Ибраһим Хәбир - Бәхетсез җаннар стр 8.

Шрифт
Фон

6

Нариман авыл белән авыр хушлашты.

Калага төпләнеп урнашканчы, ул аннан тугыз-ун мәртәбә әйләнеп кайтты. Колхоздан китәргә дип гариза язганнан соң, ул озак кына тракторын тапшыра алмыйча интекте. Яраткан техникасын начар кулга калдырасы килмәде. Яхшы тракторга ике-өч кеше дәгъва кылды, нәтиҗәдә ул күрше егете Василга эләкте. Васил аңа хәтле иске ДТ тракторында йөреп маташкан, ләкин аның моторы шакылдаган иде. Нариманның «Беларус»ын эләктергәч, ул үзен кош тоткандай сизде, бик нык сөенде, күршесенә рәхмәтләр укыды. Ул Василны: «Кара аны, эчкән килеш тракторга утырасы булма!» – дип, бик каты кисәтеп китте…

Нариман станциягә хәтле юл уңаена бара торган бер машинага утырып барды. Авылны чыккач ук, кыр буйлап өелешеп, чабышып йөргән иясез этләрне күргәч, аның йөрәге кысылып куйды. Авылда иясез этләр күбәйгәч, махсус ялланган аучылар килеп, таң алдыннан урамнарда шул мескеннәрне атып йөргәннәр. Исән калганнары исә, гомерлек курку алып, бүтән авылга борылып кайтмаслык булып, кырга чыгып качканнар. Чырт иткән тавышка да сискәнгән мескенкәйләр, инде хәзер кая барырга, кая китеп олагырга да белмичә, койрыкларын кысып, зират тирәсендә бер чарасыз тулганып йөриләр иде. «Бәхетсез җаннар!» – дип, эчтән генә сызланды егет, һәм нигәдер үзе турында да ул шулай уйлап куйды…

Хезмәт кенәгәсен кыстырып, шәһәргә килеп төшкәч тә, ул җанына тынгылык табалмады. Дөресен әйткәндә, яратмады егет шәһәрне, күңеле белән аны кабул итмәде. Ят җир, ят кешеләр, ят шәһәр, ят урам. Белмәгән урысчаңны ватып-җимереп сөйләшергә кирәк. Тимер юл вокзалына килеп төшкәч, утырып елардай булды. Казанны белми, каланы аңламый. Кемгәдер ияреп килү әле бернәрсә, анысы җиңел, ә менә шаулап торган кала урамында таныш кешесез бер үзең генә басып калу бигүк күңелле хәл түгел икән. Дулкынланудан аның хәтта эче бора башлады. Кая барырга, кая барып утырырга да аңлашмый торгач, ул вокзал чатында таксига охшаган бер иске «Волга» машинасын туктатты. Машина йөртүчегә кая барырга кирәклеген аңлатып биргәч, тегесе әллә ни каршы килеп маташмады, юлчысын «Волга»сына утыртты. Такси йөртүче татар егете булып чыкты. Шактый озак кайттылар. Динә үзе яшәгән тулай торакны тимер юл вокзалыннан әллә ни ерак түгел, якында гына дигән иде ләбаса. Соңыннан ачыкланды: вокзалдан хатыны яшәгән йортка трамвай белән ике генә тукталыш барасы икән, таксист, акча күбрәк каерыр өчен, аны ике-өч мәртәбә шул вокзал тирәсеннән әйләндереп, уратып узган. Шулай итеп, өч тиенлек юл өч зур берлеккә әйләнде.

Динәгә тулай торактан урын биргәннәр иде. Динә башта шушы кечкенә бүлмәгә дә сөенеп туя алмады, тик Нариман гына әллә ни зур сөенеч кичермәде. Бүлмәнең тарлыгыннан түгел, дөньяның тарлыгыннан читенсенде. Авылда өе генә түгел, дөньясы да киң, иркен кебек тоела иде аңа. Шуның өстенә капкаң да биек, киртәң дә тирә-якны томалап тора, син кеше күзеннән дә читтә. Ә монда кая гына барма адым саен кеше, һәр адымың санап, һәр сүзеңне үлчәп сөйләргә кирәк. Аннан ул әзрәк кыргыйрак та иде, кеше белән авыр таныша, күп сөйләшергә яратмый, кирәк чагында аның авызыннан сүз дә тартып алалмыйсың. Казанга килеп урнашкач та, ул әле озак кына эш табалмыйча интекте. Вакансияләр юк түгел, бар, теләсәң әнә заводта, теләсәң төзелештә хезмәт ит. Игълан буенча да барып карады. Берүзе генә түгел, билгеле, ә Динә белән бергә барды. Хатыны бер тәүлеген эшләсә, өч тәүлеген ял итә иде. Аның ни өчен трамвай йөртергә кергәнен ул һич кенә дә аңламады. Транспорт йөртү, ни генә әйтсәң дә, хатын-кыз һөнәре түгел инде. Бу турыда ул аңардан күп белеште, күп сорашты. Җавабында хатыны: «Мин укырга теләмәдем, миңа югары белем кирәк түгел, калага беренче мәртәбә килеп төшкәч үк, урамда игълан күрдем. Ярты гына ел укыйсы, торырга урын бирәләр, стипендия түлиләр. Ә нигә бармаска, бардым!» – диде. Бер-ике мәртәбә ул хатыны йөрткән трамвайда көне буе утырып йөрде. Таныш булмаган урамнар буйлап йөрү башта кызык тоелды, ләкин соңыннан анысыннан да туйды, хатынына бүтән ияреп йөрмәскә тырышты. Динә өйдә булганда, бар да әйбәт, бар да рәхәт. Ул назлы, ул ягымлы, иртән торып, тәмле итеп ашарга пешереп куя, аннан аны бергә утырып ашыйлар, телевизор карыйлар, серләшәләр, урамга, кибеткә чыгып керәләр. Ә менә Динәсе сменага чыгып киткәч үк, аның җанын чиксез бер сагыш биләп ала. Ул, үз-үзен кая куярга белмичә, көннәр буе тинтерәп йөри, бер чыга, бер керә, вахтёр хатынның нервысында уйнап, гел «вертушка» тирәсендә кайнаша. Менә, ниһаять, төн уртасында Динә кайтып керә, ул инде арыган, талчыккан була, ашыгып, бер чынаяк чәй эчә дә ятакка ава. Көне буе хатынын көткән ир аны иркәләгәндәй итә, ләкин көннәр буе трамвай штурвалын тоткан хатын-кызга хас булмаган каты, нык куллар аны бу изге теләгеннән тупас кына туктатырга мәҗбүр булалар. Сөеклесенең кура җиләгедәй пешкән алсу иреннәре: «Иртәгә, җаным, иртәгә, яме!» – дип кенә эндәшәләр иде…

