Сабан туе алдыннан аяз матур язгы бер көн иде. Кояш инде көнбатыш якка авышып бара. Көндезге җылы сүрелеп, көн салкыная, томан төшә башлаган иде. Көн буе армый-талмый оялары тирәсендә мәш килгән сыерчыклар, сайрауларыннан туктап, ояларына кергәннәр һәм, йоннарын кабартып, салкын төн чыгарга әзерләнгәннәр. Морҗалардан аксыл төтен күтәрелә. Урамнан, шаулашып-чырылдашып, чүпрәк тасмалар белән бизәлгән көр атларга атланып, малайлар чабышып уздылар. Алар Сабан туендагы ярышка ат аягы яздыралар иде.
Морҗалардан, бөтерелеп, төтен күтәрелә – өйләрдә, суган кабыгы кайнатып, күкәй буйыйлар. Бөкре, ямьсез суканы хөрмәтләп, халык бәйрәмгә әзерләнә иде.
* * *
Кояш чыгып та җитмәстән, малайлар, урамга сибелешеп, йорт борынча күкәй җыеп йөри башладылар. Аларга кызлар да кушылды.
Кояш чыгып, җылы нурлары җиргә төшә башлаганда, бөтен авыл инде аякка баскан, бәйрәм ыгы-зыгысында кайнап тора иде. Егетләр көрәшкә, йөгерешкә әзерләнәләр, беришеләре сөйгән кызлары белән күрешергә вәгъдәләшәләр иде.
Кыш буе чыпта суккан кешеләр станнарын чоланга чыгарып, көзеннән үк сүтелгән сәке такталарын кире үз урыннарына кертеп куйдылар.
Урамда төркем-төркем булып үсмер малайлар җыелышканнар. Алар җирдә күкәй тәгәрәтеп уйныйлар: ике түбәтәй эченә чүбек тутырып теккән туп белән тезелешеп торган күкәйләрне бәреп аударалар. Күкәйләре булмаган балалар, читтәрәк торып, авыр туп тиеп ваткан күкәйне тиз генә эләктереп алалар да, кабыгын, тузанын әйбәтләп чистартып та тормыйча, авызларына кабып җибәрәләр. Урам-тыкрык башларында зурлар, җыелышып, ашыкмый гына гәп сатып торалар.
Менә урам очында атка атланган ике кеше күренде. Берсе – өстенә сөлге, ашъяулык, тастымал, намазлык, чапаннар элгәне – яшь егет, икенчесе сакалы чалара башлаган урта яшьләрдәге бер куштан иде. Алар, һәр йорт каршысына туктап, Сабан туенда җиңүчеләргә бүләк итеп бирү өчен берәр нәрсә чыгаруларын сорыйлар. Чыгарган әйберне рәхмәт әйтеп алгач, аны билләренә урыйлар яки ат муенына бәйлиләр дә алдагы йортка таба китәләр.
Әлеге ике атлыны күргәч, малайлар, уеннарын ташлап, әйбер җыючылар артыннан ияргән төркемгә кушылдылар. Бала-чага, чыр-чу килеп, атларның борын төбендә үк урала иде. Вәкарь белән генә сөйләшеп торган җирдән сүзләрен бүлеп, алар артыннан олылар да иярде.
Төркем Миңлебайлар йорты янына килеп туктады. Бүләк җыючы куштан, атыннан төшмичә генә, кычкырып сәлам бирде. Шундук ишектән Сафа йөгереп чыгып, куштанга баш-башы чиккән озын сөлге сузды. Әллә нинди бизәкләр төшереп, нечкәләп чиккән бу матур сөлгене күргәч, бала-чага сокланып шаулаша башлады.
Бу сөлге Саҗидәнең Сабан туена дигән бүләге иде. Ләкин бүләк җыючы куштан сөлгене Сафа кулыннан алырга ашыкмады. Бөеренә таянды да, тирә-юнендәге бөтен кеше ишетсен дигәндәй кычкырып:
– Сезнең кебек Миңлебай карт токымы өчен мондый бүләк кенә аз. Менә дигән итеп, бөтен йоласын китереп, авылда бер дигән кызга өйләндең, ә үзең нибары бер сөлге бирәсең. Кызны ябыштырып алган шикелле. Болай булмый, Әхмәтсафа! Миңлебай карт оныкларына болай килешми! Халык сездән чапан көтә… Шулай бит? – диде, иптәшенә карап.
Анысы, «әйе, шулай» дигәндәй, сүзсез генә баш какты. Куштанның бу сүзе үзенә күрә көлеп әйтүе иде. Моның мәгънәсен олылар түгел, кечеләр дә сизде, Сафа да аңлады. Ул уңайсызланып, кызарынып китте, шулай да сиздермәскә тырышты. Сүзгә каршы шаяртып җавап кайтарды да сөлгене яңадан куштанга сузды, ләкин тегесе сөлгене тагы алмады.
Җыелган халык, кызыксынып, Сафаны күзәтеп тора иде. Ә куштан:
– Миңлебайлар ыруыннан бер чапан! – дип, үз сүзен куәтли бирде.
Сафа, аптырап, сөлге тоткан кулын кире төшерде дә, ашыга-ашыга, өйгә кереп китте.
Өйдәгеләр барысы куштанның сүзен ишеткәннәр иде. Сафаны бу уңайсыз хәлдән коткарыр өчен, урамга Вафа да, Патый да чыкмады. Мич алдында эндәшми генә савыт-саба юып маташкан Саҗидәне Патый, ачуы килеп, әллә нинди әшәке сүзләр белән тиргәп тора иде.
