Хәер, син аны күрдең. Синең күргәзмәңә алып килгән идем мин аны. «Такыя кигән кыз» алдында бик озак басып тордык. Улым, миңа иелебрәк: «Бу синме?» – дип сорады. «Әйе», – дидем мин. Әйтерсең бу сурәт-картина җиңел акыллылыгымны аклаучы бердәнбер дәлил, мөһерле белешмә иде. «Толымнарың искиткеч! – диде улым. Аннан күңелсезләнеп өстәде: – Кызганыч, сакламагансың». Бер төркем дусларың белән син узып бара идең. Яныңдагылардан кемдер: «Үзең беләсеңме икән, бу әсәр – шедевр, синең иҗатыңның үре», – диде. Син, килешкәндәй, илтифатсыз гына баш кактың. Ә улымның күзләрендә очкын кабынды. Ул ялкынланып янып китәргә әзер иде. «Телисеңме, мин сезне кавыштырам!» – диде, сабыйларча ышанып. Ышанычының бәллүр савыт кебек челпәрәмә килүеннән курыктыммы: «Кирәкмәс әлегә. Вакыты да, урыны да бу түгел», – дидем. Ул күңелсезләнде.
Әйе, синең шөһрәт, дан яктысында коенган, сине ураткан, дус-иш дип аталган, чынлыкта чит-ят кешеләрдән кыенсынуны җиңә алмадым. «Син артык тыйнак шул!» – диде улым. «Вакыты җитәр, таныр… Танытырбыз!» – дигән булдым.
Дөресе – мин үзем дә моңа юньле-башлы ышанмый идем инде.
Ә бит син безне танырга тиеш идең… Кыямәт көнне генә ата – улны, ана кызны танымас, диләр. Кыямәт көне шулай ук бик якын микәнни соң? Хәер, минем өчен ул Көн җитте. Кыямәт көне газапларын мин җирдә чакта ук татырга мәҗбүр ителгән адәмнәрдән булып чыктым. Әмма еллар буе теркәлгән яхшы-яманымны күтәреп, Гамәл дәфтәремне анда алып китә алмыйм. Мин аны сиңа тапшырам.
Безгә бу дөньяда күрешү-аңлашулар насыйп ителмәгән, күрәсең.
Анда очрашырга, күрешергә хыяллану үз-үзеңне алдау гына бит. Бу дөньяда уртак тел таба алмаган бәндәләр, җаннары лепер-лепер килеп торган күбәләк кенә булып калгач, күрешү-аңлашулар өмет итеп алданмасыннар икән ул.
«Такыя кигән кыз» сиңа берәрсен искә төшердеме?!
Кызу, эссе җәй ае иде ул. Арыш арасыннан чүп үләннәр – печән җыеп кайтып барышым иде. Кочагым тулы чәчәк. Билчән арасында табигатьнең үзе кебек риясыз, гап-гади, матур зәңгәр чәчәк – күктәтәйләр, ромашкалар, алсу чәчкә – күзен йома башлаган эт эчәгесе шәйләнә. Хәер, матур булсалар да, исен иснәп хозурланыр, сокланып аһ-ваһ килер өчен җыймадым мин аларны. Тормыш йөген сөйри торган халыкка ул – печән. Әбием белән генә яшәгәнгә, кәкре мөгезле кәҗәбезне туйдырырлык, кышлык печән әзерләү минем җилкәдә иде.
Әрәмәлек буйларындагы куе печәнне ат җигеп йөри торган ир-ат чалгы белән чабып, ташып бетерә. Безнең өлешкә кеше күзе төшми торган чокыр-чакыр да, арыш басуының кысыр калган җирләрендә качып-посып үскән билчән, эт эчәгесе, күккүз (аны бездә күктәтәй диләр) кала. Әле аны да кача-поса, кеше күрмәгәндә генә җыярга була. Кыр таптап йөргәнеңне күрсәләр, җаныңны суырып алырлар. Авыл кешесе бер хокуксыз бит ул. Таякка эшләргә генә хакы бар. Яшисең килсә җайлашасың. Арышын кертмәскә тырышып, чүп үлән йолкыйбыз. Аннан аны, зур гына көлтә итеп бәйләп, аркаңа асып кайтасы…
Кояш, яндырырга теләгәндәй, аяусыз кыздыра. Биттән тир ага. Күкбаш, әрем, тузан исе тынны буа. Хәтта, буразнага аяк баскач ук, җете зәңгәрлегеннән бихуш булып, такыя итеп үреп башыма кигән чәчкә таҗлары да, бөркү һава белән кушылып, маңгайны кысадыр сыман тоела. Эсселектән хәлсезләнгән чәчкә-гөлләр, чи печән әллә нинди ямансу моң тарата. Тик бер хыял – түрәләр күзенә чалынмыйча, тизрәк чишмәгә кадәр кайтып җитәргә дә, иркен тын алып, туйганчы салкын су эчәргә, шул татлы уй гына сүнәр-сүнмәс өметне саклый.
Әнә чишмә чылтыравы да ишетелгән кебек инде.
Кинәт уйламаган-көтмәгәндә каршыма килеп чыктың да… Тез буыннарым йомшап, куркып-хәлсезләнеп калуымны сиздең бугай.
– Әллә куркыттыммы, чибәркәй? – дип елмайдың.
Миңа моңарчы беркемнең дә болай назлы итеп, «чибәркәй»ләп эндәшкәне юк иде әле. Каушап калдым. Үзем дә сизмәстән иелдем. Аркага аскан көлтәм җиргә шуып төште.
– Бигрәк матур гөлләр бәйләме! – дип сокландың син.
