Ибраһим Хәбир - Бәхетсез җаннар стр 11.

Шрифт
Фон

Ярдәм һич көтмәгән җирдән килде. Акчаны Динәнең каенанасы Хәлимә ханым тапты. Ул очраклы рәвештә атасының банк кенәгәсен табып алды. Атасы ара-тирә акчасын шунда салгалаган булган һәм тора-бара ул шактый зур күләмдә җыелган. Хәлимә, банкка барып, ул акчаларны үз исеменә күчертте. Нариман белән Динә бервакыт авылга кунакка кайткач, ул шул акчаларны аларның алларына чыгарып салды да: «Мәгез, балалар, алыгыз, кирәкле җирегезгә салыгыз», – диде. Яшьләрнең сөенеченнән башлары күккә тиде…

Ләкин акча кертеп кенә дә фатир алып булмый икән. Аның өчен иң элек өстәгеләрне җайларга кирәк. Динә бу йөкләмәне үз өстенә алырга булды. Фатир профком аркылы бирелсә дә, күрсәтмәне иң элек җитәкчелек бирә. Директор – катлаулы кеше, теләсә кемне кабул итми. Аның Гаврилин исемле урынбасары бар, күп кеше фатир мәсьәләсен шуның аркылы хәл итә торган иде. Михаил Иванович (милләте белән керәшен) яше кырыкта булган, матур, ыспай киенергә яраткан, чит хатын-кызларга битараф булмаган бер ир заты иде. Директор аны хөрмәт итә, аның сүзен сүз итә. Гаврилин: «Була», – дисә булдырмыйча калмый, чөнки ул сүзендә тора белә. Аның шундый чуар гадәтен яхшы белгәнгә күрә, фатир гозере белән аңа күбрәк хатын-кызлар йөрде. Билгеле, бу үзенә бертөрле уен гына иде, күп очракта андый уеннар җитди җенси мөнәсәбәтләргә барып җитә дә алмагандыр, билгеле. Шуны аңлаган Динә дә мут җанлы урынбасар белән әзрәк уйнап карарга булды. Һәм беркөнне…

Ә беркөнне гүзәллек салонына (иң кыйбатлысына!) барган Динә танымаслык булып үзгәреп кайтты. Башын-күзен буяткан, чәчен кистереп, химия ясаткан һәм соңгы мода белән киенгән хатынын күреп, Нариман чак кына егылмады.

– Нишләдең син?!

– Ошыймы сиңа?! – Динә ире каршында боргаланып, бөтерелеп алды. Сүз дә юк, хатыны чибәр иде аның. Ләкин шултиклем чибәрлек, матурлык кирәк иде микән соң аңа?!

– Ошый… тик…

– Ни булды?!

– Бу курчак уены ниемә?

– Мин әле уйнамыйм, уен башлана гына.

– Нинди уен?

– Иртәгә мин бер кеше янына барам…

– Кем ул?

– Гаврилин.

– Шаяртасыңмы?

– Юк, чын.

– Нигә?

– Фатир сорарга.

– Ә нишләп аңардан?

– Фатир мәсьәләсен фәкать ул гына хәл итә.

– Ә нигә шулай киендең соң, ясандың?!

– Ничек?

– Обизиян кебек!

– Аны шулай гына алып була.

– Кемне?

– Гаврилинны…

Нариман бу сүздән шартлардай булды. Авылдан киткәненә инде ничә мәртәбә үкенергә мәҗбүр булган иргә кабат шул авыр хисләрне татырга туры килде. Динәдә барган тискәре үзгәрешләр аны куркыта башлады. Хатынын көн саен, сәгать саен югалта барганын сизгән ир өчен тиздән читен вакытлар җитәчәге ап-ачык иде. Ул әле Динәне һаман да ярата, бик тә ярата һәм аны чит-ятлар белән бүлешү уе акылдан шаштыра иде…

– Ба-а-армыйсың!!!

Нариман хатынына шундый каты итеп акырды, тегесе, сискәнеп, баскан җиреннән урынга иңде. Иренең аңа кычкырганы булгалады, ләкин әлегә бу хәтле үк каты итеп кычкырганы булмады. Дөньялар болай барса, тиздән ире аңа кул күтәрергә дә мөмкин.

– Барам!

– Бармыйсың!

– Яхшы! – Динә, кәҗәләнеп, өстенә матурлап кигән киемнәрен салып бәрде дә урын өстенә барып ауды. – Үзең бар, алайса!

– Ә нишләп мин?

– Сиңа фатир кирәкмимени?

– Юк, кирәкми!

– Кирәкми?! – Динәнең болай да нечкә тавышы бу юлы чәрелдәп чыкты. Аңарда истерика башланды. – Нишләп сиңа берни дә кирәкми? Нишләп соң миңа гына кирәк?! Нәрсә, гомерең буе шушында, шкаф хәтле бүлмәдә яшәргә уйлыйсыңмы?

– Юк, уйламыйм.

– Ә нәрсә уйлыйсың?

– Кайтып китәргә!

– Кая?

– Авылга, кая!

– Во, во! – дип үртәнде хатын. – Синең башка әйтер сүзең дә юк, һаман шул, авыл да авыл! К чурту!

– Ие… авыл…

– Алайса, бар, кайт та кит!

– Яхшы, кайтам. Хәзер үкме?

– Хәзер үк…

– Ә бәлкем…

– Юк! – Динә катгый рәвештә аңа арты белән борылып ятты. Нариман төнлә аңа кагылмады, идәнгә матрас җәеп, шунда йоклады. Иртән ул, хушлашмыйча-нитмичә, авылына кайтып китте. Хәер, аның бу беренче генә кайтуы түгел иде. Динә аны туктатмады һәм үзе дә аңа иярмәде.

