Мәйданнар буйлап килә Көн,
максатын яхшы беләм:
күгәрчен очып туймас көн
расланды Кояш белән!
Туган як моңнары
Мәңгелек вакыт буйлата
кайтам сиңа, балачак.
Киләчәк еллар күгендә
синең кояш яначак!
Суы Тәпәнле Чишмәнең,
Мирәтнең бормалары!..
Кайларда аваз саласыз,
Тәрбели торналары?!
Чишмә буе талларының
тирәндә тамырлары.
Шыбырдап коя күңелгә
таң алды яңгырлары!..
«Идел-йортка килә яңгыр»
Идел-йортка килә яңгыр
тәрәзәгә шыбыр-шыбыр
нидер сөйли
Тиздән, тиздән карлыгачлар килә диме,
көймәләрне көйлә диме
пыялага шыбыр-шыбыр
нидер көйли
Томанлы-яңгырлы киңлек!
Сулар шавы, кырлар тавышы
бу яңгырда.
Куя кебек җил аралаш ишетелеп
тургай тавышы, муллык тавышы
язгы җырда,
хәбәр килә уҗымнардан
Идел-йортта яңгыр тора!
Җавап
Сорый миннән һәрбер кулны кыскан:
Син кайда соң, туган, тормышта?..
Акыллыга тиеш лаек җавап
сораулары тоела хак булып.
Күрәсезме, дуслар, кыр өстендә
асылынып тора ак болыт? дим,
ак болытның кыл бер уртасында
минем йортым күренә ак булып,
тургай оя корган җирдә,
сандугачлар торган җирдә,
Идел-елга аккан җирдә,
моңын ярга каккан җирдә,
минем оям!
Шунда сыям
Кыскасы:
әрем арасыннан киләме авазым,
диңгез буеннанмы,
кайгым муеннанмы, билдәнме,
сөю ташкынында йөзәмме,
нәфрәт дәрьяларын гизәмме
илем юлы минем юлым!
Алтын кырлардамы авазым,
ишетелә язданмы, көздәнме,
сагыш күбәләкме, бәхетем түгәрәкме,
җил каршымы, әллә юлдашмы
илем уе минем уем!
Илт Йөрәкне, Сөю, дау кырына,
Җыр каршына илт син бу башны!
Балачак кышы
Кая ул күңелнең беренче карлары,
тирәкләр шыгырдаган иртә?
Кыш карларын или читән аша,
киртәләргә куна көмеш көрпә.
Уза күңел кышкы эңгер аша,
таңгы баскычларда буран эзе.
Чөйдә бүрек мине көтә. Төнен
Сагынгандыр шундый урам безне!..
Зеңли капка. Тамак кыра кемдер,
морҗаларда төтен чайкала.
Төшен сөйли әни: «Әтиең кайтыр»
Тәрәзәдә сары ут яна.
Көн күзенә карап сүрелеп бара,
тоныкланып кушыла ак көнгә.
Төн эчендә тупыл чәчәк аткан,
шомыртларда үскән ак чемнәр!..
Юлда карга, карда «ат төшләре»,
үрәчәләр уза чалулап
Ап-ак таңның уйнак өермәсе
Муйнак булып каба чабудан!..
«Туган якка кайтып барам»
«Туган якка кайтып барам»
Туган якка кайтып барам
тыгыз җилләр астында,
күктә уйный керәшәләр.
Яшел иңкү тулып
чыңлый зәңгәр кыңгыраулар;
калкулыкта тирбәлешә рәшәләр.
Куаклыкта төклетура!
Дегет чәчәкләре
Кояш инде!
Карабодай чәчәләр
Яшьлек кырлары
Салкынча таң.
Офык сызыгыңа тияр-тимәс,
ахак төсле
калтыранып балкый
салкын йолдыз.
Таң атканда,
шул йолдыз астында
ялгыз тракторның
сукалавы ишетелә.
Аның гөре
яңгырап кайта гүя
йолдыздан.
