Улының газапланганын күреп сагышланган анасы беркөнне Нариман белән бик ныклап сөйләшергә булды. Уку елы әле башланган гына, мәктәптә физика укыткан Хәлимә ханымның эше алай бик тыгыз түгел иде. Пенсия яшенә якынлашып килгән, күзгә күренеп олыгая башлаган укытучы хатын һәрвакытта да аның якын кешесе һәм киңәшчесе булды. Юк, ул әле дә үзенең сылулыгын югалтмаган, чөнки беркайчан да юанаймады, гел шулай чандыр булып, ябык торды. Аның гәүдәсе дә, фигурасы да әле дә яшь кызларныкы кебек, ләкин бите бик нык җыерчыкланган, йөзендә исә ниндидер арыганлык, тирән моңсулык сизелә иде. Олыгаюын да ул соңгы ике-өч елда гына олыгайды. Нариманның атасы үлгәннән соң, анасы бик нык бетереште дисәк, бигүк дөреслеккә туры килмәс. Әйе, Халикъ фаҗигале үлемгә дучар булды. Хәлимә иренең үлемен шактый авыр кичерде, ул бик нык кызганды мәрхүмне, төннәрен йоклый алмыйча, аның утырып, елап чыккан вакытлары да еш булгалады. Шулай да ул ирен бигүк яратып яшәмәде кебек. Сөйләүләре буенча, аның атасы әнисе артыннан җиде ел йөргән. Атасы артык матур кеше түгел иде аның, кыска буйлы, кызыл чырайлы, тукмак борынлы, холкы да ташка үлчим генә. Әнисе аның алдында һәрвакыт патша кызы булып күренде. Атасы аны бик яратты, ә анасының аңа бик исе китмәде кебек. Һәрхәлдә, Нариманга шулай булып тоелды. Өйдә тавышлар да чыккалады. Бик тә ярсыган, дуамалланган чакларында атасының: «Яратмыйсың инде син мине, хатын, яратмыйсың», – дип өзгәләнгән чакларын яхшы хәтерли әле улы. Хатынының җанына төшеп, канына тоз сала торган гадәте дә юк түгел иде аның. Халикъ, әле үлгәч тә, Хәлимәнең төшенә кереп интектерде. Каберенә таш куйганнан соң, Нариман колхоз пилорамында агач рәшәткәләр ясатып кайтарган иде. Шулар белән ул атасының каберен тотып алырга уйлады. Әллә Нариманның эше күп булды, әллә башка сәбәпләр табылды, шул рәшәткәләр, урынына куелмыйча, озак кына өй янында яттылар.Тик менә шуннан соң фаҗигаи рәвештә якты дөньядан киткән Халикъ: «Нишләп куймыйсыз шул рәшәткәләрне, шуңа җаным сызлана!» – дип, төннәрен Хәлимәнең төшенә кереп йөдәтә башлады. Күп тапкырлар керде. Ире гел өй янында йөри икән, шыгыр-шыгыр килеп, һаман да рәшәткәләр актара. Каберен шул рәшәткәләр белән тотып, аны яшел төскә буяп чыккач кына, атасының рухы беразга тынычланган кебек булды. Ләкин монысы да озакка бармады: бераздан ул кабат Хәлимәнең төшенә кайтып төште. Боз каткан елгада яланаяк йөгереп йөри, имеш. Хәлимә, аптырагач, парткомга сиздермичә генә, әбиләр җыеп, Коръән укытты, укучы әбиләргә дәү-дәү калын башмаклар, җылы оекбашлар таратты. Аннан, мәрхүмнең каберенә барып: «Халикъ, бу синең мәңгелек йортың, бүтән минем төшемә кереп борчыма, зинһар!» – дип ялварып үтенгәч, ул бүтән төшкә кереп йөдәтмәде…
– Улым, – дип сак кына башлады ул сүзен. – Синең газапланганыңны күреп торам. Динәне яратканыңны да беләм, яшең дә җиткән, сиңа башлы-күзле булырга вакыт җиткәндер, бәлкем?!
– Вакыт җиткәнен үзем дә яхшы беләм, әни, тик чагышмаган әйберләр бар шул! – диде аңа Нариман җавабында.
– Нәрсә, Динә каршымы?
– Юк, ул каршы түгел.
– Ә нәрсә тагын?
– Дөньясы каршы…
– Нәрсә булган дөньяга?
– Берни дә булмаган, әни, ләкин өйләнергә, туйлар уздырырга безнең көчебез җитәр микән соң?
– Туйлык кына акча бар бездә, җыйган акчабыз бар…
– Кайда соң ул?
– Саклык кассасында.
– Күпме?
– Биш мең.
– Каян килеп?
– Соң… атаңнан күпме калды… Аннан атаң үлгәч, төрле пособияләр алдык, мин ярты хезмәт хакымны шунда салып бардым. Синеке ашауга, киемгә китте… Син үзең дә моны бик яхшы беләсең!
– Беләм…
– Шулай булгач?!
– Тик шулхәтле акчабыз бар дип уйламаган идем…
Нариман аш ягында әнисе белән чәй эчеп утыра иде. Әнисе сыек итеп ясаган чәйне куертып, каралтып алды. Ул чәйне шулай куе итеп эчәргә ярата. Эчте, ләкин чәйнең тәмен тоймады, тынычсызланып, чыраен сытты.
– Нәрсә, шикәре әзме әллә? – дип борчылды анасы.
– Шикәре җитәрлек, үземә нидер җитми! – дип кыбырсынды егет.
