Шәмси мулла бөтен ачуы белән гармунчыга ябырылды.
– Ах, шайтан сандугачы! – дип, таягы белән кизәнеп, гармунга китереп сукты.
Егетнең коты очты, аның өчен гармуны җаныннан да кадерлерәк иде. Ул, гармунына ябышып, аны котырынган мулладан саклап калырга тырышты. Мулла икенче тапкыр кизәнүгә, таяк егетнең иңбашын яндырып алды. Шуннан соң егет сикереп торды да аксый-аксый йөгерергә кереште. Мулла, дулап-тузынып, гармунны тукмады-тукмады да, таякның тимерле очы белән эләктереп алып, читкә ыргытты. Гармун тәгәрәп китте дә дөп итеп ташка барып бәрелде.
Шәмси мулла, әкияттәге Сәет Баттал шикелле, тирә-юнендәге халыкка усал бер күз карашын йөртеп алды да, ашыга-ашыга, тарантасына барып утырды һәм яңадан Коръән укырга, мич сырында кызып яткан бакыр акчаларны җыярга, бәлеш ашарга китте…
Сафа белән Саҗидә, сөйләшеп туеп, яңадан болынга кайтканда, мулланың тарантасы, күперне чыгып, тузанлы юлдан авылга таба китеп бара иде инде.
Болын тагын яшьләр белән тулды. Уенчылар акчаларын җыярга керештеләр. Сатучылар чатырларын җыйдылар. Күрше авыл егетләре атларын җигә башладылар.
Гармунчы исә, гармун калдыкларын кочагына җыеп тоткан килеш, мулланы каргый-каргый сүгенеп тора иде.
VI. Ходайның мәрхәмәте зур булса да, хатын… туендыра
Мөбин ахунның икенче улы Әкрәм карый – Шәмси мулланың бертуган энесе – Бохарада биш-алты ел укып авылга кайтканда, Шәмси инде мулла булган, ә Әсма бөтен нәрсәне үз кулына алган иде. Бу вакытта аларның әниләре дә үлгән иде.
Әкрәм карый озын буйлы, таза гәүдәле, аңгырарак, беркатлырак кеше. Ул мактанырга, берәр төрле уйдырма сөйләргә шулхәтле ярата, үзе сөйләгәннәргә ахыр чиктә үзе дә ышана башлый. Кечкенә чагында ук ул ялкау, иркә һәм тискәре бер малай иде. Үсә төшкәч тә, әллә ни үзгәрмәде; теле белән кылны кырыкка ярырдай булып сөйләнсә дә, эшкә килгәндә, утын агачын да урталай яра алмый. Унөч яшьлек «ятим малай» абыйсы ярдәменә, аннан да бигрәк Әсма җиңгәсенең рәхим-шәфкатенә таянып яши иде.
Әкрәм карый Бохарадан укып кайткач, аңа якындагы бер авылга мулла булырга тәкъдим иттеләр, ләкин Әсма моңа бөтенләй каршы төште.
– Атаклы Мөбин ахун улына кечкенә генә ярлы бер авылда мулла булу лаек эш түгел, – дип, Шәмсине дә үз фикеренә кушылдырганчы тукый торды.
Әкрәм карый бу карарга каршы килмәде.
Аннары аңа бер зур бай авылдагы мәзин урынын тәкъдим иттеләр. Әсма анда да сәбәп тапты:
– Мөбин ахун мәхзүменә мәзин булып, муллага баш иеп яшәү хурлык булмасмы? – диде.
Әкрәм карый бу юлы да җиңгәсенең сүзенә колак салды. Шуннан соң инде аны бөтенләй дә чакырмый башладылар. Хәзер ул, булса, Шәмси мулланың ярдәмчесе генә була ала, ләкин бу хакта беркем дә бер сүз чыгармый иде.
Бохарадан кайтканның икенче елында, рамазан аенда, Әкрәм карый һәр тәравих намазыннан соң яттан Коръән укырга дигән тәкъдим ясады. Шәмси мулланың хатыны, мондый яңалыкның халыкка ошамаячагын белсә дә, бу фикерне бик хуплап якларга кереште. Мулла үзе дә моңа каршы түгел иде. Әкрәм карый әнә шул эшкә кереште. Мәхәллә халкына хәзер, төнлә өендә йомшак түшәгендә йоклыйсы урында, мәчеттә утырырга туры килә башлады. Рамазан аеның беренче атнасында ук тәравих намазына йөрүчеләрнең саны бик нык кимеде. Төнлә Коръән укуны туктатырга туры килде. Әкрәм карый уңайсыз хәлдә калды. Әсма остабикә исә моңа бик сөенде. Хәзер инде карыйны мулланың ярдәмчесе итәргә кирәклеге берәүнең дә башына килмәс дип, ул тынычланып калды.
Мулла белән остабикә Әкрәм карыйны киләчәктә бөтенләй зарарсыз бер кеше итү хакында уйлаша башладылар. Зур гына сарай сатып алып, шуның такталарыннан авыл читенә җил тегермәненә охшашлы ике катлы йорт эшләттеләр, йорт тирәсенә беркадәр каралты кордырып, тирәли начар гына койма белән тоттырып алдылар. Аннары Әкрәм карыйны күрше авылның мәрхүм мулласы кызына – Җиһан исемле, сабыр холыклы булса да, үткен, чибәр бер кызга өйләндерделәр.
