Ничек кенә «кызыл» һәм уяу булырга тырышмасын (икенче хатыныннан туган улларына Фрит, Сизгер дигән исемнәр куша) иске милли әдәбият вәкиле, мулла малае булган әдип большевистик репрессиядән котыла алмый. Төрмә-лагерьларда аңа «яңа тормышның» бөтен ләззәтен кичерергә туры килә.
Иреккә чыккач, ул кабат Уфага кайтып төпләнә. Монда аны, әлбәттә, беркем дә кочак җәеп каршы алмый. «Тукай дошманы» дигән кара тамга аны үлгәнче эзәрлекли. (Камил Мотыйгый язмышын искә төшерик, ул Тукайның яңа «дусларыннан» котылыр өчен үз-үзенә кул салырга мәҗбүр була.) Югыйсә үз заманында татар дөньясында Тукайның сатирасына кем генә эләкмәде икән? Эчтән авыр кичерсә дә, мондый гайбәтләрдән З. Бәшири өстен кала белгән. Холык шундый. Ул үзенең замандашлары турында истәлекләр язарга утыра. Гасыр башында татар әдәби мохитенең эчендә кайнаган, гаҗәеп кызыклы тормыш юлы үткән кешенең бу истәлекләре безнең әдәбият өчен гаять әһәмиятле. З. Бәшири истәлек, хатирә язу өчен зарур булган искиткеч хәтергә ия була. Аның бу вакыттагы тормышын күзаллау өчен Миркасыйм Госмановның «Ябылган китап» (Казан, 1996) дигән әсәреннән бер өзек китерү урынлы: «Әниебез Гөлҗиһан (1905 елда туган) ике-өч ел Капалда мөгаллимлек итүче Зариф Бәширидә укый… <…> Әниебезнең сүзләренә караганда, Зариф Бәшири ихлас күңелле тәрбияче, тырыш мөгаллим, зур шагыйрь, әмма шәхси тормышында бик бәхетсез кеше булган. Шулар хәтергә нык сеңеп калганмы, мин бер елны Зариф Бәширине махсус эзләп киттем. 1960 елның гыйнвар ахырларында, кышкы каникул вакытында булды бу хәл.
Салават шәһәренә барышлый, Уфада биш-алты сәгатькә махсус тукталдым да, белешмәләр бюросыннан аның адресын алып, бер сәгать чамасы теркелдәгән трамвайда Черняховскийга юнәлдем. Ишекне ачкан марҗа әбие, кемгә килүемне белгәч, эчтәге ишекләрнең берсенә төртеп күрсәтте. Аннан бер күзе йомык чандыр бабай килеп чыкты. Аягында киез итек, өстендә гадәти сырма. Үзен эзләп килүемне белгәч, рәхим итүемне үтенде.
Бүлмәдә бер иске тимер карават, ялангач өстәл, ике-өч урындык кына – кычкырып торган ярлылык… Борчып йөрүемнең сәбәбе әниебез икәнлеген әйттем. Карт сагайган төсле ялгыз күзен миңа таба борды.
– Сез Капалда торган чакта әниебез сездә укыган икән…
– Әниегез кем кызы була? – дип бүлдерде Зариф ага.
– Локман Мөлекев кызы…
– Фәрвазмы, Гөлҗиһанмы?!
Шаклар каттым: кем әйтмешли, кырык елдан артык вакыт узуга, аның да егерме елы төрмәләрдә, сөргеннәрдә тузуга карамастан, кайчандыр үзеннән ике-өч кыш дәрес тыңлаган чәчби кызларның исемнәрен шулай керфек какканчы искә төшерер өчен нинди хәтергә ия булмак кирәк?!»
Менә шундый кеше хатирәләр язарга утыра. «Замандашларым белән очрашулар» дип исемләнгән бу әсәр 700 биттән артып китә. Тик З. Бәширигә бу хезмәтнең дөньяга чыгуын күрергә насыйп булмый. Ул 1968 елда гына, өчтән ике өлеше кыскартылып, Татарстан китап нәшриятында дөньяга чыга. Ләкин шул да бик авырлык белән басмаханәгә барып җитә. Уфаның кайбер язучылары (хосусән Сәйфи Кудаш) бу истәлекләрнең басылуына ни өчендер катгый каршы була, Казанга бер-бер артлы хатлар юллый. Истәлекләрнең редакторы итеп билгеләнгән Гали Халит яза: «Китап инде тәмам тиражга әзерләнгән көннәрдә аңа каршы Казаннан читтә яшәгән әдипләрнең берсеннән зур гына хат-рецензия килеп төшә. Бу хат-рецензия авторы З. Бәшири истәлекләрен бөтенләй әһәмиятсез сафсата дип юкка чыгарып, аларны бастыру зур хата булачагын исбат итәргә тырыша. Аның белән генә дә калмый, Казан әдипләренең олы буыннарыннан кайберләрен шушы гаугага кушылырга, булышырга чакыра. Аның шаукымы күпмедер дәрәҗәдә Хәсән ага Туфанга да кагыла. Ә менә ул шул вакытта минем белән сөйләшеп аңлашуны кирәк дип саный. Һәм без аның белән очраштык.
– Халит туган, – диде миңа Хәсән ага, – З. Бәшири истәлекләрен чыгару бер дә кирәкмәгән четерек нәрсәгә әверелеп, сезгә уңайсызлык тудырмасмы? Мин шуңардан шикләнәм… Аннары бу әдип үз вакытында бөек Тукаебыз белән дә ызгыш-талашларда булгалаган бит. Тукайның шактый зәһәр ләгънәт-каргышларын да татыган… Шулай булгач, аның истәлекләрен халыкка тәкъдим итү ни дәрәҗәдә урынлы булыр икән?
