Әллә ул без кергәнне сизмәде, әллә сизеп тә, алдындагы нәрсәсен бик бирелеп укыганлыктан, исәнләшеп тормады. Ләкин, ничек кенә булмасын, без аңа хөрмәт йөзеннән, аның укуына комачаулык итмәс өчен, әкрен генә, аяк очлары белән генә басып, алга уздык та бер кырыйга барып утырдык.
Без иң элек Фатих абзыйның укыган кәгазьләренә күз салдык. Кәгазьләр бик төрле: кайсы озынча, тар күләмдә, кайберләре шактый зур һәм киң, кайсылары кеп-кечкенә, алар арасында ап-ак, яңа кәгазьләр дә бар, ә кайберләре саргаеп беткән, иске, хәтта кибетчеләр әйбер төреп бирә торган сары, чүбекле кәгазьләр дә күренгәли иде. Фатих абзый укыган чагында уң кул бармаклары арасына кысып тоткан кызыл башлы карандашы белән бертуктаусыз шык-шык иттереп өстәлгә сугып тора. Кайчагында кәефләнгән, ризалык күрсәткән рәвештә елмаеп та куя. Укып бетергәч тә ул безгә карап елмайды да:
– Нихәл, егетләр? – диде. Аннан соң сүзне алдындагы кулъязмаларга күчерде. – Әлегә чаклы безнең «Әлислах» газетасында, дөресен генә әйткәндә, хәтта татар матбугат вә әдәбиятында шәкертләрнең ислах хәрәкәтләреннән алып язылган бер генә дә әдәби нәрсә юк иде. Менә бу бурычны Галимҗан Ибраһимов дигән берәү үтәде! – Ул кулъязмаларны безгә табан сузды да: – Мәгез әле, берәрсен кычкырып укыгыз әле! – диде. – Мин тагын да бер кабат тыңлап торыйм! – Укырга башлар алдыннан Фатих абзый әйтеп куйды:
– Каләме үткен күренә бу егетнең…
Бу – Галимҗан Ибраһимовның беренче хикәясе – «Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы» иде.
Укып чыктык.
Фатих абзый шулчаклы бирелеп тыңлады, редакциягә килеп кергән кешеләргә дә ишарә кылып, тыныч кына утыруларын сорый иде.
Укып чыккач, бездән:
– Йә, ничек соң, ошадымы? – дип сорады.
– Фатих абзыйга ошаган нәрсә безгә ошамаска?!
– Алай түгел ул, егетләр… Барыннан да бигрәк аңа сез бәя бирергә тиешле, чөнки ислах өчен көрәш сезнең үз башыгыздан үткән!
– Кем соң ул Галимҗан, нинди кеше?
– Бу хикәяне язган Галимҗан да, – диде Фатих абзый, – Оренбургның иң иске бер мәдрәсәсендә – Вәли мулла мәдрәсәсендә укып, ислах хәрәкәтенә юлбашчылык иткәнлеге өчен аннан куылган шәкерт!
Галимҗан Ибраһимовның исемен мин беренче тапкыр менә шунда ишеттем, аның беренче әсәрен дә әнә шунда күрдем, шунда укыдым. Аның бу әсәре миңа ничаклы көчле тәэсир ясады. Фатих абзыйның да аңа зур өмет баглавы миндә әллә ничек, Галимҗанга карата зур ихтирам тудырды.
– Эх, күрәсе иде аның үзен дә!
– Нинди төстә, нинди кыяфәттә икән ул?
Ул минем күз алдымда башта менә шулай җанлана: гүяки ул да кара күлмәк өстеннән каеш ремень буган, социалист булырга маташадыр. Гүяки ул да шулай, Хәбиб Исхакый шикелле, шәкертләр җыелышында, кулындагы кәгазь төргәкләрен җиргә күтәреп бәрә-бәрә, кызган сүзләр сөйлидер!
Аннан соң ул икенче бер кыяфәттә дә килеп баса: гүяки ул да, шул заманның шактый танылган язучыларыннан булган Галиәсгар Камаллар, Фатих Әмирханнар төсле, өстенә килешле костюм, башына кара кәләпүш яисә каракүл бүрек киеп, биек өстәл янында язып утыра. Костюм эченнән алсу яки сыек зәңгәр сатин күкрәкчәсе дулкынланып, ялтырап күренәдер. (Чөнки мин ул чагында гына түгел, хәтта аннан соң да Фатих абзыйның, Галиәсгар агайның ак яка белән галстук куеп, эшләпә яисә фуражка киеп йөргән чакларын күргәнем юк. Аларның башларында һәрвакытта кара кәләпүш яисә тар кырпулы каракүл бүрек, аерым яка яки күкрәкчә була торган иде.)
– Эх, күрәсе иде аны!
Шул елның язында мин Казаннан Оренбургка – «Кәримов, Хөсәенов вә шөракасы» матбагасына14 эшкә киттем.
Икенче бүлек
1
(Ырымбурда)
Оренбургта минем кулыма «Гыйрфан улы Болгар» имзасы белән басылган «Аурупа философы Декарт һәм аның нотыгы» дигән бер китап килеп кергән иде. Соңыннан Галимҗан Ибраһимовның төрекчәдән бер тәрҗемәсе икәнлеген белдем. Әлеге китапны укыган чагында мин «Кәримов, Хөсәенов вә шөракасы» матбагасында баш редактор һәм «Чүкеч» журналында мөдир-мөхәррир булып эшли идем.
