Хакыйкать алиһәсе Вар кешеләрнең антларын тыңлый һәм язып бара, ә Фулла, Сага, Глин һәм Гна алиһәләре Фригг алиһәсенә хезмәт күрсәтәләр һәм йомышларын үтиләр.
Аллалар һәм алиһәләрдән башка, Асгардта гүзәл сугышчы-кызлар яисә валькирияләр тора. Аларның әйдәп баручысы алиһә Фрейя. Валькирияләр күренмичә генә һәрбер сугышта катнашалар, аллалар җиңү биргән кешеләргә отарга булышалар. Сугышта һәлак булганнарны Вальгаллага алып китеп, аларга табын алдында хезмәт күрсәтәләр.
Асгард менә шулай оештырылган. Аслар турында мәгълүмат алганнан соң, аларның искиткеч эшләре, Торның батырлыклары, Локиның мәкерлекләре һәм башкалар турында укып китик.
Локиның балалары
Бервакыт, Аслар белән албастылар сугышына кадәр, Локи, дөнья буйлап сәяхәт иткәндә, Йотунхеймга барып кергән. Һәм анда Ангрбода исемле хатын-кыз албасты белән өч ел торган. Бу вакыт эчендә ул аңа өч бала тудырган: Хель исемле кыз, елан Йормундгад һәм бүре баласы Фенрир. Асгардка кайткач, Локи албастыдар илендә булганын беркемгә дә сөйләми. Әмма бар нәрсәдән дә хәбәрдар Один, Локи балалары турында белеп, Урд чыганагына күрәзәче норналардан киңәш сорарга китә.
Карагыз, карагыз, зирәк Один үзе үк безгә килгән! Әмма ул бездән начар хәбәрләр ишетәчәк, аны күрү белән өлкән норна сүз кузгата.
Бездән ишеткән хәбәр аның тынычлыгын бозачак, дип өсти уртанчы норна.
Әйе, ул безгә Локи һәм Ангрбода балалары турында ишетергә килгән, дип раслый норналарның кечесе.
Әйе, ул безгә Локи һәм Ангрбода балалары турында ишетергә килгән, дип раслый норналарның кечесе.
Әгәр минем ни өчен килгәнемне беләсез икән, мин теләгән сорауга җавап бирегез алайса, ди Один.
Без сиңа җавап бирербез, ди Урд. Ләкин син безнең сүзләребезне ишетмәсәң яхшырак булыр. Локиның балалары аллаларга күп михнәтләр алып килер.
Аларның икесе сиңа һәм синең өлкән улыңа үлем китерер, ә өченчесе сездән соң патшалык итәчәк, һәм аның патшалыгы караңгылык һәм үлем патшалыгы булачак, дип өсти Верданди.
Әйе, бүре сине, ә елан Торны үтерәчәк, ләкин алар үзләре дә үләчәк, ә өченчесенең патшалык итүе кыска булачак: тереклек үлемнән өстен чыгачак, ә яктылык караңгылыктан, ди Скульд.
Кайгылы һәм борчулы булып кайта Один Асгардка. Монда ул бөтен аллаларны җыеп, аларга норналар әйткәнен сөйли, ә Торны Локиның балалары артыннан Йотунхеймга җибәрә. Аслар Одинны хәвеф белән тыңлыйлар, әмма Тор үзенең арбасында Хель, Йормундгад һәм Фенрирны алып килгәч, тагын да куркалар.
Әле яшь кенә Хель үзенең олы әнисеннән ике башка зур булган инде. Аның битенең һәм гәүдәсенең сул ягы кызыл төстә, ә уң ягы кап-кара, әйтерсең мәңгелек төн иленең йолдызсыз күге. Елан Йормундгад, Ангрбоданың икенче кызы, әле үсеп өлгермәгән озынлыгы илле адымнан да күп түгел әмма аның авызыннан агу саркып тора, ә аның салкын ачык яшел күзләре аяусыз явызлык белән ялтырап тора. Апалары белән чагыштырганда, аларның энекәше Фенрир зарарсыз күренә иде. Буе аның бүренеке кебек, ягымлы һәм шаян ул аллаларга ошый, һәм алар аны үзләренә карата куркынычсыз дип саный.
Один, үзенең тәхетендә утырган килеш, игътибар белән бөтенесен карап чыга.
Тыңла әле, Хель, ди ул. Син шундый зур һәм көчле, без сиңа патшалык итәргә бер ил бирербез. Ул ил җир астында тирәндә, хәтта Свартальфхейм астында. Анда үлгәннәрнең, безнең белән Вальгаллада яшәргә лаек булмаганнарның җаннары тора. Шунда бар һәм башка беркайчан да җир йөзендә күренмә.
Мин риза, ди Хель, башын иеп.
Син, Йормундгад, дәвам итә Один, дөнья диңгезенең төбендә торырсың. Анда синең өчен күп урын һәм азык булыр.
Мин риза, ди Йормундгад, бөтерелеп.
Ә син, Фенрир, ди Один, бүре баласына карап, безнең белән Асгардта калырсың һәм без сине үзебез тәрбияләрбез.
Фенрир берни дә әйтми: ул әле кечкенә, акылсыз һәм сөйләшә дә белми иде.
Шул ук көнне Хель үлеләр патшалыгына китә. Ул анда һаман да үлеләр җаннары белән идарә итә һәм үткен күзләре белән аларны иреккә чыкмасын, дип карап йөри.
Елан Йормундгад дөнья диңгезенең төбенә төшә. Ул анда үсә төшкәч, бөтен җирне уратып ала һәм башын үзенең койрыгына куя. Шуннан соң аны Мидгард еланы ягъни Дөнья еланы дип йөртә башлыйлар.
Фенрир ел буе Асгардта яши, әмма ул да сәгать саен үсә бара. Һәм озакламый шаян бүре баласыннан шундый албастыга әверелә ки, сугыш алласы Тюрдан башка беркем дә аның янына килергә батырчылык итми иде.
Шул вакытта Аслар Фенрирны бәйләп куярга булалар. Бер ай буе баш ватканнан соң, ниһаять Фенрирны тотып торырлык (алар уйлавынча) богау ясыйлар. Бу богау Лединг дип атала һәм дөньяда иң калыны булып санала. Аллалар моны бүре баласына алып киләләр дә әйтәләр:
Син үстең инде, Фенрир. Сиңа үзеңнең көчеңне сынап карарга вакыт җитте. Менә бу богауны өзеп ташласаң, син безнең белән Асгардта яшәргә лаек.
Фенрир Ледингны җентекләп карый да әйтә:
Яхшы, кидерегез муеныма богауны.
Канәгать Аслар, шундук аның теләген кабул итеп, аңа богау кидерәләр.
Хәзер читкәрәк китеп торыгыз, ди бүре баласы.
Шулай итеп Фенрир, бераз күтәрелеп, башын селкетеп ала да, һәм Лединг, шундук өзелеп, кисәкләргә тарала.
Менә күрәсезме, мин сезнең белән яшәргә лаек, дип әйтә Фенрир горур итеп.
Әйе Фенрир, син безнең арабызда яшәргә лаек, дип җавап бирәләр курыккан Аслар, бер-берсенә каранып. Һәм тизрәк икенче богау ясарга китәләр.