– Хатыннан уңмасаң юк икән инде ул! – дип көрсенде Назыйм. – Бәхетең генә түгел, тормышың да уңмый…
Нариман буш вакытында аның янына кереп, авылдашы белән сөйләшеп утырырга ярата иде. Ләкин аның белән сөйләшүе җиңел түгел, чынында исә, кара чырайлы, калын кашлы, яше әле кырыктан узмаса да, маңгаен тоташ җыерчык баскан Назыйм шактый авыр холыклы, кыргый кеше булып чыкты. Шул ягы белән ул әзрәк Нариманга да охшаган. Ул кайчак, кызып-кызып сөйләшкән чакта, кинәт кенә үз эченә бикләнеп, кем белән сөйләшкәнен дә оныта торган иде. Ул вакытта аның болай да караңгы чырае тагын да караңгылана, маңгай өстен каплаган калын җыерчыклар, бер-берсенә өелешеп, тирән буразна хасил итәләр. Назыйм гади эшче, институтлар бетермәгән, ләкин үзгә акылы, фикерләве белән әле ул бик күп диплом ияләрен бәреп егарлык гали зат иде.
– Юк, дустым, мин үземнең бәхетсезлегемдә хатынымны гына гаепләмим, мин бит аны үзем таптым, – дип сөйләгәнен хәтерли әле ул аның. Ә сөйләгәндә, ул, аудиториядә дәрес алып барган профессорлар кебек, саллы итеп, үтемле итеп, басынкы, калын тавыш белән сөйләргә ярата иде. – Минем бәхетсезлегем безнең нәселдән килә, безнең геннардан, ягъни… Син кара, анам, дүрт баласын ташлап, шул оятсыз, шакшы адәмгә ияреп, калага китте, ә инде шул хурлыкка түзә алмаган атам асылынып үлде. Нәселебезнең борынгы шәҗәрәсенә күз салсак, анда бик кызыклы мисалларга тап буласың. Анамның бабасы калада милиция начальнигы булып хезмәт иткән, бик яман, авыр холыклы адәм булган. Ул начальник булганда, ике-өч кешенең башына җиткәннәр, аларны ерак түгел, шул ук милиция бүлегендә кыйнап үтергәннәр. Өч хатын аерган, соңгысын (яшен) үзе үк асып үтергән. Хатыны үз-үзенә кул салган, дигән ялган уйдырма чыгарып, абзый төрмәдән качып калган. Ләкин кылган явызлыклары, бумеранг булып, кире үзенә әйләнеп кайткан: абзый җүләрләнеп үлгән. Күп алар безнең нәселдә, сиңа барысын да сүләп тормыйм. Ерак китәсе юк: әни белән ни булып бетте. Әнинең ниндидер мужикка ияреп, тиктомалдан калага китеп баруы иң элек безне, балаларны, акылдан екты. Без башта берни дә аңламадык, шулай кирәктер дип уйладык. Әти, әниегез тиздән кайта, балалар, чынлап әйтәм, кайтачак, дип әйтеп, сүләп торгач, дөньяда иң кадерле кешебезнең, әниебезнең кайтуына без бер дә шикләнмәдек. Олы апабыз Айсылу барысын да белә иде, ул безне тынычландырган булды, ләкин аның бездән нидер яшергәнен, нәрсәнедер әйтеп бетермәгәнен без соңлап кына булса да сизендек. Әйе, сабый балалардан күп нәрсәне яшерергә була, тик вакыт дигән нәрсә бар, һәм ул барысын да үз урынына куя. Әни юк та юк, кайтмый да кайтмый. Әти һаман да безне өметләндерә, тик өметләр генә акланмый. Еллар узгач уйлыйм-уйлыйм да әтине аңларга тырышам. Күрәсең, ул аның кайтуына актыккача ышанган, көткән, андый хурлыкны коточкыч яман төш итеп кенә кабул иткән. Билгеле, бу нәкъ шулайдыр дип тәгаен генә кистереп әйтә алмыйм, ләкин безнең хәлебез авыр, бик тә авыр иде. Юк, без начар яшәмәдек, ач тормадык, колхозда эш җитәрлек иде, ярдәм булмады түгел, шактый күп булды. Ләкин… мораль яктан… ничек диләр әле… рухи яктан читен иде. Исән әниебезне югалту авыр булды, алай гына да түгел, обидно иде, до слёз обидно… Без бик горур нәсел, без бу хәлгә бик нык хурландык. Урамда да, мәктәптә дә… Ух… шул вакытларны искә аласым да килми! Төпчегебез Мөһипнең: «Әнине сагындым, әни кайтсын!» – дип, әтине кочаклап елаулары әле дә күз алдымнан китми. Ни булды соң безгә? Кемнең шулай каргышы төште? Бервакытны хәтта… – Назыйм, бер мәлгә сүзсез калып, күз яшенә буылды…
– Әйе, – дип, йомшак кына дәште Нариман, дустының күңелен яраламаска тырышып.
– …әти үзе дә түзмәде, йомшап китеп, безнең алда күз яшьләрен күрсәтте… Елый… бахыр… үкереп елый… аңа кушылып, без дә елыйбыз… өелешеп… чатта… ә ул кайтты, берничә мәртәбә кайтты. Без әнине күрмәдек, без аның барлыгын сиздек. Дөресрәге, безгә аны күрсәтмәделәр. Ә без аны олы апамның шатлыклы йөзендә, әтинең сагышлы күзләрендә күрдек…
Назыйм теләсә кемгә ачылмый. Ә менә Нариманны нигәдер үз итте, дус итте. Кем беләндер үзеңнең бар булган кайгыңны, шатлыгыңны уртаклашырга да кирәктер бит инде, бу дөньяда гел йомылып кына да яшәп булмый.
