– Уйган ишектән кем кермәс тә кем чыкмас…
– Кереп кенә карасын! Йодрык татыйсы килсә… Мәңге онытасым юк… Җиткән кыз булгач бит, артымнан егетләр көтүе белән йөри башлагач! Бер сүзе үтерде! Имеш, әтиләре уҗымга йөрергә ярата. Кызы да шуңа охшамагае…
Шулчак олы якның пыялалы ишеге шыгырдап ачылды. Йокысызлыктан күзләре кызарган Маһирәттәйләре, тупсаны узмый гына, Фазиләгә ым какты. Алгы бүлмәгә – әниләре янына чакыра иде ул аны. Зөһрәнең, көлемсерәп: «Аңа карап сазаган кыз булып утырып калмагансың әле. Менә дигән егетне эләктергәнсең», – дип төрттерүе дә йомылып калды. Ым кагучы булмаса да, килен белән Фәризә дә, боларга ияреп, олы якка теркелдәделәр.
* * *
Олы як дигәннәре – сирәк ягылганга шактый нык суынган иркен бүлмә – тып-тын. Әллә эре бизәкле челтәр пәрдәләрдән төшкән күләгә, әллә тәрәзә пыяласына сырышкан карлы абага бүлмәгә ниндидер сер, моңсулык өсти, караңгы почмакларга әйтерсең шом оялаган. Әледән-әле озынча күләгәләр биешкән күк тоела. Сиздерми генә каядыр посып торган Газраил шәүләсе чагылып киткәндәй була. Эчтән нидер куырып алгандай итә, сискәндерә. Дару исе хастаханәне хәтерләткән шомлы бүлмәдән тизрәк чыгып качасы килә башлый. Йөзенә зәгъфран сарылары иңгән авыру әнкәләре түрдәге агач караваттагы биек итеп түшәлгән урын-җиргә сеңеп үк беткән. Балавыздан койгандай сап-сары кулы гына ак җәймә өстендә хәрәкәтсез ята.
– Әнекәйгенәм! – Фазилә елап юрган читенә капланды. – Бәгырькәем!
Әниләре, кинәт уянгандай сискәнеп, күзен ачты. Яңак сөяге тартышып куйды. Кызының җәймә өстенә сибелгән чәчләрен әкрен генә сыйпады.
– Сабыр, бала, сабыр! – диде дә «сөйлә, ни булды?» дигәнне белдереп ым какты.
Баягы ярсуы сүрелгән идеме, әнкәсенең суырылып калган төс-кыяфәте тетрәндердеме, Фазилә, ни әйтергә белми аптырап, тәрәзәгә текәлеп торуын белде. Еллар буе кул тими яткан акбүз, өр-яңа юрган, сандыктан чыгып, кәнәфи читенә кунаклаган. Бу шомлы бүлмәдән чыгып качасы, кар шыгырдатып, көянтә-көянтә су ташыйсы иде хәзер. Текәлеп, барысы да аннан җавап көтә. Көтеп-көтеп тә тыны чыкмагач, әллә тавыш-гауга чыгарганы өчен оялтасы килеп, ә бәлки, дәртләндерергә теләптер, Маһирәттәйләре:
– Үзең тапкан карта, тарта-тарта аша, дияр иде бабаң, исән булса, – дип куйды. – Әйдә, «ә»сен әйткәч, «б»сен дә әйт инде. Баягынак нәмәрсә дип тузына иең әле?! Кайсысы шулкадәр кыздырды суң каныңны?
Фазилә, ник сүз куертканына үкенгәндәй, калтыранган бармаклары белән юрган читен бөтерүен белде. Әллә нигә сулкылдап, авыр көрсенеп:
– Баягынак суга чыккан ием коега… – дип башлады да туктап калды.
– Беләбез! – Киленнәре, һәр сүзне келәшчә белән суырып алырдай булып, аның авызына текәлгән. – Кара-чутырның ни дигәнен генә әйт тә…
Әниләренең йөзеннән күләгә шуып узды. Кушамат тагып, кемнедер кимсетеп сөйләшүне элек-электән өнәми иде ул.
