– Кешенең төрле чагы була, шагыйрь күңеле бит ул, – дип, Тукай Сәгыйть Рәмине яклый.
– Белмим, мин шагыйрь түгел, аңламыйм, – дип, Фатих абзый кулына тагын каләм ала да урысча мыгырдап куя: – Пора уже определиться… – Бераз тынлык булып ала. Фатих абзый тагын башын күтәрә:
– Әминә мәхәббәте шулай иләскә әйләндерде микән әллә Сәгыйтьне? – ди.
Кем соң ул зур бер шагыйрьнең мәхәббәтен үзенә яулап алган Әминә?
Беләсегез киләме? Яшереп тормыйм, алайса, энәсеннән җебенә чаклы сөйләп бирим.
Казан шәһәрендә шактый зур белемле, ачык фикерле морза Әбүбәкер Терегулов дигән бер карт бар иде. Уфа ягыннан Казанга килеп урнашкан кеше, – диләр иде аны.
Ул картның ир баласы булгандырмы-юкмы, анысын белмим, әмма аның Әминә, Мәдинә, Зәйтүнә исемле өч кызы бик билгеле иде безгә. Ибраһим агай аларны өчесен дә, уртадан югары белем алганчы, урыс мәктәпләрендә укыткан. Замана белемен, замана тәрбиясен алган, җитәрлек дәрәҗәдә культуралы, милли яктан да затлы кызлар иде алар!..
Театрларда, әдәбият кичәләрендә, танцы, конфетти сибеш, серпантин чорнаш, хат йөртеш уеннарында яшьләрнең күңелләрен күтәреп, уенны кыздырып җибәрүчеләр дә әнә шул кызлар була торган иде. Алар ул чаклы авыз суын корытырлык матур да түгелләр. Ләкин мөлаем елмаюлары, сөйкемле карашлары, тәрбияле мөгамәләләре белән бик күп яшь йөрәкләрне үзләренә тарталар иде.
Яшь йөрәкләрне генәме! Имештер, атаклы татар бае Әхмәт Хөсәенов бервакыт Казанга килгәч театрга бара, спектакльдән соң яшьләр уенына да кала, уеннарны, биюләрне бик сокланып тамаша кыла. Ул киткәч, хезмәтчесе Терегуловның өч кызына да конвертлар китереп бирә. Һәр конверт эчендә «Мәрхабә!» дип язылган илле сумлык акча була. Булса да булгандыр, әлеге өч кыз һәркемнең карашын җәлеп итәрлек сөйкемле сөякләр иде.
Менә шуларның икенчесе булган Мәдинә минем дә йөрәгемне яулап алды. Ләкин бу яшерен яну минем өчен өметсез бер мәхәббәт кенә иде. Моны үзем дә сизәм, кайчагында үземнең ахмаклыгымнан үзем дә ояла торган идем. Мин гап-гади шәкерт, өстә кайтарма якалы гади җилән, аякта кыршылган читек… Дөрес, үзем чәчне артка җибәрер өчен башка сөлге бәйләп, «социалист» булырга маташам. Тик морза кызын каратырга ул гына җитми шул. Шушы яшерен мәхәббәтем белән дә кызны кимсетмимме соң мин? Әлбәттә, ул минем мәхәббәт турында белми. Беркем дә белми, Алла сакласын!
Шулай да берчакны иң якын булган дустым Хәбиб Исхакыйга эч серемне чиштем дә:
– Өметсез мәхәббәт! – дип куйдым.
Ләкин өметсезлекнең иң соңгы дәрәҗәсенә килеп җиткән Хәбиб Исхакыйны, гәрчә минем хакыма гына булса да, өметле тойгылар чолгап алды:
– Нигә ул кадәр үзеңә түбән карап, андый өметсезлеккә бирелергә?! – диде ул. – Син бүген гади бер татар шәкерте икәнсең, бәлки, иртәгә күренекле бер әдип булырсың… Син шуңа ышанасыңмы?
– Ышанам!
– Алай булгач, монысына да ышан инде!
Мин ышандыммы-юкмы, әмма йөрәк һаман да үзенекен итте. Ул мәхәббәтне соңгы көнгәчә күңелемдә саклап килде…
Сәгыйть Рәминең исә Әминәне шашып сөйгәнлеге илдән яшерен түгел иде. Моны Сәгыйть абзыйның үз тиңдәше булган Тукай, Фатих Әмирхан, Газиз Гобәйдуллин кебек югары катлам интеллигенция генә түгел, хәтта безнең кебекләр дә белә, ул моны үзе дә яшерми торган иде.
Мин монда шуны да шикләнми әйтә алам: Сәгыйть Рәминең «Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!» дигән пьесасы да әнә шул мәхәббәт тарихы белән бәйле.
Ике елдан соң «Бәянелхак» редакциясендә Сәгыйть абзыйны театр, әдәбият кичәләрендәге кыяфәте белән күрәм. Аның өстендә шул ук янып торган кызыл күлмәк, шул ук ыспай кара пиджак, кабарып торган кара бөдрә чәчләре дә аның чыраена күркәмлек бирәләр.
Аны күрү белән берничә секунд эчендә минем күз алдымнан янә шул югарыдагы хәлләр бер-бер артлы үтте. Барыннан да бигрәк үзем хөрмәт иткән, аңа карата җылы караш саклаган Сәгыйть абзыйның лаеклы булмаган бер урында утыруына мин йөрәгемдә ризасызлык тойгысы кузгалганын сиздем. Минем аның алдына бармастан икеләнеп тукталып калуым да әнә шуннан иде.
