуларыннан соң Сарайда тәхет өчен каты көрәш башланып китә. Төп дәгъвачылар элек хан булып утырган Тимер Котлы (аны Туктамыш бәреп төшергән) белән Туктамыш (анысын үз нәүбәтендә Аксак Тимер куып җибәрә) була. Туктамыш үлгәч, тәхет дәгъвасы улларына күчә. Бер-бер артлы һәммәсе тәхеткә менә, тик озак утыра алмыйлар. Иң күп утырганы – Җәләлетдин. Ул 1411 елда, Литва кенәзе Витовт белән берлектә, Тимер Котлының улын бәреп төшерә һәм хан тәхетенә утыра. Җәләлетдин әтисенең бөек мәмләкәтчел сәясәтен дәвам итә: эчке талашлардан какшаган Русияне кабат татарларга буйсындыра, бөек кенәз Василийны (Дмитрий Донскойның улын) Сарайга килергә һәм ясакны төп-төгәл түләргә мәҗбүр итә (1412). Хөкемдарлар берничә мәртәбә алышынганнан соң, 1420 еллар ахырында тәхет Җәләлетдиннең улы Олуг Мөхәммәд кулына эләгә. Ул идарә иткән дәвердә татарларның Русия өстеннән булган хакимияте даими саклана. 1431 елда, Олуг Мөхәммәд хөкеменә дип, бөек кенәз исемен дәгъвалаучы Мәскәү кенәзләре – Дмитрий Донскойның улы белән оныгы килә. Хан алар арасындагы низагны онык файдасына хәл итә. Василий Васильевичны тәхеткә Мәскәүнең Успение соборында хан илчесе утырта. Олуг Мөхәммәд хөкүмәтенең байлыгы һәм халыкара сәясәт белән кызыксынуы шул дәрәҗәдә була ки, 1428–1429 елларда ул Мисырга илчелек җибәрә алган[2].

В. Д. Смирнов Олуг Мөхәммәдне 1423–1424 елларда литвалар шәһәре Одоевка һөҗүм иткән һәм шунда литва-мәскәүләрнең бердәм гаскәре тарафыннан җиңелгән Ходайдад хан («Куидадат»)[3] белән бер үк кеше булуы турында фаразлый. Ләкин моның белән килешүе кыен, чөнки әлеге чорда Олуг Мөхәммәд әле Сарай тәхетенә менмәгән була[4].

1436 елда Мөхәммәд ханны тәхетеннән бәреп төшерәләр. Ланглес әйтүенчә, татар чыганакларында бу вакыйга менә ничек тасвирлана. Тәхеткә утыргач, Олуг Мөхәммәд авыр яралы Идегәй әмирне эзләп табып үтерергә боера. Идегәй Тимер Котлы нәселен тәхеткә утыртуның тарафдары була. Тимер Котлының туганнан туган энесе Гыясетдин белән бергә Русиягә качып киткән Идегәй уллары, өч меңле чирү белән кайтып, Олуг Мөхәммәдкә һөҗүм итәләр. Олуг Мөхәммәд җиңелә дә Кырымга юл тота, ә Гыясетдин, Сарайга кереп, хан тәхетенә утыра. Бер елдан соң (1437) ул үлә. Тимер Котлының оныгы Кече Мөхәммәд хан дип игълан ителә. «Шуннан соң ук бәхетле Кече Мөхәммәд белән Олуг Мөхәммәд сугышты… Гыясетдиннән качып, Кырымга киткән Олуг Мөхәммәд беренче булып һөҗүм итте… Берничә сугыштан соң дошманнар килешү төзеделәр, бу килешү буенча Идел буендагы бөтен җирләр дә Кече Мөхәммәд кулына калды, ә Кырым Олуг Мөхәммәднеке булды. Аннары Олуг Мөхәммәд Хәйдәр әмир белән бозылышты. Әмир, үзен рәнҗеткән Олуг Мөхәммәдне тәхетеннән бәреп төшерүдә ярдәмен тәкъдим итеп, Туктамышның оныгы Сәед Әхмәд ханга хезмәткә күчте. Алар яу белән Кырымга киттеләр. Олуг Мөхәммәд исә, каршы тора алмасын тоеп, Казанга качып китте»[5]. Шул рәвешчә, Сарай тәхетеннән сөрелгәннән соң, Олуг Мөхәммәд бераз вакыт Кырымда хан булып торган. Шулай ук аннан да куылган. Ләкин Казанга ул Кырымнан туп-туры килми. Өч меңле чирүе белән Кырымнан чыккач, ул Русиягә юл тота. Үзе Мәскәү тәхетенә утырткан Василий кенәзнең кунакчыллыгына өмет тотып, Олуг Мөхәммәд Мәскәү мәмләкәтенең көньяк-көнбатыш чигеннән ерак тормаган Белёв шәһәрен ала һәм шунда төпләнеп калырга карар бирә. Ләкин Мәскәү хөкүмәте, Олуг Мөхәммәднең дошманы булган Сарай ханына тугрылыгын күрсәтергә теләп булса кирәк, аның Русия җирләреннән китүен таләп итә. Олуг Мөхәммәдкә каршы рус гаскәре җибәрелә. 1437 елның 5 декабрендә Белёв янында сугыш була: «рус сугышчылары күп иде дә, ә татарлар бик аз иде; шәһәр янына рус полклары килделәр дә, татарлар атларына атланып чыктылар да сугыша башладылар, ә тегеләре кире йөгерде дә, Русь бик күп үлде… рус гаскәрен тар-мар кылдылар, шул чакта бик күп бояр белән кенәзләрне үтерделәр, бөек кенәз кече дружинасы белән качып китте»[6].