– Кем? – диде кырыс, таләпчән тавыш белән.
– Теге… кем инде, Мәүлидә…
– Апа, диген! – дип өстәде әниләре, ишетелер-ишетелмәс кенә.
– Шул Мәүлидә апа инде: «Бибисара хәл эчендә, диләр, дөресме?» – дигән була. Синең ни эшең бар, димәкче ием дә… дәшмәдем инде. Хәер, шуннан, дигәнмен икән. Ә ул: «Бәхилләшәсе ие бит, дөньяныкы – дөньялыкта!» – дигән була. Әҗәтканә, эзең булмасын, бусагага аяк бастырмыйм… – Шулчак әнкәсенең тәмам төсе качкан, чырае сытылган йөзенә күзе төште дә: – Юк-юк! Анысын ук әйтмәдем! – дияргә ашыкты. – Әйтәсем бик килсә дә, телемне тешләдем. Син уйлама! Андый ук җүләр түгел ич мин. Беләсең!
– «Күрше хакы – Тәңре хакы» дигән борынгылар… Күрше белән ачуташлы булырга ярый рәзе? Бергә гомер иткән күрше белән шулай сөйләшәләр димени?
Маһирәттәйнең сүз кыстыруы Фазиләне янә ярсытып җибәрде:
– И Маһирәттәй! Ни-нәрсә беләсең соң син? Арба ватылса – утын, үгез үлсә – ит ич сиңа… Ә миңа… Җиткән кыз булгач ишеткән сүз йөрәккә уелган! Хурлыгына ничек түздең, диең! Бака ботын кыстыргандай өйрәтеп торма.
– Ипләп! Телеңне алай озайтма! Төн йокламый кем утыра әле әнкәгез янында? Шул түтәгез түгелме? – Сүз көрәштерүләр киленнең саруын кайната башлаган иде, ахрысы, алгы якта самавыр кайнавын сылтау итеп, чыгарга ашыкты. Артыннан иярергә кушып, тегеләргә дә кул изәде.
Соң чиккә җитеп алҗуын сиздереп, әниләре күзләрен йомган иде инде.
* * *
Изрәп ял итәргә бик теләсә дә, күзеннән йокы качты шул әнкәләренең. Бу якты дөньяны калдырып китәсе кешенең гөнаһлы җирдә әле яшәп калачак дәвамына – газиз балаларына әйтәсе килгән сүзләре, үгет-нәсыйхәте бихисап та бит… Тыңлыйлармы, колак салалармы соң алар ачы тәҗрибә авазына? Ялгышлар ясый-ясый, абына-сөртенә, үзләренчә яшәүне артык күрүләре хакмы? Хәер, табигать кануны бит бу: картлар китә, яшьләр кала. Яшен яшәгән, ашын ашаган карт-корының – китәселәрнең – нинди уй-гамьнәр белән бу дөньядан кичүен, әрнү-хәсрәт эчендә йөзгәнен каласылар каян белсен соң? Алар бүгенге белән яши. «Үткән инде артта калган, онытылуга дучар ителгән», – дип уйлый алар. Ә бәлки, уйлап мәшәкатьләнмиләрдер?! Алар күзлегеннән киләчәк әле ерак. Киләчәк – чәчәк тотып киләчәк! Шуңа ышана адәм баласы.
Ә китәселәрнең, үгет-нәсыйхәт биреп, үзләре ышанган, табынганны мирас итеп калдырасы килә. Килә дә бит… «Ата малы белән бала көн күрмәс» дигән борынгылар. Мирас итеп калдырырлык малы бармы? Булган кадәресен дә әрәм-шәрәм итеп, чәчеп, туздырып бетерергә күп сорамый яшьләр. Чөнки… үзең казганган җир кадерле, үз көчең белән эшләп тапкан мал бәрәкәтле. Бәхетне аны берәү дә беркайчан, беркемгә әҗәткә биреп тормый!
