«Чал имәннәр яфрак коя»
Чал имәннәр яфрак коя,
гүя
җәйге диңгез шаулый еракларда.
Көзге җилдә
алтын сандугачлар
очып киткән төсле куаклардан.
Җәйге моңнар әле эзләп йөри
үз сукмагын даулап, үткән юлын.
Кемне сагынып, синдә
тып-тын үкси
яшь көннәрем минем, яшел болын?
Кемне сагына болын уртасында,
гөлләр арасында бала чагым?
Белмәгән ул, аерылып миннән,
болыннарда аунап калачагын.
Яңага күчү
Бу бусага тормыш чиге,
хаклык торсын сакта.
Намус калсын безнең белән,
ялган теге якта.
Тугрылык калсын безнең белән,
гайбәт теге якта!
Теге якта кәгазь гөлләр,
көя кискән уют;
базарның таш мәчеләре
утыра анда оеп!..
Кала шулай,
кала бездән,
бөтен чүп-чар кала!..
Иске бистә каршысында
калка яңа кала.
Без генәме? Ил күченә,
күчеш бара һаман;
җырлап яңа калаларга
күченә яңа заман.
Күченә яңа заманга
гүзәл яңа гадәт
Хәерле юл, күчүчеләр,
сезгә изге сәгать!
«Иң беренче булып сәгать керде»
Иң беренче булып сәгать керде,
вакыт керде безнең бусагадан.
Телен бордык. Сәгать йөреп китте,
үз исәбен башлап өр-яңадан
Сәгать йөреп китте. Хәерле юл!
Ул кереште төгәл үз эшенә.
Галәм хисапчысы! Синнән нинди
көмеш тияр минем өлешемә?
Кайчагында Җирне онытсам да,
җир сәгате, сине онытмадым.
Галәм хисапчысы! Санап бирче,
күпме синең яхшы минутларың,
күпме синең алтын минутларың!..
Ике угың, ике гашыйк сыман,
берсен берсе һаман табышып торсын,
сәгать саен бергә кавышып торсын;
ике угың икесе бер-бер артлы
бәхет ягына һаман авышып торсын!
Минутларны уклар сәгать итсен,
кирәк икән, берсен унга ярсын.
Үз юлында, сәгать укларыдай,
эшләребез һаман уңга барсын.
Вакыт безнең кулда. Алып кердек
иптәш итеп, сәгать, бары сине.
Тик кешеләр генә ясый ала
телләреңнән бәхет каруселе.
Тик кешеләр әмере белән бит син
бәхет сәгатенә әйләнәсең.
Тормыш түгәрәк дип, ике угың
чабып йөри Кояш әйләнәсен!
Бию көе
Әйдә, бас, ныграк бас
безнең әйткән «ас-са»га.
Безнең идән сынасы юк,
ата дию басса да!
Әйдә, төш, әйдә, оч
җан сөйгәнең каршына.
Түгәрәкне тарсынмасаң,
дөнья җитә барсына!
Әйдә, оч, җәһәт бас,
бездә талу белмиләр;
Бездә шулай оча-куна
көне-төне бииләр!
Ята-тора биемәгәч,
шул да бию буламы?!
Бездә менә шундый гадәт:
егылганнар еламый.
Безнең янда министрлар
портфельләрен куялар;
әй бииләр: менә ничек,
менә ничек дөньялар!..
Ник дисәгез, көе шундый,
көе шундый көй аның!
Мондый көйгә патшаларың
биеми калмас, җаным!..
Ходаң үзе сикергәндә,
кем булып торсын түрә?
Монда һәркем үзенә түрә,
һәркем үзенә күрә!..
Әйдә, бас, әйдә, оч,
башың тисен түшәмгә.
Түбәң белән түшәм тишми
даһи булып көчәнмә!
Их-ма, бииләр
биючеләр шат та соң!
Кайгылылар кайгырмасын,
кайгыларын таптасын!
Их-ма, каты бас,
мактанырлык мактансын.
Ныклыгына сынау үтә
безнең идән тактасы.
Шунысын да белеп биик:
идән түбән төшәме ул?
Безгә идән идән дә бит,
ә кемгәдер түшәм ул!