Ул актара туган кырларымны,
ул җәйге басуларның битен
камыл сызыклары белән бергә
кире каплый язга чаклы.
(Ул кырларның йомшак туфрагына
йолдыз күмсәң,
кояш шытар иде!)
Гади кешеләр инде йоклап арды.
Дөнья җилкәсендә бер нокта
тынгы белми
Ул трактор,
һаман йокламаган.
Шулчак әнкәй төште исемә:
без йоклыйбыз,
ә ул кыштыр-кыштыр
төннәр буе
онын или,
нидер пешерә,
ә йөзенә
кызыл шәүлә төшә учактан
Газиз ана
шул трактор сыман
сөрә
сөрелмичә калган ызаннарын,
кайта-кайта сөрә
үткәннәргә,
яшьлегендә
чиерәк калган клиннәргә
кайта бугай
Маңгай тире белән юа
үкенеч тузаннарын:
улларына чи калмасын!..
Салкын йолдыз,
калтыранып,
чыклы басулар өстендә
янып калыр,
ак диңгездәй
карабодай кырларында
төклетура гөжләр,
таң җиленнән килер
арыш исе.
Тик
күңелем
тормыш буразналары арасыннан
туган кырларымның
гөрелтесен эзләр
Таң зәңгәре йөзә камылларда.
Иңнәремнән сыйпый июнь җиле
Инде көз.
Каеннарым язга китте.
Җир кыйгачлап очты
карлыгачтай,
шуды кырлар
офык сызыгына.
Килеп чыгар алар яз каршына,
кыңгыраулы ызаннарга.
Ул чак булыр баш очымда
тургайлар гимны,
язгы йолдызлар мириадасы
чакырып янар
гашыйк йөрәкләрне
югарыга.
Тик әлегә
басуларым таң ягына
төн зонасын кичеп килә.
Офык сызыгына тияр-тимәс
калтыранып яна
салкын йолдыз.
Нәкъ шул йолдыз турысында
ялгыз тракторның
яшьлек кырларымны
сукалавы ишетелә!..
«Уйларымда кабат туган ягым»
Уйларымда кабат туган ягым,
кырларыңа килеп кердем мин.
Җилләреңдә Татарстан исе!
Ак болытлар оеп калган тын.
Урманнарым август кочагында,
саф җилләрдә шаулап ала тын.
Җилләреңдә Татарстан исе
шуңа барам кояш ягыннан!
Таулар аша,
сулар,
еллар аша
урап киләм
сабый чагымнан.
Чакрымнарны артка томырып кайтам,
җилләреңдә Татарстан исе!
Арышлардан урманнарга агыла,
шулай кагыла дулкынлану хисе!
Саумы, җирем! Алтын камыл җырлый
уңыш турындагы бөек җырны.
Ватан үлчәвендә саллы булды
уңышларың!
Шуңа
түрдә урының
Саумы, Татарстан!
Мәңгелек иҗат
Көздән керде кырга алтын бөртек,
өмет калды кырлар түрендә.
Шытты ул Җыр, чыкты җирдән төртеп
һәм шаулады туган җиремдә!
Тыелгысыз ташкын булып акты,
офыкларга чапты дулкыннар!
Игенченең иңнәренә ятты
шау башаклар, җилдә сулкылдап.
Игенченең биргән сүзе иген,
чынлык була килгәч өстәлгә.
Батырлык ул эзли үзенә тиңен,
муллыкларга муллык өстәлә.
Игенчедә иң борынгы сәнгать,
сыналган ул буын-буынга
И башаклар телгә килгән сәгать
авылымның басу юлында!
И кырларда бодай, камыл исе,
тырышлыктан туган ямьлелек!
Тутлы куллар, җирне сөю хисе
шушы Иҗат җирдә мәңгелек!
И сабыйның нәни кулы тоткан
хәләл икмәк, тормыш терәге!
Тамырларны безнең шул ныгыткан,
шаулый ныгып Гомер тирәге!..