– Әти янына бару ярый. Иртәме-соңмы, барыбер бер танышырга кирәк ич безгә, – диде ул, уйланып. – Әмма…
– Гомергә бер мәртәбә аннан ярдәм сорарга да ярыйдыр?
– Әни, мин язмыш каһәреннән куркам.
Мин тетрәнеп киттем.
Дөнья байлыгы олигархлар кулына күчте. Тир түгеп, бил бөгеп, тырыш хезмәте белән көн күрүчегә сан, кадер калмады. Кем күбрәк йолкый, хәрәм мал исәбенә байый ала – шул көчле. Көчленеке замана!
– Улым, – дидем. – Син ялгышмыйсыңмы? Әҗәткә акча җыям.
– Юк, әни, – диде ул, кискен, кырыс итеп. – Әйттем ич, мин язмыш каһәреннән куркам! Син үзең уйла… Мин армия хезмәтеннән куркып качып калдым ди. Әмма бала кемгә дә газиз. Кемнеңдер кадерлесе утка барып керәчәк. Күрәсене күрми, бәндә гүргә керми.
Балалыгы белән ялгышты. Чык бөртегедәй саф иде шул ул. Дөньяга, кешеләргә артык ышана. Хәер, бу – минем хатам. Мин аны үзем шундый итеп тәрбияләдем. Гадел бул, дип үстердем. Ул гадел иде. Кайчак эштән кайтасың, көндез ашар дип калдырган ипи кисәге дә шул көе. «Ник ашамадың?» – дисәм, «Ә син?» – дия дә бәгырьне өзә. Бер сыныкны икегә бүлеп яшәдек. Ач булмадык. Улым яшьтән үк кул арасына керергә тырышты. Кайтуыма өйне җыештырып, каралган кер күрсә сыгып куя. Кыз баладан да тәүфыйклырак булып үсте. Нигә сөйлим соң мин сиңа боларны? Берәр нәрсә үзгәрәме? Юк, әлбәттә.
Ходай Тәгалә атабыз Адәмне беренче пәйгамбәр итеп әүлиялар өммәтеннән яраткан. Адәм, ягъни кеше, үзе бербөтен булырга тиеш кылынган. Әмма күк кәнсәләрендә ниндидер хата киткән, риваятьләр «аллалар сугышы нәтиҗәсендә фаэтон урталай ярылган, адәм затыннан булган бәндәләр ир һәм хатынга аерылган» дип ышандыра. Шуңа күрә дә егет кыз эзли, ир хатынсыз яши алмый. Әмма алар бертигез хокуклы. Икесе дә кеше. Әгәр ир – хатынны, хатын-кыз бүтән берәүне буйсындырырга омтыла икән, тигезлек бозыла. Ә кешелекнең бөтен бәхетсезлеге шуннан башлана да инде – адәм баласының кем өстеннәндер хаким, баш булырга омтылуыннан… Кешене кеше буйсындырырга тырышудан. Ә ир белән хатын бер-берсен тулыландырып, яратып, сөеп, һәркайсы үзендәге бар яхшыны, наз-иркәлек, сөю-сәгадәтне икенче яртысы белән тигез бүлешеп яшәгәндә генә, бәхет төшенчәсе чын, тулы мәгънәсендә ачыла. Бәхетле бала туа.
Бәхет минем яннан сиздерми узып китте. Без синең белән ике яртыдан бербөтен булып берегә алмадык. Газизебезне мәхәббәт аурасында үстерү-тәрбияләү насыйп булмаган, чөнки син сукыр, мин артык горур…
Улымны кичә кургаш табутта кайтардылар. «Өйрәнүләр вакытында үз-үзен яралады. Ялгыш» дигән сүзгә, әлбәттә, ышанмыйм. Гаеплеләрне йолып калу өчен шундый хәйлә уйлап тапканнарын иптәшләренең берсе сер итеп пышылдамаса да, мондый нахак бәлагә ышанмас идем. Ул – яшәүгә гашыйк җан иде. Ул мине ярата, ялгызымны авыр хәсрәткә салырга беркайчан җөрьәт итмәс иде. Мордар киткәннәрнең тәмуг кызуында куырыласын белә. Динле бала.
Мине бу якты дөнья белән бәйләрлек ни бер җеп, ни бер таяныч калмады. Әгәр сөйгән яры булса, баласы калса… Хыял шул бу. Гаилә тормышына ул бик җитди карый, укып кеше булгач кына өйләнергә уйлый иде. Иртә китәсен сизеп, ятим җан калуын теләмәгәнгә ашыкмагандыр, бәлки.
Юату өмет итмим. Ләкин шундый мизгел була: җанга сыймастай шатлык йә үзең күтәрә алмастай авыр кайгыны кем беләндер бүлешәсе килә. Бу хатны сиңа юллавымның сәбәбе… Сәбәбен үзем дә белмим.
Ул бит минем бер бөртегем, бердәнберем, ышанычым, өметем иде. Мин аңа дөрес тәрбия бирергә тырыштым. Туры юлдан барсын, дөрес яшәсен, дидем. Ул сүз тыңлаучан иде. Барыр юлы туры… Кече күңелле. «Авырлыктан куркып качып калсам, барыбер кемдер барырга, хезмәт итәргә тиеш. Ә бала һәркемгә кадерле», – диде. Бүтәннәр артына ышыклануны хурлык санады. Ил чакырган юлдан киткән өчен җәза шушымыни?
Ул юк инде.
