Ачуланма, әнкәй
Сүзләр таба алмыйм аңлатырга
Тирән хисләр мине басканда.
Бөтерелеп, әнкәй, сине уйлап,
Йоклап китә алмый ятканда.
Кушымта: Ачуланма, әнкәй, ачуланма
Сагынсам да хатлар язмадым.
Өзелеп көткәнеңне белсәм дә,
Яннарыңа кайта алмадым.
Искә алам сине һәрчак, әнкәй,
Рәхмәт белән күңел тулган бит.
Тынгы бирми сиңа бала чакта
Борчыганнарым өчен гафу ит.
Кушымта: Ачуланма, әнкәй, ачуланма,
Мин яныңда синең калмадым.
Өзелеп көткәнеңне белсәм дә,
Яннарыңа кайта алмадым.
Назлы карашыңны искә алам,
Күзләремә яшләр тыгылып.
Кулларыңны сипап үбәр идем
Синең аяк очларыңа егылып.
Кушымта: Ачуланма, әнкәй, ачуланма,
Сагынсам да хатлар язмадым.
Өзелеп көткәнеңне белсәм дә
Яннарыңа кайта алмадым.
Саклармын мин сине йөрәктә!
Күпме еллар үтте син киткәнгә,
Бу дөньядан, әнкәй, мәңгегә.
Изге җаның оҗмах түрендәдер,
Шулай тоела минем күңелгә.
Синең сүзләр колагымда чыңлый,
Уй-теләкләрең ашты гомергә.
Тезләнеп мин рәхмәт белдерергә
Киләм сагынып синең кабергә.
Балаларым үсеп буй җитсә дә,
Миңа җитми синең назларың.
Күз алдымнан китми карашларың,
Сагындырды тәмле ашларың.
Тәрәз (ә) төбендәге гөлләреңне
Төсең итеп әле дә саклыйбыз.
Сүндермибез өйдә утларыңны,
Ишегеңне йозакка япмыйбыз.
Күп вакытлар инде үтсә дә,
Әнием син йөрәк түрендә
Соңгы көнемдә дә онытмам,
Саклармын мин сине күңелдә!
Әнием, үлмәссең беркайчан да
Ышанмыймын, әни, син үлмәдең,