– Тагын катлауландырасың, Таня. Ни мәгънә? Әгәр син Альфредның дәрте кузгалганда киреләнсәң, аңа бик тирән яра ясыйсың һәм операцияне юкка чыгарасың. Аңлаттым бит, врач рецепты буенча Альфредка шулай тиеш. Син аңа – дару урынына…
– Сез аның турында гына кайгыртасыз, мине дару итеп…
– Табибларның язмышы шундый инде, Таня. Чын врач, авыруны терелтер өчен, бернәрсәсен дә кызганмый. Хәтта гомерен дә.
– Анысы әүвәлге заманнарда булган, хәзер башка…
– Альфред белән сөйләшәм дә сине аңа димлим, шулай бит. Ә? Бәлки, ул үзе дә язылышмыйча риза булмас. Ә? Психик яктан бик нечкәргән ул, көне-төне китап укый. Беркем белән сөйләшми. Синең белән сөйләшү аңа күңелле, ахрысы? Ә?
– Болай йөзендә нур кабынып киткәндәй була анысы. Сизүемчә, ул мине өнәмәс, Динә Әхәтовна. Ник дисәгез, мин аның кимчелекле ягын беләм бит, ә кеше андый затны өнәми. Менә шул яктан чыгып әйтүем. Сезнең тактика дөрес микән соң?
– Таня, син кушканны гына үтә. Бу мәсьәләдә без киңәштек, белештек, шундый фикергә килдек. Мин үзем генә карар кабул итмәдем…
Таняны өенә озата чыккач та, сүз һаман шул юнәлештә дәвам итте. Ахырда кыз Динә кушканнарны үтәргә риза булды. Табиблар, үз-үзләрен корбан итеп булса да, авыруларны терелтергә тырышкан. Элек шулай иткәннәр, ләкин хәзер дә намус дигән нәрсә гел үк бетеп җитмәгән ич әле. Таня кебек кызларда бар әле ул, калган икән. Әйе, ул үзенең сафлыгын корбан итәргә әзер, тик яралы лейтенант кына сафка бассын. Фашистларны җиңүдә аның да өлеше бар, йә, ничек аның хәленә кермисең ди?!
Ихтимал, ул Альфредны ярата алыр кебек. Тик менә аның Эдуардка булган хисләре дә сүнмәгән, сүрелмәгән. Бик яшерен рәвештә генә ир бер-ике мәртәбә Таня янына да килде. Кочты, үпте. Хатынын бер тамчы да яратмавын ачынып сөйләде. Әмма кечкенә кызы өчен үлеп тора икән, куен кесәсеннән фотосын алып күрсәтте. Менә шуның хакына гына шул убыр белән яшим, диде. Гадәттә, ир-ат, үзенекен алыр өчен, әллә нинди кыяфәтләргә керә. Йомшак куян кебек була, юмалана, ялагайлана, тирәңдә арты белән шуып йөри, матур сүзләр сөйли, чын артистка әйләнә. Шулай синең аңыңны томаламакчы була. Шунда син һаман бирешмисең, каты торасың, һәм теге кинәт ачулана, бүртенеп чыга һәм ерткычларча сиңа килеп ябыша… Таня андыйларны да күрде, кичерде.
Ә Эдуард андый түгел, стенага китереп терәми, эчке культурасы бар. Кыз аңардан: «Нигә аерылмыйсың?» – дип сорады. Эдуардның битләре җыерылып килде, йөзе чытылды. Кулын өметсез селтәде. «Үзең беләсең, аерылу гаять катлаулы бит, – диде. – Бар законнар хатын-кыз ягында. Аерылсам, мине партиядән сөрәчәкләр, мөдирлектән алачаклар. Уф, син дә мине аңламыйсың». «Аңлыйм да соң, хатының бар бит», – диде Таня…
Эдуард үзенең кызга күрсәткән игелеге өчен бәхилләтү өмет иткәндер, билгеле. Берни дә бушка гына эшләнми, һәрнәрсә өчен түләргә туры килә. Ә Таня салкын канлылык саклый алды. Ир дә артык тукынмады, тик иңбашын борганда гына яңак сөякләре тартышып-тартышып куйганы шәйләнде.
Шул көннән соң ул Танядан тәмам ерагайды. Очрашканда да, элеккеге ерак таныш шикелле, ияк кагып кына исәнләште, икесе генә калган чакларда да сөйләшмәде, өзлексез тәмәке генә тарта иде. Аның кайгылы йөзеннән убыр белән яшәүнең никадәр авыр һәм үкенечле икәнен сизәргә була иде.
Ә менә Альфред белән ничек булыр? Акылы белән кыз аңа омтыла, акылы белән аны уйлый, чөнки күңелендә тормышны рәткә сала алмаммы дигән өмет уянды. Аннары, хисләргә караганда акылны күбрәк тыңларга кирәк, диләр ич.
