Халык, куркуга төшеп, ырым йолаларына кереште. Текә яр читенә чокыр казып, казаннар астылар, казан асларына ут ягып җибәрделәр. Һәр йорт саен берәр савыт сөт, берәр күкәй һәм берәр уч ярма җыеп, яңгыр боткасы пешерделәр.
Әчкелтем-төчкелтем булып, төтен исе килеп торса да, ботка барысына да бик тәмле тоелды. Бала-чага, яшүсмерләр шау-шу килеп, талаша-талаша, боткага ябырылдылар һәм бер бөртеген дә калдырмыйча ашап бетерделәр. Шуннан соң, ыштан балакларын тездән югары сызганып, су сибешергә керештеләр.
Малайлар урамда, сулы чиләкләрен күтәреп йөгерә-йөгерә, очраган бер кешене су белән коендыра башладылар. Койма буена утырып, бу хәлне карап торган хатыннар белән кызларны да читләтеп узмадылар. Авыл аша үткән-сүткән кешеләр авылдан манма су булып чыгып китәләр иде. Хәтта мәчеттән бик эре генә кайтып килгән Шәмси мулла белән Сабирҗан мәзингә дә эләкми калмады.
Кич җитү белән, бала-чагага дәү егетләр кушылды. Хәтта кайбер олы гына ирләр дә, түзмичә, яшьләргә иярделәр. Алар артыннан хатын-кызлар кушылды. Очраган бер кешене, кемлеген тикшермичә, су белән коендырдылар. Төн уртасы җиткәнче, авыл мәш килде.
Ә яңгыр һаман да яумады.
Ходайның кодрәте җитми, шайтан да ярдәм итми иде.
Яңа гына тишелеп килгән уҗым кыякларын кояш көйдерде. Агач яфраклары саргаеп корыдылар. Шомырт ботаклары ялангачланып калды; тирәк белән каен агачлары үлем күләгәсе төсле булып басып торалар иде.
Күлләр, чишмәләр корып киптеләр. Коелардан су китте. Тегермәннәр туктап калды.
Мал-туар арыкланды. Өсләрендәге елкылдап торган йоннары, төсе уңып, тотам-тотам булып коела башлады.
Иртәләрен инде көтүче Мифтахның кычкырып көтү куганы да ишетелмәс булды, озын чыбыркысы да сызгырып шартламый иде.
Менә җыен атнасы да җитте, әмма бер генә дә җанлану әсәре күренмәде. Ындырларында әллә ничә еллык ашлык кибәннәре булган кешеләргә дә кунак-төшем килми иде.
…Су буе шәп-шәрә. Елга үзәне кибеп, җансыз булып караеп ята. Язгы ташу актарган кызыл балчык өемнәре кабер өсләре шикелле калкып торалар.
Быел базары да элекке еллардагыча түгел… Кибетләрнең күбесе ябык, ачык кибетләр алдында исә товар алучы кеше бөтенләй күренми. Товары да юк.
Хәтта кабакта да кеше юк. Бары тик он рәтендә генә яшел чапан, ак бүрек кигән муллалар, кара җилән кигән мәзиннәр һәм янып торган кып-кызыл битле куштаннар гына көрпә кушкан, күгәреп беткән он һәм ярма белән сату итәләр, мал-туар рәтендә исә авыл агайлары соңгы атларын, сыер-сарыкларын саталар.
Өйләдән соң дин әһелләре киемнәренә сарган он тузанын каккалыйлар да, юынып, элекке еллардагыча, иркен беседкада кайнар чәй эчәләр. Кесәләрен авырайтып баскан зур табыштай бик канәгать булып, алар халыкның бозылуы турында озак-озак гәп сатып утыралар.
Авылда үлем-җитем күренми әле, әмма озакламый әҗәл килеп, үткен чалгысы белән дистәләгән кеше гомерен кисәчәген белеп торалар. Берише кешеләр, йортларын ташлап, кая туры килсә, шунда чыгып киттеләр. Икенче берәүләр, арзанга гына йорт әйберләрен сатып, хатыны, бала-чагасының җанын асрарлык көрпә, алабута юнәтеп, читкә эшкә киттеләр. Өченче берәүләр, сатардай нәрсәләренең барысын акчага әйләндереп, соңгы чүпрәк-чапракларын кешегә сакларга калдырып, ишек-тәрәзәләренә такта кактылар да, имчәк балаларын кабык арбага утыртып, ашарларына азык төяп, бөтен җәмәгате белән читкә бәхет эзләп киттеләр.
– Ни язган булса да шушында күрермен инде, – дип, авылда калучылар да булды. Алар мулла белән мәзиннән һәм башка бай кешеләрдән биш бәясе белән икмәк сатып алып, ерып чыккысыз бурычка баттылар.
Бик ишле бала-чагалы ярлылар да авылда калды. Аларның өсләренә кияргә киндер күлмәге дә, ерак юлга чыгарлык акчалары да юк иде. Алар төрле үлән, тамыр-томыр җыялар да шуларны киптереп, он итеп тарттыралар. Соңгы сыерларын да сатып, кышлык азык юнәтәләр иде.