Шулай Сарай ханлыгыннан бәйсез Кырым дәүләте аерып алына, Кече Мөхәммәд белән килешү нигезендә аның мөстәкыйльлеге тәэмин ителә – Олуг Мөхәммәд шул тәҗрибәгә таянып, шул ук вакытта караңгы чырайлы Русия җирләрендә чакырылмаган кунак-мөһаҗир хәлендә ятасы килмичә, Сарай ханлыгыннан тагын бер өлкәне аерып алып, шунда бәйсез хөкемдар булып урнашырга карар кыла. Шундый ният белән ул Урта Идел буендагы мөселман мәмләкәтен – Болгар патшалыгының мөстәкыйльлеген торгызу планын кора. Белёвтан киткәч, Олуг Мөхәммәд мукшы җирләренә керә һәм, рус дәүләте чикләре яныннан үтеп, Болгар иленә аяк баса. 1361 елгы тар-мар ителүдән һәм кенәз Фёдор Пёстрый җитәкчелегендәге руслар явыннан соң (1432) илнең башкаласы Болгар тәмам хәрабәләр хәленә килгән, ә халкы төньякка, Кама аръягына, куркынычсызрак һәм тынычрак урыннарга күчеп, төбәкнең яңа мәркәзе Казан тирәсенә туплана башлаган вакыт була бу. Шуңа да Мөхәммәд хан үз дәүләтенең башкаласы итеп Болгарны түгел, ә Казанны сайлый, яңа ханлык исә «Казан ханлыгы» дип атала башлый.

Олуг Мөхәммәд яулаганда, Казан инде зур шәһәр саналган, һәм ул Болгарның сәүдәви һәм сәяси әһәмиятен мираска алган була. Җәләлетдин хан заманында Казанда Сарайдан килгән Талыч исемле бер ханзадә-солтан идарә иткән. Җәләлетдиннең сәяси таләпләре буенча эш йөртеп, ул 1411 елда Мәскәүгә дошман булган Түбән Новгород кенәзе Даниил Борисовичка ярдәм йөзеннән Владимирга яу белән бара. Рус елъязмаларыннан аңлашылганча, Олуг Мөхәммәд Казанны шактый көч түгү бәрабәренә генә яулый алган һәм анда хөкем сөрүче бәкне үтергәннән соң гына шәһәргә хуҗа булган. Воскресение елъязмасы ул бәкне «Либей», ягъни «Гали би» дип атый, ә Никон елъязмасы «Ази», ягъни «Гази» ди. Профессор Вельяминов-Зернов күрсәтүенчә, Гази исеме кушамат кына («җиңелү белмәс сугышчы»), һәм соңыннан да Казан ханнарының титулында бу сүз булган. Гали бәк белән Гази исемнәренең, димәк, ике кешегә түгел, ә бер генә затка каравы бик мөмкин[7]. Вельяминов-Зернов Казан бәге Гали белән татар кулъязмаларында «Казан шәһәренә нигез салучы» дип күрсәтелгән Галим бәкне (Булат Тимер Болгарны алганда һәлак булган соңгы болгар ханы Габдулланың улын) бер кеше дип расларга тырышып караган иде. Мондый фаразның дөреслеге икеле, чөнки Болгарның 1361 елда җимерелүе белән Олуг Мөхәммәднең Казанны алуы арасында сиксән ел гомер узган, һәм Гали Галим бәкнең шулкадәр озак вакыт хакимлек итә алуы шикле; җитмәсә, елъязмалар аны «вотчич» дип атыйлар, ягъни аның нәселе борын-борыннан бу җирләрдә бәк булып утырган, ә Галимнең атасы Габдулла Казан бәге түгел, бәлки Болгар ханы…

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3