Талпынды да соң кат, ярга чыкты
кайнап торган упкын арасыннан,
һәлакәтнең нинди зур буласын
күрде бары кешеләр карашыннан
Хәвефлесе аның Эчке Аваз,
иң хәтәре аның соңлаганы;
кан тавышы,
вөҗдан кычкырганы,
сулык-сулык
намус елаганы!..
Җансызмы соң,
яши һәр үләндә,
һәр яфракта яши Эчке Аваз.
Диңгез тынган иде.
Пар шикелле
чыгып тора бер сүз:
«Кот-ка-ры-гыз!..»
И күңелнең нарасый чаклары! Сагындырмаслык та түгел шул. 1957 елны беренче тапкыр Кара диңгезгә баргач (мин инде малай түгел юкса, икенче курс студенты), Ялтадагы Учан-Су шарламасы янында «әкияти» бер кызый белән танышып китеп, көньякның кара бәрхеттәй күгендә бриллианттай йолдызлары кабынгач, ни хикмәттер, икебез ике агачка менеп, тирбәлә-тирбәлә, төн ката җыр җырлап утырдык. Аерым агачта шыңшып утырганчы, ул кызыйны бүтәнчәрәк назлый алмадым микәнни? Хәзер болар көлке генә! Шунысы да бар: курсовкамның яртысын да ял итеп бетермичә, минем өчен оҗмах тоелган, магнолияле, кипарислы көньяк диңгезен ташлап, караңгылы-яктылы бер таңда автовокзалга дип нигә кузгалдым икән? Янәсе, Казан, андагы гүзәлем сагындырды!.. (Яшьлек бит, йөрәк канатлана!) Бүген дә диңгез акчарлаклары, дулкыннар шавы колагымда тора!.. Шунысын әйтим: кая гына барсам да, юлларымда мине һәрчак ашкынулы дәрт, шигърият озата барды. Тормышның, табигатьнең моңарчы адәм күрмәгән якларын күрү, яңалыклар ачу теләге үзе бер күңел байлыгы, романтика лабаса! Шагыйранә хыялыйлык мине тормыш чытырманлыкларына да алып керде, шигърият мине коткара да килде, шөкер. Бу хакта минем фикердәш дустым, шагыйрь: «Аны бары тик бер фәрештә шигърият кенә саклады, исән калдырды», дип язган иде. Күңелемне аңлавы өчен мең рәхмәтләр аңа!
Романтика, әйе, миңа һәрчак канат булды.
Минем Әстерхан өлкәсендә бер ел яшәвем үзе бер гомергә торырлык. Җәмәледәге укучыларым минем хөрмәткә утырткан Ак Тирәгем исән-саумы икән? Ошбу хатирәне искә алганда, елмаймый-көлми һич тә булдыра алмыйм! Балаларны дөге җыярга басуга алып чыккач, бу якта беренче дөяне күреп, укучыларымнан аерылып, шул дөя янына баруым да үзенә бер сабак булды. Тут тирәге төбендә бер гөнаһсыз басып торган дөягә, табигать баласына бер түмгәк алып томырдым бит! Ә үзем мөгаллим, имеш! Дөя дә җавапсыз калмады: салмак кына минем тарафка борылды да, иреннәренә җирәнгән кыяфәт чыгарып, «хач!» итеп бер төкерде! Әмма миңа килеп җитмәде, шөкер
Шуннан соң мин халыкның «Аягыңа сыер басмасын!» дигән тәгъбирен, үземчә үзгәртеп: «Битеңә дөя төкермәсен!» дип йөри башладым. Йә, бәрәкәт!
Кемнәрнең юк,
Тормыш ташына бәрелеп,
Җанын канатканы?!
Романтика адәмнәрнең
Йөрәк канатлары!..
Нәкъ шулай
I
Ятам ярда. Тыныч дәүләт сыман.
Баш очымда шаулый тупыллар.
Баш очымда Идел әкият сөйли.
