– Кит әле моннан! – дидем мин аңа. – Мәҗиттән дә шәп иттереп кем шигырь яза алсын?!
– Язалар икән шул! Укып күргәч, үзегез дә ышанырсыз әле…
– Укыгач күрерсез, белерсез, имеш! Пешкән шалкан! Без аларны кайдан табып укыйк? Күчереп алып килсәң булмадымы?
Шул минуткача якын дус булып йөргән Хәлим, күчереп алып кайтмаганы өчен, минем каршымда түбән бер кеше кебек булып калды.
Төне буе уйланып, пошынып ятканнан соң чыдый алмадым: иртә таңнан торып, барлы-юклы киемнәремне киендем дә, кулыма бер таяк алып, Кече Кайбыч авылына юл тоттым.
Ачы җил, күз ача алмаслык буран, юлны калын көрт баскан, ләкин аларның берсе дә мине куркыта, юлымнан туктата алмый, чөнки Гафури шигырьләре белән әлегә чаклы үзем күрмәгән Габдулла Тукаев шигырьләрен укырга барам!
«Тукаев шигырьләре Гафури шигырьләреннән дә әйбәтрәк!» Хәлимнең әнә шундый сүзләре дә мине очындыра.
Кичке эңгердә Сөнгатулла муллаларга барып кердем. Ул мине җылы каршылады. Ни өчен килгәнлегемне әйткәч, мине нык кына шелтәләп тә алды:
– Шундый салкында туңып үләргә уйладыңмы әллә? – диде. – Берәр таныш кеше артыннан хатың булса, мин үзем ул газеталарны җибәргән булыр идем!
«Ахмак сүз, – дим мин эчемнән генә. – Таныш кеше кайчан килеп чыга да, ул газеталар миңа кайчан тапшырыла? Шуны көтеп ят, имеш!»
Ул мине җылытырга тырыша, ашарга-эчәргә кыстый, уку хәлләрен сораша, ә мин аларның берсенә дә колак салмыйм, әлеге шигырьләрне укыйм. Соңыннан ул да көлеп җибәрде:
– Аңлыйм, аңлыйм мин сине… Тукаев шигырьләре инде мине дә иләсләндерә башлады.
– Ә Мәҗит шигырьләре?
Сөнгатулла мулланың «Тукаев шигырьләре» дип атап әйтүе аның Мәҗит Гафурины кимсетүе төсле булып тоелды миңа. Шунлыктан мин тагын да шул сорауны кабатладым:
– Синеңчә, Гафури шигырьләре начармыни?
– Юк, алай дигән сүз түгел, – диде ул. – Син Тукай шигырьләрен беренче тапкыр күрәсең, шуңа күрә генә әйтәм.
Ләкин, дөресен генә әйткәндә, Тукай шигырьләре мине беренче тапкыр уку белән үк йотып алсалар да, мин әле Тукаймы, Мәҗитме шәбрәк яза дигән бер фикергә килерлек хәлдә түгел идем. Сукыр тавыкка бар да бодай дигәндәй, аларның һәммәсе дә миңа җан азыгы, һәммәсе дә минем йөрәгемне җылыта!
5
(Күңел Казанга тарта)
Унбер-унике яшьләремдә әти мине Казанга алып барган иде. Ләкин ни өчендер ул баруымда Казан миндә бертөрле дә истәлек итеп күз алдына китерерлек, сагынып сөйләрлек эз калдырмаган. Шунлыктан миндә аның турында күп мактаулы сүзләр, легендалар сөйләнгән Казан каласын барып күрү дәрте торган саен көчәя генә иде. Бигрәк тә Мәҗит Гафуриның шунда булуы – аның мәдрәсәи «Мөхәммәдия»дә укуы турындагы хәбәр миндә бу теләкне тагын да үстереп җибәрде. Кыш буенча шул ният белән тиенләп җыеп килгән бер сум кырык тиен акчамны кесә төбенә салып, мин Акъегет авылыннан унбиш чакрымда булган Козловка пристанена киттем. Аннан, дүртенче класс пароходка утырып, Казан каласына…
Усиягә, Казан пристанена килеп төшкәч, мин шундагы извозчиктан:
– «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен беләсеңме? – дип сорадым. – Шунда барырга иде.
– Печән базарына илтеп төшерермен, – диде бу. – Шул тирәдә бугай ул. Ни йомышың төште?
– Мәҗит Гафурины күрәсе иде. Син аны беләсеңме?
Извозчикның Мәҗит Гафурины белмәвенә чиктән тыш гаҗәпләндем.
Пристаньда халык кайный, трамвайлар йөреп тора, кешеләр шуңа утыралар да китәләр. Ә мин бернәрсә дә аңламыйм, кая барырга да белмим.
Арлы-бирле ялтыранып йөрдем дә, зур арбалы извозчикка утырып, шәһәргә киттем. Шулай итеп мин, авыл егете, җитмәсә тагын, җырлар, бәетләр язып йөргән, шагыйрь булу хыялы белән җенләнгән бер шәкерт, биш тиен урынына кырык тиен акча тотып, Печән базарына барып төшкәч тә, мәдрәсәи «Мөхәммәдия»не сораша башладым. Миңа:
– Тегәрҗеп урамында! – диләр.
– Кайда соң ул урам?
– Казан каласында!
Мәҗит Гафурины сорыйм.
– Казанда Мәҗитләр дә, Гафурилар да күп, – диләр.
Шушымы инде Казан?! Гафурины да белмәгән башлары белән нишләп йөриләр монда? Атаклы мәдрәсәнең дә кайдалыгын белмиләр. Бик надан булып чыкты бит әле Казан халкы.
