Тәгъзимә диплом алыр алдыннан өйләнешеп тә куйдылар.
Аз сүзле, төксерәк күренсә дә, гаҗәеп киң күңелле, ярдәмчел егет иде Илгиз. Кулы эшкә ята. Күрше-тирәгә телевизор, радиоалгыч төзәтәсе бармы, балта кайрап, чалгы янап аласымы – берсүзсез эшләп бирер. Урманнан утын китерүне, болыннан печән төяп кайтуны әйткән дә юк. Ник берәүгә бер каршы сүз әйтсен, көченнән килсә-килмәсә, вакыты булса-булмаса, игелек эшләргә тырышыр. «Юаш, карусыз дигәч тә, ат итеп җигәләр ич үзеңне», – дип, ризасызлык белдерәсе килгән чаклары булды хатынның, әмма ир үпкәләми, көлә: «Ат елында туган эш аты ич мин, нишлим соң шундый булгач?» – дип кенә җибәрә.
Авыл язылмаган үз кануннары белән яши. Таң ату белән, күзен тырнап ачуга, эш көтеп тора авыл кешесен. Бер-береңә булышмый, ярдәмләшмичә яшәп кара. Илгиз кебек алтын куллы, айт дигәнгә тайт дип торучысы гына сирәк. Нәкъ менә шул эшчәнлеге, карусызлыгы харап итте бугай егетне. Гомер бакый бергә-бергә көн күргән авылдашыңа киртә тоткан, утын китереп аударган өчен генә акча бирү уңайсыз. Хәер, җиргә береккән авыл кешесенең кесәсендә акчасы да – сирәк кунак. Ничек бәхилләтәсе? Билгеле, «халыкара валюта» – аракы белән! Сер түгел, авыл кешесе кысмыр, әмма сүз тыңлаган өчен егылганчы сыйлауны гаеп санамый. Әби-чәбиенә кадәр күз яшедәй чиста көмешкә кайната.
Шул гөнаһсыз тоелган сыйлануларга алданып, үзен үзе жәлләми эшли идеме әллә Илгиз?! Имеш, карусызлыгы өчен хөрмәтлиләр аны, кунак итәләр. Акыллы гына егет иде, «яшел елан» кармагына килеп капканын сизми дә калды. Хәер, бер ул гынамы?.. Аны бу гадәтеннән биздерергә теләп Тәгъзимә чаң суга башлаганда соң иде инде. Эш узган. Махмырдан интеккәндә Илгизнең «бүтән эчмим!» дип биргән ант-вәгъдәләре дә тукран тәүбәсе генә булып чыга. Баганага бәрелеп һәлакәткә юлыккач, машина йөртү хокукыннан да мәхрүм иттеләр үзен. Моңарчы этеп-төртеп булса да тәгәрәткән тормышының тәмам көе китте. Илгизнең дә кулыннан эш төште. Аркылыны буйга алып салмый, эштән бизде, соранып эчүгә сабышты.
Улының: «Әти, эчмә!» – дип ялыну-ялварулары да исерекне айнытырлык түгел иде инде. Тәгъзимә оялды, хурланды. Укытучы авыл өчен үрнәк булырга тиеш. Күпме бала укытучы авызына карап тора! Үз ирен дә тыңлата алмагач, кем ышансын соң аңа?
Гарьләнүгә түзә алмыйча, улын ияртеп авылына кайтып китмәкче иде. Төп йортта аны көтеп торучы юк, әтисе – әллә кайчан тау башында, карт әнисе: «Килен-киртек өстенә аерылып кайтуың гына җитмәгән! – дип, бик төксе каршылады. – Аш булган җиреңдә таш бул, дидем түгелме? Кайтып-китеп, кеше көлдереп йөрисең юк. Чыдарга тырыш. Без дә шулай теш кысып түзгән. Кем сиңа монда эш әзерләп куйган?»
Хәтта апалары да аңламады бәргәләнүләрен. Юаталар, имеш: «Кем эчми соң бу заманда? Шул афәт аркасында авыл бетеп-таралып ята. Тәрбиялә, син бит укытучы!» – ди берсе. Икенчесе: «Әти кирәк ир балага. Сыңар канат иртә сынар. Сындырма канатын. Гыйбрәт алып, менә дигән егет булып үсәр», – дип, салпы якка салам кыстырмакчы.
Кителгән чәйнек борынын ябыштырып куеп була, җае киткән тормышны кабат рәтләп җибәрер, исерекне айнытыр өчен нинди тылсым, сихер кирәктер… Бу кадәресеннән Тәгъзимә бихәбәр иде шул.
Хатыны белән улын алмага килгәндә, Илгиз, ни хикмәттер, аек иде. Тик озакка бармады бу халәте, тагын ычкынды. Янә тәүбәгә килде. Янә эчүгә сабышты. Ә беркөнне күзе-башы тонган ир хатынның маңгаена ау мылтыгы төзәде. Шулчак Илдар илереп елап җибәрде. Илгизнең кулыннан мылтыгы төшеп китте, ату тавышы өчесен дә миңгерәтте. Бәхеткә, дары тәрәзә пыяласын гына коеп төшерде. Бу мәхшәрдән исән котылуына ышанмыйча, Тәгъзимә, улын күтәреп, өйдән чыгып качты. Автобуска утыргач кына исенә килде. Кая бара ул? Ронога! Аякларына егылып, иң ерак берәр авылга эшкә билгеләүләрен үтенер. Тик… уку елы уртасында аны көтеп торучы юк икән. Сабыр итәргә үгетләделәр. Мәктәп янындагы йорттан ирле-хатынлы укытучы Хәмитовлар чолан итеп тоткан бер бәләкәй бүлмәне, бушаттырып, аңа бирделәр. Тәгъзимә эш белән онытылырга, дәресләрен кызыклы, үтемле итәргә тырышты.