Алгы якта Фазиләнең: «Моңарчы кеше көлдерүләре дә бик җиткән. Әни гомер буе түзде, без оялып яшәдек», – дип чәпчүен дә, Маһирә түтәйләренең: «Аңа карап укаң коелмаган! Тату яшәделәр! Тату яшәүдән дә көлсәләр! Көлке көлә килә, артыңнан куа килә. Көләсе көлеп туйгандыр!» – диюен дә – һәммәсен ишетеп ята бит ул. Дөньяныкы – дөньялыкта! Чынлыкта Мәүлидә бик хикмәтле сүз әйткән түгелме соң?! Ә ул үзе кызларына ни әйтмәкче иде соң әле? «Без китәсе, сез әле каласы. Сер тулы бу дөньяда мәңгелек канун бар: авызың тулы кара кан булса да, кеше алдында төкермә» дияргә теләгән иде түгелме? «Без күргән-кичергәннәрне аңлар, төшенер өчен зиһенегез, акылыгыз җитәрме икән?» дисә… «Күрмәгәнгә күрсәтмәсен, күргәннәргә күркәм сабырлык бирсен» дип, акыл өйрәтә башласа. Яратмый шул замана яшьләре вәгазь укыганны, әйтә башласаң, «өйрәтмә!» дип кенә җибәрәләр. Әнә кызы да түтәсенә: «Бака ботын кыстыргандай…» – дип торган була ич.
Тәүбә, тәүбә… Балаларына үпкәләрлек, рәнҗерлек сәбәп юк югыйсә. Кемнеке – аныкы дигәндә, берсе өчен дә йөзе кызарырлык булмады. Авырлык белән булса да, тормышта һәркайсы үз юлын тапты. Эшләре бар, баш очында түбә… Тагын ни кирәк? Җан тынычлыгы! Шунысы гына җитенкерәми, ахры, замана яшьләренә. Муллаяны, исән булса: «Әй, син! Борсаланмый ят тыныч кына, Газраил килеп җиткәнен көтеп. Ничек кенә күңелеңне күрергә белми йөгерешеп йөриләр ич!» – дияр идеме?! Фәризәсе әнә Себер кадәр Себердән кайтып җиткән. Фазиләсе ярсучан, чәүчәләк инде. Нишләтәсең аны… Гомергә шундый булды. Арада бер холыксызы булмый калмый шул. Хәер, бүтәннәре күркәм холыклы булса, бер тырбызык араларына сыяр иде ничек тә… Бәлки, үзендәдер гаеп?.. Һәммәсен йөрәгенә җыйды. Алай ярый рәзе?! Фазиләгә йөкле иде. Шул чакта кичергәннәре сабый йөрәгенә эз салган булса? Булмас димә!
* * *
Күрше Мәүлидәнең Сабирҗаны белән Касыймнарның Муллаяны сугышка бер көнне, бер атка утырып чыгып киткән иде бит. Өч елдан артык ут эчендә, сугышта йөреп, Муллаян авылга кайтып төште. Яраланып, михнәт чигеп, нык бетәшеп, әмма үз аягында кайтып керде. Ә Сабирҗан әйләнеп кайтмады. Суга төшкән кебек юкка чыкты – хәбәрсез югалды. Кара кәгазь генә килде. Нишлисең, үз иркендә түгел шул яугир. Өч бала белән яшь көе ятим калган күрше Мәүлидәне жәлләп и елаган иде Бибисара. Жәлләмичә! Авылда бер чибәр иде ич Мәүлидә. Сабирҗаны – егет солтаны! Хәлил белән Галиябану булып уйнап, халыкны шаккатырган, елаткан чаклары, ул җырлаулары дисеңме! Бер-берсенә тиң яр, дип тормады, очты бәхет кошы. Койрыгына ябышып, саклап кала алмыйсың. Оча да югала икән.