– Ни өчен?
– Артыгы аның әчи генә…
– Син дә инде! – дип көлде Динә. – Чагыштырдың сөт белән машинаны!
– Сөт тә кирәк нәрсә, сөтсез торып булмый…
– Ну, яхшы, – дип төпченгән булды хатын, – алдың ди ул машинаңны… Ни өчен? Нигә кирәк ул сиңа?
– Авылга кайтып йөрер өчен!
– Синең уеңда гел шул авыл да авыл инде. Ә мин башка төрле җавап ишетермен дип уйлаган идем…
– Нинди?
– Мине йөртерсең дип…
– Син дә йөрисең инде…
– Ничек?
– Минем белән авылга утырып кайтасың.
– Мине сәяхәт иттерерсең, кибетләргә йөртерсең, шулай бит?!
– Әйе… шулай…
Яшь парлар беразга тын калдылар. Алар озак кына түр башында эленгән стена сәгатенең текелдәвенә колак салып яттылар. Мәскәү Кремле төшерелгән бу дәү, кыйммәтле сәгатьне аларга туйга бүләк иткәннәр иде.
– Ә син нишләп сорамыйсың? – диде бераздан аңа Динә. – Минем хыялым турында?
– Ә… әйе… сөйлә…
– Беләсеңме…
– Белмим!
– Минем шә-ә-әп итеп киенәсем килә!!!
– Шулай дип уйлаган идем инде…
– Минем шәп итеп киенеп, барысын да аяктан егасым килә! Ха-ха!
– Нигә? Син миңа болай да ошыйсың!
– Бу дөньяда бер син генә түгел, җаным, мин башкаларга да ошарга тиеш!
– Ирләргәме?! – дип көнләшкәндәй әйтте ир.
– Ирләргә дә, хатын-кызларга да!
– Киенеп кая барырга уйлыйсың?
– Кая да булса ресторанга, мәҗлескә…
– Кем белән?
– Синең белән!
– Минем ресторанга йөрмәгәнемне беләсең ич.
– Яхшы, син бармассың!
– Нәрсә, миннән башка гына бармакчы буласыңмы? – Бу юлы ул ачуланып әйтте.
– Яхшы, ресторанга бармабыз. Бауманга чыгарбыз, кинога барырбыз.
– Менә әле бусы ярый…
– Тик мин шәп итеп киенергә тиеш!
– Киен инде, акчаң бар бит! – диде Нариман, бик теләмичә.
– Монда матур кием табып булмый, аның өчен Мәскәүгә барырга кирәк.
– Мәскәүгә?!
– Мин бармыйм, иптәш кызым бара.
– Ыспекулян мәллә?
– Юк, ул ай саен Мәскәүгә барып, кием җыйнап кайта. Мин аңа заказ бирдем, ул иртәгә китә… «Татарстан» поездына билет алган…
– Нинди заказ?
– Джинсыга.
– Джин…ысы?
– Джинсы чалбар, mаde in USA…
– Күпме тора?
– Йөз илле сум.
– Инәңне!!! – Нариман аңа күзләрен акайтып акырды. Динә, кулын алга сузып, учы белән иренең авызын каплады. Иренең тупас тавышы аның ачуын гына чыгарды. Хәер, Нариманны да аңларга була, ул шул йөз илле сумга ай буе конвейер артында басып торды бит!
– Нигә акырасың?! Синнән акча сораучы юк.
– Җаным, бигрәк кыйбат бит! Ун тәңкәгә дә менә дигән чалбар алырга була.
– Каян?
– «Детский мир»дан…
– Ун тәңкәлесен, җаным, син алып ки инде, яме!
– Киярмен, ярар, – дип мыгырданды ир. – Ләкин джинсы алуны мин зур хыялга санамыйм.
– Сүзең дөрес: бу – әлегә минем бер кечкенә хыялым…
– Ә зурысы нинди соң?
– Зурысы алда әле, җаным…
Нариман йокыга киткәннән соң да, Динә әле озак кына йоклый алмыйча боргаланып ятты. Тиздән аның шул кечкенә генә хыялы тормышка ашачак, джинсыга дигән, берәмтекләп җыйган акчасын ул инде күптән Катюшага (чын исеме Кадрия) биреп куйган иде.
Нариман аның турында онытты. Тик бер атнадан соң, Динә өйгә зәңгәр төстәге фирменный джинсы белән фирменный футболка киеп кайткач, хатынының юкка гына сөйләнеп йөрмәгәнен ул бик тиз аңлап алды. Нариман – чын авыл мужигы, һәм ул болай акча сарыф итүне күңеле белән кабул итмәде һәм шуңа күрә артык сөенә дә алмады. Чыраен сытып, борынын салындырып торган мокыт иренә сәерсенеп караган Динә дә үзенең кем белән торганына тагын бер кат инанды булса кирәк. Әйе, алар тормышта икесе дә ике төрле кеше иде. Авылга булган мәхәббәтен, сагынуын йөрәк түрендә йөрткән, төшләрендә сары башаклы иген кырларын, көмеш маңгайлы колыннарын күреп уянган Нариман әлеге кала сәясәтен берничек тә кабул итә алмады. Чит кеше иде ул бу шәһәрдә һәм шулай чит булып калды да. Шунысы кызык: калада яшәгән саен, аңа тизрәк ияләшәсе урынга, ул ни өчендер аннан читләшә генә барды. Ә Динә – бөтенләй икенче кеше. Әйе, ул да – ире кебек үк авыл кешесе, авыл баласы. Ләкин аңардан аермалы буларак, ул бөтен җаны-тәне белән шәһәр кешесе булырга омтылды, җанында бурсык булып оялаган авылчанлыгы һәм оялчанлыгыннан тизрәк котылырга теләде. Ләкин бер көндә генә үзгәреп бетеп булмаганын ул, акылы белән аңламаса да, җаны белән сизә иде. Шуңа күрә дә ул аны көнлекләп, тамчылап бетерергә булды. Ләкин ул әле яшь иде, шуны аңламады: авылга булган мәхәббәт бер җанда гына түгел, ул канга да күчкән. Ә бик күпләр, моны аңламыйча, үзләрен упкынга китереп тыктылар, аянычлы фаҗигаләргә юлыктылар. Аннан котылырга теләү – үз-үзеңә кул салу белән бер, мөгаен.