Нариманның эшсез утыруы аның үзен генә түгел, инде Динәне дә туйдыра башлады. Ниһаять, бер белгән кеше аркылы аны сөт комбинатына эшкә урнаштырдылар. Нариман үзе дә каршы килмәде, һаман да хатын-кыз җилкәсендә утырып булмый бит инде. Эше җиңел түгел, билгеле, иртәдән кичкә хәтле конвейер каршында басып торырга кирәк. Хәер, мәктәптә укыганда, җәйге каникулларда ат җигеп, фермада тирес түккән, комбикорма ташыган егет бервакытта да авыр хезмәттән курыкмады. Сөт заводын ул колхоз фермасы кебегрәк кабул итте. Сыер савучы апаларның сөт бидоннарын шактый күп ташыды инде ул. Монда да шул: бер литрлы сөт шешәләрен унлап-унлап тимер тартмаларга тутырганнар һәм шулар конвейердагы транспортир буйлап бер цехтан икенче цехка күчәләр. Шуларны үз вакытында берсеннән икенчесенә күчерә барырга кирәк. Билгеле, ул зур кул көче сорый, ялкауларны, сыек куллы хөрәсәннәрне яратмый. Өендә һәр көн диярлек берәр потлы гер күтәреп уйнаган Нариман монда да үзен сынатмады, конвейер буйлап «йөзгән» сөт шешәләрен ата, бер-бер артлы икенче якка чөя торды. Егетне күзәтеп торган цех бригадиры да аның эшеннән бик нык канәгать калды. «Маладис, сынауны әйбәт уздың, егет, кал бездә, китмә!» – дип, аны аркасыннан сөеп мактады. Әлеге урынга юньле кеше табуы да бик авыр икән. Кем генә килеп, кем генә китмәгән моннан! Түзә алмыйлар! Акча эшлибез дигән булып, монда хәтта студент яшьләр дә килгәләгән. Әле яңа гына берсе килеп, шушы конвейерга басып караган булган, ләкин имгәнеп, чак кына тартма астында калмаган. Тартмалар бер-берсе өстенә килеп өелешкәч, конвейр туктаган. Шуннан соң бу җебекне җайлырак җиргә – каймак цехына күчергәннәр.

Хезмәт авыр булса да, Нариман заводка эшкә урнашканына сөенеп туя алмады. Бер ай узгач, ул беренче хезмәт хакын алды. Динә мул итеп табын әзерләде, ире, үзе эчмәсә дә, хатынын сыйлау йөзеннән шампан шәрабы алып кайтты. Икәү генә утырдылар, башка беркемне дә чакырмадылар. Үзләренчә беренче хезмәт хакын юулары булды бу. Төнлә йокыга китә алмыйча, озак кына сөйләшеп яттылар…

– Нариман, синең нинди дә булса хыялың бармы?

– Хыял? – дип шаккатты ир. – Нәстә соң ул?

– Хыял! Теләк!

– Бар.

– Нинди?

– Минем машина аласым килә.

– Шулмы хыялың?

– Минем өчен бу – зур хыял. Нәрсә, ошамыймы?

– Ошый, бик тә ошый. Машина алу – зур бәхет ул, җаным…

– Яңасын алып булмас, искене алсаң да ярар. Яңасына акчаң җитсә дә, талон кирәк шул, блат кирәк.

– Мин менә шуңа аптырыйм…

– Нәрсәгә?

– Нишләп машиналарны бөтен кешегә дә җитәрлек итеп чыгармыйлар икән? Күпме кеше, акчасын учлап тотып, яңа машина алалмыйча йөри.

– Бөтен кешегә дә җитәрлек итеп чыгарсаң, бөтен дөнья машина белән тулыр иде, – диде Нариман. – Йөрергә урын, суларга һава калмас иде. Менә шуңа күрә дә артыгын чыгармыйлар, чамалап кына чыгаралар. Сөтне дә заводта кирәк хәтле генә тутырабыз. Ни өчен дисеңме?

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3