Күчерә, назлый куакны,
бәхетне төпләп ала;
шатлыкны сыйпап үстерә,
үрчетеп, күпләп ала!
Талпына җилдә гөлләре,
яфрагы-канатлары
Үсә җилләрдә сөелеп
куаныч сабаклары.
Кинәнә, һәрбер шытымны
таң белән яклап калып.
Дөньяга борнап ачыла
өмете яфраклары!
Таң туса ябыша җиргә,
хезмәттә уйнап каны.
Кояшка үрли рухының
ямь-яшел кыяклары!
«Әйтерсең мәңге бу җирдә»
Әйтерсең мәңге бу җирдә
тын зәңгәр көннәр генә.
Җил дөнья үзәннәрендә
шаяра гөлләр белән.
Кошларның кичке көтүе,
кыйгачлап шәфәкъ ягын
әйләнә дә эңгерлеккә
югала кереп тагын
Күтәрелә төн эченнән
Мәңгелек тавышлары:
кемнәрнең бәхеттән елап
йә көлеп кавышканы!
Үткән сагыштан «тып» итеп
яшь тама мендәренә
Әйтерсең язгы бу җирдә
бәхетле өннәр генә.
Йолдызлар күз кыса ерак
галәмгә илткән юлдан,
хыял утларының гигант
идарә пульты сыман!..
Иделдә җәй
Ятам ярда. Тыныч дәүләт сыман.
Баш очымда шаулый тупыллар.
Баш очымда Идел әкият сөйли.
Йөрәгемне юа дулкыннар!
Якты. Тыныч. Иркен! Әйтерсең лә
дөньяның бу кыл бер уртасы.
Кочагыңа ал да эрет мине,
Җил һәм Кояш Республикасы!
Киңлекләрдә җәй патшалык итә,
Иделемдә җәйге аккордлар.
Гомерем җәе. Тугыз баллы кояш
җирнең йөзен ничек балкыткан!..
Шырпы сызам, ярда учак ягам,
көнгә кушам учак яктысын,
ә ут бии алтын елан кебек,
офыкларга сузыла чаткысы.
Чикерткәләр һәм бөҗәкләр шыла
үләннәргә. Дөрли җир уты!..
Кабатланмас мизгел. Гасырның бу
бер күз ачып йомган минуты.
Истәлектән сары һуннар калка,
үрә тора Чыңгыз атлары
Кояш шаһит! Өзәңгесен тартып
Ишетелә кешнәп чапканы
Китә бар да учак уты белән,
кайта бар да иске урынына.
Кояш карый тугыз баллы белән,
Идел җиле йөзгә борыла.
Учакны мин кыйныйм таяк белән,
һәм чик куям шунда мин утка!
Чалкан төшеп җирнең җилкәсенә,
тынычланып йөзәм офыкка.
Мин үземә үзем тыныч дәүләт;
сугыш ачмыйм, утлар гүләтмим.
Һәр пунктка ашыгып имза куймыйм
һәм танымыйм һәрбер дәүләтне!
Җир өстендә тора изге сәгать,
күкләр тып-тын. Гадел минутлар!
Һәм, кыйбласын онытып, офыгында
тугарылып ята болытлар
Әйтерсең лә җирдә тәмуглар юк,
кыерсытмый кешене кешеләр;
сагыш та юк, кара каргыш та юк,
бар кешеләр бер үк төслеләр
Син дә мине күптән кичергәнсең,
онытылган бөтен ваклыклар
Иделдә җәй.
Җирнең яртысында
Җәй патшалык иткән вакытлар!
Яңа Иделдә сөйләшү
Иделләр зурайды язмышлар шикелле.
Кая ул сай йөзгән заманнар?
Маркизлар2 һәм иске чоңгыллар өстендә
дулкыннар кагалар кәрваннар.
Киңлекләр киңәйде. Хыялга иркенлек!
Кораблар юл тота Кояшка
Баш ватма, ветеран, бу чынлык, билләһи,
Һәм Идел биегрәк бер башка.
Килешү кыенрак, мин аңлыйм, тормышны
үтмәдең бары тик китаптан.