Альфред хәзер үз хәлен тәгаен аңлаган иде. Ләкин җаны бу хәлгә буйсынырга теләми, бунт күтәрә, ачулана, бәргәләнә. Бу тартышлар барысы да аның күңелендә бара, ул аларны тышка чыгармый иде. Шуңа күрә башында уйлары, умарта кортлары кебек, һәрчак гөжләп тора. Уйлардан беркая да качып булмый… Нүжәли ир-ат хатын-кыздан башка яши алмый, тормыш итә алмый икән? Дөрес, ул тәнендә дегенерация күренешләрен сизми дә шикелле. Әллә бу процесс сиздерми генә барамы? Юк, әз булса да сизелер иде ул. Беркөнне невропатолог аңардан шаяртып кына сорап та куйды: башыңа кызлар турында уйлар киләме, янәсе. Ул кызарып китте, битендә кайнарлык сизде. Һәм игътираф итәргә базмады. Хәер, врач көтелмәгән сораулары белән гел шаккатырып тора. Альфредның уенда гел кызлар гына булмаса да, ул хакта да еш уйландыра, билгеле. Врачка да шулай әйтте. Эчеңдә нәрсә бар, берсен дә яшермәскә кирәк. Врач шуны таләп итә. Бу – дәвалауны планлы һәм максатлы юнәлештә алып бару өчен мәҗбүри нәрсә, ди. Чынлап та, аның авырту-сызлауларын, эчке хаҗәтләрен кем белеп бетерсен соң? Белмәгәч, ничек итеп дәваласыннар? Врач хаклы. Ләкин аңа да барысын әйтеп бетереп булмый. Чөнки үз халәтен ул үзе дә аңлап, белеп бетерми. Бик сәер бу. Әмма, уйлап карасаң, адәм баласы үзен үзе бик әз белә икән. Эчке тойгыларын аңлатырга сүзләр юк, тәгъбирләр җитми. Галимнәр берсен берсе кабатлый. Практикадан чыгып язучылар бик әз. Күбесе, теориядән этәрелеп китеп, интуициягә бирелә. Үзенең версиясен тасвирлый. Ул, әлбәттә, үзеннән чыгып фикер йөртә. Ә һәр затның үз сыйфатлары, үз тойгы-сиземләүләре бар.
Ә бит гомер буе өйләнмичә яшәгән ирләр дә бар. Алар нинди хисләр кичерә? Нигә хатын-кызга якын бармыйлар? Әллә аның кебек авырыйлармы? Ә бит табигатьтән дә хатын-кызны чит күргән, аны күралмаган ирләр була, ди. Хатын-кызга ул үзе ничек карый соң? Кызыксыныпмы, әллә салкын битарафлык беләнме? Әллә аңа бәла китерә торган зат дип, куркып-шүрләпме? Боларны үзең өчен тәгаенләргә кирәк. Әмма күп нәрсәләргә егетнең уй ихтыяры җитми. Уйлый башласа, башын томан сара, һәм уй җепләре шул томан эченә батып югала. Очларын табып булмый. Уйлар ерак китә алмый, сазлыкка эләккән юлчы кебек, кире борыла. Элек исә уйлары ерак-ерак китә, әллә кайларга барып җитә торган иде. Барысы да шушы каһәр суккан яра галәмәтедер инде.
Ярасы исә бик яман иде. Ике бот төбе дә яраланган, эчке яктан да, тышкы яктан да ядрә ярчыклары белән теткәләнгән, мунчалаланып беткән иде. Шунда ук бәвел каналы да зарарланган. Эче бик зур шар кебек күпкән булган, шул хәл аңын җуйдырган. Бәвел куыгы турысыннан тишеп, шланг-катетер куйганнар. Үзе җиде көн аңына килә алмаган, чөнки сидек канга үтеп керә башлаган.
Альфред ярты ел чамасы биленә шешә асып, сидек куыгыннан килә торган нечкә шлангны шуңа тоташтырган килеш йөрде. Боттагы яралар озак төзәлде. Тәненнән ит качып беткән иде. Сидекнең канга эләгүе бик тә хәтәр, организмны тәмам агулый икән.
Ә иң яманы – нәрсәдер эчне пошырып, ямансулатып тора. Шул ярадан микән инде ул? Күңелне билгесезлек басып, изеп тора. Җан беркая да омтылмый, берни белән дә кызыксынмый. Юктан гына да ачу кабына, эчкә ут агыла. Нишләргә, кая барып бәрелергә белмисең. Бу изә торган халәттән нәрсәдер эшлисе, котыласы килә. Нәкъ читлеккә бикләнгән җәнлек кебек сизәсең үзеңне. Әйе, аның тәне түгел, рухы яраланган булса кирәк. Таза вакытта да егет һич тә мондый халәттә калганын хәтерләми. Ул һәр якты көнгә сөенә, эчендә шатлык уяна, куян кебек сикергәли, шаяра иде. Авыр, кискен вакытларда да күңеле төшми, кайгыны бик тиз үткәреп җибәрә иде. Ә хәзер ниндидер билгесезлек аны чыгырдан чыгара, зиһенен томалый, һәр теләген бетерә. Аңарда хәзер бернинди кызыксыну калмады. Китапларны да эч пошуны басу, вакыт үткәрү өчен генә укый. Нәрсә инде бу? Ни булды аңа? Шулай да рәткә керә алмас микәнни? Ичмаса, яраң бүтәннәрнеке кебек беленеп торса иде. Кешегә әйтергә оят. Бер врач та тәгаен генә берни белми. Ул үзе дә ачык кына әйтә алмый. Элек аның уйлары, ният-теләкләре ап-ачык иде. Хәзер теләк-омтылышлар сүнгән, беткән, көле генә калган кебек. Менә шул көлдә казынып ят инде. Шул көлләрне актарырга гына калды, әй, егетләр! Ничек килеп чыкты соң бу?