Аңга килеп, бераз рәтләнә башлагач, үзебезнең частька хат яздым. Озак җавап килми торды. Фронт штабына язгач кына, «Часть таратылды» дигән ике генә сүзле җавап килде. Ленага да яздым, ләкин үземнең нинди яра алуымны ул чакта аңлап һәм белеп җиткермәгән идем әле. Аңсыз көе шундый ахмаклык эшләп куйганмын. Ярый әле аңардан бер хәбәр дә килмәде. Югыйсә ярамны ничек тасвирлап язар идем икән. Каһәр суккыры! Минем яралануны әти-әни дә врачлар белән элемтәгә кереп кенә белә алды. Күпме генә кыстасалар да, мин яза алмадым. Әни, врач буларак, һаман диагноз таләп итте. Ачуланып бетерде.
Минем белән бергә яткан лейтенант ярамның нинди икәнлеген белгәч әйтә куйды:
– Син хәзер кеше түгел инде, – диде. – Туры әйткәнгә үпкәләмә, зинһар! Мәсьәләгә аек карарга кирәк…
– Ничек инде кеше түгел? – Мин аны шаярта дип торам. Йөзенә карыйм, бик җитди әйтә. Дөрес, минем рухсызлык, сүнгәнлек бар кыяфәтемә чыккан. Шуннан чыгып әйтә торгандыр инде.
– Эчеңдә стерженең булмагач булмый инде, – дип куйды ул, минем сүзләрне ишетмәгәндәй.
– Кешене шул гына кеше итәмени соң? Юк, дөрес түгел, – дидем мин, эчемдә кузгалган каршы тору үҗәтлеге белән. Әмма сүзне дәвам итә алмадым, чөнки фикер очы югалды, аңымның дәрте, егәре бетте. Хәер, моның әһәмияте юк та сыман тоелды. Үртәлү, гарьчеллек хисләре дә үтмәсләнеп беткән икән миндә… Бары рәнҗүле, мескен хисләр генә кузгалып куя. Алар мине аска таба тарта, җирдән үрмәләргә мәҗбүр итә шикелле. Юк, мин җирдә мүкәләп йөрергә, түбән тәгәрәргә тиеш түгел. Мин шундый егет идеммени? Яра мине бөтенләй бетереп ташладымыни? Аяк-кулым исән, күзем күрә, гәүдәм дә бөтен килеш, нүжәли мин беткән кеше инде?! Дөрес түгел, ышанмыйм мин моңа. Адәм баласын нәрсә йөртә, актык чутта нәрсә яшәтә? Нәрсәдәндер мәгънә таба, шуның мәгънәсенә ышана, һәм шул ышанычы йөртәме аны? Ихтыяҗ, кирәклек йөртә, дип яза галимнәр. Ә ихтыяҗ, кирәклелек каян килә? Алары кешенең эчендә: тәнендә, җанында, башында, ди. Туганда ук, кан аша нәселдән бирелә. Шул нәселдән килгән ихтыяҗ кешене әллә ниләр эшләргә мәҗбүр итә. Урман кистереп, өй салдыра, җир сөрдереп, иген иктерә. Тагын бик күп, бик күп эшләр эшләтә. Барына да шул кандагы ихтыяҗ, хаҗәт көч бирә. Кеше тир түгә, кан коя, әмма барыбер хәрәкәттән туктамый. Чыкмаган җаны һаман яшәргә омтыла. Бу омтылыш бик көчле. Җанның омтылышы, яшәргә ашкынуы бернинди киртәләрне танымый. Ул комачау иткән һәрнәрсәне җиңә, ватып-җимереп булса да үтә, алга китә. Ә менә аның двигателе ни хисабына, нинди «ягулык» хисабына эшли соң? «Ягулыксыз» гына табигатьтә берни дә эшли алмый. «Ягулык»ка өстәмә тагын нәрсәдер бар, чөнки адәм баласы икмәк белән генә тук тора алмый, икмәккә генә риза булып яшәми. Аңа тагын нәрсәләрдер кирәк. Шатлыклар белән генә дә канәгатьләнеп яши алмый ул. Аңа газаплар да кирәк. Нинди генә авыр хәлгә калганда да, тәмам беттем дигәндә дә, адәм баласы өметен өзми. Тере җанда өмет бар, диләр. Ә җан үзе нәрсә? Кешене яшәтүче, алга омтылдыручы атом кебек ул җан. Атомның көче бик зур булган кебек, җанның да көче биниһая. Минем әнә шул җан җирем яраланып эштән чыккан. Тән ярасы төзәлә, җан ярасы төзәлми, диләр. Мин дә төзәлә алмам микәнни? Юк, дөрес түгел, мин терелергә тиеш. Үзең терелергә теләмәсәң, тырышмасаң, сине врачлар гына кеше итә алмый… Нишләп мин шултикле кайгырам әле? Ә бит кайбер ир-атлар гомер буе өйләнми, хатын-кыз янына барып та карамый ич. Дөресме шул хәл? Нигә дөрес булмасын? Ә бит аларның барча әгъзалары таза-сау. Нәрсәсе бар ул хатын-кызның? Ирләргә нигә кирәк алар? Бары нәсел калдыру өченме? Ә күпме адәмнәрнең бернинди нәселе-нәсәбе калмый! Ә нигә ул нәсел калдыру? Калмаса нәрсә була? Нәсел калдыручылар дөньяда болай да җитәрлек. Ярар, нәсел калдыра алдың ди. Шуннан нәрсә? Моның нинди мәгънәсе бар соң? Менә минем нәселем кала дип сөенүме? Ә нигә сөенергә? Нәселең сине искә дә төшереп карамаска мөмкин бит. Син үлеп җир астына кергәч, аның искә алуыннан ни мәгънә соң? Юк, шулай да искә алуларын тели күңел. Ни өчен? Миңа бит салкын җир куенында искә алсалар да, алмасалар да барыбер булачак. Нилектән күңелнең бер почмагында «онытмасыннар иде» дигән теләк аваз сала. Юкса барыбер түгелмени?
