– Рәт чыгарлыкмы соң? – дип сорады ул, миңа сынаулы караш ташлап.
– Хәбир әйбәт яза, – дидем мин, катгый итеп.
– Белмим, белмим, – диде ул, уфтанып. – Мин гомерем буе «Социалистик Татарстан» гәҗитен укыйм. Анда синең статьялар да чыга. Менә моны мин аңлыйм. Ә бу, минем малай, һаман шул кызлар белән кети-кети уйнаганын яза.
«Социалистик Татарстан» инде шактый еллар «Ватаным Татарстан» исеме белән чыга иде бу вакытта…
– Лирика андый статьялардан югарырак бәяләнә. – Мин инде, әлбәттә, үзем кебек үк «тайгак» юлга кереп киткән каләмдәшемне атасы алдында якларга мәҗбүр идем.
– Җитди нәрсәләр белән шөгыльләнергә кирәк, – диде ул канәгатьсез төстә. – Сез бит инде малай-шалай яшеннән чыккан.
Аны да аңлап була иде. Әлбәттә, ул безнең өлешкә тигән каләм сырлауны чын эшкә санамый, ул аның башына сыймый. Ул бит безнең Тукай түгеллегебезне күрә! Ә инде күз алдында үскән төпчек улы исә кеше куян куа дип, җил куып йөрсә? Ул бит монда, җирдә калырга тиеш иде. Әнә абыйсы Таһир… Инде үзе калхуз персидәтеле булды! Кәбир агай өчен эш ул бүген нәтиҗә бирә торган, умырып башкарыласы хезмәт иде, билгеле. Ә әдәби иҗатны бәяләве дә, үлчәве дә кыен. Әле үлгәнче үз-үзеңне алдап, буш сүзләр сазлыгына батып калуың да бар.
– Балачактан ук ялкау иде, – диде ул, каядыр еракка, офык ягына карап.
Безнең барыбызның да эчтәге сагышы тора-бара кулдагы кызган күмергә әверелә.
Хәбирнең «И туган йорт!» дигән нәсерендә туган йортка, мәрхүм әти-әнисенә, туган авылына, үз ыруына булган мөнәсәбәте күздән яшь китерерлек сагышка төреп бирелгән ки, Кәбир агай, исән булса, күзен канәгать кысып, ерак офыкка таба карашын ташлар иде. Төпчегенә мактау сүзе әйтергә саран иде шул ул. Андый җылы сүз әйтүне ир-атка хас сыйфат дип санамый иде.
Ике кыз, ике ул үстергән ата кайчандыр өй каршына ике нарат, дүрт каен утырткан. Каеннарның берсе нигәдер бераз читкәрәк каерылып үскән, ботакларының авырлыгыннан бераз иелеп, бөкрәеп тә тора сыман.
Агачларның да үз язмышы.
«Бу якларны мин бик яратам. Зөя суы, Бола елгасы, Кыз тавы, Яксаз күле, Әдел кизләүләре – борын-борыннан килгән изге урыннар, изге атамалар,» – дип язган иде Мөдәррис Әгъләм, Хәбирнең туган авылын, әти-әнисен кайтып күргәч.
Теге вакытта Хәбирнең шигырьләренә өстәп күндергән кипкән балыкларын Мөдәррис әкәгә биреп җибәрдем мин. Ул инде аларның койрыгын да әрәм итми торган кеше иде, бакыйлыкта нишләп ятадыр… Мин үзем исә кипкән балык яратмыйм.
Ркаил Зәйдулла2017, декабрьБӘХЕТСЕЗ ҖАННАР
(Ретророман)
Һәрбер бала үз бәхете белән туа.
ӘйтемБЕРЕНЧЕ КИСӘК
НАРИМАН
1
– Син миңа кияүгә чыгасыңмы, юкмы?
– Чыгам.
– Кайчан?