Сәгыйть абзый бераз гына башын калкытып, игътибарсыз рәвештә генә миңа карап алды да:
– Кем кирәк иде сезгә?.. Нигә анда тукталып калдыгыз? Узыгыз бирегә! – диде һәм тагын да үзенең эшенә кереште.
Мин әкрен генә атлап аның алдына барып тукталдым:
– Мин, Сәгыйть абзый, Оренбургтан килгән идем…
Ул миңа сүзләремне әйтеп бетерергә дә бирмәде, күтәрелеп, текәлеп карады:
– Оренбургтан дисең?.. Бик әйбәт!.. Син Бәшири түгелме соң?
Мине тануына гаҗәпләнгән рәвештә аңа кулымны суздым.
– Әйе, шулай!.. Танышыйк әле, Сәгыйть абзый, – дидем. – Сез мине ничек таныйсыз?
Ул, элеккечә сөйкемле елмаеп:
– Без болай якыннан күрешеп таныш булмасак та, мин сезне редакцияләрдә күп күргәнем бар һәм яшь язучы Бәшири икәнлегегезне беләм.
Шуннан соң ул, утырган җиреннән торып, үз янындагы бер буш урындыкны алды да, югарыга күтәреп, өстәл аша миңа сузды.
– Әйдә, утыр әле менә шуңа! – Һәм өстәл тартмасыннан «Казан мөхбире» газетасын тартып чыгарды. – Моннан ике көн элек кенә «Казан мөхбире»ндә синең бер шигырьне бастырдым. Менә бу санны үзеңә җибәрим дип тора идем. Үзеңнең үтенүең буенча, шигырьләреңә булган карашымны хат язып белдермәдем, киңәш тә бирмәдем. Минемчә, кайбер җирләрен төзәтеп газетада чыгару минем карашымны да, киңәшләремне дә белдерсә кирәк, – дип сөйләп китте Сәгыйть абзый.
Ул шигырьнең кайсы җирләрен ничек һәм нинди уй белән төзәтүен әйтте. Шундый бер урын бар иде: мин табигать матурлыгы турында сөйләп язып киләм дә, үземнең хисләремне раслау өчен «рас сүзгә төчкерек» дигән халык мәкаленнән чыгып: «Янда Гыйрфан төчкерә!» – дип куям. Сәгыйть абзый аның урынына: «Янда сайрап кош тора!» – дип яза, шулай төзәтә.
– Әдәбиятта, шигырьдә, урыны белән халык мәкальләреннән файдалану бик әйбәт нәрсә, әлбәттә. Ләкин, Зариф әфәнде, һәрнәрсәнең үз җае бар бит. Сез менә монда шактый хисле итеп табигатьне тасвирлап киләсез дә аннан кинәт кенә Гыйрфанны төчкертеп куясыз. Бу бит тасвирдан алынган матур хисләр өстенә төкерек чәчеп, аның бөтен шигъриятен җую була… Ә менә мин аның урынына кошларны сайратам да тойгыларны тагын да күркәмләндереп, күтәреп җибәрәм. Мин шулай уйладым. Сез нәрсә әйтерсез тагын? – дип, сораулы итеп миңа карап алды.
– Бик рәхмәт, Сәгыйть абзый!.. Илтифат, игътибар белән шундый киңәшләр бирүегез өчен шатланудан башка нәрсә әйтергә мөмкин?
Нәҗип Думави казакъ даласыннан кайтып, Оренбургка килгән чорларда, мин берничә шигырь язган идем. Аларны Нәҗипкә укып күрсәткәч, ул шактый яратты һәм кайбер җирләрен бергәләп төзәттек тә. Шул ук көннәрдә Оренбургка Казаннан берничә кеше киткән иде. Кайсы икәнлеген ачык хәтерли алмыйм, шуларның берсе артыннан әлеге шигырьләрне Сәгыйть абзый Рәмигә җибәргән һәм аның үз карашын әйтеп, тиешле киңәшләрен биреп, хат язуын сораган, үтенгән идем. Менә бусы әнә шул шигырьләрнең берсе иде.
«Казан мөхбире» газетасын башлап чыгарган Сәетгәрәй Алкин, ике елга якын дәвам иттергәннән соң, нәрсә өчендер һәм нинди шартлар беләндер аны әлеге «Бәянелхак» редакторы Сәйдәшевкә тапшырды. Бу кеше аны ике елга якын чыгарып, дәвам иттереп килде. Ләкин бу чакларда инде ул атнасына өч тапкыр түгел, тик бер генә тапкыр чыгарыла, һәм аның аерым редакциясе дә юк, тик «Бәянелхак» янында гына басыла иде. Шунлыктан бу газета ил күзеннән бөтенләй диярлек төшкән, аны алдырган кеше дә, укучысы да бик аз, аңа туктатылган бер газета дип кенә карыйлар иде.
1909 елның көзендә, мин Казанга кайткан чагында, «Казан мөхбире»нең эшләрен бөтенләе белән Сәгыйть Рәми берүзе алып бара иде. Сәгыйть абзый аны мөмкин чаклы матур, яхшы итеп чыгарырга тырыша, хәтта аның бер битенә «Без» исеме астында, көлке, һөҗү (юмор, сатира) бүлеге оештырып, «Без» сүзен безгә охшатып язып та куйган иде.