Нәсих өстәл тактасын тагын кубарып ала башлады. Таня, куркып, ишеккә таба ыргылды, санитарны алып керергә итте. Ә ул үзе кереп килә икән. Нәсих аны күрми, тактаны кадаклардан каера бирә. Санитар аның каршына килеп баскач кына, ул һушына кайткан кебек булды, тактаны кинәт ычкындырды. Иләмсез зурайган сай күзләрендә идиотларга хас мәгънәсезлек, бушлык иде. Бөтен төс-кыяфәтендә өн беткән. Аңарда кеше йөзе юк. Йөзгә бик күп нәрсәләр языла бит. Ә моңарда сәламәтлеккә хас төсмер, «язулар» бетерелгән, сызып ташланган, эчтәлексез калдырылган. Ә гәүдәсе галәмәт таза күренә. Куллары зур, көчле. Нинди нык кадакланган тактаны бер талпынуда шартлатып суырып алды.
VI
Коридорның теге башындагы бүлмәдә бер бала елый иде. Яшь бала түгел, алты-җиде яшьләрендә булырга тиеш. Шунда карлыккан исерек хатын-кыз тавышы һәм ишек дөбердәтү ишетелде. «Ач ишекне, ач! – дип ду кубара иде хатын. – Ач, хәзер кирәгеңне бирәм. Ачасыңмы, юкмы?..» Эчтән теге малайның еламсыраган тавышы килде: «Ишекне таба алмыйм, кайда соң ишек? Утны кабызып булмый…»
Таня Альфредка аңлатып бирде: киоскта сыра сатучы Айша шулай төн уртасында исереп кайта. Ә малае йокыдан уяна алмый, әнә шулай йокылы-уяулы ишекне таба алмый изалана мескен. Авыру малай. Һәрчак астын юешли. Шуның өчен әнисе аны бик каты кыйный. Миңгерәүләтеп бетергән, ахрысы. Көн саен диярлек шундый хәл.
– Бала елаган тавыш җанга тия, – дип куйды Альфред, өстәл яныннан кечкенә диванга күчеп утырып.
– Мин дә бала елавын күтәрә алмыйм… – Таня торып басты, ачылган изүен рәтләде. – Мин ул Айша белән әллә ничә кычкырыштым, шул малайны яклап. Дарулар алып кайтып бирдем. Эчермәгән, чүплеккә аткан.
Таня өстәл лампасын кабызды, түшәмдәгесен сүндерде һәм Альфред янына килеп утырды. Егет аны кочып алырга тиеш иде. Кызның бар төс-рәвеше шуны көтеп тора. Әмма эчтә дәрт юк шул. Акыл эшчәнлеге белән туган омтылыш ясалма һәм салкын килеп чыга. Хикмәт– хисләрдә генә. Шунсыз адәм баласы исәп-хисаплы бүкәнгә әйләнә. Альфред, ихтыярын җигеп, кызны кочагына алды. Кыз аңа туп шикелле атылды һәм кайнар беләкләре белән муеныннан кысып алды да үбәргә кереште. Куллары муенны пешерерлек кайнар, иреннәре исә тагын да утлырак тоелды. Ләкин егеттә җавап хисе уянмады, шуңа ул тәмам каушап төште. Кызның тәненнән чыккан чаткылар егеткә килә дә сүнә, килә дә сүнә кебек иде. Күпме чаткылар җибәрергә һәм аларны күпме сүндерергә мөмкин соң? Моны Таня сизсә, бик хәтәр бит. Коточкыч рәнҗер. Гәрчә ул Альфредның хәлен аңласа да, бөтенләй белеп җиткерми… Альфред, эчтән каушаганын белгертмәс өчен, кулларын эшкә җиккән була. Куллар да аны «сата» шикелле – дәртсезләр, салкыннар. Кызның ялкыннарына су сибәләр, су чәчрәтәләр кебек. Кыз исә моңа әһәмият итми, ялкынланганнан-ялкынлана бара. Әллә ул да акыл көчен җигәме? Юк, бик ихлас ялкынлана. Менә кызның тәне тоташ ялкын кебек булып кызды: «Альфред, җаным, Альфред, бәгърем», – дия-дия, үзенә буйсындыра торган ниндидер бер дәрт ирегенә бирелде. Кыз егеттән һаман җавап – дәрт өмет итә, үз ялкынына егет ялкыны да килеп кушылыр дип көтә. Кайнар иреннәре, күкрәкләре, куллары ач сусын белән тулган, сусынны бетерер өчен берни белән санашып тормас шикелле. Альфред кыздагы вулкан кебек дәрт ташкынына эчтән генә гаҗәпләнде. Шушы чаклы ихласлык, шушы тиклем бирелгәнлек. Моны ничек аңларга?
