1958 елгы «Татар совет язучылары» биобиблиографик белешмәдә М. Галәү исемен күреп булмый. Бер үк елларда репрессияләнгән Ф. Бурнаш, Г. Ибраһимов, К. Тинчурин, X. Туфаннар инде биредә үзләренә тиешле урыннарын алганнар. Әмма М. Галәү – юк. Зыялыларыбыз, аерым алганда күренекле әдәбият галиме Н. Юзиев, моңа борчылуларын белдерәләр. Нил Гафур улы кулына М. Галәүнең үз кулы белән язган автобиографиясе килеп керә. Моны «мин әһәмиятле документларның берсе дип саныйм, – ди ул. – Бу язма М. Галәү тормышының моңача аз билгеле булган якларын ачыклый, язучының татар иҗтимагый фикер үсешендәге һәм әдәби процесстагы ролен тагы да югары күтәрә». Язмадан аңлашылганча, М. Галәү, «Кармак» журналында эшләгәндә, бер мәкаләсе өчен 1916 елны бер елга ирегеннән мәхрүм ителүгә дә хөкем ителә». Н. Юзиев ачынып болай дип дәвам итә: «М. Галәүнең иҗат мирасына салкынча карашның егерменче-утызынчы елларда гына түгел, әлегәчә яшәп килүен әйтәсе килә. М. Галәү әдәби мирасы комиссиясенең ул вакыттагы исән әгъзалары Ә. Фәйзи, М. Максудлар әдипнең татарча өч томлыгын чыгару турында әллә кайчан ук инде эш кузгатканнар иде. Ләкин бу эш башланмаган килеш туктап калды. Вакытында М. Галәү романнары А. Горький ярдәмендә рус телендә дөнья күргәннәр иде. «Канлы тамгалар» кебек атаклы романы татарча әлегәчә басылганы юк»[2]
.
Әйе, Ә. Фәйзи белән М. Максуд хак сүз әйткәннәр. М. Галәү иҗаты шактый зур. Күп кенә хикәяләре, очерклары бар. Алар әле егерменче елларда «Каяу» (1927), «Төеннәр» (1928) җыентыкларында Казанда туплап чыгарылган. «Күпнең берсе» озын хикәясе 1931 елда аерым китап булып Мәскәүдә чыккан. 1924 елда Оренбургта ул «Пугач явы», «Саламторханнар», «Курчак туе» дигән пьесалар яза.
Ә инде егерменче еллар ахырында язучыларның каләме белән идарә итү нык көчәя, моның өчен Совет язучылар оешмасы, Пролетар язучылар ассоциацияләре (бездә ТАПП) төзелә. Бу ике оешма үз сафларына яңа чынбарлыкны хуплап язган кешеләрне генә ала. Анда хәлфә улы, җитмәсә, күренекле дин әһеленә кардәш булган М. Галәү сыя алмый. Моның шулай икәнлеге бик тиз сиздерелә. 1928 елдан соң ул бер әсәрен дә Казанда бастыра алмый. Аны-моны сәбәп итеп, теге урынын, бу урынын төзәтергә, үзгәртергә дигән сүзләрдән башканы ишетә алмый. Казанда үзенә өнәмәүчелек мөнәсәбәте урнашуы турында ул М. Горькийга хат яза. Аңа үзенең русча басылган әсәрен дә җибәрә. Нәтиҗәдә татар әдибенә әсәрләрен Мәскәүдә бастырырга юл ачыла.
М. Галәүнең төп әсәре, – әлбәттә, Нил Юзиев әйткән «Канлы тамгалар» дигән дүрт кисәктән торырга тиешле эпопеясы. Беренче кисәген ул «Ил тыныч чакта» дип исемли, русча «Муть» дип атый. Без инде аны «Болганчык еллар» исеме белән беләбез. Монда 1877 елгы ачлыкка бәйләнешле вакыйгалар сурәтләнә. Икенчесенең исеме – «Ил өреккәндә». Биредә 1897 елда Россиядә халык санын алуга мөнәсәбәтле хәлләр гәүдәләндерелә. Өченче кисәктә рус-япон сугышы (1904) чоры сурәтләнеп, «Сабак» дип аталырга тиеш була. Дүртенче кисәген «Өермәләр» дип исемләү күздә тотыла. Анда 1917 елгы Февраль һәм Октябрь революцияләре вакыйгалары күрсәтелергә тиеш була. Күрәбез: татар халкының кырык еллык образлы тарихын эченә алган катлаулы әсәр. Аның беренче-икенче кисәкләре язылып тәмамланган, кайбер мәгълүматлар буенча, калганнары да караламада язылган. Әмма 1937 елда, кулга алынганда, алар эзсез югалган.
Әйе, әсәрләрен Казанда бастыру өмете өзелгәч, М. Галәү Мәскәүгә йөз тота. 1929 елда СССР халыкларының Мәркәз нәшриятында, «Канлы тамгалар» тарихи романыннан өземтәләрне туплап, татар телендә «Чүлмәк тулгач» дигән 79 битлек китап чыгара. Гайшә Шәрипова исемле әдәби мохиттә мәгълүм зыялыбыз эпопеяның беренче кисәген русчага тәрҗемә итә. 1930 елда Мәскәүдә «Муть» дигән исем белән ул басылып та чыга. Бороздин дигән каләм әһеле аңа кереш сүз яза. Икенче кисәген М. Галәү, «Мухаджиры» дигән исем куеп, үзе тәрҗемә кыла. Аны О. Быстрицкая дигән ханым әдәби эшкәртә. Роман 1934 елда шулай ук Мәскәүдә дөнья күрә.
