Ибраһим Хәбир - Бәхетсез җаннар стр 4.

Шрифт
Фон

Чәчен төбенә тиклем кырдырып аткан Рөстәм бүген игътибар үзәгендә иде. Ул – Нариманга туган тиешле кеше. Атасы ягыннан. Нариманның атасы Халикъ моннан биш ел элек һәлак булды, К-700 тракторы астында калды. Андый дәү, гигант тракторны кем уйлап тапкандыр, аның бер көпчәге генә дә ике «Жигули» зурлыгында. Авыр, җайсыз, кыр өстен изеп, таптап йөри, икеләтә күп яга. Шул хәшәрәт астына «Урал» мотоциклы белән килеп керде аның атасы. Бригадир иде ул. Артык кырыс һәм бик тә таләпчән. Эштә тәртип таләп иткән кешене авыл халкы бик яратып та бетерми. Үзе килеп кермәгән, үтергәннәр, дигән сүзләр дә йөрде. Андый дәү трактор кабинасыннан «Урал» мотоциклы да чыпчык булып кына күренгәндер шул. Хәер, тракторчыны гаепли алмадылар. Шуннан бирле күрә алмый Нариман К-700 тракторын! Мәктәпне тәмамлагач, аны да шуңа утыртмакчылар иде, тик ул аяк терәп каршы торды. Соңыннан «Беларусь»ка утырды…

Алкага авылның бөтен яшьләре дә җыелган. Табын өйдә әзерләнгән, ишегалдында – бию мәйданы. Каяндыр стереомагнитофон табып алып кайтканнар, тимер капканың ике ягында ике зур динамик эленеп тора. Аннан нигәдер татар көе, авыл көе түгел, ә чит ил музыкасы агыла. Җитмәсә, тавышын бар көченә куеп акырталар. Яшьләр шул музыкага боргаланып, селкенеп торалар. Кем генә юк монда: борын асларына яңа гына мыек чыгып килгән, кызлар исен сизенеп килгән тугызынчы һәм унынчы сыйныф малайлары, армиядән кайтып, инде кызлар кочып йөргән җитез егетләр, өлгереп, пешеп җиткән, инде күкрәкләре калкып торган япь-яшь кызлар. Ләкин алар арасында ике чит егет тә күзгә шәйләнә: берсе (магнитофон янында кайнашканы) шактый ябык, чырайсыз, битен җирән сакал баскан, зәңгәр джинсы, чуар батник кигән, ә менә икенчесе озын буйлы, усал чырайлы, нык, таза гәүдәле һәм аның спортчы егет икәнлеге әллә каян күзгә ташланып тора иде.

Рөстәм Нариманны да, Динәне дә кочаклап каршы алды. Соңлап йөргәннәренә шелтә белдерде. Аннан ул аларны табынга чакырды һәм, билгеле ки, эчәргә кыстады…

– Әйдәгез, өйгә!

– Беләсең бит инде…

– Нәрсә?

– Эчмәгәнне.

– Ә Динә?!

– Динә дә шул! – дип каршы төште Нариман. Тик озак сөйләшергә ирек бирмәделәр, яшьләр Рөстәмне, өстерәп алып, түгәрәк эченә алып кереп киттеләр. Динә дә шуларга иярде. Нариманга тимәделәр. Авылда аның күңел ачарга, биергә яратмаганын барысы да яхшы белә иде. Ул ялгызы гына кырыйда басып торды. Шул чит ил музыкасын җене сөйми иде аның. Тыеп та карыйлар шуны, ләкин барыбер акырталар. Магнитофон янында бөтерелүче шәһәр егете алып кайткан, күрәсең, аны; авылда андый музыка тыңлаучы кеше сирәк. Инде хәзер менә бу авыл гыйбадлары да, әлеге музыкаль яңалыкка бик нык сөенешеп, шуңа селкенешеп, биеп торган булалар. Янәсе, болар чит ил музыкасына бииләр. Клубта бервакыт яшьләр шундый музыка акырта башлагач, Нариман бик каты тавыш, җәнҗал чыгарып алды. Ул, магнитофонның шнурларын өзеп атып, колонкаларын тәрәзәдән атты. Аппаратура кешенеке түгел, клубныкы булып чыкты. Яңа алганнар. Клуб мөдире аның тәмам җанына төште. Ремонтларга туры килде. Милициягә хәбәр итәргә курыктылар, ник дигәндә, Нариман авылны кулда тотып тора иде. Күңел ачарга дип төшкән яшьләр, татарчага биеп булмый бит, дип зарланышкан булалар. Ә нишләп биеп булмасын ди икән?! Нинди генә бию көе юк татарда!