Сафа, өйгә кереп:
– Нишлибез инде хәзер? – диде.
– Менә гел шулай була ул, – дип ябырылды аңа Патый. – Олылар сүзен тыңлый белмәсәгез, менә хәзер мыскыл иткәнне күтәрә белегез. Хөрмәтле Миңлебай карт ыруын мәсхәрә итүе берни дә түгел иде сезгә. Менә хәзер түзегез инде! Әнә ул шуның җимеше инде!.. Йә, ничегрәк соң? Бик күңеллеме?
– Җитәр инде, әнкәй, вакыты ул түгел. Урамда халык көтеп тора… Нәрсә дип әйтик? Нишлик? – диде Вафа, аның сүзен бүлеп.
– Чәнчелеп китегез! Хәзер генә утырып чапан тегеп бирә алмыйм лабаса мин! – дип кычкырды Патый.
Сафа өмет белән абыйсына карады. Вафа исә, мыскыллы гына көлеп:
– Бик булган егет ич син! Бар, Бохарага барып, чапан алып кайт, – диде.
Тыштан:
– Әхмәтсафа! Чапаның әзерме? – дигән тавыш ишетелде.
Аз гына да көттерергә ярамый иде.
Сәке түрендә дәшми-тынмый тәсбих тартып утырган Зөһрә карчык сүзсез генә киштәгә таба үрелде. Киштә астында зур кадакта мәрхүм иренең бердәнбер истәлеге – Миңлебай картның төсе уңып беткән чапаны эленеп тора иде.
– Мә, улым, чыгарып бир, – диде карчык, калтыранган куллары белән чапанны сузып. – Тынычлансыннар… Бу кадәр намуссызлыкка мәрхүмнең җаны рәнҗемәсен.
– Ай-ай-ай, нинди юмарт! Әйтәсе дә юк! – дип тезеп китте Патый, көлеп.
Вафа авыз эченнән нидер мыгырданып куйды. Сафа, әбисе кулыннан иске чапанны алып, тиз генә урамга чыкты да куштанга сузды.
Куштан, чапанның Миңлебай картныкы икәнен күргәч, Зөһрә карчыкның нинди кадерле әйберен корбан итүен аңлады. Шулай да:
– Бу чапан Зөһрә карчыкның туе елында Сабан туена бүләк итеп әзерләнгән булгандыр әле. Ярый, бушлай биргән атның тешен карап тормыйлар! – дип сөйләнә-сөйләнә, чапанны, алып, иптәшенә бирде.
Егет чапанны, җиңнәреннән тотып, иңбашына салды. Шуннан соң алар Миңлебайлар йорты яныннан китеп бардылар. Халык төркеме дә алар артыннан иярде.
Бүләк җыючылар күрше йорт янына җитеп туктарга да өлгермәде, Миңлебайлар өендә талаш чыкты. Ызгышны Патый белән Вафа башлады. Алар Зөһрә карчыкны артык юмартлыгы өчен ачуланырга керештеләр. Карчыкны яклап сүзгә Саҗидә кысылгач, икәүләп аңа ябырылдылар. Әмма Саҗидә сүзсез калмады, каенанасына да, каенагасына да оста, усал итеп җавап кайтара торды. Сафа өйгә килеп кергәндә, Патый Йосыф картны хурлый иде. Сафа да, кызып китеп, хатынының туганнарын якларга кереште.
Халык Сабан туен бәйрәм итеп күңел ача. Ә Миңлебайлар йортында талаш кыза бара иде. Бер як та беренче булып юл куярга теләми. Һәммәсенең теле чишелгән иде.
Талаш шулай байтак озак дәвам итте. Халык инде кайсы атка атланып, кайсы җәяүләп кырга, уенга китеп бетте, ә Миңлебайлар йортында гауга һаман басылмады.
Сафа:
– Сезнең болай мәсхәрә итүегезгә бүтән түзеп тора алмыйбыз! – дип кычкырды да, ишекне шап иттереп ябып, өйдән чыгып китте.
Саҗидә дә аның артыннан иярде.
* * *
Мәйданны авылдан ике-өч чакрым читтәрәк, басу янындагы болында оештырганнар иде.
Кара тарантаска җиккән юртак атка утырып, Шәмси мулла килеп җитте. Әкрәм карый белән Сабирҗан мәзин бергә килделәр. Мәйдан уртасына озын колга утыртканнар, шул колгага чапан, сөлге, ашъяулыклар элгәннәр. Колга тирәсендә өсләренә яңа бишмәт киеп, билләрен бизәкле билбаулар белән буган куштаннар тулгана иде.
Менә көрәш башланды. Беренче булып көрәшкә балалар чыкты. Алар, гайрәтле яшь әтәчләр кебек, түгәрәк уртасына агылып чыгалар да бер-берсенә килеп ябышалар. Җиңелгәннәр тиз генә халык арасына кереп югала. Җиңгәннәре, эрәеп кенә, көрәшергә яңа кеше чыкканны көтеп тора.
Тора-бара балаларны үсмер малайлар, үсмерләрне үсеп җиткән егетләр алмаштырды. Аннары мәйданга чын көрәшчеләр чыкты. Көрәш кызып китте. Халыкның да кызыксынуы чигенә җитте.
Аягына чабата, өстенә иске генә чикмән кигән һәм төп шикелле тәбәнәк, таза, сакаллы бер кеше үзенә каршы көрәшергә чыккан берен искиткеч җиңел күтәреп алып җиргә сала тора. Ул инде путасына унлап сөлге кыстырган иде – болар еккан өчен алган бүләкләре. Ахырда бу көрәшче белән көч сынашырга теләүче кеше дә калмады.