Шул елның – хәтерем алдамаса, август аенда иде шикелле – әлеге матбаганың директоры Тимерша Соловьёв минем яныма төсе белән дә, өс-башлары белән дә Көнчыгыш халыкларына охшаган бер кешене алып керде. Аның кулында газетага төрелгән зур гына бер төргәк тә бар иде. Элек ул мине кунак кеше белән таныштырды:
– Төркстан шәһәре сартларыннан15 сәүдәгәр Сәет-Насыйр әфәнде Мирҗәлилов. – Аннан соң кулындагы төргәкне минем алдыма куйды. – Бу әфәнде безнең матбагада бастыру өчен зур гына бер китап алып килгән икән, син шуны яхшылап карап бастыр инде…
Теге кеше миңа:
– Мөмкин булса, эштән бушагач, кичкә без төшкән гостиницага барсагыз иде, – дигән тәклифне ясады.
– Ярый! – дидем дә аның адресын алып калдым.
Алар чыгып киткәч тә, мин әлеге төргәкне актарып карадым: «Борынгы ислам мәдәнияте». Галимҗан Ибраһимов әсәре.
Шул сүзләрне укыгач та, иң элек минем күз алдымда «Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы» дигән хикәя язылган төрле кәгазьләр җанланды. Аның бу әсәре исә тигез бер үлчәүдә киселгән шома ак кәгазьләргә язылган иде. Миндә тирән гаҗәпләнү дә, белергә теләү дә уянды.
Дөресен әйтергә кирәк: ул чакларда безнең күпләребез Урта Азия халыкларына, бигрәк тә үзбәкләргә кимсетеп карый һәм шул карашларга ышана торган идек. Имештер, алар культурада, белемдә шулчаклы артта калган, хәтта үзләренең артта калганлыкларын да белмәслек дәрәҗәдә наданнар!..
Имештер, аларда матбугат, әдәбият дигән нәрсә дә юк кына түгел, хәтта алар арасында боларның нәрсә икәнлеген дә белгән кеше юк!
Имештер, аларда тик шул гына бар: әтәч, бүдәнә сугыштыру, нәша тарту, әфьюн салу!..
Менә мин бүген үзебез әнә шулай караган бер халыкның вәкилен күрәм. Ә бу кешенең өсте-башы, мөгамәләсе, үзен тота белүе – һәммәсе дә аның шактый тәрбияле, культуралы бер кеше булганлыгын күрсәтә. Шуның өстенә тагын ул Галимҗан шикелле әдәбият мәйданына килгән өметле берәүнең китабын да бастыра…
Миндә шундый фикерләр туу өстенә әлеге кешенең Галимҗан белән ничек бәйләнеш тотуын белү теләге дә кузгалды. Эштән тукталгач та гостиницага киттем.
Сәет-Насыйр әфәнде берүзе генә түгел, аның янында шундый ук сөйкемле, ыспай торышлы тагын бер кеше бар иде. Ул да шул ук Төркстан шәһәреннән бер үзбәк икән. Ләкин Сәет-Насыйр әфәнде мине аның белән таныштырса да, аның исем-фамилиясе минем хәтеремдә калмаган, бер колагымнан керде, икенчесеннән чыгып та китте, чөнки минем бөтен уем, дикъкатем башка мәсьәләләр белән мәшгуль иде. Сәет-Насыйр әфәнде сүзнең кайда тартканлыгын аз гына бер ишарәдән дә аңлап ала торган шактый зирәк бер кеше иде, ахрысы, иң элек шуларны әйтеп алды:
– Безнең сартия халкында шактый уяну, алга, яңалыкка омтылу бара бит хәзерендә! – диде. – Ысулы җәдид мәктәпләре ачабыз, аларга татарлардан мөгаллимнәр китерәбез. Казан, Оренбург, Уфа шикелле шәһәрләрдәге мәдрәсәләргә укучылар җибәрәбез, татар матбугатын, татар әдәбиятын укыйбыз…
Шуннан соң ул бераз гына уйланып, көлемсерәп торды да:
– Тарих шулай икән ул! – диде. – Бервакытны татарлар Бохарага килеп гыйлем алган. Инде хәзер без алардан шуның бурычын түләтергә тырышабыз. Алардан белем алырга, алар аркылы Аурупа мәдәниятенә якынлашырга телибез!
Сөйли торгач, ул үзләрендә татарларга карата үпкә барлыгын да әйтеп куйды:
– Без татар кардәшләр белән мәдәни нигездә нык аралашырга телибез. Безгә хәтта кыз алып, кыз биреп тә яшәргә кирәк. Тик татар кардәшләр безгә түбән күз беләнрәк карый, тиңгә санамыйсыз…
– Наданнар кайда да бар, – дигән булдым мин. – Мәдәниятебезнең борынгы тамырлары Төркстанда икәнлеген без беләбез.
Аннары ул үзенең Галимҗан белән танышу мәсьәләсенә күчеп, аның да үзләрендә яңалыкка омтылу уңае белән килеп чыкканлыгын әйтте. Ул менә болай була.