– Авылга нишләп бер дә кайтмыйсың? – дип сорады ул бервакыт Назыймнан.
– Ә нишлим анда кайтып?! Йорт җимерелде, нигез таралды…
– Иске булса да, йортың тора бит, нигезең тора. Аның янында хәзер яшь парлар очраша. Тыныч анда. Без дә Динә белән берничә мәртәбә шунда очраштык…
– Ишегалды ничек? – дип кызыксынды Назыйм.
– Элеккечә…
– Элеккечә булалмый инде…
– Әзрәк коймаларыгыз ишелгән, билгеле.
– Ат арбасы торамы?
– Тора.
– Әти күрше авылдагы Вилдан абыйга заказ биреп ясаткан иде ул арбаны. Алтын куллы кеше иде әти, үлгәнче хуҗалыкта ат асрады. Менә шул камыт бавына асылынып үлде дә инде, мескен…
– Ат яратам, ат асраучы кешеләрне дә хөрмәт итәм…
– Әллә шул хөрмәткә чыгып керәсеңме, ә?! Әче су аласыңмы?! – диде Назыйм. Аның күзләрендә яшь җемелдәде, бүлмәне чиксез сагыш биләп алды…
– Эчмәгәнне беләсең бит инде! – дип, җилкәсен җыерды Нариман.
– Ә… оныттым, гафу ит…
– Теләсәң алып керәм!
– Кирәкми! Шулхәтле тинтәк түгел лә мин, берүзем аракы эчеп утырырга…
Салган килеш ул аны берничә мәртәбә урамда күрде. Аягында чак кына басып тора. Нариманны күргәч, тиз генә ларёкка кереп качмакчы иде, булдыра алмады, абынып егылды. Нариман аны тулай торакка хәтле өстерәп кайтты. Аңа шелтә белдерүче дә, хәтта сүз әйтүче дә булмады. Комендант та дәшмәде. Чөнки Назыйм шушы тулай торакның бар булган эшен башкарып тора иде. Ут янмаса да, краннан су акмаса да, комендант, беренче булып, Назыймны эзләп килә. Ә ул шундый карусыз, бервакытта да каршы килми һәм, җаныңны интектереп, акча да сорамый. Авыл егете чөнки, һәм ул шулай тәрбияләнгән.
8
Калада фатир алу – авыл кешесенең иң зур хыялы. Ә Совет илендә фатир алу җиңел нәрсә түгел, чөнки аны теләсә кемгә бирмиләр. Дөресрәге, аны теләсә кем алырга да мөмкин ( ничек бәхет елмая бит), тик теләгән кеше генә аны вакытында ала алмый. Әйе, фатирны бушлай бирәләр, ләкин ул барыбер бушка тәтеми. Аның өчен кайсы да булса оешмага эшкә урнашырга һәм шунда чиратка басарга кирәк. Чиратың килеп җиткәнче, сират күперен узасың. Менә шулвакыт дуслар, танышлар, югарыда утыручы зур абзыйлар белән танышлык кирәк була, ә шунсыз бәхеткә ия булам димә. «Блат» дигән төшенчә нәкъ менә шул чакта туды һәм шул чорның бер яман билгесе булып калды.
Динәнең: «Минем хыялым – шәп итеп киенү!» – дип сөйләнүләре дөреслеккә туры килсә дә, чынында исә ул калада яхшы фатир алырга хыяллана иде. Тулай торакта, башкалар сымак, таракан куып йөрисе килми иде аның. Трамвайдан ул бүген үк китәр иде, ләкин монда тиз арада фатир алу мөмкинлеге бар. Ул кооперативка чиратка басты. Әйе, ул бөтенләйгә бушлай бирелми, аңа күпмедер акча түләргә кирәк, ләкин бу тиз фатир алуның бердәнбер уңышлы юлы иде. Динәнең калада зур дуслары да, танышлары да һәм, билгеле ки, блаты да юк. Фатирлы булу өчен, тиз һәм якын арада зур суммада акча кертергә кирәк. Эшләп алган акча бар, ләкин ул гына аз, анысына яшисе, киенәсе дә бар. Динә әлеге акчаны колхозда баш бухгалтер булып эшләгән саран атасыннан сорап карарга булды, ул шуңа өметләнде, шуңа хәтта бернигә дә ышанмаган ирен дә ышандырды. Ләкин Салих абзый аның өметен акламады, җавабын да бик кыска тотты. «Кызым, синең ирең бар, ул хәзер баш, ул хуҗа, әгәр дә ул акчаны мин бирсәм, ирең йортка кергән кебек була», – диде. Кызы исә атасының холкын яхшы белә: бер әйттеме – бетте! Чынлап та, саран кеше иде шул аның атасы. Аның кысмырлыгы турында авылда легендалар йөри иде. Аның шундый сыйфатына түзә алмаган малае Сәлимҗан да, атасыннан гарык булып, авылдан чыгып качты, Себер якларына китеп, Камчаткага тиклем барып җитте. Салих абзыйның бер яраткан сүзе бар, ул «Бир, дигәнне ишетмим, мә, дигәнне генә ишетәм!» дигән гакыллы сүз иде. Абзый гомере буе акча җыю чире белән чирләде. Аның банкта ачкан һәрбер кенәгәсендә җидешәр мең сум совет акчасы яткан. Динә шуны соңыннан, иле таралып, банкта акчалары янгач кына белде. Шуның бер кенәгәсен бирсә дә, яшьләрнең торак мәсьәләсе хәл ителер иде юкса. Ләкин бирмәде, күрәсең, абзыйда саранлык көчле булган.