Таң атты, яктырды. Берничә кыз, ишегалдына чыгып, тәрәзәгә сыланган карны чистарттылар. Өй эченә тонык кына көн яктысы саркып керде. Чыра утын сүндереп, мичне томаладылар. Кизү кыз, көянтә асып, суга китте. Калганнары өй эчен җыештырып, иртәгәсе көнгә чыра телеп куйдылар, сыерга азык салып, тавыкларны ашаттылар, самавыр куеп җибәрделәр. Шул эшләрне эшләп бетергәч, уйнарга керештеләр.
Көтмәгәндә ишек ачылып, бүлмәгә елтырап торган кара күзле, озын буйлы бер ир кеше килеп керде. Өстенә лопырдап торган озын чикмән кигән, изүе ачылып, аннан киң йонлач күкрәге күренеп тора иде.
Кызлар:
– Газиз агай! Газиз агай килгән! – дип, сөенешеп шаулаша башладылар.
Бөтен тирә-якка билгеле бер дивана иде бу. Үзе юаш, беркатлы, башкаларга да усаллык кылмый, үзен мыскыллаганны, рәнҗеткәнне дә күтәрми. Җәен-кышын бер үк кием киеп, авылдан авылга йөри, теләсә кайсы йортка барып керә, биргәнне ала, бирмәгәнне сорамый иде.
Бигрәк тә аны бала-чага һәм хатын-кыз ярата иде. Туры килгәндә, алар, аны туктатып, аның белән шаярталар, аның мәгънәсез сүзләреннән һәм кыланышларыннан рәхәтләнеп көләләр иде.
Менә бүген дә балалар аңа ябырылдылар:
– Газиз агай, сиңа ничә яшь?
– Ә? Тугыз ике тулды.
– Газиз агай, акчаң бармы?
– Бар, бик күп… Хи-хи!..
– Акчаң кайда соң?
– Чүлмәктә.
– Чүлмәк кайда?
– Саескан койрыгы астында… Хи-хи!..
Кызлар чыркылдашып көлеп җибәрделәр.
– Газиз агай, борыныңны сөрт!
Газиз, чикмән чабуын кайтарып, эре генә кыяфәт белән борынын сөртте. Шулчак аның керләнеп каткан ялангач ботлары күренеп китте. Кызлар тагы чыркылдаша башладылар. Көлешү басыла төшкәч, шундагы шуграк кызларның берсе:
– Газиз агай, өйләнәсең киләме? – дип сорады.
– Килә… Валлаһи, килә…
– Кайсыбызны аласың соң?
Газиз кызларга күз йөртеп чыкты да, бармагы белән Саҗидәгә төртеп:
– Әнә тегесен алам! – дип кычкырды.
Иптәш кызлары Саҗидәне үртәргә керештеләр. Саҗидә гарьләнүеннән, оялуыннан кып-кызыл булды. Ул, Газизгә ташланып, аны ишектән төрткәләп чыгарыр дәрәҗәгә җитешкән иде инде, шулвакыт кайсысыдыр:
– Абыстай килә! – дип кычкырды.
Өй эче тынып калды. Кызлар, китапларын тотып, быдыр-быдыр сабакларын кабатларга керештеләр…
Җиһанның улы Исмәгыйль елап уянуга, Саҗидә әлеге хатирәләреннән бүленеп калды. Кыз аны кулына алып юатырга тотынды…
«Әнә тегесен алам» дигән сүз кабат аның колак төбендә яңгырады. Әгәр шул сүзне дивана Газиз түгел, бәлки Сафа әйтсә? Ачуланыр иде микән ул аңа?
Саҗидә малайны итләч тәненнән сыйпап иркәләде.
Бәлки, Газиз дә бала чагында шушының шикелле матур булгандыр… Менә бу Исмәгыйль, үсеп җиткәч, нинди кеше булыр икән? Җиһан әйтә, кешенең тәкъдире үзе туганчы ук ләүхелмәхфүздә[11] язылып куелган, ди. Исмәгыйльнең тәкъдирен ничек беләсең? Ә Сафаныкын?.. Ул да Газиз шикелле куркыныч бер кеше булмасмы? Тәкъдирендә аның ни язылган? Әгәр ул да чикмән чабуы белән борынын сөртә торган булса? Аннары Саҗидә нишләр?
Кыз, күңелендәге шул ямьсез уйларны куар өчен, авыз эченнән укынып, «әстәгъфирулла, әстәгъфирулла!» дип төкеренеп куйды. Нишләргә соң – йөрәгендә уянган хисләренә ирек бирергәме, әллә аны хәзер үк тыярга, сүндерергәме?
* * *
Шул ук көнне төштән соң Әкрәм карый янына Сафа килде, карыйга биш тиен сәдака биреп, догаңнан ташламасаң иде, диде.
Сафа белән Саҗидәнең, сүз беркеткән кебек, икесе бер көнне килүләре Җиһанга сәер тоелды. «Моның берәр хикмәте юкмы икән? Араларында бер-бер хәл булмаганмы икән?» – дип уйланды.
VIII. Атың кәнфит ашый беләме?
Кыр эшләре вакыты да килеп җитте. Халык печәнгә төште. Җыен көннәрендә ярминкә кебек шаулап торган авыл тирән тынлыкка чумды.
Шундый көннәрнең берсендә Җиһан абыстай, буш вакыт табып, капка төбенә чыгып утырды. Әкрәм карый өйдә ял итеп ята иде. Балалар каядыр киткәннәр, тик өлкән кызы гына аш өендә эшләп маташа. Җиһанга уйланырга, узганнарын исенә төшерергә берәү дә комачауламый иде.
