Җор телле, янып торган остазга гыйшык тотучы студент туташлар гынамы, купшы, кәттә ханымнар да Кәримәнең кытыгын китерүне дәрәҗә саный. Көнче күбәләкләр очкалап, Кәримә күңелсезләнеп йөргән чакларда, Идриснең шаярып әйтә торган сүзе бар иде: «Менә берзаман күзләр чибәрләргә төшми башлар, тешләр коелып бетәр. Синең кулыңа карап, манный боткасы пешереп биргәнеңне көтеп, өйдә генә утырырмын, яме! Шул чакта икебез дә бик бәхетле булырбызмы икән?» Икесе дә көлеп җибәрәләр, киеренкелек шуның белән юыла.
Юраган юш килә икән. Кәримәнең кулына карап, манный боткасы пешереп биргәнен көтеп ятамы Идрис?! Картайганын, тешләре коелып беткәнен көтәргә дә сабырлыгы җитмәгәч…
Монысы да сынаудыр ла. Чираттагысы… Һәм иң мәгънәсезедер, бәлки! Хәер, асыл мәгънәсен, бәлки, Кәримә аңлап-төшенеп бетмидер әлегә. Өрәңге ботагы кулыннан ычкынып китсә, атылган таш сыман аска ыргылыр. Өченче кат кына булса да, балконнан егылып төшеп исән калулары… икеле. Ычкындырмаска иде дә, өрәк аны аяусыз рәвештә тарта-йолка, аска сөйри. Ачы җил исә. Ботаклар, хәвефле пышылдашып, бәрелеп-сугылып, шом тарата.
Кәримә икенче кулы белән тазарак-ныграк ботакка ябышырга тырышып җан тартыша. Шөкер, аягы такталар арасына нык кысылган. Гүя шул арата саклый, ычкындырмый әлегә. Иркенләп сулыш алсын да балконга тартылырлык көч җыйсын. Табар җаен. «Җан биргәнгә җүн бирер» дип юкка гына әйтмиләр ич. Иң авыр мизгелдә газиз ирен, сөйгән ярын ташлап калдырып аска очса… Юк, күтәрә алмас ул мондый сынауны! Ә упкын күзеннән – томанлы кара җирдән – аңа Өмет карап тора!
Соңгы көчен җыеп, ничек кенә булса да рәшәткә читенә тотынып калырга өметләнеп, каурый кебек җиңел гәүдәсен, бер йомарлам итеп җыеп, эчкәрәк – балконга ташларга кирәк ич аңа!..
Аягының чыдамаслык булып авыртуын тойды. Бер мизгелгә хәтта аңын җуйгандай булды. Әмма үзенең кара җирдә түгел, идәндә ятуын абайлап, шатлыгыннан тыелып кына көлеп җибәрде.
Ул исән! Өрәк, әгәр булса, артка чигенде. Чигенми чарасы юк, Кәримә җиңде! Өрәкле түгелдер өрәңге, шатлык-кайгыларга битараф ич ул! Каен кайгыны җиңеләйтә, имән кешегә ныклык бирә, нарат тынычландыру сәләтенә ия, ә өрәңге – битараф! Тәрәзәгә бәрелеп йөдәткән ботагы каерылуга да!
Ишекне сак кына ачып, сайгакларны шыгырдатмаска тырышып, өйгә узды. Аякның сызлавына чыдар хәл юк. Сынмаган булса да, ул биртелгәндер. Шешкән. Каймыктыруы хак, ләкин бу мизгелдә моның әһәмияте юк иде инде.
Ул йоклап киткән!
Йокы – тылсым бит ул. Тынычландыра, бәлзәм кебек тәэсир итә, савыктыра. Моны атналар буе йоклый алмый иза чиккәннәр генә аңлый, белә. Ятуга йоклап китә торган берәү дә аның нинди зур хикмәткә ия, олы бәхет булуы хакында хәтта уйлап та бирми. Йоклыймы-йоклый. Һәм вәссәлам!
Кәримә, тынычлап йоклап киткән ирнең сак йокысын бүлдерүдән куркып, кымшанмый да утырырга риза. Чираттагы уколны кадар вакыт узып киткән. Нинди хикмәт соң бу? Тынлык. Шундый рәхәт тынлык! Ниһаять, өрәңге дә кыштырдаудан туктар икән! Укол өчен кирәк-яракны хәстәрли башлау хәерле. Сабый баланы тибрәткәндәй, назлап йоклатасы килгән иде ич!..
Сихәтле йокы кочагында изрәгән газизенең ирененә сөйкемле елмаю кунган.
Тылсымлы түгәрәк
Зөмәрәне күзгә күренмәс тылсымлы җепләр тарттымыни – чәчәкле-чуклы яулыклары күбәләкләр сыман җилфердәшкән киоскка таба атлады ул. Исәп-хисап белән мәшгуль сатучы шунда ук башын күтәрде.
– Рәхим итеп, карагыз! Караган өчен акча сорамыйбыз! – диде елмаеп. – Товарларыбыз бер дигән! Кичә генә алып кайттым. Җаның теләгәнен сайла! – Ул, төргәкне сүтеп, бизәкле бер яулыкны тартып алды. – Күрче, болын чәчәкләренең ямен, хуш исен җыйган диярсең! Үзе йомшак! Тәнгә рәхәт! Чын кашемир бу! Затлы мал тансык хәзер. Ясалма ефәк, ясалма йон, ясалма мөнәсәбәтләр басты ич дөньясын… – Зөмәрәнең кызыксынуын икеләнүгә юрапмы, хатын тезде генә: – Акча, туганкаем, бүген бар, иртәгә юк ул! – Елмаеп-көлеп кенә үз фикеренә ышандыра алу сәләтенә ия иде сатучы. – Акчаны ашап та, киеп тә булмый. Барыбер җилгә оча! Ә алган әйбер алганда кала. Бер бәйләвең – бер гомер. Әҗәткә кереп булса да алырсың үзен. Бәйләмәсәң, бүләккә дә бер дигән!