Ә бер айдан Илгиз суга батты. Китте чыш-пыш, гайбәт сүз, мәрхүмне аклау, хатынны гаепләү. Итәк астыннан ут йөртүдә күршеләре артыграк та тырышты шикелле. «Ирне ир иткән дә, юк иткән дә хатын» дия-дия, төкерек чәчеп, Тәгъзимәне «фаш итәргә» тотындылар.
Илгизнең ерак туганы ел ашын үткәрергә авылга кайткан иде.
– Моннан китәргә кирәк сиңа, – дип киңәш итте ул. – Бер җиргә генә ябышып ятарга ярамый. Без Бишбалтада яшибез. Йорт сатучылар бар. Бер карчык өен арзанга гына сата. Дөрес, тузган йорты. Әлегә яшәп торырга ярый. Улың аякка баскач яңартырсыз. Тәвәккәллә…
Әйтүе җиңел, ә кесәдә җилләр уйнаса… Арзан дигәч тә, җырламага бирмиләр ич. Рәхмәт, хезмәттәшләре – укытучылар керде хәленә, үзе авызын ачарга өлгергәнче: «Бурычлы үлми, чирле көн күрми, әкренләп түләрсең», – дип, кемдә күпме бар – акча җыештылар. Әҗәткә батса батты Тәгъзимә, йортлы-җирле булды.
Мәктәпкә урнаша алмады, авылдан килгән укытучыны монда көтеп тормыйлар, балалар бакчасына тәрбияче булып керде. Акчасы аз, аның каравы тамагы шунда уза. Песи төчкереге кебек хезмәт хакы белән бурыч түләүнең авырлыгы… Тәгъзимә янәшәдәге институтка җыештыручы булып та керде. Икешәр смена – иртәдән кичкә чаклы бакчада эшли, ә кичен җыештырырга чаба. Гомер йомгагы шома юлдан җайлы гына тәгәрәп китте бугай дип сөенергә дә өлгермәде, сукмагы аны янәдән чытырманлыклар арасына алып кереп китте. Башына яңа кайгы төште – Илдары югалды. Ары бәрелде, бире йөгерде – юк малай! Шәһәргә дә, классташларына да авыр ияләшә шул. Өс-баш, кием-салымы фәкыйрь, үзе гел татарча сукалый торган малайны тегеләре дә үз итәргә, араларына тартып кертергә атлыгып тормый. Ә Илдар авылны ярата, сыер-сарыгын, сөт-катыгын, аннан да бигрәк әбисен өзелеп сагына. Сагынуга түзә алмыйча, сорамый-нитми китеп барганмы?!
Тыны-көне бетеп, кузгалырга торган электричканың баскычына килеп ауды ул. Кемдер кул сузды, кемдер су, дару бирде. Тәгъзимә, саташкан сыман, улы югалу вакыйгасын кат-кат сөйләде дә сөйләде.
Янәшәсендә күрер күзгә күрекле генә ир уртасы утыра иде.
– Болай ук бетеренмәгез, табылыр, – дип куйды. – Ишеткәнегез бардырмы-юкмы, дөньяда мәхәббәт кыры дигән нәрсә бар бит. Кыр дигәч тә… Япан кыр түгел инде ул! Туган җир, тугач та үзең яшәгән йорт, бәлки, әти-әни кабередер… Шулар гомер бакый синең күңелеңне, җаныңны тартып, үзенә чакырып тора гүя.
Ул чакта очраклы юлдашының сүзләре бер колагыннан керде, икенчесеннән чыкты, чөнки эчтә бушлык иде. Әле дә ярый, бәхеткә, Илдар әбисе янында тәмләп сөтле чәй чөмереп утыра иде. Ачуланырга да, үпкәләргә дә белмәде әнисе. «И улым, әйткән булсаң…» – дия генә алды. Хәер, малайның бу качуы соңгысы булмады. Авылы исенә төшкән саен, кайтып китү гадәтен ташламады. Үҗәт иде малай. Үзсүзле. Тәгъзимә моны баланың нерв системасы какшаудан күрде. Монысына да үзен гаепле санады. Үгет-нәсыйхәт тә, куркыту-ачулану да кермәгәч соң… Әнисен хафага салуын уйламый, дәресе кала дими, берәрсе ялгыш сүз әйтеп үпкәләтәме, шәһәр ыгы-зыгысыннан туйгандай буламы – тота да авылга сыза. Уҗымга керергә ияләшкән кире мал белән бер, билләһи…
Көннәрдән бер көнне Тәгъзимә авырып урынга егылды. Аруы да җитте бугай, башы сызлый, хәле юк. Табиб чакырткан иде, «Грипп!» – дип, дарулар язды. Хәле җиңеләйгән кебек булгач, өй җыештырырга тотынды. Илдарның китап-дәфтәрләре арасыннан үзен милициягә чакыру кәгазьләре килеп чыкты. Бер мәлгә тораташтай катып калды.
Бурыч-әҗәт түлисе дип алны-артны күрми чаба торгач, бөтенләй күздән яздырганмы улын? Ул кайтканда, Илдар йоклаган була, иртән эшкә киткәндә – әле тормаган. Ашау-эчү ягы да такы-токы. Хәтта ки бәрәңгенең дә ваграгын, арзанрагын сатып ала. Саранланмас иде дә, мәшәкатьле тормышының очын очка әле һаман да ялгый алмый азаплана бит.