– Әгәр авылдан китсәң…
Ташландык авыл йортының биек, авыш бусагасына менеп кунаклаган егет һәм кыз авылдан китү-китмәү турында әнә шулай гәп куерталар иде. Таза гәүдәле, нык бәдәнле, җитди һәм кырыс кыяфәтле, тик шуңа карамастан нечкә күңелле, авыл җанлы Нариман кызларның, үсеп җиткәч, авылда калырга теләмәүләрен гакылы белән аңласа да, күңеле белән һич кенә дә кабул итеп бетерә алмый иде. Нәрсә калган аларга читтә, шул таш калада? Бәхетне каядыр читкә китмичә генә, туган җиреңдә генә табып булмый микәнни соң? Инде менә аның яраткан кызы Динә дә (алай дип кенә әйтү аз булыр – башлангычтан бер сыйныфта укып, бер партада утырдылар!), шәһәрдә училище тәмамлаганнан соң, авылдан китүчеләр төркеменә кушылды. Бу кызый, башкалада бер генә ел укып та, егетнең төн йокыларын качырырга өлгерде. Сөеклесенә гашыйк булырлар да урлап китәрләр төсле тоелды аңа. Урлавын урламадылар тагын, Аллага шөкер, исән-имин әйләнеп кайтты. Аңа да Нариманнан башка беркем дә кирәк түгел, ул да аңа табынган, җаны белән береккән. Юк, ул Нариманын беркайчан да, беркемгә дә алыштырмас, ярата ул аны… Кинодагы сымак, кинәт кенә кабынып китеп мәхәббәт аңлашмасалар да, яшьләр өчен бу мәсьәлә көн кебек ачык иде: алар тиздән ир белән хатын булачаклар. Өйләнеш кенә! Бернинди дә каршылык юк, ике як та риза…
– Димәк, китәсең? – Бер мәлгә тын калган егет көрсенеп, авыр сулап куйды, учларын уып, авыл хезмәтеннән тупасланган бармак буыннарын шыгырдатты. – Китмичә генә ярамыймы?
– Миңа авылда эш юк, – диде Динә. Ул трамвай йөртүчегә укыды. Аны хәзер депода өр-яңа трамвае көтә. Ялгышмаса, Димитровградтан кайткан, андый трамвайга хәзер яшь комсомолчыларны гына утырталар икән. – Ярый ла, синең тракторың бар!
– Башка эш кенә ярамыймы? Яңа ферма ачтылар… сыер савучылар җитми…
– Менә син гел шулай! – Кыз, шундук үпкәләп, борынын салындырды.
– Ачуланма… шаярдым… җә…
– Кит!
– Син мине дә аңла: мин гомер авылдан чыккан кеше түгел. Армиягә дә бармадым. Ак билет белән калдым. Син барысын да яхшы беләсең…
– Аңлатма, кирәкми…
– Анда киткәч, кая торырбыз?
– Миңа тулай торактан бер бүлмә бирәләр.
– Унбиш квадрат метрлымы?!
– Башкалар яши бит әле…
– Әни белән нишлим? – дип уфтанды егет. – Ялгызын калдырыйкмы?
– Юк! Синең белән борчак пешереп булмас, ахры! – Кыз, кулын селтәп, кисәк кенә урыныннан күтәрелде. Нариман аны, кулыннан тартып, кире урынына утыртты, дәү учын кызның нечкә биленә шудырып, аны кочагына алды.
– Чыгасыңмы?
– Чыгам. Әгәр дә…
– …авылдан китсәм… име?
Әйе, ул Нариманга чыгарга әзер, ләкин авылдан китү шарты белән. «Чукынып китсен инде! – дип, эчтән сызланды егет. – Шулай итеп, китәргә туры килер микән?»