Әллә «әҗәткә», әллә «бүләккә бер дигән!» диюе сискәндерде, Зөмәрә, үзе дә сизмәстән, янчыгына тыгылды. Пөхтәләп төргән яулыкны кулына алгач, алдаучысы-алданучысы мыжлап-кайнап торган базарда бүтән бер гаме дә калмагандай, китү ягына борылды. «Акчаны суга салдым!» дигән уй сызылып үтте. Чуклы-чачаклы шәльяулык ябынып йөрмәс ул. Ә шулай да алды. Их, әнкәсенең иңенә салырга иде моны! Соңарды. Ник алданрак табылмады икән бу шәльяулык?! Хәер, эзләсәң, мал табыла. Йөрәккә кан савыла: хикмәт кесә такыр булуда лабаса. Үкен-үкенмә, хәзер соң инде.
«Бүләккә бер дигән!» Шул уй янә күңелне кытыклап узды. «Әҗәткә» дигәненең күңелне кузгатуы да тикмәгә түгелдер. Күңелдә төен бар, җанга тынгылык бирми торган әҗәт түләнмәгән, димәк. Уйда калган гамәл – нәзер искә төшеп сискәндерсә… Хикмәтле бит бу…
* * *
Тыйнак-сабыр Мөслимә апаның ягымлы ачык йөзе, гел елмаеп карый торган уйчан күзләре күз алдында чагылып киткәндәй булды. Мөслимә апа – дөнья бәһасе кеше. Күпме яхшылыгы тиде! «Бер бәхилләтермен әле» дигән сүзе нәзер түгелмени? Дөрес, «баегач» дип тә өстәгән иде шикелле. Әмма баю – бик тә шартлы төшенчә. Эшләп кенә баю – бу илдә чынга ашмас хыял ич ул. Хәзинәгә юлыксаң яки берәр бай туганың мирас калдырса гына инде… Хәер, Тәкъдир белән ник бәхәскә керергә? Изге ният нәзер булып артыңнан мәңгелеккә ияреп барса… Мөслимә апа үзе риясыз, «Изгелек эшлә дә суга сал, балык белмәсә, Халикъ – Хода белер» дип яши торган кеше ул. Әмма ләкин үзең бар бит әле: вөҗдан, намус, бурыч.
Соңгы араларда, әллә эш күплектән, аралашулар сирәгәйде. Авылына кайтып киттеме, чирлиме – күптәннән күренми Мөслимә апалары.
Уй диңгезенә кереп батса, Зөмәрәнең дә уе иксез-чиксез. Тормыш арбасын авырлык белән сөйрәп баручы кызы – Шәмсиясе өчен ут йотып, борчылып яшәве өзә үзәген. Язмыш шул балакае җилкәсенә сынау арты сынауны өепме-өя. Толлык ачысын үзе дә яшьли татыган иде. Кызы моңлы, ятим булып үсте. Җитмәсә, кияүләре дә үзен генә сөюче затсыз адәм булып чыкты. Язмыш сынавын узарга көче җитмәде. Алты яшьлек уллары бәхетсезлеккә юлыккач, эчүгә сабышты. Шәмсия сабыйны ничек тә аякка бастыру өчен җан атып йөргәндә, бер җилбәзәк хатынга йортка керде. «Илдә чыпчык үлми, яшәрбез әле», – дип, кызын юатса да, таякның юан башы Зөмәрә өстенә төште. Әнисе язмышы кыз балага мирас булып күчә, диләр – хак икән. Хәер, үзе өчен әллә ни борчылмый ул хәзер – яшисен яшәгән. Тормышы сикәлтәле булды, әмма яраткан эше бар иде. Шуны ул бәхете санады. Ә кызына андый бәхет язмаган. Дүртенче курска җиткәч, укуын ташлады. Кияүгә чыгам, дип алгысынды шул. Малай артыннан ук игез онык туды. Кызның укуда кайгысы калмады. Авыру бала тәрбияләгән ана үз хәлен үзе генә белә. Юньле кием күрми, ризыкка туймый, кимсенеп үсә ятимнәр. Авырлык күргән – сабыр була, диләр дә… Ни эшләп тә булмый, аякны юрганыңа карап сузасың.
Менә тагын: «Бердәм дәүләт имтиханнарын ничек кенә бирәсе», – дип ду кубулары өйдәге тынычлыкны качырды. Чыгым өстенә чыгым чыгып тора. Репетитор ялламый тапшыра торган түгел, диләр, бу БДИны.
Беркөн игез кызларның сыйныф җитәкчесе туктатты Шәмсияне: «БДИ турында уйлыйсызмы-юкмы?» – дип, тәмам гаҗиз итте. Сыйныфтагы һәр укучы күптән репетитор белән эшли, янәсе.
– Яшерен-батырын түгел, бүтән фәннәрдән уртача барсалар да, кызларыгызны математикадан бик көчле дип булмый. Аттестатсыз чыгып китмәгәйләре… Репетитор яллау-ялламау – һәркемнең үз эше анысы. Тик…
– Каян табасы соң ул… репетитор дигәннәрен? – Каушаган хатын авызыннан ычкынган сорау бигрәк тә беркатлы тоелды, ахрысы.