Картлыкка сылтама заманнар яшәрә,
Иделләр яшәрә, капитан!..
Бераз ямансу бу ярда. Йөрәккә
кагыла гудоклар дулкыны.
Аңлыйм: якорьны бик кыен кичерә
сезнең Одиссей токымы
Шагыйрь һәм капитан икесе бер язмыш.
Без менә йөзәбез шигырьдә.
Иделләр киңәйгән заманда шагыйрьгә
ансат дип уйлама син бер дә.
Күңелләр өр-яңа дөньяны ачарга
давыллы киңлектә эзләнә.
Тормыш дулкыны ярларга ташласа,
иң кыен җәза шул безгә дә.
Сай йөзү безгә дә ярамый, бик хәтәр!
Бу яктан бер безнең фарватер.
Ничек икәнен хәлеңнең маяклар,
ярдагы карашлар аңлатыр
Сиңа ямансу бу ярда. Йөрәккә
кагыла гудоклар дулкыны.
Аңлыйм: иртәрәк затонга керергә,
капитан, Одиссей токымы!
Узды бәйрәм
Узды бәйрәм
Килде бәйрәм,
узды бәйрәм ду килеп,
тәрәзәдән йолдызларга җыр акты.
Дуслар бар да кояш иде табында,
стаканнар биетте дә җырлатты
Төтен йөзә зәңгәр томан бүлмәмдә,
төпкә чаклы ачык калды ишегем;
эреле-ваклы эзләр калды идәндә
бәйрәмчәрәк автографы кешенең
Узды бәйрәм,
узды шаулап, буранлап,
Узды парад, дер селкетеп яшьлекне.
Җир хәстәре айнытты бит дусларны:
ничек, имеш, сөрдекме дә чәчтекме?
Булмадыкмы кысыр чәчәк түтәлдә,
илдә яшәп, ни алдың да ни бирдең?
Кисәтми дә, искәртми дә ичмасам,
урак өсте килеп җитте гомернең!
Узды бәйрәм.
Кояш бара төшлеккә.
Үстердекме,
нәрсәбез бар урырлык?
Ил әҗәтен кайтарырбыз тик шунда:
күтәрелсә бер орлыктан мең орлык!
«Тупыллар һәм таллар арасында»
Тупыллар һәм таллар арасында
Олы юлдан читтә бер йорт бар.
Ул туган йорт. Таң алдына чаклы
Түбәсенә коела йолдызлар.
Җир кайгысын атып, хыялымда
Карыйм аңа болыт өстеннән.
Нинди киңлек! Ә ул җиргә сеңгән,
Нокта гына җирдә, мескенем!
Нокта гына! Ул да дөнья куа:
Ачыла да ябыла капкасы;
Ачыла да ябыла
Дөнья куып,
Әнкәемнең инде чал башы
Җиргә бәйле. Дәшә буразналар,
Тәрәзәгә килә җир язы.
Тормыш кыры синең кулны көтә:
Ни чәчсәң бит шуны урасы!..
Иске юлдан, тәпиләрен тартып,
Үкси-үкси кайта кыр казы.
Алар җырлый һаман иске җырны.
(Заман тавышы ятмы аларга?..)
Чалкан төшеп йолдыз санап ята
Галәм җене каккан малайлар
Җиргә бәйле ул йорт. Буразнага,
Казыкларга бәйле. Тумыштан
Тупыллары аның антеннадай,
Йолдызлардан тота тавышлар.
«Без җирдә яшибез, Җир уе безнең уй»
Без җирдә яшибез, Җир уе безнең уй.
(Кемнең юк уйларда галәмгә очканы?)
Хыяллар шаулаган төбәктә йөрәктә
һәркемнең үзенең Йолдызстаны
Алмагач чәчәге явамы, ак кармы,
керәбез язгамы, кышкамы
туган җир язлары күкрәгән туфракта
һәркемнең үзенең Йолдызстаны.
Галәмнән әйләнеп кайттык без,
кактык без
ак каен төбендә йолдыз тузанын
Күкләрдән эзләмим, туган җир утлары,
сез минем иң якты Йолдызстаным.