Җәй урталарына таба иске кибәннәр әкрен-әкрен шиңеп бетә, ә кибән хуҗаларының кесәләре акча белән тула башлады. Мулла белән мәзиннең бурычка алучыларны терки торган калын кенәгәләрендә көн саен яңа исемнәр арта бара. Гыймади да берничә таякны яңа тамгалар белән сырлап бетерде.
Миңлебай Вафасы калага эшкә китте. Сафа, хатыны белән киңәшкәннән соң, авылда калырга булды.
Өлкән абыйсы Тол Таҗи да:
– Ярлыга кая барса да бер язмыш, – дип, беркая кузгалмады.
Ул хәтта кышлык запас та кайгыртмады. Бер уйлаганда, ул – бала-чагасыз, хатынсыз, хәтта кәҗәсе дә булмаган ялгыз бер кеше – авылдан беренче булып китәргә тиеш кебек иде. Байлар белән куштаннар, Таҗиның авылда калуын күргәч, монда бер-бер хикмәт бардыр, дип шикләнә, борчыла башладылар.
Бөтен тирә-якта якынлашып килгән ачлыктан курыкмаучы бердәнбер кеше шушы Тол Таҗи гына иде.
II. Ач күләгәләр, тук бүдәнәләр
Көз туклык, муллык китермәде. Кичләрен хәзер су буенда егетләр дә гармун уйнап, җырлап йөрмиләр, иңнәренә көянтә-чиләк асып, киенгән-бизәнгән кызлар да тар сукмактан су алырга төшмиләр.
Ташландык әвеннәр җимерек стеналары, тишек түбәләре белән ыржаеп утыралар. Аларның базлары ишелеп, мичләре яртылаш җимерелгән. Тап-такыр ындыр табаклары тигез ашъяулык шикелле җәелеп ята.
Халык өеннән чыкмый.
Урамнарда бер кеше күренми. Йортларның ишек-тәрәзәләренә такта сугылган, койма такталарын, читән чыбыкларын ягарга ташып бетергәннәр. Мал-туар абзарлары җимерелгән, таланган.
Мәзин дә хәзер, кешегә биреп, чыпта суктырмый. Шәмси мулланың хатыны да яңа сөлге, ашъяулыклар эшләтми. Гомер буе станда сугу суккан кешеләр эшсез калдылар.
Салым түләр вакыт та килеп җитте.
Авылга, тройка атка утырып, Сапый старшина килеп төште, старостага ничек эш итәргә кирәклеген күрсәткәч, авызыннан килгәнче сыйланды да тагын китеп барды. Атлы стражник становойдан язу китереп китте. Берничә көннән соң кара мыеклы писарь, авылдан узышлый старостага сугылып, тагы берничә киңәш биреп китте.
Фәйзулла староста сотский белән десятскийларга халыкны каравыл өенә җыярга кушты. Алар, калайларын мунчала бау белән муеннарына асып, кулларына ботаклы таяк тотып, һәр өйнең тәрәзәсен шакый-шакый:
– Әх-мә-дул-ла а-гай, җыенга ба-ар!
– Гайнетдин абзый, җыенга!
– Старшина бөтен кешегә килергә кушты! – дип, урам буйлап йорт борынча кычкырып йөрделәр.
Ачлыктан кипшенеп агарынган, шешенгән кешеләр, салкын мич башларыннан көч-хәл белән төшеп, сәләмәләрен киделәр дә каравыл өенә киттеләр.
Җыенда шау-шу, акырыш-бакырыш булмады. Крестьяннар, башларын иеп, сабыр гына тик тордылар. Аларның йөзләре саргаеп суырылган, нурсыз күзләре төпкә баткан. Арык беләкләрендәге кан тамырлары, кабарып, кара бау шикелле үрелгән иде.
Муенына җиз калаен асып, Фәйзулла староста килеп җитте. Мәзин белән Гыймади да биредә иде.
– Җәмәгать, нәчәлство салымны соңгы тиененә чаклы түләп бетерергә куша, – диде староста.
Халык дәшмәде.
– Ничек итеп түләмисең инде? Җирдән файдаланабыз икән, димәк, салымын да түләргә кирәк… – диде мәзин.
Гыймади гөрелдәтеп бер кикерде дә:
– Игеннең уңмавы патшага, нәчәлствога кагылмый. Ансы – Ходай Тәгалә эше, тәкъдир эше… – диде.
Чатан Сәләхинең кияве, өстенә тула чикмән, аягына тишек итек кигән Фәхри кинәт:
– Ындырында кибәне булган кешеләргә алай сөйләве ансат. Аларга нәрсә? Алар әйтерләр дә, түләрләр дә… Ашарына икмәге булмаган кешеләр нишләр? Бетләрен сатып түләсеннәрме? – дип кычкырды.
Әле бөтенләй аңгыраеп җитмәгән берничә кеше аны яклап тавыш бирде.
Фәйзулла староста:
– Теләсәң каян тап, теләсәң ни белән түлә… Патшаның анда эше юк… Мужик икәнсең, түләргә тиешсең, – дип кычкырды.
– Патша, салым түләткәнче, безнең ничек җан асраганыбызны сорасын иде! – дип, каршы җавап кайтарды Фәхри.