Күзләре белән Динәне эзләгән Нариман, үзе дә сизмәстән, биючеләр төркеме янына килеп басты. Алар арасына берничә авыл егете кушылды. Кул биреп күрештеләр. Егетләрнең берсе Һади, икенчесе Зиннур атлы иде. Һади, армиядән кайтканнан бирле, колхозда хезмәт итә. Ә Зиннур-Зимагур (кушаматы да шундый!) ике арада калды: ни салада калырга, ни калага китәргә белмичә йөри. Бер кайта, бер китә һәм әле һаман да юньләп беркая да урнаша алганы юк. Һади кечкенә буйлы, нык, үҗәт, кермәгән тишеге юк; Зиннур уртача буйлы, ак чәчле (авылда аны акбаш дип йөртәләр), еламыйча бер генә эш тә эшләми, һәм ул пешмәгән, булдыксыз бер егет кәмәше иде. Һади белән алар музыка мәсьәләсендә дә капма-каршы фикердә иделәр: Һадига, әйтик, андый музыка ошамый, ә Зиннурга барыбер. Шулай да алар чын дуслар, агылый белән тагылый сымак…

– Бу ике егет кемнәр соң? – дип сорады Нариман алардан.

– Тазасы – Хамис, ябыгы – Альфред, – диде Зиннур.

– Каян?

– Казаннан.

– Кемнәргә кайтканнар?

– Шәкүрләргә. Альфред – Шәкүрнең абыйсының малае.

– Ә тазасы?

– Анысы аңа ияреп кайткан. Корешлар…

– Ниндирәк?

– Болай ярыйсы егетләр…

– Масаерга яраталар! – дип сүзгә кушылды Һади. – Бер сүз әйтергә ярамый, шундук кабынып китәләр. Иркәнең энесен шушылар кыйнады бит инде…

– Андый нәрсә бар инде аларда! – дип өстәп куйды Зиннур.

– Туктагыз әле! – дип кычкырды Нариман. – Бу маңкалар шулай авылга кайтып, безнең егетләрне кыйнап йөрергә тиеш димени! Кая карыйсыз сез? Нишләп чара күрмисез?

Агылый белән Тагылый башларын аска иделәр. Янәсе, алар гына нишләтә ала инде?!

– Алар монда Наполеон булып йөрергә тиеш түгелләр, аңлыйсызмы? Казаннарында шулай йөрсеннәр!