– Хөрмәтле Хәсән ага, – дидем мин, – Бәширинең татар әдәбияты тарихында кечкенә булса да үз урыны бар. Ул революциягә кадәрге әдәбиятыбызның Тукай җитәкләгән демократик канатына бик якын торды. Аның истәлекләрендә дөреслек аз түгел. Ул үз чорының байтак әһәмиятле фактларын җанлы итеп күрсәтә алган. Әмма без, Тукай белән мөнәсәбәте яхшы булмаган дип, кайбер язучыларыбызны әдәбият тарихыбыздан төшереп калдырырга ашыкмыйк әле. Ә менә кайбер хөрмәтле иптәшләрнең Бәширигә карата үз шәхси үпкәләрен, үчләрен, антипатияләрен алгарак куеп, сезне бу кирәксез гаугага тартып кертүләрен искә алып бетермәгәнсез, ахры…
Минем сүзләргә каршы Хәсән ага бертөрле дә кире мөнәсәбәтен сиздермәде.
Махсус редактор Гали Халит, нәшрият редакторы Рәис Даутов төрле каршылыкларны җиңеп чыгалар, укучылар кулына әлеге истәлекләр, бик нык кыскартылып булса да, 1968 елда барып ирешә. Чыккан кадәре дә гаҗәпләнү уята: биредә Риза казый, Дәрдемәнд, Ф. Кәрими, Бабич хакында хатирәләр бар, автор аларның эшчәнлеген уңай бәяли, аларга сокланып яза. Бу шул заман өчен (истәлекләр илленче-алтмышынчы елларда языла) гайре табигый хәл. Әлеге шәхесләрне әле сиксәненче еллар уртасына кадәр төрлечә тәнкыйтлиләр иде.
Зариф Бәшири гасыр башындагы мәдәни тормышны безнең күз алдында яңадан терелтә. Бу истәлекләрне бүген тулысынча дөньяга чыгару бик игелекле эш булыр иде. Әмма асыл кулъязма исән микән? Заманында нәшрият чүплегендә Лирон Хәмидуллин «З. Бәшири» дип язылган папкага тап булган иде. Әмма әлеге нөсхә истәлекләрнең нәшрият өчен әзерләнгән, инде кыскартылган варианты булып чыкты. Кулъязма белән танышкач, мин анда сызып ташланган шактый сәхифәләргә тап булдым. Шул турыда әйткәч, нәшриятның элекке мөхәррире Рәис ага Даутов ул кыскартуларны бик тиз искә төшерде (аңарда Бәшири хәтере иде, валлаһи!).
– Аларны главлит (коммунистик цензура) кыскартырга мәҗбүр иткән иде, – диде ул.
Бу төшеп калган бүлекләр, шул көннәрнең сулышын безгә җиткерү белән бергә, актуаль дә яңгырый. Бер бүлек Фәтхелислам Агиевның марҗа кызына гашыйк булып йөреп тә ни өчен өйләнми калуы турында язылган. Тагын бер бүлектә исә М. Гафуриның химаяче алпавыт утарыннан, хезмәтчеләрнең авыр тормышларын күргәч, кымыз, казылыкларны ташлап кайтып китү вакыйгасы хәзер күпләрдә елмаю гына уятадыр. Кемдер эчтән генә шагыйрьне «хәерче тәкәббер» дип сүгеп алырга да мөмкин. Без бит үзебез яңа байларга барып йөз суын түгәбез, химая өмет итеп аларны мактап газета-журналларда язабыз. Юксыл халык гаме бөтенләй хәтердән чыга.
«Замандашларым белән очрашулар» дип аталган истәлекләр шулай итеп әлеге китапта сипләнгән килеш тәкъдим ителә. Әлбәттә, әдипнең сайланма әсәрләрен тәшкил иткән китапта үзәк урынны атаклы «Чуаш кызы Әнисә» бәяны алып тора. Без бу юлы чәчмә әсәрләрне генә сайладык, Зариф Бәширинең шигырьләрен туплап чыгару – киләчәк эше. Әдәби мирасыбыз онытылырга тиеш түгел.
Билгеле, «залимнәрне, өстеннәрне яклый алмаган» шагыйрьләрнең язмышы авыр була. Гомере буе халыкка хезмәт итеп тә ялгызлыкта, бөлгенлектә үлгән Зариф Бәшири шуның мисалы. Инде без, соңарып булса да, аңа лаеклы бәяне бирик. Аның иҗатын җентекләбрәк өйрәнергә вакыттыр, мөгаен. Ул чакта татар әдәбиятының тарихы да яңа яклары белән ачылып китәр иде. Бу юнәлештә кайбер эшләр башкарыла да инде. Уфада әдипнең оныгы Энрике Бәшири «Зариф Бәшири» дигән халыклар дуслыгы һәм мәдәнияте мәркәзе оештырган, бабасының иҗатын киңрәк даирәләргә белдерергә омтыла. Энәле авылы егете Валерий Тургай тырышлыгы белән «Чуаш кызы Әнисә» китабы Чабаксарда татар һәм чуаш телләрендә дөнья күрде. Казанда Салават Галимов «Зариф Бәширинең әдәби һәм публицистик мирасы» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклады. Әлеге китап шуларга бер өлеш булсын. Зариф Бәширинең татар әдәбиятында гына түгел, бөтен төрки дөньяда үзенә лаек урыны бар.