– Нәрсәдер җитмәгәнен мин дә күреп торам, тик менә һаман да аңлап кына бетерә алмыйм, улым.
– Аңлыйсы юк монда, әни, эш бит әле акчада гына да, туйда гына да түгел, эш Динәдә!
– Ни булган аңа?
– Берни дә булмаган…
– Шулай да?
– Аның авылда каласы килми.
Хәлимә, шулайдыр дип уйлаган идем дигәндәй, аны аңлагандай, баш какты. Ул берни дә дәшмәде, суынып өлгергән чәйнекне, шапылдатып, газ плитәсенә китереп утыртты да, башын аска иеп, уйга калды. Хәлнең кискенлеген анасы яхшы аңлый иде. Улы да дәшми, ул анасыннан җавап көтә кебек…
– Динәнең авылга кайтмаячагын беләм, – диде Хәлимә, – ләкин син ир кеше, хатының артыннан ияреп йөрмәссең дип уйлыйм.
– Ә нишлим?
– Өйләнергә кирәк, – дип, сүзне башкага борды анасы. – Кызлар услувие куя башлагач, уртак тормыш була алмый инде ул, улым. Ир кая, хатын шунда яшәргә тиеш!
– Син дә әтине җиде ел буе чаптыргансың бит әле! – дип төрттерде Нариман. Усаллык җитәрлек иде егеттә, сүз эзләп кесәгә керә торганнардан түгел, ни әйтсәң дә, укытучы белән бригадир малае бит! Анасы аның сүзләренә үпкәләмәде, улына үпкәләүдән узган иде инде ул.
– Безнең башкачарак булды, улым, – диде анасы…
– Әни, әйт әле, ә син әтигә яратып чыктыңмы?
– Атаңны хөрмәт итмәсәм, мин авылга кайтмас идем. Мин бит, институтны бетергәч үк, калада калдым. Артымнан нинди генә егетләр йөрмәде, кулымны сораучылар күп булды, тик мин аларның барысын да кире кактым…
– Ни өчен?
– Атаң хакына.
– Хөрмәт иткәнсең, ә яратмагансың!
– Хөрмәт итү яратудан өстенрәк. Син әле яшь, дөньяны бигүк аңлап бетермисең, олыгайгач, бер искә төшерерсең сүзләремне…
– Минем аның артыннан иярәсем килми, әни, ләкин нишлим соң, яратам бит…
– Нишләргә уйлыйсың?
– Өйләнсәм әгәр…
– Нәрсә?
– … китәргә туры киләчәк…
– Киткәч китәсең инде, улым…
– Ә син?
– Ә миңа ни булган?
– Ялгыз калудан курыкмыйсыңмы?
– Юк, курыкмыйм…
Бу сүзләрен ул улына әзрәк үпкәләбрәк әйтте кебек. Үзең, янәсе, авылны яратам, дисең, ә үзең кемгәдер ияреп китәргә генә торасың.
– Әни, әгәр дә син каршы булсаң, мин Динәгә өйләнмәячәкмен! – дип сөйләнде Нариман.
– Юк, юк, син нәрсә, мин синең бәхетеңә каршы килә алмыйм, улым, өйлән…
Туйлар бик матур узды. Бер генә як та балаларның бәхетенә каршы килә алмады. Динә тулы гаиләдә үскән: атасы Салих атлы, анасы Сафия исемле иде. Атасы колхозда – бухгалтер, анасы колхоз ашханәсендә пешекче булып эшли. Динәнең әле бер абыйсы да бар: Сәлихҗан атлы, анысы, марҗага өйләнеп, Владивосток якларында яшәп ята. Ул туйга кайтып тормады, яшьләрне туйлары белән котлап, чәчәкле телеграмма гына сукты. Туйны, өйдә кысан булыр дип, район ресторанында ясадылар. Туй кыйбатка төшәр дип, анасыннан яхшысынмыйча йөргән Нариман ялгышты: ресторанда узган мәҗлес арзанга төште һәм, иң мөһиме, ул мәшәкатьсез узды. Хәтта балдакка да акча түләнмәде: партиянең яңа чыгарган указы нигезендә балдаклар яшь өйләнүчеләргә бушлай тапшырылды. Нариман балдакны бушлай алудан баш тартып, сатып алырга талпынып караса да, Динәнең исәп-хисапны яхшы белгән атасы булачак киявен бу юләрлектән бик тиз туктатты. Туй күлмәге белән генә әзрәк читенлек килеп чыкты, аны ике мәртәбә тектерергә туры килде. Башта размеры ярамады, аннан фасоны килешмәде. Төрле гайбәт, хорафатларга ышанучылар туй күлмәге белән булган хәлне яхшыга түгел дип юрарга тырышсалар да, кияү кеше боларның берсенә дә исе китмәде, чөнки ул, ниһаять, яраткан кешесенә өйләнде һәм үзен чын мәгънәсендә бәхетле итеп сизде. Ул Динә артыннан озак йөрде, ләкин аңа кагылмады, минутлы хисләргә исереп, башын югалтмады – Динәне кияүгә кыз килеш, саф килеш алды. Өйләнәчәк кешесенә туйга тиклем тимәүне ул кыз кешене хөрмәтләү дип санады. Ләкин әзрәк конфуз да чыкты: зөфаф киченнән соң урын өстенә җәелгән ак җәймәне иртән берәү, әллә уйнап, әллә кирәк табып, кер бавына чыгарып элгән һәм аның урта бер җирендә алсу кан таплары беленеп тора иде…