«Муть» әсәре укучыга барып ирешкәч үк, «Кушамат» имзалы берәү романны бик каты тәнкыйтьләп мәкалә бастыра, романны «буржуа болганчыгы» дип атый. Әлеге «Кушамат» кем булды икән? Утыз еллар үткәч, әдип һәм галим Мөхәммәт Мәһдиев, шушы сорауга җавап эзләп, М. Галәүнең җәмәгате Зәйнәп апага хат яза. Зәйнәп ханым үзе дә күпне кичергән, 1938 елда аны да Караганда лагерена илтеп япканнар. Азат ителгәч, яңадан Мәскәүгә кайтып төпләнүгә ирешкән. Ул 1963 елның 15 маенда М. Мәһдиевкә хат белән җавап бирә.«37 нче елны кулга алганда, бөтен архивын да үзе белән бергә алып киттеләр», – дип яза Зәйнәп апа[3]. Бәлки, дип фараз кыла М. Мәһдиев, М. Галәү бу «Кушамат» ның кем икәнлеген белгәндер, ул хакта М. Горькийга язган хатында әйткәндер. Әйе, бу хатның бөек пролетар язучы архивыннан килеп чыгу ихтималы бардыр әле.
1932 елның 15 ноябрендә М. Җәлил шушы әсәр турында Мәскәү Дәүләт матур әдәбият нәшриятына эчке бәяләмә биргән. Әлбәттә инде, русча язган[4]. Шунысы кызык: бәяләмәнең исеме «М. Галәүнең «Болганчык еллар» дигән китабы» дип аталса да, М. Җәлил сүзне һәм «Болганчык еллар», һәм «Мөһаҗирләр» турында алып бара. Тагын бер аерым игътибар сорый торган нәрсә – М. Җәлил бу әсәрләрне оригиналда, ягъни татарча укыган. Бәяләмә авторы «тарихи моментлар дөрес һәм җанлы итеп тасвирланган» дип билгели. Ул әсәрне бөтен нечкәлекләре белән өйрәнеп, фикерләрен нык дәлилләп язган, байтак җитешсезлекләрен дә күрсәткән. М. Җәлил мондый нәтиҗә ясый: «Роман, җитди кимчелекләре булуга карамастан, массовый тираж белән басылып чыгарга һәм таралырга лаек. Политик һәм тарихи әһәмияткә ия материал тупланган, югары художестволы әсәр буларак, күрсәтелгән кимчелекләр аның дәрәҗәсен төшермиләр, шул сәбәпле ул кимчелекләр романны басмый калырга сәбәп була алмыйлар». Тагын бер мөһим әйбер, М. Җәлил Г. Шәрипова тәрҗемә иткән беренче кисәкнең русчасын да укып чыккан, аны татарчасы белән чагыштырып караган. Аның хөкеме бик тә кырыс: «Тәрҗемә ифрат йомшак. Тәрҗемәче оригиналның специфик үзенчәлеген һәм әдәби кыйммәтен сакларга бөтенләй тырышмаган. Тәрҗемәнең теле тупас, әдәби телдән ерак тора. Бу тәрҗемәне кабул итәргә һич тә ярамый». Әмма чынбарлыкта нәкъ киресе килеп чыккан: татарчасы түгел, бәлки тәрҗемә варианты басылган. Ярый әле анысы сакланып калган, югыйсә бүген без әсәр белән таныш булудан бөтенләй мәхрүм булыр идек.
Романнарны татарчалаштыруга күренекле тәрҗемәчеләр һәм текстологлар Яхъя Халитов белән Рәис Даутов алына. Алар М. Галәүнең татарча басылган әсәрләренең тел-стилен нечкәләп өйрәнәләр һәм мөмкин булганча оригиналга якын итеп туган телебезгә киредән тәрҗемә итәләр. Ә инде 1929 елда чыккан «Чүлмәк тулгач» җыентыгындагы өзекләрне гомуми текстка табигый рәвештә кертеп урнаштыралар. Нәтиҗәдә 1968 елда әлеге ике роман бер китап булып басылып чыга. Бу М. Галәүне чын мәгънәсендә халкыбызга һәм әдәбиятыбызга яңадан кайтарды, әдипнең сүз сәнгатебездәге затлы урынын билгеләде. Әле тагын бер бурыч бар, ул да булса 1934 елда русча басылган «Кабулсай» романын туган телебездә чыгару.
М. Галәү бүгенге әдәбият галәмендә классик язучыларыбыз арасында үзенең лаеклы урынын алды. Шөкер, хәзерге вакытта әдип мирасына карата Ә. Фәйзи, М. Максуд, Н. Юзиев әйткән теләкләр гамәлгә ашып бара. Алардан соң бу хакта Г. Бакир, Ф. Гыйльфанова, Г. Беляев, Р. Мостафиннар да гамьләнгәннәр иде. Бу җәһәттән Ф. Ганиева хезмәтләрен аерып күрсәтергә кирәк. Аның «Әдип гомере» дигән мәкаләсе[5]М. Галәү шәхесе һәм иҗатының заман сынауларын лаеклы үтүе хакында саллы сүз буларак кабул ителгән иде. Шуларга Вахит Имамовның матбугаттагы чыгышын да өстәргә кирәк[6]. Эш шунда: 2016 елда, М. Галәүнең тууына 130 ел тулу уңае белән, Милли музей бинасында искә алу кичәсе уздырылды. В. Имамов белән бергә бу юлларны язучыга да әлеге мәҗлестә катнашырга насыйп булды. Әлеге чараның анда катнашучылар күңелендә тирән эз калдыруының бер сәбәбе кичәдә М. Галәүнең якын кешеләренең дә катнашуы иде. Бу затлы нәселнең дәвамчылары бабалары хакында Казан зыялыларына шактый яңа хәбәрләр алып килгән булып чыкты.