Җилдә кем ул ыңгыраша?..
(Ят җирләрнең бер төне!)
Офыкларда болыт микән?..
Идел-йортның төтене!..
«Иртә язда»
Иртә язда,
тәрәзә каршында
теләк тели ялгыз ана:
илләр имин булсын,
күз яктыларыннан
аермасын
(күз инде тышта кала!)
бу иртә язда.
Чыпчык инде кар чукый,
каз инде салам йолкый,
тамчы бер көйне тукый
бу иртә язда.
Тәрәзә каршында
теләк тели ялгыз ана:
тигезлек булсын җирдә,
так булмасын бәхетләр,
кояш сүрән булмасын,
болыт кысыр булмасын,
иркен иссен җилләр!
Бу иртәдә
тусын арыслан ирләр
Гадел холык керсен
гадәткә.
Имин булсын илләр.
Туры килсен иде бу
теләкләр
«амин» дигән сәгатькә!
«Озак әле үсәргә!..»
Озак әле үсәргә!
Ишек яңагында киртләр
Яңаларын үлчәргә.
Озак килә хатлары
Сагындырып төшкә керә
Инде сабый чаклары!..
Хәбәр килми оныктан.
Матчасында бишеге калган.
Туган өен оныткан
Җылың тора бишектә.
Әниеңнең соңгы җәе
Бер кайтып кил ничек тә!
Кичекмә син, кичекмә!
Күпмегә үстең, балакай,
Киртләр көтә ишектә.
«Түр тәрәздә кына гөлем»
Түр тәрәздә кына гөлем,
сулында исле яран
Туган өйгә озакладың,
кайларда йөрдең, балам?..
Кошлар җилгә каршы оча,
балык агымга каршы.
Кешеләр тормыш эченнән
бара давылга каршы.
Туган йортка озаклавым
булгандыр, бәлки, хатам
Әнкәй, мин синең утыңа
давыллар ерып кайтам!..
«Май тууга җирдә»
Май тууга җирдә,
койма буенда меңьяфрак үләннәре
шаулап яфрак ярды!
Бу язның беренче үләннәрен кочып,
сабый утыра
тузганакның сары утлары арасында.
Үзем белгән иң беренче язым
нәкъ шулай башланды.
Калды майның якты йөзе
күзләрем карасында.
Иң беренче булып
сары күбәләк күрдем мин ул язда.
Сагышларым күп булыр дип юрамадым.
Юрамадым
көнем аязга!
Яшел чәчәк атты таллар.
Кояш менеп китте биек
Җилфердәп очты күбәләк,
җилфердәп очты,
кояшка тиеп-тиеп!
Җәяүле күбәләк
Безнең сагыну шундый:
ашкынабыз җир үзәге булган төбәккә,
йөрәгебез
болытларга тигәләп!
Ә түбәндә
таулар, урманнар артына
чакрымнар аша
җилне җиңеп, җилфер-җилфер килеп
кайта
бер күбәләк!
Кайта! Болытлар арасыннан,
давыл сукмагыннан,
каршысына урманнардан
сибелә сары яфрак,
сары күбәләкләр күч-күч
ятып кала кырда.
Ә бу кайта!
җанлы сары яфрак төсле
җил-җил килеп,
калтырап!
Колакларда саубуллашу җыры.
Әллә инде кыска җәен эзләп,
ашыккан кешедәй, очына-талпына
кайта!
Җәйге болыннарның җаны
Җәяүле Күбәләк.
Таштагы сурәтләр
Җәяүле күбәләк
Безнең сагыну шундый:
ашкынабыз җир үзәге булган төбәккә,
йөрәгебез
болытларга тигәләп!
Ә түбәндә
таулар, урманнар артына
чакрымнар аша
җилне җиңеп, җилфер-җилфер килеп
кайта
бер күбәләк!
Кайта! Болытлар арасыннан,
давыл сукмагыннан,
каршысына урманнардан
сибелә сары яфрак,
сары күбәләкләр күч-күч
ятып кала кырда.
Ә бу кайта!
җанлы сары яфрак төсле
җил-җил килеп,
калтырап!