– Син мине яратмыйсың, Альфред, – диде Таня, тыны беткәч, егетнең иңенә башын куеп. Аның чәчләреннән килә торган хуш ис ничектер күңел кайтаргыч төче сыман тоелды.
– Ярату турында сөйләмә, – дип шаяртты егет һәм бер шигырь әйтеп бирде: «Ярату турында сөйләмә син, Хис теләген чынга ашырыйк. Бар гаделлек шунда, үзебезне Хисләр ирегенә тапшырыйк…»
– Син шаяртасың, Альфред, мин чынлап…
– Яратуны аңламыйм мин, Таня.
– Синең хатын-кызларың булгандыр, мөгаен, ә? – Кызның көнче сүзләре хисләренең җитди булуын белгертә иде.
– Юк-юк, Таня, – дип ялганлады егет һәм уйлап куйды: нигә хатын-кызлар янында дөресен әйтмәскә туры килә икән? Аңа тиз ышанганга күрәме, әллә ялганны ярата төшкәнгәме?
– Хатын-кызлар сиңа үзләре сыланадыр?
– Минем тарафтан реакция булмагач, тиз таялар, – дип куйды егет.
Таня соравын астарлы итеп биргән иде, үзенең егеткә бик хисләнеп ябышуына ничек карый икән, гаеп итәме, әллә аңа әһәмият бирмиме, дип. Беләсе килеп. Әмма кыз берни дә белә алмады.
– Күңелгә ошаганнары очрамыймы?
– Бу хакта уйлаган булмады. Ярату юктыр ла ул. Уйлап чыгарылган нәрсәдер. Энгельс яза, капиталистлар мәхәббәтне үзләренең кереме өчен файдалана, ди. Димәк, мәхәббәт тә баланста.
– Аңлап җиткермим, ничек баланста?
– Менә, әйтик, ир белән хатын-кыз бер-берсен тигез яратышып яшәсә, алар җитештерүдә дә әйбәт нәтиҗә бирә. Нормаларын арттырып үти. Хатыны белән талашып, нервланып эшкә килгән ир, әлбәттә, начар эшли.
– Ягъни без дә баланста инде, ә? Ә син баланска керергә телисеңме соң?
– Баланска цифр булыр өчен генәме?
– Без бит кайдадыр барыбер цифрлар. Соңгы чутта мәхәббәт балансына цифр булып керергә…
– Юк, минем цифр буласым килми…
– Телисеңме-юкмы, барыбер цифр буласың. Син – «А», димәк, «1»ле цифры. Мин – «Т», димәк, «20»ле.
– Кара, 1 + 20 = очко була икән!
Альфред көлеп җибәрде, бусы Таняга да кызык тоелды, ул да:
– Кешеләрне плюс белән генә кушып булмый, – дип, күңеле булып, тыенкы гына көлеп куйды.
– Була, нигә булмасын? – диде Альфред. – Кешеләр белән ниләр генә эшләмиләр…
– Күңелгә ошау гына кешеләрне бергә кушарга тиеш.
– Кайберәүләр очраклы кушыла, аннары гына бер-берсенә ошый башлый.
– Юк, мин бер-береңә карата хис булса гына кушылу ягында.
