Син йөргән юлларда йөрү – бәхет бит ул.
Синең күргәзмәңә мин бер кочак чәчәк күтәреп килдем. Башта кырдан җыйган күктәтәйләр алып барасым килгән иде дә… Әле яз башы гына, кыр гөлләре кар астында йоклый. Нәзберек җылы як чәчкәләре бәһасе белән безнең ише кесә төбе сайларның котын алып көлеп тора. Шулай да тырыштым. Зарлану булып тоелмасын, ак хризантемалар бәйләме сатып алыр өчен, ай буе ачлы-туклы торырга туры килде. Ләкин синең өчен берни кызганыч түгел иде. Берни дә!
«Такыя кигән кыз»ны беренче тапкыр шунда күрдем. Теге чактагы карандаш наброскаларыннан ул купшылыгы, затлылыгы белән аерылып тора иде. Аңа бөтенесе исе китеп карый. Чәчәк бәйләмен күкрәгемә кысып, мин дә шул картина янәшәсендә торам.
Син мине танырга тиеш идең. Бер генә мизгелгә күз карашың кулымдагы чәчәк бәйләмен, чәч чугымны сыйпап үтте. Хәтта иелеп нәрсәдер әйтмәкче дә идең бугай, кемдер сиңа дәште, чакырып алды. Син борыла башлауга, соңарудан куркып, чәчәгемне сиңа сондым.
– Сезне күрергә кирәк иде, – дип пышылдадым кыяр-кыймас.
Син илтифатсыз гына бер кәгазьгә нидер сызгалап, миңа суздың.
Кош тоткандай куанып, тулай торакка йөгердем. Кәгазьгә адрес һәм «11.30» дип, очрашу вакыты сырланган иде. Соңгы тиеннәремне җыеп, чәчтарашка чаптым. Кичәгедән үзгәрәк, чибәррәк күренәсем килә иде. Күз-керфекләремне үзем җиренә җиткереп буядым. Макияж өчен дә сәмән җиткереп булмавын яхшы беләм.
Ә син, килеп керүгә, мине бер сүз белән аяктан ектың. Тырышып бөдрәләткән чәчемә, буялган озын керфекләремә күз дә салмыйча:
– Душка керергә туры килер. Чәчне сыкмаска, суы агып торсын! – дип боердың, кулыма озын халат тоттырдың. Гаҗәп, бик тә кыргый тоелган тәкъдимгә дә күндем. Хәер, рәссам күңелен яулау җиңел түгеллеген, ни кушса, шуны үтәргә әзер икәнемне белеп килдем ич.
– Тизрәк. Буяу ката! – дидең, озак мыштырдавымны өнәмичә.
Берәр сәгать чамасы маташкач, пумалаңны читкә атып бәрдең.
– Ритм бозылган. Кул калтырый, эш бармый. Бүтән чакта, вакыт табалсагыз… – дидең. Остаханәдә салкынча, юеш чәч белән бертөрле позада утырып, мин калтырана ук башлаган идем инде. – Киен!
Чыгып китәргә җыенгач, яныма килеп бастың да, сак кына кочаклап, маңгаемнан үптең. Һәм кулың кесәмне капшагандай итте…
Син ишекне бикләп калдың. Мин, чыгуга, таш стенага сөялдем дә елап җибәрдем. Кулны кесәгә тыксам, өр-яңа йөзлек ияреп чыкты.
Син мине танымадың. Чираттагы натурщица итеп кабул иттең.
Төзәлмәстәй тоелган бу яра да әкренлек белән тартылды, җөйләнде. Гарьләнү, әрнү узгач, мин сине акларга тотындым. Чыннан да, кем соң мин рәссам өчен? Сезнең тирәдә төрле халык кайнаша, шул исәптән натурщицалар да мыжгып тора. Тагын чакырды бит…
Икенче килгәндә, сине остаханәдә туры китерә алмадым. Аннан тагын, тагын килдем. Мин сине күрми тора алмас хәлдә идем инде. Урындыкка утыртып-бастырып, хәтта коры такталардан корыштырган сәкегә яткырып та сурәт ясадың. Һәр сеанс ахырында, иңемнән сак кына кочып, бит очымнан үбеп аласың һәм, сиздермәскә тырышып, кесәмә эш хакы – натурщицага түләнә торган сәмәнне шудырасың.
Мин синең өчен җанымны ярып бирергә әзер идем. Ә сиңа җан түгел, йөз-мең кыз-хатын бирә ала торган натурщица хезмәте генә кирәк. Әгәр яраткан кешең, бала-чагаң барлыгын белсәм, мин, ничек тә үз-үземне җиңеп, мәхәббәт теләнеп йөрүдән туктар идем. Әйе, чынлыкта бу мине гарьләнергә, оялырга мәҗбүр итә торган сөальче роле икәнен мин бик яхшы аңлый идем. Ләкин мин ялгыз, шулкадәр ялгыз, күземә синнән башка бер кеше күренми. Бүтән берәүне ярату мөмкин булуын күз алдыма да китерә алмыйм. Син кирәк миңа!
Син!
Тора-бара без бер-беребезгә ияләшкән кебек булдык. Хәтта берсендә, яңгыр астында күшегеп сине көтеп басып торуымны күргәч, «кирәк чакта кереп утыра тор» дип, кулыма ачкыч та тоттырдың. Мин моңа шулкадәр сөендем. Икенче көнне үк синең каядыр чыгып киткәнеңне саклап тордым да күптән су, чүпрәк күрмәгән остаханәңне ялт иттереп җыештырып чыктым. Тәрәзәсенә ак челтәр пәрдә алып элдем. Шыксыз, зур бүлмәгә кот кунгандай булды. Әмма сөендерим дип эшләгән бер эшемә дә исең китмәде. Салкын гына:
– Синең эш түгел бу. Юкка мәшәкатьләнгәнсең, – дидең.