Тинтерәп йөри торгач, «Мәгариф көтепханәсе»нең алдына барып чыктым. Аның ишеге янындагы пыяла шкафка төрле китаплар тезелеп куелган: «Алданма кызыл алмага», Миргазиз Укмасый шигырьләре. «Себер тимер юлы», Мәҗит Гафури әсәре.
Шул китап күземә чалыну белән, мин кибет эченә ташландым.
– Әнә шул пыяла тартма эчендәге «Себер тимер юлы» дигән китапны алып бирегез әле миңа!
Урта яшьләрдә, ыспай гына киенгән бер кеше миңа карап елмайды да:
– Нигә аны пыяла тартмадан алып торырга, – диде, – ул монда да җитәрлек!
Китапны алып биргәч, ул бераз гына миңа карап торды да:
– Сез саладанмы әллә? – диде.
– Әйе!
– Әйтәм җирле…
Китапны алдым да кош тоткандай булып чыгып киттем. Урамга чыккач, иң элек кесәмдәге акчаларны барлап карадым. Илле бер тиен акча калган!
– Алай-й-й, өч тиенгә күмәч алып ашасам, пароход билетына җитәрлек кала икән әле.
Тоттым да пристаньга җәяүләп киттем.
Шулай булса да, мин бик шат идем. Үземнең Казанга килүемне бушка чыкмаган иттереп тоям, чөнки минем кулымда Мәҗит Гафуриның әлегә чаклы мин күрмәгән бер китабы бар!..
Инде миндә Мәҗит Гафуриның үзен эзләп табу, аның белән күрешү кайгысы да, унар морҗалы өйләре булган Казанны күреп йөрү дәрте дә онытылган иде. Миндә тик бер генә теләк – ничек итеп тизрәк шул китапны укырга!
Шәһәрдән чыккач, чирәмгә утырдым да китапны актарырга керештем. «Себер тимер юлы» – Мәҗит Гафури әсәре! Китап тышындагы шул сүзләргә карыйм да тәмле уйларга чумам. Күз алдына китерәм: «Милләт кайгысы» – Зариф Бәшири әсәре! Шундый яшел тышлы китап пыяла тартма эчендә булыр микән? Эчке түш кесәмнән кәгазь, карандаш алдым да «Себер тимер юлы» китабына охшатып язылачак «Милләт кайгысы»ның тышлыгын ясадым. Тышлык яшел булырга тиеш иде. Тик яшел кәгазем юк бит янымда, каһәр! Китабым басылып чыкканчы әлеге кәгазь эчке түш кесәмдә сакланды.
Бу җәйне мин бөтенләе белән авылда үткәрдем һәм булачак «Милләт кайгысы» дигән җыентыкны оештырдым. Ләкин моны оештыру миңа арзанга төшмәде. Мин һәр көнне өй артындагы бәрәңге бакчасына чыгам да койма буендагы кычытканнар арасына яшеренеп утырып укыйм, язам. Ләкин, эш җайланып кына барган чагында, чәпчеп-чәчәлеп әни килеп чыга:
– Кайда чыгып китте инде бу тагын?! Җенләнде бит шул такмаклары белән!.. Болынга төшәргә, тавыкларга ат кузгалагы җыеп кайтырга иде бит…
Мин тиз генә «Себер тимер юлы» белән үземнең язмаларымны яшерәм.
Башкасы ни булса шул, әнием аларны алып ертып ташлый күрмәсен! дим. Мин, сукрана-сукрана, болынга төшеп китәм. Мәҗитне дә әнисе шулай җәфалый микән?
Шул җәйдә безнең авылга таштан яңа тәртип белән укыту өчен зур гына бер мәктәп салынды. Мин шунда укытучы булырга тиеш идем. Бер ел булса да укытып, үземне мөгаллимлектә сынап карыйсым килә иде. Чүтидә мәктәп салырга кирәк дип, Заһидулла байның колак итен ашаган кеше мин түгелме? Дәрт зур иде. Менә, ниһаять, кызыл кирпечтән мәктәп салынды. Ысулы җәдит өчен! Моңа шактый зур акча тоткан Заһидулла бай: «Үзең артыннан йөртеп салдырдың, инде яңа укуны да үзең башлап җибәр!» – дигәч, мин шатланып риза да булган идем.
Ләкин башта укытучы булу хыялы белән шактый мавыккан булсам да, тора-бара бу дәрт сүнә башлады, чөнки әти мине һәр көнне мәчеткә куа:
– Син булачак укытучы, аннан соң мулла! – ди. – Шулай булгач, халыкка яхшы күренергә, диндар булырга кирәк!.. Югыйсә, тегеләй дә яңа тәртипкә каршы төрлечә котыртулар барган чагында, динсез икән ул дип, күп кеше баласын укырга бирмәс!..
Мин бу сүзләрдә монафикълык күрәм. Мин мәчеткә халык күрсен өчен генә йөрергә тиешмени? Мәчет ул мулла-мунтагай өчен төшемле урын гына түгелме соң? Мөселманнарның иң зур бәйрәме – гает бәйрәмнәрен дә искә төшерәм. Килгән халык гает намазы алдыннан мулла-мәзингә мул итеп сәдака бирә. Ул гына да түгел, муллалар шәкерт улларын да ияртеп баралар. Халык аларга да сәдака бирә. Шундый төшем өчен әти безне дә гаетләрдә үз янына утырта иде. Бала чагында күңелле генә була иде ул! Ләкин тәрәккый мәҗлесләрендә сөйләнгән сүзләрне тыңлаганнан соң, бу гамәлнең түбәнлек икәнен һәм дингә бернинди дә катнашы булмавын аңлагач, сәдака өметләнеп утыруны үзем өчен хурлык дип саный башладым. Авылда калсам, әти белән каршылыкка керергә туры киләчәк иде.