Шунысын да белеп биик:
бәйрәм булмый көн дә көн.
Бездә «кичә», сездә «бүген»,
бездә төн дә кемгә көн!
Ал-ла биеттек
оныттырдык дөньясын
Түрме, әллә бусагамы
табалмыйбыз кыйбласын
Әй биеде шул кубызга
барлык заты дөньяның!
Ник дисәгез, уйнаучысы,
уйнаучысы кем аның!..
Уйнаучысы кем дә түгел,
уйнаучысы без аның!
«Күпме булган инде хата гамәл»
«Күпме булган инде хата гамәл»
Күпме булган инде хата гамәл,
кыен чәчеп, җиңел урганнар?!
Кергән һаман җанга җилбәзәкләр,
читтә калган көтеп торганнар.
Мәхәббәттә һәм нәфрәттә әле,
бу тормышта һаман өйрәнчек.
Узып китә гомер, дошман түгел!
тик үз-үзең белән көрәшеп!
Феникстай, көлдән ярала рух,
хыялларның чиге күренми
Шаулый җанда Идел тупыллары,
якты еллар хоры сүрелми!..
«Кама өсләрендә күк күкрәде»
Кама өсләрендә күк күкрәде,
сөю антын җиргә биргәндәй.
Агачларны җилләр барлап йөрде:
«Исәннәрме бар да?» дигәндәй.
Агачларны җилләр барлап йөрде,
мин барладым сине йөрәктә.
Аһ, бу чакны җылы кулларыңның
кирәклеген тойдым бигрәк тә!
Бу якларда җилләр сагыну җыры,
исмәс иде сиңа кирәктә
Кама өсләрендә яшен яшьни,
күкрәүләре минем йөрәктә!
«Су кызыдай каян калкып чыктың»
Су кызыдай каян калкып чыктың,
гомерем сиңа ничек юлыкты?
Егерменче язда күкрәп туган
тойгыларга сәбәп булыпмы?
Хәтерләтеп сихри тау елгасын,
чәч дулкының коя җилкәңә.
Тик бик азны өмет итәм синнән
бер карашың белән иркәлә!
Тик бик азны өмет итәм синнән,
көнләштерми мине үткәнең
ай нурыдай сарылып иңнәренә,
елап-көлеп ятны үпкәнең!
Тарихыңны инде еллар юган,
мин үзем дә сөйдем тилереп.
Синең утлы карашыңнан бүген
җаным тора сусап, тилмереп
Су кызыдай каян калкып чыктың,
гомерем сиңа ничек юлыкты?!
Егерменче язда күкрәп туган
тойгыларга сәбәп булыпмы?
«Болытлар суда йөзә»
Болытлар суда йөзә,
Күл буе яшел камыш.
Күңелдә талгын сагыш
Җуелмас өмет исә
Ерак шатлыгын сизә.
Болытлар суда йөзә.
Алланды шәфәкъ тагын,
Камышлар шаулый талгын;
Талгын, ямансу булып
Судагы алсу болыт
Яулыгы сыман аның
Алланды шәфәкъ тагын!
«Сиңа карыйм да»
Сиңа карыйм да күңелдән
язларның сурәтен ясыйм.
Кызганма, борчылма,
дөньяда
тагын бер сурәтең калсын.
Минем күк сөеп чәчеңнән
язгы давыллар тарасын.
Соңыннан,
сагынып исемеңне,
Рәсемеңә еллар карасын!..
Кар яктысы
Уйнаклады таңда салкын карлар,
ак карларда зәңгәр эзләр бар.
«Уф!» дип куя җилләр ерак китеп,
ак карларны эретер сүзләр бар.
Сүзләр йөри синең эзләр буйлап,
салкын кышлар килде микәнни?
Якты. Салкын. Әллә син түгелме?
Кар яктысы көлде микәнни?..
Бер нәрсәнең сизәм җитмәгәнен:
йөзең кайда салкын аллаган?..
Йокысыз төн, елмаюларың бар,
истәлегем сиңа ялганган.
Уйлар чәчәк аткан төннәрем бар,
карга уелып калган эзләрем
Кар яктысы кебек елмаюың,
әллә әрнү,
әллә бәхетеңнән
тоныкланган зәңгәр күзләрең