Иртәгә бүлмәм уртасында табуты да тормас. Тик колак төбемдә «Мин язмыш каһәреннән куркам!» дигән сүзе яңгырар. Ни-нәрсә өчен каһәрләде безне язмыш? Намуслы, туры, гадел булгангамы? Нигә? Әгәр шул сорауга җавап ала алсам, бәлки, якты көнгә багарлык көч табар идем. Әмма бәргәләнеп мин эзләгән сорауга җавап юк.
Кичә Мәрьям абыстай кергән иде. Шул ук сорауны аңа бирдем. Ә ул: «Дөньяны пычраклык, алдашу басты. Бәндәләр хәрәм ашаудан, ятим өлешен алудан тыелмый, оят белми. Изге күңелле адәмнәрнең күңеле ныграк яраланмасын өчен, Җир аларны иртәрәк тә үзенә җыя», – дип юатмакчы. Җирдә намуссызлар бөялеп калса да ярый диясе килдеме?
Күземне ачып көн яктысын, кояш нурын, хәтта ки вак иләктән иләнгәндәй сибеп-сибеп яуган яңгырлы кичләрне күрерлек хәлем булганда, бу хатны сиңа юлламый торырмын. Сагышларымны сөйләп, сине борчырга җөрьәт итмәм.
Бу бит – Гамәл дәфтәре.
Син, Газизьяр, мине белмисең. Хәер, дөреслеккә якын булса да, иң дөрес сүз түгел бу. Белә идең син мине. Тик җаныңа үткәрмәдең. Әмма син минем хыялым, сагышым, өметем, җанымның яртысы идең. Икенче яртысы – минем улым. Ләкин аяусыз язмыш безне аерды».
Газыйм Рахманкулов, башын учларына кысып, бик озак аңга килә алмый аптырап утырды. «Такыя кигән кыз» картинасы хәтерендә. Әмма этюд язган чагын, чишмә буенда очраган кыз баланы искә төшерергә тырышып маңгаен угаласа да, баш миен сарган томан уйларга ирек бирми: берсен берсе алыштырып торган натурщицалар күз алдыннан йөгереп уза. Әмма арасыннан берсен дә ачык итеп күзаллый алмый.
Күз алдында томан, фәкать соры, шыксыз томан гына чайкала.
Миләш кагы
Коега суга чыккан җирдән Фазилә кашы-күзе җимерелеп, сөмсере коелып кайтып керде. Олтанлы итегенә ябышкан бозлы кантарларны коеп, бүлмә уртасына ук узды. Чиләкләрен лапылдатып идәнгә утыртты. Суы чайпалып түгелүен абайламагандай, арткарак чигенде дә ишек яңагына сөялде. Кысылган иреннәре сизелер-сизелмәс кенә дерелди иде аның.
Учак янында кайнашкан киленнәре Зөһрә чиләкне суы кайнап беткән казанга бушатты. Буш чиләкне Фазиләнең иңендәге көянтә башына элмәкче иде дә, тегесенең усалланып фырылдавына аптырап тукталып калды.
– Җитте! Ике аягымның берсен дә атлыйсым юк! Гарык! – Бу ул инде!
– Кое янына берәрсе бүре арканлап куймагандыр ич?! Төсең качкан! – дип көлемсерәде килен. Аның шулай киная белән, төрттереп сөйләшүенә дә, ярсу холыклы Фазиләнең тиктән генә тәртәгә тибә торган гадәтенә дә күптән күнеккәннәр иде инде бу йортта. Нәкъ менә җиңгәләре, кайчак берәр шаян сүз кыстырып, каенсеңелне көйләп җибәрү җаен таба иде дә… Булмады бу юлы.
– Бүредән дә яманрак! Яман сүзнең йөрәккә ничек кадалуын белмисез…
– Нинди сүз тагын? Кем белән эләгешергә өлгердең? Җитез соң үзең дә!
– Сиңа көлке! Ә миңа… Үзәк-бәгырьгә кадалган сүз әле дә йөрәктә! – Фазиләнең юк-барга да кызып китә торган гадәте бер бүген генәме?! Ярсып сөйләнер, парын чыгарыр да тынычланыр дисәләр… Көянтәсен ишек катындагы урындыкка сөяп, шунда чүмәште. Буасы ерылдымыни, елап җибәрде.
Хәер, нәселләре белән кызу канлы Касыймныкылар. «Гарасат» кушаматы тиккә генә ябышмаган ич инде! Ә чәүчәләк Фазиләләре кайчак һәммәсен уздыра. Берәү гомер буе сер итеп саклардайны кибәк урынына очырганын сизми дә кала. Соңыннан кайтып та төшә, үкенгән чаклары күп була. Ләкин эш узган, сер тузгыган. Утыз ике теш арасыннан чыкканны кемнең җыеп ала алганы бар?! Төпчекләре Фәризәнең йөзе үзгәреп китүен, апасына ымлап, «тукта яхшы чакта» дияргә, нидер яшерергә теләүләрен төшенде инде Зөһрә.
– Йә, кем шулкадәр кайнатты саруыңны? Яраткан сөялеңә басты? – Җиңгәсе, хәйләкәр көлемсерәп, бу тамашаның дәвамын – кызыгын көтә. Нинди сүз икән ул? Хәер, Фазилә сертотмас үрдәк белән бер, капчыкны төбенә кадәр селкеп, яхшы-яманны дөньяга чәчмичә туктый белми.
– Кем булсын? Шул инде! Кара-чутыр! Мине аңгырага исәпли. Берни белми, аңламый дип уйлыйдыр. Мәсхәрә! Бәхиллек кирәк булган аңа да!
– Нәрсә-ә?
– Әйттем ич инде, бә-хил-лек! Бәхилләшергә кермәкче! Әҗәтканә!