Аның күз алдына бала чагындагы тормышлары, әтисенең аны укырга-язарга өйрәтүләре килде. Сабакны яхшы үзләштергәне өчен, әтисе аны башыннан сыйпап мактый, ә андый чакларда шатлыктан Җиһанның башы күккә тия иде.
Әмма көтмәгәндә әтисе үлеп китте. Әнисе тугыз ятим бала белән берьялгызы торып калды. Ярдәм итәр кешесе юк. Тормышның бөтен авырлыгы тол хатынга һәм ике өлкән кызы җилкәсенә төште. Шул кызларның берсе Җиһан иде.
Төрлечә әмәл кылырга туры килде аларга. Ашарга ризык юнәтеп, төннәр буе эш эшләп утырдылар. Әнә шундый мохтаҗлыкта бертуктаусыз эшләп, көннәр үтә торды. Җиһан буйга җиткән кыз булды. Сеңелләренең алдагы авыр көннәрен уйлап, ул бик нык кайгыра иде. Үзен бай ахун малаена димләгәч тә, бик сөенде, мулла хатыны булгач, туганнарыма ярдәм итә алырмын, дип уйлады. Тик өмете акланмады.
Моннан берничә ел элек менә шушындый кызу эш вакытында Җиһан өйдә эшсез утыра иде. Халык эш белән мәшгуль булып, үзләренә кием тектерү, бала-чагаларының өс-башын бөтәйтү турында уйларга вакытлары юк иде. Җиһанның да басуга чыгасы килде. Бөтен тирә-якта эш кайнап торганда, өйдә кул кушырып тик утыру авыр иде аңа. Ул, ире белән дә киңәшмичә, җире күп булган күршеләренә урак урырга ялланды. Әкрәм карый, моны ишеткәч, хатынын тиргәп ташлады, хәтта каты-каты итеп берничә тапкыр суккалап та алды. Ләкин Җиһан моңа карамады, чоланнан урак алып, тимерчедән тешәтте дә иртәгесен иртүк, бер кулына өлкән кызын җитәкләп, икенчесе белән имчәк баласын салган кабык арбаны тартып, уракка китте; бер шешә су белән ике-өч телем ипи алырга да онытмады.
Икенче көнне гомергә истән чыкмаслык бер хәл булды. Әллә Сабирҗан мәзин әйтеп, Әкрәм карыйның оятына көч килгән, әллә берьялгызы өйдә утыру уңайсыз була башлаган, ул иртәгә хатыны белән бергә уракка чыгарга теләге барлыгын әйтте. Җиһан, бу хәлгә бик сөенеп, шундук күршеләреннән урак алып чыкты.
Иртәгесен иртән Әкрәм карый, ах-ух килеп, гомерендә беренче тапкыр йокысыннан кояш белән бергә торды. Бер кулына савыт белән су, икенчесенә икмәк төргән төенчек тотып, кызыл чүпрәк белән ураган урагын иң башына салды да, эшкә ашыккан авыл агайлары арасына буталып, хатыныннан бер адым да калмыйча, басуга китте.
Әкрәм карыйның холкын-гадәтен белгән кешеләр, гаҗәпләнеп башларын чайкап:
– Йа Рабби, хәерлегә булсын, хәерлегә булсын… – диештеләр.
Җиһан үз кишәрлегендә урган көлтәләрдән балалар өчен куыш сыман нәрсә корып куйды, аннары яшь баласын имезеп, күләгәгә яткырды да беләгенә ак җиңсәләр киде. Шуннан соң күлмәк итәкләрен кыстырып куйды, көлтә бавын борып җиргә салды да урырга кереште. Әкрәм, эшкә ничек башларга белмичә, өр-яңа уракны кулында тотып тора иде.
Алар яныннан узып барган бер уракчы:
– Әй карый! Багана шикелле катып торма, бөгелә төш, кизәнә төш! Басуда күз тасрайтып тормыйлар, эшләргә кирәк! – дип кычкырды.
Әкрәм карый берничә адым читкәрәк китеп иелде дә читек-кәвеш кигән аякларын аерып басты, урагы белән бер уч арыш сабагын уратып алды. Ул аларны сул кулы белән кысып җыеп алмакчы иде, ләкин арыш сабаклары гүя аны мыскыл иткәндәй бирешмәделәр. Урагы да буйсынмый иде. Бер тартуда учманы кырт иттереп кисеп чыгарасы урында, урак камылны берәмләп-берәмләп өзә яисә тамыры-ние белән йолкып чыгара иде. Күп тә үтмәде, урак, учмадан ычкынып китеп, Әкрәм карыйның сул кул бармагын уеп керде. Карый шундук урагын җиргә атып бәреп турайды да әшәке итеп сүгенеп куйды. Аннан:
– Әй, кил әле! – дип, хатынына кычкырды.
Җиһан аның киселгән бармагына туфрак сибеп, чүпрәк белән кысып бәйләп куйды.
– Ирләр эшемени инде бу… – дип мыгырданды Әкрәм карый.
Шуннан соң ул, балалар янына барып, алар белән янәшә сузылып ятты. Җиһан яңадан арыш урырга кереште.
Алар ура торган кишәрлек юл буенда гына иде. Үтеп баручылардан берәү, Әкрәм карыйның ак чүпрәк ураган бармагын күреп: