Роберт В. Әхмәтҗанов - Гомер биштәре / Котомка жизни стр 7.

Шрифт
Фон

Син кузгалдың беркөн Очып киттең!
Тарихыңны җиргә багышлап
очтың җирдән Сине якты җырга
иярттеләр бугай аккошлар!..

Безнең якның урманнары сагына,
иңри әле имән, өрәңге:
шул урманнан инде канатларың!
Сагына таулар: шуннан йөрәгең

Төштә күрәм: һаман әйләнәсең,
канат шәүләләрең сукмакта
Казык йолдыз яннарыннан кайчак
чыгыр тавышың килә колакка!

Алып менсен синең истәлекне
галәмнәргә очкан кораблар.
Төшләремдә күрәм: әйләнәләр
Ай җилеңдә синең канатлар!..

Күңелемдә никтер бик еш кына
әйләнәләр агач тегермәннәр,
җирнең канатлары шикелле
талпыналар җирдән күккә,
күктән җиргә!
Шәүләләре басу сукмагында,
шәүләләре минем йөздә
Әйләнәләр иске тегермәннәр
күңелемдә

Ерак көздә!..

Июнь иле

Июнь иле

Мин кайданмы?
Үземнең бала чагымнан.

Экзюпери

Баш очында кояш,
җирдә Июнь иле.
Яфрак арасында
яшелләнә җиле.

Шау чәчәктә юкә,
алкалары сары.
«Очам!» диеп тора
тузганаклар шары.

Ул су өсте! Тып-тын,
шома көзге генә.
Шуып-шуып үтә
су чебене генә.

Су дөньясы тонык
күренә чабаклары,
арлы-бирле үтә
кызылканатлары

Кояш елмаюы
яшел яр читендә,
балкып тора елга
яшел рам эчендә!

Мин үзем дә шуннан,
Июнь иле ямьле
Гашыйк бала чагым
шунда калды мәңге.

Инде еллар йөге
ике иңне баса
Мин «А-у!» диеп дәшәм
утыз июнь аша.

«А-у!» дип җавап бирә
усак урманнары,
«А-у!» дип җавап бирә
февраль бураннары.

Флейта көе кебек,
сызып-сызылып кына
тавыш кайткан сыман,
аннан сүнеп тына.

Урман сәгатьләре
уникене суга.
Гаҗәпләнә бугай
нәни малай шуңа.

Күке тавышларын
бармак бөгеп саный
Аңа адашса ни
Минем адаш
сабый!..

Мин «кайт» диям аңа,
Монда иркен, рәхәт!
Кайт син бу елларга
йөгереп кенә җәһәт.

Сугыш күптән үлде!
(Син үзең дә белдең:
капка түбәсенә
кызыл яулык элдең!)

Кибетләрдә йөртәм
(ялган сөйләмәмен).
Сайла да ал үзең
җаның теләгәнен!

Таяк атың ташла,
уенчыклар дөнья!
Ул чакка үч итеп,
бер туйганчы уйна ауу!

«А-у!» дип җавап бирә
болын, зәңгәр таулар
Бер-беренә суза
ал кояшны таңнар

Бил тиңентен үлән,
күбәләкләр хоры.
Табигатьнең гүя
кияү көткән чоры

Шау үләннәр кочып,
җәеп ике кулын,
гашыйк күзләр белән
ята урман угылы

Июнь җиле исә,
үләннәрне тарап
Ята бала чагым,
кошлар юлына карап.

Гаҗәпләнгән күккә,
алмый гүя тын да
Чакырма да кайтмас.
Ул бәхетле шунда!

«Иртән әле син йоклаган чакта»

Иртән әле син йоклаган чакта,
күкрәгеңә тартып ак юрганны,
дөнья рәхәтләнеп мунча керде,
яңгыр коендырды газоннарны.

Җир парлана,
җирдә яфрак исе.
Иделемнән диңгезләргә чаклы
җир чабынды кояш ләүкәсендә,
җилкәсеннән гөрләвекләр чапты!

