Ибраһим Хәбир - Бәхетсез җаннар стр 3.

Шрифт
Фон

Йорт, нигез бушап калды. Кызлар кияүгә чыкты: берсе Мәскәүгә, ә берсе хәтта Владивостокка ук китеп барды. Ир-егетләрнең берсе юл һәлакәтендә вафат булды, төпчекләре, Назыйм атлысы, берникадәр вакыт кайтып-киткәләп йөргәләсә дә, бераздан бөтенләйгә кайтмас булды. Шулай итеп, йорт ташландык хәлдә калды…

Заһир абзыйның йорты яр буенда урнашкан. Ике адым атласаң, инеш буена барып чыгасың. Куркыныч урын бу: монда яз саен яр убыла. Яр кырые текә: аскы урында инеш таллары тамыр җәйгән, бик тә куе әрәмәлек. Яшьләр өчен менә дигән очрашу урыны инде бу, гашыйклар, чын гашыйклар шушында сөю аңлаша. Аннан да тын, аннан да илаһи урынны авылда каян табасың ди әле…

Хәзер инде көз. Тик әлегә җылы. Лепелдәшеп сары яфраклар коела. Караңгы төшеп килә. Йорт яны авыл пьесасы уйналган моңсу пейзаж, уйчан сәхнә бизәлешен хәтерләтә. Ишегалдын куе яшел чирәм, ә киртә тирәсен орлыкланган көрән алабута һәм инде ничәнче мәртәбә үсеп чыккан кычыткан үләне баскан. Такталары суырылып алынган киртә диварларыннан сүрән яктылык бөркелә, кара тузанга баткан тонык тәрәзәләре (кеше күзләремени!) күңелгә сагыш салып, еламсырап торган төсле тоела. Уртадарак ат арбасы тора, анысы да, тугарылган ат сыман, төрле якка чәчелгән. Арбаның агач тәртәләре черегән, сынган, кыйшайган көпчәкләре кайсы кайда аунап ята. Кемдер шул урында учак тергезгән, кирпеч өемнәре тезеп, шашлык пешереп караган. Ләкин аңа карап кына, бу йортка барыбер җан кермәгән, әллә ни ямь өстәлмәгән. Мунчаның карарлыгы да юк: морҗасы ауган, түбәсе ишелгән, бурасы, янтаеп, яр ягына авышкан. Шушы мунча һәм ташландык йорт эчендә Заһирның өрәге йөри сыман, очрашып күрешергә килгән яшьләр беркайчан да шул куркыныч бусагадан ары узмыйлар. Йорт ишегенә тимер келә генә салынган, йозагы юк, теләсәң, әнә ач та кер! Тик йорт эченә кереп, анда «кунак» булып чыгарга теләүче генә юк. Кайчандыр мәет чыккан ташландык йортта аның өрәге йөри, һәм ул әле һаман да үзенә дәшә, диләр. Юк, өрәк кенә куркытмый кешене, кеше, әнә шул иске, ташландык йортны күреп, күңеленә чиркангыч ят хис, сагыш йотудан курка…

– Авылда яшәмәслек түгел әле, – дигән булды Нариман, – яшәргә була. Яшьләргә йорт та салып бирә колхоз… Әгәренки… әти-әниләр белән яшәргә читенрәк булса, дим инде…

– Яшәгән кеше яшәсен авылда, минем бер сүзем дә юк, – диде кыз, сүзенә нокта куярга теләп. – Ә минем бу дөньяда үз уем, үз хыялым бар…

– Хыялың нинди дип сорап тормыйм… билгеле инде… китүдер…

– Юк, ул гына түгел…

– Ә нәрсә тагын?

– Әйе, минем калада яшисем килә, авылда каласым килми! Нишлим?! Моңа мин гаепле түгел. Әйтик… менә бер генә мисал… Син беләсең, мин мул итеп, матур итеп киенергә яратам. Әгәр дә мин, шулай модный киенеп, авылга кайтсам, авыл халкы мине аңламаячак, миңа көлеп караячак. Юк, мин аларга үпкәләмим, чөнки алар аны күрмәгән. Ә калада мин шул киемемдә рәхәтләнеп йөрим, миңа беркем дә кырын карый алмый, чөнки кала мине шундый кыяфәттә кабул итә. Аңладыңмы?