– Хис бит соңыннан да килә. Күпме андыйлар! Ә кайвакыт бер-берсен кайнар яратып кушылганнар бергә тора алмыйча аерылыша. Менә сиңа хис. Элек әнә татар кызларын бөтенләй күрмәгән-белмәгән кешегә биргәннәр. Кая анда ярату дигән нәрсә…
– Ул чагында хатын-кыз үз дәрәҗәсе хакына көрәшә алмаган, ирексез булган…
– Иреккә ирешү белән тойгы-хисләре күбәйгәндер дисеңме? Табигать бирмәгән булса…
– Ну, хәзер хатын-кызлар үзләрен яклый һәм ирне сайлый ала. Бу бик мөһим. Чөнки яраткан ирдән генә яхшы балалар туа, ди.
– Монысы инде аның философлар сүзедер. Ярату-яратмау балада чагыла микәнни? Сез, медиклар, бу мәсьәләдә, бәлки, күбрәк беләсездер? Ләкин мин тормышта башкачарак күрдем. Әйтик, мосафир ир бер хатын янында бары бер төн кунып чыкты. Кичтән килде, иртән китте. Шуннан бер малай туды. Ул малайның яхшылыгына, акыллылыгына исең китәр иде. Яратудан туган баламы ул? Юк, билгеле.
– Шул мәлдә, бәлки, алар бер-берсен яратканнардыр. Ә нигә, шулай булуы мөмкин түгелмени?
– Ярату хисе ул кыска арада гына туа алмый.
– Нишләп туа алмасын? Туа, ничек кенә туа әле!
– Хатын-кыз ул якны, бәлки, нечкәрәк беләдер. Минемчә, бер-береңне белмәгән көе хисләр тумый. Адәм баласы хайван түгел лә…
– Ә үзең бая «ярату уйлап чыгарылган нәрсә бугай» дидең.
– Мин тормышта күргән-белгәнемнән чыгып әйттем. Ә монысын – үземнән…
– Кешедә дә хайвани сыйфатлар бар ич.
– Билгеле, кешегә карата кулланганда исемнәре генә башка…
– Кайбер кешеләр тышкы кыяфәтләре белән дә җәнлек-хайваннарга охшап тора. Мин үзем төлке чырайлы кешене беләм.
– Тычканга охшаган йөзле бер кеше безнең палатада да ятты. Холык-фигылендә нәрсәдер бар иде: көндез йоклый, кич булгач җанлана, астан гына эш йөртә башлый.
– Йә, әйт әле, менә мин нинди җәнлеккә охшаган? – дип көлеп куйды Таня.
Альфред та кушылып көлде, чөнки бу шаян сорауга җавап биреп булмый иде. Таняда тегенди-мондый ят чалымнар беленмәгәнгә генә түгел, кызга бик матур сүз әйтәсе килгәнгә, шул сүзне таба алмаганга. Шуңа, икесе бергә көлеп, бу сорауны йомдылар. Альфред торды, өстәлдәге шешәдән әз генә эчемлек салып эчте, кызга да тәкъдим иткән иде, ул баш кына селекте.
Таня, иске генә шифоньердан ак җәймәләр, мендәр алып, диванга урын җәяргә кереште. Инде вакыт соң иде, Альфред кайтып йөреп булмаслыгын аңлады. Госпитальдә ул врачтан рөхсәт алып китте (операциядән соң аны тагын госпитальгә күчерделәр. ГИДУВка исә врачларга каралырга гына чакырып алалар иде. Бу хәл Альфредка Таня белән ныграк якынаерга да ярдәм итте. Таня үз караватыннан бер одеял алып, аңа ак тыш кидерде, диванга куйды. Альфред ишекле-түрле йөренә иде. Нидер уйлана, ә уйлары күңелсез шикелле – йөзенә үк чыккан. Таня өстәлне җыйгалады, газеталар белән каплаштырды. Ә үзенең төсендә, хәрәкәтләрендә киеренкелек сизелә, әмма ул сер бирмәскә тырыша иде.