Әйе, эшләрең гөрләп барган, шатланып иҗат иткән чор үткән, синең арып-алҗып, үшән аттай туктап калган мәлең иде. «Кризис… Эзләнү чоры. Эш бармый әлегә» дигән өзек-төтек җөмләләреңнән синең эчке халәтеңне аңлаган идем инде.
Җәй үз көченә керде. Узып барышлый, чәчәк сатучы малай янында тукталдым. Чиләге тулы ап-ак ромашкалар…
– Күктәтәең юктыр, үскәнем? – дип сораганымны сизми дә калдым.
– Бар, апа! – диде малай, ашыгып, һәм ромашкалар каплап торганга моңарчы күзгә күренмәгән бер бәйләм зәңгәр чәчәк чыгарды.
«Такыя кигән кыз»ны син һичшиксез танырга тиеш идең. «Күңел күзе күрмәсә, маңгай күзе – ботак тишеге» диюләре хак икән, хак.
– Тагын бер такыялы кыз сурәтен мәңгеләштерергә теләгең юкмы? – дип ирештерүемә, һич исең китмичә, ваемсыз гына:
– Үткәннәр белән яшәмим. Узганга әйләнеп кайту юк, – дидең.
Юк, ул кичне мин онытмадым. Онытырга теләсәм дә, онытып булмас иде. Язмышларыбызны бүтән якка борып җибәргән кич ич ул.
Син үзең дә бер яклаучысыз, нәүмиз балага охшаган идең. Үзләре рәссам була алмаган, бер сызык сызарга сәләтсез килеш тәнкыйтьче, сәнгать белгече аты йөртүчеләрнең мәгънәсезлегенә аптырап, иҗат уңышларыңа күз йомуларын, юк-бар кимчелекне генә күреп-күпертеп, чебеннән фил ясауларын, никтер сиңа гына каныгуларын әрнеп сөйләдең. Аһ, әгәр бармагың гына авыртса, өф-өф итеп өрә-өрә, ничек тә төзәтер идем. Йөрәгең яралы иде шул. Йөрәк ярасына да бәлзәм булырлык дару бар барын. Ул, әлбәттә, мәхәббәт. Әмма синең йөрәгең генәме, күзләрең дә сукыр булганга, янәшәңдә генә үзең өчен өзелүче яр барын күрергә теләгең юк иде.
Бәлки, гаеп миндә булгандыр. «Ә»сен әйткәч, «б» дип тә әйтергә кирәк иде дә… Тартындым. Мәгънәсез! Ни эшлим соң, кыюсыз бер авыл баласы ич.
Ул кичтә юатыйм дип башыңны күкрәгемә кыстым да, без онытылдык.
Шул кичне үк йөккә калганымны җәй ахырында гына белдем.
Без синең белән бик озак очраша алмадык. Кырымга ялга китәргә җыенуыңны әйткән булсаң… Күрәсең, ашыгыч кына хәл иткәнсең. Айлар буе тилмереп мин сине көттем. Ялдан кайткач та, син мине эзләп табарга ашыкмадың. Моның сәбәбе булган: озак еллар эзләгән парыңны тапкансың. Сиңа тиң яр булганмы ул, әллә шома, үткен, чая хатын ычкынмаслык итеп эләктерү җаен табып өлгердеме?
Ә минем улым – бердәнберем – үзем теләгәнчә, нәкъ синең төсле булып якты дөньяга аваз салды. Синең кебек озынча каратут йөзле иде ул. Шомырт кара күзләре дә, карлыгач канатыдай каш-чәчләре дә нәкъ синеке инде. Күрсәң, син аны таныр идең. Хәер, ялгышам икән, син бит аны күрдең… һәм танымыйча үтеп тә киттең. Әллә танырга теләмәдең генәме?
Төс-кыяфәте белән сиңа тартса да, сиңа охшамаган, бик тә нечкә күңелле, кечелекле бала булып үсте минем Газизҗаным. Без бер-беребезгә терәк, дус булдык. Дөрес, шактый ярлы яшәдек, хәтта фәкыйрь дияргә дә буладыр, әмма горурланырлыгым бар – хәрәмгә кермәдек. Аһ, әгәр дә хәләл, хәрәм дигәнне артык югары куймаса… бәлки, минем кадерлем, газизләрдән Газизем бүгенге көндә исән булыр иде. Ходай мине кичерсен, аптыраганнан әйтүем.
Безнең әткәйләрне сугыш имгәтте. Сугыш бабайларны йотты. Әмма ничек кенә булмасын, илне саклау, армия хезмәте аша узу ир-егет өчен горурлык санала иде. «Армия ир-егетне ныгыта-чыныктыра» дигән тылсымлы сүз канга сеңгән иде. Соңгы елларны хәллерәк кешеләрнең, төрле хәйләләр корып, үз балаларын армия хезмәтеннән йолып калуларын ишетеп-белеп торабыз. Төн йокымны йокламыйча уйлап чыгам, кайсы юл дөрес икән: баруымы, калуымы?
– Улым, синең бит әтиең – исем-дәрәҗәле кеше. Белгәнемчә, бүтән баласы юк. Аны беләләр, сүзенә зур кешеләр колак сала торгандыр. Барып аягына егылырга әзер мин. Булышсын. Ярлы тәкәббер булып та ни кыла алабыз? Бурычлы булып калмабыз, эшли-эшли түләрбез, – дидем.