Йөрде күкрәү июнь күге буйлап,
күкрәп йөрде түбән регистрда,
офыкларга китеп юашланды,
сөю булып керде минем җырга.

Тәрәзә ачтым. Ак болытлар оча,
өй түремдә җил дә юкә шавы
Җир шундый яшь! Җирдә июнь тора.
Мәхәббәтен чатта көткән чагы!..

Явалмыйча йөргән яңгыр

Яшел арышлар да, юл читендә
Тузан сарган зәңгәр чәчәкләр,
Барысы да бердәй хокук белән
Һавалардан көтте бер хәбәр.

Күк күкрәде! «Явам» дигән чакта
Борылды да китте авышып.
Шул болытлар узган якка сыгылып,
Дулкынланып калды арышым

Туган илем!
Синең хисләр диеп,
Күпме генә керфек талдырмыйм,
Күкрәп килеп, иркен кырларыңа
Явалмыйча йөргән яңгыр мин!

Тургай җыры

Тагын да яз.
Кояш җир йөзенә
алтын керфекләрен сирпеде.
Җирне ялый кояш,
җир парлана
яңа туган бозау шикелле!..

Тагын да яз.
Тургай, үрли-үрли,
биеклеккә менә тырпылдап.
И кистерә!..
А, Паганини
өздерә бит бары бер кылда!..

Иң югары авазларны ала:
турр-туррр,
колоратур
сопрано!
Иң югары авазларны ала:
ноталары
кояш нурларына язылган
Минем кебек ул да илһамланган
туып үскән җирнең языннан.
Биеклеккә димли игеннәрне,
бодайлар, дип, биек үрләсен,
Танкларны үлән басып китсен,
сугышларны тынлык җирләсен!
Җирне күтәрәсең, тургай,
үзең
сайрый торган нокта нибары!..
Җырла, әйдә! Язып алсын сине
гигант магнитофон Җир шары!
Һәм тыңласын еллар,
сине язсын
сугыш авазлары өстенә.
Тургай кебек,
кояш нотасына
Җир җырласын
яңа көч белән!

Бакчачы карт

Сибгат Хәкимгә

Куана, таңнан керә дә
кулы белән туфракка;
учларында җир җылысын
илтер иде еракка

Күчерә, назлый куакны,
бәхетне төпләп ала;
шатлыкны сыйпап үстерә,
үрчетеп, күпләп ала!

Талпына җилдә гөлләре,
яфрагы-канатлары
Үсә җилләрдә сөелеп
куаныч сабаклары.

Кинәнә, һәрбер шытымны
таң белән яклап калып.
Дөньяга борнап ачыла
өмете яфраклары!

Таң туса ябыша җиргә,
хезмәттә уйнап каны.
Кояшка үрли рухының
ямь-яшел кыяклары!

«Әйтерсең мәңге бу җирдә»

Тургай җыры

Тагын да яз.
Кояш җир йөзенә
алтын керфекләрен сирпеде.
Җирне ялый кояш,
җир парлана
яңа туган бозау шикелле!..

Тагын да яз.
Тургай, үрли-үрли,
биеклеккә менә тырпылдап.
И кистерә!..
А, Паганини
өздерә бит бары бер кылда!..

Иң югары авазларны ала:
турр-туррр,
колоратур
сопрано!
Иң югары авазларны ала:
ноталары
кояш нурларына язылган
Минем кебек ул да илһамланган
туып үскән җирнең языннан.
Биеклеккә димли игеннәрне,
бодайлар, дип, биек үрләсен,
Танкларны үлән басып китсен,
сугышларны тынлык җирләсен!
Җирне күтәрәсең, тургай,
үзең
сайрый торган нокта нибары!..
Җырла, әйдә! Язып алсын сине
гигант магнитофон Җир шары!
Һәм тыңласын еллар,
сине язсын
сугыш авазлары өстенә.
Тургай кебек,
кояш нотасына
Җир җырласын
яңа көч белән!

Бакчачы карт

Сибгат Хәкимгә

Куана, таңнан керә дә
кулы белән туфракка;
учларында җир җылысын
илтер иде еракка

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3