Динә Гаврилин янына барыбер барды. Ире аны соңыннан гына белде.

9

Кала белән бөтенләйгә саубуллашу булмады бу, Нариман ике көннән соң кабат Казанга килде. Динә өйдә юк, сменада булып чыкты. Эчендәге сагышын кая куярга белмәгән ир Назыйм янына керде. Авылдашы бик нык дулкынланган иде. Ул әнисен авылдан алып киткән җирбитне – Сәлимне эзләп тапкан икән. Ул әле һаман да исән. Зур урында хезмәт иткән (органнарда), инвалидлыкка ялган белешмәләр ясатып, яшеннән элек алдан пенсиягә чыккан, хәзерге көндә персональ пенсионер дәрәҗәсен алып, тыныч кына яшәп ята…

– Мин аны эчеп юкка чыккан бер бәндә дип уйлаган идем, – дип башлады ул сүзен. – Ялгышканмын. Аңа үз яшен дә биреп булмый, шактый яшь күренә…

– Ниндирәк кеше соң ул? – дип кызыксынды Нариман.

– Нинди дип әйтим икән… Ул инженер да, партия хезмәткәре дә түгел, ул бер кантур күсесенә охшаган. Озын буйлы, калын гәүдәле, кара чырайлы… Маңгаенда, гаҗәп бит, ник бер сыр, җыерчык булсын! Үзен гел карап, көйләп кенә тора, күрәсең…

– Хатыны юкмыни?

– Юк, үзе генә яши. Ниндидер бер хатын, һәр көн килеп, ашарына пешерә, өен җыештыра. Фатиры өч бүлмәле. Берсендә – зал, икенчесендә – йокы бүлмәсе, өченчесендә – китапханә. Ну, җыеп та караган инде китапны! Том-том… әйтсәм әйтим! Укымый инде ул аларны, җыйган гына прусты… коллекционер…

– Ничек таныштың?

– Мин бит общагада гына түгел, буржуйларга да (фатирлы, машиналы кешеләрне ул шулай дип атый иде) хезмәт күрсәтәм. Кемнең уты янмый, кемнең краны ватылган. Мин аның шул тирәдә торганлыгын азрак чамалый идем. Әтинең сүләве буенча. Ул берничә мәртәбә баргалаган да әни янына. Әни әтине өйгә кертмәгән, алар тышта гына сөйләшкәннәр. Ул бәндә аңа: «Алып кайт хатыныңны, мин аны тотмыйм», – дигән. Ләкин әни кайтмаган. Башта ул берни дә аңламады. Мине сантехник дип кенә уйлады. Краны акмый моның. Башлаган эшемне икенче көнгә калдырып, өйгә кайтып киттем. Беренче көнне үк аңа серне ачасым, үземнең кемлегемне танытасым килмәде. Икенче көнне тагын килдем. Күрәм: тегенең эче поша, кранны төзәтү озакка сузылганга борчыла. Ул мине чакырганга үкенә дә башлады бугай. Ләкин ул көнне мин ремонтны бик тиз тәмамладым. Күп итеп акча сузды бу миңа, акчалы кеше, күрәсең. Яртысын гына алдым. Яхшысынмадым. Үкенәм хәзер, алырга кирәк булган. Биргән хәтлесен генә түгел, артыгы белән каерырга! Оятсызларча! Әнине харап иткән өчен, безнең тормышны җимергән өчен, безне ятим калдырган өчен, бугазына басып аласы калган ла шул хайванның!

Назыйм… Миңназыйм… гади бер авыл кешесе. Үзенең тормыш бәласен, ачы язмышын әнә шул явыз кала бәндәсендә күргән ир-ат шул бәдбәхет турында исә йодрыгын төйнәп, ачыргаланып сөйләде. Соңыннан ул фәйләсуфка әверелде…

– Беләсеңме, мин нәрсә уйлыйм, – диде ул, – мин ул бәндәне шушы шакшы, җансыз калага охшатам. Ие, нәкъ шулай. Кала безне – саф күңелле авыл балаларын тартып, йолкып ала да, үзенең шакшы казанында болгатып, бар булган тормышыбызны чуалта. Сыга! Безнең җанны сыга – иблис кала! Аңа да бит тере җан, тере кан кирәк, аңлыйсыңмы, ансыз ул яши алмый, ансыз ул үлә, таш калага әверелә. Иң аянычы шул: шул таш кала безнең җаннарыбызны тартып ала да, файдалангач, таш урамга чыгарып ата. Һавасы чыгып торган резин тупны яисә машина көпчәген күргәнең бармы? Күрсәң, без дә нәкъ шул бушаган туп, бушаган машина көпчәгенә охшаганбыз. Без бервакыт бөтенләй буш калып, бетеп, сынып авылга, туган нигезгә кайтып егылабыз. Менә шуннан барлыкка килә дә инде алкоголизм, депрессия дигән нәрсәләр, менә шуннан килеп чыга төрле фаҗигаи хәлләр. Гасырлар буена шушы таш кала, үзен яшәтер, үзен көйләтер өчен, якты өметләр баглап килгән авыл кешесенең җанын суыра. Ә хәзер инде ул бөтенләй рәхәтләнеп, сөенеп кинәнә! Ни өчен дисеңме? Чөнки бөтен халык, ахмак сарык сымак, шушы таш калага агыла. Ә анда аларны шундый Сәлим кебек кара аждаһалар, монстрлар көтеп тора. Иманым камил: алар, иблис тарафыннан куелган махсус ялчылар, корбаннарын саклап кына торалар… корбаннарын…

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3