Колакларда саубуллашу җыры.
Әллә инде кыска җәен эзләп,
ашыккан кешедәй, очына-талпына
кайта!
Җәйге болыннарның җаны
Җәяүле Күбәләк.
Таштагы сурәтләр
Күбәләкнең сыны калган ташта,
таш сурәттә яшәү сулышы!
Ничек калган чор төбендә, аста,
гөлгә түгел, ташка елышып?
Чәчәк төсле бизәп тордың микән
бер сылуның назлы толымын?
Кайсы язның күбәләге идең,
якты җаны кайсы болынның?
Абагалар кала ташка иңеп
мәгънәседер яшәү юлының
Күбәләгем! Ничек таш куенына
биргән икән сине болының?!
Казыдык та төштек үткән чорга,
тау астыннан алдык ак ташны.
Кемдер аңа чокып нидер язган,
җил ярдәмгә килде: «Хат башы»
Җил укыды, телен аңлады җил
бөек сәфәр чыккан кешенең.
«Яз каршы!» дип язган чокып ташка,
тик куймаган үзенең исемен.
Фаҗиганең асылы
Җилләр шаулап торган сахрада,
кылганнар да качкан буш чүлдә
ак таш төсле ята баш сөяге,
күләгәләп комны эсседән
Эзләре юк.
Кем булган ул? Килеп соңгы урынын
тапкан сары сахра эчендә
Элек чиксез офыкка төбәлгән,
бу бушлыктан чыгар әмәл эзләгән
күзләренең кара суы
комнарга беткән сеңеп
Һаман шулай офыкка багып калган
күзләрнең буш оялары,
мәңгелектән ярдәм сораган кебек!
Хәзер инде тарихчылар әйтсеннәр:
булырга тиеш, дип, бу юлчы Фәссәннән
Археологлар әйтсеннәр: сәмум җиле искәндә
егылгандыр бу адәм
Багучылар әйтсеннәр: булгандыр изге җаннан,
еллар үткән, комнар күчкән, әмма
җәсәден, дип, комнар күмә алмаган:
күзсез башым булса да җир өстендә ятсын, дип
ялваргандыр Алладан!
Социологлар әйтсеннәр: ташлаган, дип, юлдашларын,
идеалист! дип,
үзе генә омтылган, дип, кыйбласына!
Андыйлар гел ялгызлыкта
югалта башларын!
Сәнгать әһелләре әйтсен:
бу кеше, дип, тапкан үз ролен,
кабатламаган бүтәннәр юлын!
Язмыш сәхнәсендә, соңгы сәгатьтә
ышангандыр, диеп, олуг сәнгатькә:
ялгыз Гамлет бөек монолог сөйләгән
кулга тотып, олылап баш сөяген!
Оптимистлар әйтсеннәр, ниһаять:
яшәргә, дип, теләге булган көчле
шуңа да бит комнар диңгезеннән
өстә калган кеше!
Сары ком дәрьясын җиңеп, җигеп бөтен көчен,
омтылгандыр фикер тулы бу баш,
миен кайнатса да кояш,
кешелеккә табигатьнең
серен ачар өчен!
Чүл-яланда япа-ялгыз калганда да,
хыялында
эзләгәндер үз Мәккәсен
Шагыйрь әйтсен (охшаш аның язмышына):
үз йолдызын эзләгәндер, булган харап
Уйлый шагыйрь: буш «чүлмәк»кә карап
инде ни әйтәсең?
Фаҗиганең асылы андамыни
шагыйрь өчен зур фаҗига үлүдәме,
комнар күмүдәме?
Гаҗәпләнермени тарих аның җансыз гәүдәсенә,
бер сөям җирне чүлләр кояшыннан каплап торган
баш сөяге күләгәсенә?
Фаҗига, бөек фаҗига менә шунда:
бөек максат белән чыгып озын юлга,
күзләре дымы кипкәнче карап үз офыгыңа
тормыш мәгънәсенә,
ком таулары, вакыт сахралары аша кичеп
барып җиталмаган Юлчы
үз кәгъбәсенә!