Йөрәгемне юа дулкыннар.
«Йөзең куйсаң талгын җылы җилгә»
Йөзең куйсаң талгын җылы җилгә,
Җирнең йөрәк тавышы ишетелә.
Җир-ананың калку күкрәгеннән
бодайларга татлы сөт килә!
Һәрбер нәрсә инде үзе сөйли,
нигә кирәк игълан, белдерү?
Вакытын белеп, яшерен юллар аша
табигатькә килде Өлгерү!
Вакыт җитте! Уяныгыз, дуслар!
Җир әҗәтен бирер минутлар.
Суын алып үскән туфрагыма
яңгырлата түли болытлар.
Тау капкасын каерып чыга сулар,
шау гөлләрен болын күтәрә.
Кояшлата түли аяз көннәр
максатыңа барып җитәргә!
Тормыш!
Сиңа иртә ымсындым мин,
ымсынгандай әтәч энҗегә
Ни булмасын, күзем күргән көннән
әле төнне һаман көн җиңә!
Сиртмәләрдә күзем ачу белән,
һаваларың шундый саф, аяз!
Кышны җиңеп, ел да өй түрендә
яңгырлары белән шаулый яз.
Кеше синдә гел яшәүгә гашыйк,
мөмкин түгел моны тоймаска.
Олы бүрек кигән нәни малай
авыз ачып карый кояшка!.
Язга таба
Тормыш!
Сиңа иртә ымсындым мин,
ымсынгандай әтәч энҗегә
Ни булмасын, күзем күргән көннән
әле төнне һаман көн җиңә!
Сиртмәләрдә күзем ачу белән,
һаваларың шундый саф, аяз!
Кышны җиңеп, ел да өй түрендә
яңгырлары белән шаулый яз.
Кеше синдә гел яшәүгә гашыйк,
мөмкин түгел моны тоймаска.
Олы бүрек кигән нәни малай
авыз ачып карый кояшка!.
Язга таба
Март бураннары ишелде,
Ишелде генә күктән
Шатлана бүген күк йөзе,
Арынып авыр йөктән.
Сизәр чак җитте йөрәкнең
Йөрәккә кушылганын.
Тоясың, «Котлы булсын!» дип,
Бөреләр пышылдавын.
Шаулы яз, якты мәхәббәт,
Илһамлы кайнар таңнар!..
Туачак бәхетне уйлап,
Җылынып китә җаннар!
Кәрниздә елтыр сөңгеләр
Запаста торган сыман.
Тыныч өйләр дә йөзләрен
Кояшка борган сыман!
Автобиографиядән
Аяк чебиләнгән сазлы суда йөзеп,
күлмәк-ыштан белән
маймычларны сөзеп.
Зарым булса юган
бөдрә таллы инеш.
Дөнья миңа мәңге
аллы-гөлле, имеш!
Сабыйлыктан һаман
биек йөргән башны,
сиздермичә генә,
олы бүрек басты.
Басмаган шул башны
олы бүрек кенә
киләм икән әле
дөнья күреп кенә!
Әйтте миңа Тормыш:
«Юлга вакыт», диеп.
Тирәкләрем калды,
моңсу башын иеп.
Калды миннән ерак
бөдрә таллы инеш.
Гомерем елгасының
башы шуннан, имеш.
Күгәрчен очып туймас көн
Күгәрчен очып туймас көн,
һич сулап туймас һава!
Мәйданнар буйлап килә Көн,
беркем чик куймас аңа.
Көн керә тыныч өйләргә,
нурлары әле кыйгач.
Көндәгечә, соңламыйча
төшлеккә килә Кояш.
Көн белә ич үз вакытын,
өрсеннәр, янасыннар
Өрсеннәр дә бу кояшны
сүндереп карасыннар!..
Туктатсыннар йә Җир шарын,
ник гел алга бара ул?..
Йолдыз яңгырлары аша
үзенә юл яра ул!