Шулай да һаман шул бер сорау баш миен бораулый: нәрсә йөртә соң адәм баласын? Дөньяга килгәнгә күрә генә яшиме ул? Чөнки кеше дөньяга үз ихтыярыннан тыш килә. Дөньяга килүендә аның бер катнашы да юк. Менә аны, тормыш биреп, якты дөньяга чыгардылар, һәм ул бар көченә яшәргә омтыла башлады. Ни өчен туганын, ни өчен омтылганын белмичә. Һәр тере җан яшәргә тырышкан кебек, адәм заты да шуңа омтыла. Бары тере җан булган өчен генәме? Аның яшәүдән башка бер максаты да булмый. Ул үзеннән алда килгәннәр төзегән әзер тормышка килә. Шул тормыш тәртипләре белән, телиме- теләмиме, яшәвен дәвам итә. Ә аңардан алда килеп киткәннәр коточкыч әшәке дөнья төзегән. Үзләре төзегән, үзләре законнар чыгарган һәм шул коточкыч тормышта газапланып яши бирә. Әллә нинди аллалар уйлап чыгарганнар. Алар адәм балаларын аскан-кискән, канын эчкән. Ә адәм балалары шуның өчен аллаларга рәхмәт укыган, зурлаган. Нәрсә инде бу? Үзеңнең каныңны эчкән, балаларыңны тартып алган аллаларга табынып гомер ит, имеш! Кем көлә бу адәм затыннан шултикле? Кем аны шултикле мыскыл итә? Гомерен бәхетсез иткән, тормыш көтәргә мөмкинлек бирмәгән залимнәргә бил бөгеп, аларның табанын ялап яшәргә адәм баласын нәрсә мәҗбүр иткән?..
III
Альфред Сорочи базарына төшкән иде. Болай эч пошканнан гына. Дүрт стена эчендә яту да бик туйдырды. Чын тормышны күрмәсәң, иллюзиягә бирелә башлыйсың. Үз-үзеңдә казынырга тотынасың. Үзеңне әллә кемгә санап, зур уйлар уйлыйсың һәм тормыш ориентирын югалтасың. Буйсынуга һәм файда алуга корылган бу дөньяда адашуың бик тиз. Аның характеры рәтсез һәрнәрсәгә баш иючән, риза булучан түгел. Аңарда әллә нинди плебей горурлыгы, үҗәтлеге бар. Шул нәрсә гел комачау итеп тора. Үзе шуны аңлый, әмма төзәтә алмый. Характерны үзгәртеп булмый, ахрысы.
Базар бик хөрти иде. Сатучылар әз, алырга теләүчеләр күп. Берничә җирдә гармун уйныйлар, үзләре ясаган гармуннар бугай. Трофей аккордеоннар да күренә. Ганимәт кием-салым безнекеннән аерылып тора. Тыштан шома, әйбәт күренә, алып кисәң, бераздан тетелә дә төшә. Анда сукноны тиз туза торган итеп эшлиләр, имеш… Саткан, алган кешеләр тезелеп киткән киосклар тирәсендә мөгәрич белән мәш киләләр, берәр кружка сырага йөз грамм аракы салдырып алалар, шуны әкренләп йоткалый-йоткалый гәп куерталар. Берсе алдаганын яшерә, икенчесе алданганын белгертмәскә тырыша. Сатучы тизрәк шылырга ашыга, як-ягына карангалый. Алдаганы сизелгәнче таярга чамалый. Агач аяклы берничә инвалид, кулларына ниндидер төргәк тотып, шыпырт кына әүмәл-тәүмәл йөренә. Трофей тегү машинасы энәләре саталар икән. Берсе сөяктән эшләнгән тешләр сата. Шулай ук трофей. Бездә ясалма тешләр тутыкмый торган тимердән генә эшләнә. Инвалидларның эт каешына әйләнеп беткәне сизелә. Бәйләнә башлаган милициягә тозлап-борычлап җавап кайтаралар. Тегеләре кул селтәп читкә тайпыла.
Альфред Казанны бераз белә. Кечкенә чакта бабаларына килгәннәре хәтердә. Алар шәһәрнең өске ягында тора иде. Талчуктан ерак түгел. Элек базар шунда булган, хәзер менә Кабан күле буена ясаганнар икән. Аннары, Альфред тугызынчы класста укыганда, әтисен Казанга эшкә билгеләделәр. Артиллерия училищесында тактика укытучысы иде. Альфред 18 нче мәктәптә укып йөрде. Укуы тәмамлануга, әтисе аны үзе эшләгән училищега курсант итеп урнаштырды. Болай итүнең үз сәбәпләре бар иде: алар бик кечкенә бүлмәдә – коммуналкада яшәде. Бер коридорда – җиде гаилә. Анда кыек юлга кергән малайлар, кызлар да бар иде. Шуларга ияреп китмәсен дип, Альфредны тизрәк курсант итеп казармага күчерделәр. Биредә тәртип, дисциплина каты куелган. Әти-әнисенең дә күңеле тынычланды. Бәлки, ул шуның аркасында да ялгыш юлга кереп китмәгәндер. Ә аларның коммуналкасындагы өч малай һәм ике кыз төрмәгә эләкте. Альфредның дуслары иде.