Бәйләм сиңа… Печән көлтәсе булыр бу! Әлбәттә, уемны кычкырып әйтергә оялдым. Ул арада яныма ук килеп бастың да, чәчәк такыяны аралап, толым итеп үргән, баш тирәли ураган чәчемне сүтәргә тотындың.
– Бу нинди гүзәл чәчәк? Күкбашмы? – дип сөйләндең.
Миннән – тузан катыш тир исе, ә синнән шундый тәмле хушбуй исе бөркелә иде, башым әйләнеп китте. Кипкән иренемне көчкә кыймылдатып:
– Күктәтәй ул, – дияргә көч таптым. – Күктәтәй озак сулмый.
– Син үзең чәчәк бит! – дидең син. Сокланып һәм яратып карадың.
Соклануың миңа аталган идеме, чәчәк такыягамы – белмим. Әмма минем ике битем ут булып кызышты, керфек төпләренә кайнар яшь бөялде. Елап җибәрергә әзер идем. Шулчак, хәлемне сизгәндәй:
– Синең эчәсең киләдер, әйеме? – дидең.
Мин ихтыярсыздан юк дигәнне белдереп баш чайкадым.
– Алайса, утыр әле монда, – дидең, чирәм куе яшел булып үскән күләгәле җиргә ымлап. Һәм печән көлтәсе арасыннан, иң эре, тереләрен сайлап, җиде-сигез сабак күктәтәй аралап алдың да кулыма тоттырдың. Кулларың кытыршы, көчле, нык-каты иде синең. Эш эшләп үскән кешенең куллары шундый нык була. Мин бердән тынычланып калдым.
– Менә бу күкбаш – күктәтәйләреңне караштыргалап, биш-ун минут ял итеп, тып-тын гына утыр әле каршымда, зинһар! – дидең. Блокнот белән карандаш чыгардың да, ашыгып-кабаланып, нидер сызгаларга-бозгаларга керештең. Үткен күзләрең, маңгай астыннан сөзеп, миңа карап-карап ала. Ә мин инде ничәнче кабат янып-тирләп чыгам. Битләрем ут булып кызыша. Үземә ачу да килә. Оялам да. Әмма барыбер шулай утыру рәхәт миңа.
– Күкчәчәк тә диләр аны, василёк дигәннәрен әйтүем. Ә шулай да сезнеңчә – күктәтәй күңеллерәк, име?
Вакыт дигәннәрен дә оныттым бугай. Учларыма кыскан күктәтәйләрдән аерылмаска, айлар, еллар – гомер буе каршыңда утырырга риза идем шикелле. Ә син, ашыгып-ашыгып, сурәт ясадың, гүя минем барлыгымны да оныттың.
Күпме утырганмындыр, «менә булды да…» диюең, чәчләреңне җилгә сипкәндәй, башыңны артка чөеп көлүең мине тылсымлы-татлы халәттән уятып җибәргәндәй булды.
– Күрәсең киләме үзеңнең сурәтеңне?
Йа Рабби! Бу мин түгелме соң?! Такыя кигән, кулына өч-дүрт бөртек чәчәк тоткан үсмер кыз бала, күзләрен зур ачып, гаҗәпләнеп һәм куркып-оялып, дөньяга бага. Шундый самими, чәчәк кебек нәфис, нарасый ул. Чәчләре дә болыт кебек. Бәлки, мин түгелдер? Мондый матурмыни соң мин?!
Рәхмәт әйтеп җилкәмнән кактың да ашыгып китеп тә бардың. Ә мин бәбкә үлән өстендә берьялгызым утырып калдым. Кулымдагы чәчкәләр дә шиңде. Такыяның үрмә гөлләре шәлперәйде. Көтү кайтканчы кузгалмыйча, хәтта якында гына чылтырап аккан чишмә суында ирен чылатмыйча, өнсез калып утырдым да утырдым шул.
Җен алыштыргандай, шул көннән соң мин үзгәрдем.
Йокыдан уянганда, сабый бала түгел, гашыйк кыз идем инде.
Авыл аша үтеп барышлый чишмә эргәсендә ялга гына тукталган узгынчы рәссам, үзе дә сизмәстән, тормышның астын өскә әйләндереп ташлады. Балачактан иртә чыктым, дияр идем, балачагым булмаган икән. Сугыш башланганда җитү кыз булып өлгергән әнкәй, буыннары ныгыр-ныгымас килеш, урман эшендә ватыла. Суык тидерә. Гомер буе – гомере дә бик кыска булды аның – хаста булып, сырхаулап яши. Агач тамырлары кебек кәкрәеп каткан кул-бармакларына карарга куркыныч иде. Мин әбиемдә үстем. Авыр эштән сыгылып үстем.
Үсмер кыз-кыркынны да кызганмый изә-вата торган авыл тормышыннан котылу юлы бер генә – калага качарга! Әгәр сине очратмаган булсам, карт әбиемне ташлап авылдан чыгып китәргә йөрәгем җитмәс иде, әлбәттә. Безгә барыбер ферма юлын таптыйсы, дип, эленке-салынкы йөрер идем. Син мине йокылы-уяулы йөргән җирдән уяттың. Шул елны сигезенчегә барасы идем. Үз сурәтем белән очрашканның иртәгесен томанлы киләчәк ап-ачык булып күзалланды – укырга кирәк миңа. Яхшы укырга! Әбине шаккатырып, өй түбәсеннән дәреслекләр җыеп төштем. Күз ачылды, фикер офыклары киңәйде. Болай яшәп булмый! Киң юлга чыгарга, сине очратырга! Оялчан, тартынучан, сыек буынлы авыл кызы түгел, син белгән телләрдә сөйләшә ала торган, рәссамга лаеклы Кеше булырга!