Әкрәм карый, моңа бик риза-канәгать булып, абыйсы йортыннан аерылып башка чыкты һәм яшь хатыны белән үз йортында тормыш итә башлады. Иген игә белмәве, бернинди һөнәре булмавы аны бөтенләй борчымый иде. Тормыш аңа үзеннән-үзе барыр кебек тоела, авыл агайлары аның ише «дин башлыклары» на хәер-сәдакасын гел китереп торырлар дип уйлый иде.
Шулай итеп, Әкрәм карый Әсма остабикәдән, рәхмәт әйтеп, илле пот он, бер мүкләк сыер алды да бик шат кәеф белән, хатынын ияртеп, яңа йортка күчте.
Тора башлаган беренче көннәрендә аларның бөтен эше ашау-эчү, йоклау, йокыдан торып, янә ашау, намаз уку һәм тәсбих тарту гына иде. Әкрәм карый уенча, аларның тормышлары ал да гөл иде, тик аның авыл агайларына булган өмете генә акланмады: алар карыйга берни китермиләр, үзләре өчен Әкрәм карыйдан дога кылуын да сорамыйлар. Ә абыйсы белән Әсма җиңгәсеннән алган байлыклары әкренләп бетеп бара иде.
Көз көне сыерны сатып, аның акчасына утын алырга туры килде. Ә яз җиткәч, Җиһан икесенә дә тансык булган беренче баласын тапты. Ир белән хатынга яңа мәшәкать артты. Ә алдагы көн һаман да билгесез, һаман да томанлы иде.
Иң элек Җиһанның башына уй төште. Әгәр тормышлары искечә барса, үзләренә бик кыен булачагын, беркем дә ярдәм итмәячәген аңлады ул. Иренә өмет юк. Күктән байлык төшкәнне көтү файдасыз. Ходайга сәҗдә кылып күпме бил бөктеләр алар! Алдагы кышта ач калмыйк дип, Җиһан эшкә керешергә карар итте. Тик нидән башларга? Кем белән киңәш кылырга? Ире белән киңәшүнең файдасы юк. Аның бар сүзе:
– Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәте чиксез, җан биргәнгә җүнен дә бирер, – дию генә иде.
Әгәр дә инде хатыны үз сүзен куймаса, ул аны әллә нинди әшәке сүзләр белән тирги башлый, хәтта тукмап та ташлый иде. Әмма Җиһан үз сүзендә нык торды. Ул әнисе киңәшләрен исенә төшерде, аның, ире үлгәч, тугыз бала белән калып, ничек дөнья куып яшәгәнен хәтерләде.
Беркөнне иртән чәйдән соң, Әкрәм карый гадәтенчә ял итәргә яткач, Җиһан, кулына баласын күтәреп, авылның ярыйсы гына хәлле кешеләренә китте. Кереп исәнләшкәч тә:
– Хәлегезне белешә килдем, – диде.
Хуҗа хатын, шапшак килеш-килбәтеннән, маңкалы малайларының катып беткән өс-башларыннан, өенең җыештырылмаган булуыннан уңайсызлана-уңайсызлана, ашыгып кына сәкенең бер кырыен чистартты да кунакка утырырга урын күрсәтте. Өйдә ир-ат юк. Мич алдында самавыр кайнап тора иде. Чәй эчәргә утырдылар.
Ишле бала-чагалы йортта исәпсез күп эш эшли-эшли алҗып беткән хуҗа хатын үз зарын сөйләргә кереште:
– Тын алырга да вакыт юк. Менә өй эчен, балаларны күр. Ичмасам, мохтаҗлыкта яшәсәң икән, югыйсә, Аллага шөкер, бөтенесе да бар, тик ул барлыктан мәгънә күрмим. Тегәргә дә вакыт юк, киенергә дә ара тими. Берәрсенә биреп тектерер идем дә, үч иткән кебек, бөтен авылда ышанып тапшырырлык кешесе юк.
Җиһанга шул сүз генә кирәк иде.
– Минем барыбер эшем юк, тик утырам. Бир, үзем тегәм, рәнҗемәссең, – диде.
Хуҗа хатын башта, кунак әллә шаяртамы, дип уйлады, аннары аның чынлап әйтүен белгәч сөенеп китте. Чәй эчеп бетергәч үк, Җиһанга берничә кисәк күк киндер, җеп һәм малайларының үлчәвен алып бирде. Берничә көннән соң Җиһан аларга килешле генә, ыспай гына итеп теккән күлмәк-ыштаннар китерде. Шуннан соң инде ул хуҗа хатынның үзенә һәм иренә күлмәкләр тегәргә алды, аннары аның балаларына бишмәт, казакилар тегеп бирде.
Озакламый аның оста тегүе турында бөтен авылда сөйли башладылар. Шулай итеп, аның «тегүче Җиһан» дигән аты таралды.
Авылның киенергә, бизәнергә яратучы хатын-кызлары күлмәкне аңа биреп тектерә торган булдылар. Ул өс киемнәре дә тегә башлады. Хәтта көннәрдән бер көнне мәзин хатыны килеп, Җиһанга бер кочак эш калдырып китте. Аның артыннан байлар да китерә башладылар.