Нариман хатынына каршы бер сүз дә әйтә алмады. Динә өчен бу бер кечкенә генә җиңү иде. Ирен шулай әкренләп җиңәргә һәм үз ягына аударырга уйлаган хатынны әле алда тагын да зур җиңүләр көтә иде. Ләкин алар берсе дә җиңел генә бирелмәс, аның өчен гел көрәшергә туры киләчәк. Гаилә, дөресен генә әйткәндә, ике ярны, ике капма-каршы җенесне берләштерер вә сөештерер өчен генә түгел, ә аларны көрәштерер һәм хәтта сугыштырыр өчен дә төзелә торгандыр, күрәсең.
Чынлап та, бу әле бәланең башы гына булган икән. Язлар җитеп, ташулар аккан чаклар. Депога белешмә алырга дип киткән Динә (ул сменада түгел иде) төнлә белән генә кайтып керде. Бүлмәгә атылып керде дә караватка капланып ятты. Нариман аңа тегеләй дә, болай да эндәшеп карады. Хатын озак кына сүз дәшмичә ятты. Аңа авыр иде, күрәсең, күз төпләре каты елаудан шешенеп, кызарып чыккан…
– Мин эштән киттем.
– Нигә? Ни булды?
– Берни дә булмады… киттем… бетте…
– Эшеңне бик ярата идең бит…
– Романтика… очты… Мин сиңа әйтмәдем…
– Нәстә?
– Кичә чак кына кеше таптатмадым.
– Ничек?
– Карт әби… Трамвай юлыннан чыгып килә. Мин аңа сигнал бирдем. Юлдан чыгып өлгерер дип уйладым, ә ул, киресенчә, чайкалып китте дә артына утырды. Сумкасы, кулыннан ычкынып, рельс кырыена килеп төште, әбинең кибеттән сатып алган ризыклары трамвай юлы буйлап чәчелде. Кисәк кенә тормозга бастым, трамвай чинап әби каршына килеп туктады. Бераз гына…
– Нәрсә?
– …әби трамвай астында кала иде. Салондагы пассажирлар кабинам артына килеп өелделәр: кайсы кулын имгәткән, кайсы кашын ярган…
– Үлүчеләр?
– Юк… травмалар… җиңелчә генә… Ләкин ике-өч кеше директорга жалыбы язып кергән. Мине бүген директор чакыртты, ярты көн шуның каршында утырдым.
– Синең гаебең юк монда, әби үзе гаепле…
– Беләм…
– Белгәч?!
– Эштән киттем…
– Ишеттем…
Ләкин Динәнең эштән китүе дөрес хәл булып чыкмады. Ул, артык кызып, хискә бирелеп язган гаризасын кире алып, кабат шул «өченче» трамваенда калды.
7
Шул арада Нариман бер кызык хәлгә юлыкты: ул авылга кайтып үлгән Шәмсегаян апаның улы Назыймны очратты. Авылдашлар булсалар да, алар бер-берсен бик начар беләләр. Назыйм авылдан иртә чыгып киткән. Атасы асылынган, анасы калага китеп адашкан. Ә иң гаҗәбе шунда: бу ир-ат Нариманнар яшәгән тулай торакта ялгызы гына көн күреп ята икән. Депода монтёр булып эшли. Аерылган. Кайчандыр ике балалы хатынга йортка кергән булган, хәзер шул хатыннан китеп, тулай торакка кире әйләнеп кайткан. Әйе, хатыннарыннан аерылган ирләрне совет заманында бары тик бер генә юл көтә: ул, яшәгән фатирын бушатып, тулай торакка кайтырга мәҗбүр. Закон бу очракта һәрвакыт хатын-кызны яклый, һәм ул, бәлкем, дөрестәдер – балалар күп очракта аналары тәрбиясендә кала.
Назыйм нигәдер Нариманны үз итте. Авылдаш булганы өчен генә түгел, ә ничектер алар үзара уртак тел таптылар. Алар икесе дә – авылда туып, авылдан чыккан кешеләр, икесе дә, тормышны үзләренчә аңлап, үзләренчә яшиләр. Һәм алар шулай ук үзләренчә бәхетсез дә иде. Назыйм, шәһәргә китеп, монда әллә ни зур бәхеткә ирешә алмады. Ул, ялгышып, балалы хатынга йортка керде. Хатын аны, баштарак үзенә ияләштерергә тырышса да, соңрак, балалары үсә башлагач, мыскыл итәргә тотынды. Бала да табарга теләмәде. Соңгы вакытларда ул аңа хәтта исеме белән дә эндәшми башлады, «Колхозник!» дип кенә атады. Бераздан барысы да ачыкланды: беркая да эшләмәгән хатын базарда өрек сатучы берәү белән очраша башлаган икән. Назыймның аз хезмәт хакыннан канәгатьсез калган хатын Ленин башлы егерме бишлекләрне куен кесәсенә тутырып йөргән үзбәк егетен үз иреннән өстенрәк күрде. Яшереп кенә йөрсәләр дә бер хәл, инде ачыктан-ачык йөри башлагач, Назыйм бу хурлыкка түзеп тора алмады, вак-төяк әйберләрен җыйнап, беркөнне тулай торакка күчте…