– Шулмы бар булган хыялың?!

– Юк, бу бер мисал гына…

– Әгәр хыялың шул гына икән, җаным, буш хыял бу. Кала стилягалары янында син барыбер ала карга булып күренерсең.

– Син мине аңламыйсың, аңларга да теләмисең! – дип, авызын турсайтты Динә һәм каударланып торып та басты. – Син егет кеше, ә мин кыз. Сезгә авылда яшәве җиңел, сез…

– Кайтырга теләмисең инде?

– Юк.

– Димәк, чыкмыйсың да?

– Юк… алай түгел… Мин яратам сине, миңа синең белән рәхәт, тыныч. Әйтеп аңлаттым бит инде сиңа барсын да… әйттем…

– Нәрсә әйттең?! – дип шаулады Нариман. – Син әле миңа өзеп кенә бер сүз дә әйтмәдең!

– Әйттем бит инде… Шәһәргә китеп, эшкә урнаш!

– Ярар, урнаштым, ди, шуннан?!

– Менә шуннан соң мин сиңа чыгармын.

– Их, Динә, Динә! – дип уфтанды егет.

– Ачуланма миңа, Нариман, шартым ул хәтле үк авыр түгел лә! Әгәр дә син мине чын-чынлап яратсаң, әгәр дә мине аңларга теләсәң, сиңа аны үтәве әллә ни читен булмас…

Каядыр еракта авыл башында берәү, өздереп, гармунда уйнады. Авыл көен уйнады ул, озату көен. Кыңгыраулы гармун чыңнары йөрәкне телгәләп үтте. Каян чыга диген син гади генә бер гармуннан шулхәтле моң, каян?!

– Рөстәмне армиягә озаталар, – диде Нариман, – бүген яшьләр барсы да кызмача булачак…

– Безне дә чакырдылар алкага, ә синең шунда барасың килми…

– Мин аракы эчмим, кеше эчкәнне дә карап утырырга яратмыйм.

– Алкага эчәр өчен генә бармыйлар, күңел ачар өчен баралар. Ә син, минем күңелне ачасы урынга, миннән сорау алып утырасың. Әле урыны урын булса иде! Шәмсегаяннар йорты каршында…

Кинәт кенә караңгы капты. Ул гел шулай була инде! Инеш ягыннан җил исеп куйды. Чирәм өстенә коелган яфраклар, кыштырдап, күгәрек йозакка ябылган ватык капка турысына тәгәрәде, саташып, багана тирәсендә бөтерелде дә ватык тәгәрмәч өстенә килеп өелде. Гармун тавышы каядыр еракка китеп югалды, аның көен шыксыз җил һәм җир гүләве алыштырды. Артта кемнеңдер боегып басып торганы, ишек артында кемнеңдер сак атлаган аяк тавышы ишетелгәндәй булды. Кара шәүләне хәтерләткән бер нәрсә, ябырылып, киртә авызын каплады. Динә, сискәнеп, Нариманга сыенды. Егет (шуны гына көткән сыман) кызны кочагына кысты…

– Нишләп монда соң без? – дип пышылдады Динә.

– Монда тынычрак булыр дигән идем лә…

– Тапкансың тыныч урын!

– Туйганчы бер кочаклыйм соң үзеңне!

– Тукта әле! – дип тынычсызланды Динә. – Анда кемдер йөри кебек…

– Шәмсегаянны җирләгәннән бирле, кешеләр бу йортны әйләнеп уза башладылар…

– Нигә?