Ниһаять, яшьләр сикерешеп, биешеп арыдылар. Шуны сизеп алган Альфред тиз генә пластинканы алыштырып куйды. Мәйданда – тын көй, ягъни «медляк» яңгырады. Урысча бу биюнең исеме «белый танец» дип атала. Монда бөтенләй киресенчә: егетләр түгел, ә кызлар егетләрне чакыралар. Динә, үч иткәндәй, Нариман каршына килеп басты. Нариман селкенмәде дә ачулы күзләре белән Динәне ашады. Кыз, елмаеп, бер Һадига, бер Зиннурга карап алды. Янәсе, сез ничек? Тегеләр, юк, дип, баш селкеделәр. Нариманның сөекле кызы белән «медляк» биеп йөрергә юләр түгел бит инде алар! Ә Динә (кирәк бит, әй!) үпкәләп диярлек шундук теге шәһәр егете, таза Хамис янына авышты. Нариманның ачуын чыгарып, әле шуның алдында тез чүккән була, ичмаса. Егет карышып-нитеп тормады, Динәне, тиз генә эләктереп, түгәрәк эченә алып кереп китте. Нариман, шыгырдатып, йодрыгын кысты. Әйе, Динәдән мондый ук мәнсезлек көтмәгән иде ул. Бию беткәнче, тыныч кына басып тора алмады. Музыка куючының маңгаен ярып, аппаратурасын пыран-заран китерәсе килде аның. Чак кына тыелып калды. Бию бетүгә үк, ул Альфред каршына барып басты.

– Ыслушай, брат!

– Ыслухаю, брат! – Кунак егетнең чыраенда мыскыллы елмаю чагылды.

– Синең башка музыкаң юк мәллә?!

– Ә нәрсә?

– Татарчаң бармы?

– Татарча? – дип тел шартлатты диск-жокей. – Татарча Арчада гына, бр-р-ат!

Нариман чак кына аның яңагына сукмыйча калды. Ләкин шулчак арадан берәү:

– Егетләр, әллә гармунга биеп алыйкмы? – дип кычкырды.

Шулвакыт барысы да, каударланып:

– Әхмәт кая, Әхмәт?! – диештеләр.

Әллә каян гына Әхмәтне табып килделәр. Артсыз урындыкка утыртып, кулына хромка тоттырдылар. Әхмәт дигәннәре кытайлыга охшаган кысык күзле, хатын-кызлар карамаслык чырайлы бер адәм иде. Инде кырыкка җитте, әле һаман да өйләнми. Шәп егет, җырга-моңга гашыйк. «Ыслух»ы менә дигән! Нинди генә җыр көйләсәң дә, ул аны шундук отып ала һәм уйнап та куя. Баягынак авыл башында гармун сыздыручы да ул булды, күрәсең, чөнки гармунда аның кебек оста уйнаучы юк иде авылда. Мәҗлес яисә концерт кебек нәрсә булса, барысы да аңа йөгерә. Карусыз үзе, гармунын күтәреп килә дә җитә. Кайберәүләр сымак акча сорап та интектерми. Аракы эчми, бирсәләр алып кайта. Авылда аракысыз яшәп булмый, трактор чакыртып, бәрәңге җиреңне генә сукалатсаң да, яртысыз котылам димә!

Әхмәт, үтүкләнгән чалбарына кызыл төсле аш җәймәсе җәеп, башын кырын ташлап, гармунда уйнарга тотынды. Бию көен су урынына эчә, ара-тирә, хәтта дәртләнеп китеп, импровизация кебегрәк нәрсә дә ясап алды…

Яшьләр тупырдашып биешкән арада, Динә Нариманга килеп елышты. Гаепле кеше сыман, башын аска иеп, нишләргә белмичә, егете янында ышкынып торды. Ул аңа күтәрелеп карарга да курыкты. Нариманның холкын яхшы белә: аныңча эшләмәсәң, бәла киләсен көт тә тор! Кызу канлы: тиргәү генә түгел, сугып егарга да күп сорамый. Әнә хәзер дә аның бик нык ачуы чыккан, котырыныр хәлгә җитеп, тәмам тулышкан. Сөйгәнен көйләргә теләгән кыз башын егетнең җилкәсенә салды. Хатын-кыз шул, белә ир-атны кай яктан алырга кирәген! Ачуыннан шартларга җитешкән Нариман акрынлап кына эреде. Юк, ул Динәне кочакламады да, үпмәде дә, бары тик тамагын кыргалаган булып, җиңелчә сулыш алырга тырышты. Кинәт дөнья җиңеләеп киткәндәй булды. Ләкин анысы да вакытлыча гына булган икән…

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3