Шулай! Яратмыйлар кызлар авылда калырга! Укыгач, әзрәк дөнья күргәч, офыклар киңәя, яңа мөмкинлекләр ачыла. Иләсләнгән башта яңа уйлар, үзгә фикерләр туа. Әлеге хыялларын тормышка ашырыр өчен, аларга авыл җире генә тар булып тоела. Күңелләре белән алар барысы да туган авылларын яраталар, аңа тартылалар, әле киткәч тә, туган якларын үлеп-китеп сагыналар, еш кайталар. Ләкин әнә шул китү, китеп урнашу бәрабәренә алар ярату, сагыну хисләрен читкә кагарга мәҗбүр булалар. Ә ул китүнең исә иге-чиге юк. Авылдан китеп, шәһәргә барып урнашу ниндидер бер модага, тансык гамәлгә әйләнде. Үзләре генә түгел, инде бер-берсен ияртеп китәләр. Авылда ачлыктан, хәерчелектән интеккән ата-бабалар кайчандыр Донбасс, Себер якларына юл алганнар, тайгада урман екканнар, шахтада күмер чапканнар. Ләкин андый сәфәр киткән кеше өчен вакытлыча гына булган. Исән калса, ул кире әйләнеп кайткан. Авылда аны гаиләсе, бала-чагасы көтеп торган. Ә хәзер бер киткән кеше кире әйләнеп кайтмый, ничек булса да, шул киткән җирендә төпләнеп калырга тырыша. Авылга кунакка кайтуы гына рәхәт. Җир эшен, җир хезмәтен сөючеләр генә сирәк. Хәер, аларны да аңларга була. Көз-яз быкырдыкта галош яисә резин итек киеп, пычрак ерганчы, чиста һәм шома асфальтта модный ботинка, затлы туфли белән текелдәвең күпкә күңеллерәктер шул…
– Күңелсез монда!
– Рәхәт эзләп калага киттең, фермада эшләргә тиешле бер елыңны да тутырмадың, – дип орышкан булды аны Нариман.
– Әйе, киттем! – дип кырт кисте Динә. – Китәргә хакым бар: минем дә кешечә яшисем, ял итәсем килә. Ни җүнле эше юк, ни ялы. Арыдым мин, беләсеңме… туйдым… Син авылга гына кара!
– Ни булган аңа?
– Авыл менә шушы ташландык йорт сымак таралып, картаеп бара…
Нариман ирексездән йортка күз төшереп алды. Бу – тирә-якка даны таралган Шәмсегаяннар йорты иде. Колхозда бухгалтер-кассир булып йөргән Шәмсегаянның дүрт баласы булган. Икесе – ир, икесе – кыз бала. Җәйләүдә көтү көткән Заһиры белән матур гына яшәп яткан чакта, шул хатын, авылда плотина төзүче Сәлим атлы берәүгә ияреп, калага китеп бара. Боларның мәхәббәтләре дә бик көчле булган дип сөйлиләр, бигрәк тә Шәмсегаянныкы. Булгандыр да шул, булмаса, беренче күргән кешесенә ияреп китмәс иде! Тик шунысы аяныч: көтүче Заһир дүрт яшь баласы белән өйдә үзе генә утырып кала. Баштарак түзә ул, тешен кысып булса да түзә. Ләкин аналары була торып та, ятим калган балаларының Алланың һәр бирмеш көнендә: «Әни кайчан кайта, без бик сагындык аны», – дип елашуларын һәм сыкрануларын ишетеп арыгач, мескен ир, калага барып, азгын хатынын кабат гаиләсенә кайтарырга тырышып карый. Ялына да, ялвара да ул аңа. Тик файдасы гына тими. Уйнашчы хатынның бу оятсыз кыланышларына бик нык ачуы чыккан авыл халкы аңа бәддога укый. Гарьлегеннән үз-үзен кая куярга белмәгән Заһир эчүгә сабыша. Өйдә хатын-кыз хезмәтен унбиш яшьлек Айсылулары алып бара. Балалар үсеп җитеп, кайсы кая таралашып беткәч, яшәү мәгънәсен югалткан Заһир мунчаларында асылынып үлә. Иртән мунча яккан, ә кичен шунда кереп асылынган. Шәмсегаян ирен җирләргә дә кайтмаган. Хәер, аналарыннан бик нык күңелләре кайткан балалар да аны инде чакырып азапланмаганнар. Аның турында хәтта Шәмсегаян Сәлимнән киткән, инде хәзер ялгызы гына яши, елга бер мәртәбә юләрләр йортында ятып чыга икән дигән сүзләр дә ишетелгәләп торды…