– Җен-пәриләр йөри, имеш…

– Шаярмәле…

– Шаярмыйм бит, дөресе шулай…

Ә дөресе шул иде. Авылын һәм гаиләсен ташлап, азгын ир артыннан ияреп киткән Шәмсегаян авылга кайтып үлде. Сәлимнән качып, берничә ел юләрләр йортында ятып чыккан хатын кинәттән генә авылга кайтып төште. Аның кайтканын күрүче дә булмаган, халык сөйләве буенча, ул төнлә белән кайткан. Ташландык йортта ике төн рәттән шәм уты янып торган. Аның янына беркем дә кермәгән. Өченче көнне урамда уйнап йөргән бала-чага аның өенә килеп кергәч (күрәсең, белештермичә), хуҗабикә: «Әй, минем балаларым кайтты, сөекле балаларым, әйдәгез, табынга узыгыз!» – дип, бала-чаганы чуен мичкәдә пешкән кабыклы бәрәңге белән сыйларга тотынган. Бәрәңгене тәлинкәләргә бүлеп салган. Тәлинкәләр шакшы, китек, өстендә кара тараканнар чабыша икән. Чал чәчләре тузгыган хатынның чырае да кешечә булмаган, балалар өчен шактый куркыныч булып тоелган. Ялгыш кына адашып кергән балалар, чыр-чу килеп, барысы бергә урамга чыгып йөгергәннәр. Бу хәбәр шундук авылга таралган. Берәр сәгатьтән аның сәер куышына, балта-сәнәкләр күтәреп, авыл мужиклары бәреп керәләр һәм шунда башын өстәлгә салып, мәрткә китеп утырган хатынны күреп өнсез калалар. Күтәреп карасалар, ул инде үлеп ята. Хәер, боларның барысы да кеше сөйләве аша гына билгеле, чөнки аның күбесе уйдырма, ягъни ялган сүз булуы да мөмкин. Ләкин Шәмсегаянның авыл зиратында күмелүе хак. Нариман аларын хәтерләми, ул чакта шактый яшь иде әле ул. Мәрхүмәнең кайда күмелүен инде беркем дә белми, аның кабере дә билгесез. Кабер ташы куелмаган (кем куйсын инде аңа!), ә кабер тактасы инде күптән черегән. Әлеге сәер хатын турында дөньялыкта бик күп сүзләр, бик зур гайбәтләр йөри һәм аның сере әлегә тиклем ачылмаган. Кем белә, ә бәлкем тора-бара ул сер дә бер ачылыр. Нариман өчен шунысы мәгълүм: Шәмсегаян – җансызлыкның бер корбаны. Җансызлык… җансызлар… бәхетсез җаннар… Каян килеп керде соң әле бу сүз, бу төшенчә аның башына? Каян һәм кайчан?

2

Алар соңга калып килделәр. Мәҗлеснең инде кызган чагы иде. Советлар Союзында бөтен нәрсә эчүгә, ягъни юуга корылган. Диплом алсаң юу, комсомолга керсәң юу, туган көнең җитте икән – юу, ә армиягә китсәң, анда инде икеләтә, өчләтә! Ә бит аракы эчүне, хәмер кабуны безнең борынгы бабаларыбыз кайчандыр нәрсә икәнен дә белмәгәннәр. Авылда булса бер сәрхуш булган, анысы да тиле-миле. Чөнки дин көчле булган, әхлак көчле. Большевиклар әнә шул рухи хәзинәне чүп базына чыгарып түктеләр. Хәзер авылда аек кеше табып булмый, барысы да эчә һәм хәтта хезмәт бәясе дә аракылата түләнә. Эчүне безгә чит милләтләр такты, һәм, ни кызганыч, без дә аларга иярдек. Татарга бөтенләй эчәргә ярамый, татар аракы эчеп кырыла. Үзгә халык гомере буе эчкән, ул шуңа күнеккән. Алар аракыны тозлаган кыяр, кәбестә кабып эчә, ә татарда исә кабымлык урынында – гөбәдия. Тозлаган кыяр, кәбестә кандагы спиртны йота, аны ваклый, ә менә камырдан ясалган гөбәдия тәнгә агу булып кына ята. Гасырлар буена эчкән милләтнең аракыга иммунитеты көчле, ә татарның аракыга каршы торырлык геннары юк, аракы – татар өчен агу!

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3