Тышта күкләр зилзиләсе,
яфраклар пыран-заран!
Баш куйган салкын өлгегә
йодрыктай кызыл яран
Ява! күкләрнең рәхмәте,
сүзләре кәлимәсе
Шушыдыр Күкләрнең Җиргә
илаһи Поэмасы!
Чалгычылар
Ак болытлар һава покослары!
Чалгычылар,
җиң сызганып, көн күзендә
чабыгыз, әй!
Сезнең әле җиләк кебек чагыгыз!
Чабыгыз, әй, колач белән илне иңләп,
тауга тиеп кыршалмасын чалгыгыз,
Чабыгыз,
күк охшасын богылларга болыннарга
болыт буй-буй юллар салыгыз!
Чабыгыз,
чишеп изү сәдәпләрен
онытмагыз бабайлар гадәтләрен.
Чабыгыз!
Киек Каз Юллары ятсын яшел болын күкрәгенә,
таң калсыннар туган як гүзәлләре!
Чабыгыз!
Егылып калсын шайтан таяклары,
искелекнең билчәннәре,
Киң суласын Хакыйкать үзәннәре,
чабыгыз!
Чыгарыгыз покосларны офыклардан
офыкларга,
дан булсын оныкларга,
яныгыз!..
Игенчеләргә мәдхия
Саумысыз, игенчеләр, күксел Мирәт буйларында,
тонык Ыкта, зәңгәр Зәйдә яз каршына
җиң сызганып буразнага баскан яшьләр!
Сезнең җырлар ишетелә шагыйрьләрнең һәркайсына!
Саумысыз, кыр шагыйрьләре! Тургай моңын
дога иткән ил картлары, эшчән ирләр!
Галәм шәме изге Кояш асларында
сезнең ялкын белән күкри язгы җирләр!
Сәлам сезгә, Муллык җырын башлаучылар!
Төшсен орлык буразнага игелекле сәгатьләрдә!
Күтәрелә чәчкечләргә пульт артына дирижёрлар,
илһам биреп иң бөек сәнгатьләргә!
Сәлам сезгә, якташларым, безнең Чулман сеңелләре!
Ал яулыклар язгы җилне сәламли!..
Минем тавышым туган кырлар уртасында
чайкалса да булдыралмый әллә ни!..
Безнең басу ап-ак кәгазь, каләм төрән,
хәреф орлык, шигъри юллар буразна
Якташларым, җырым сезгә булышмаса, хет, ичмасам,
сезнең янда илһамланыйм беразга!
Аркылыга-буйга сөреп, без, шагыйрьләр, хис чәчәбез,
хезмәттә без бераз кардәш-күршеләр.
Ә шулай да сезнең икмәк, сез үстергән җырга килә без генәме?!
Айдан төшкән кешеләр!..
«Кулларыгыз алтын!» димим, бу бик иске чагыштыру
алай диеп язган күпме шагыйрьләр?!
Ә шулай да сезнең гади, яргаланган кара куллар
кешең түгел, туң туфракны кадерләр!
Туң туфракны эретерләр, иген шытар
шул җылыдан! Сезнең куллар хисеннән!
Галәмнәргә сузылалар күз камашыр якты нурлар
сез сыйпаган сутлы туфрак эченнән!
Сезнең куллар биләүләгән нарасыйдай орлыкларга
күккә багып үсәргә дә үсәргә!
Насыйп булсын, якташларым, имин еллар табынында
җир икмәген иңгә терәп кисәргә!..
«Саумысыз, гөнаһсыз еллар»
«Саумысыз, гөнаһсыз еллар»
Саумысыз, гөнаһсыз еллар,
бәхетем офыклары!
Бәгырем төбендә шыткан
өметем орлыклары!
Саумысыз, нарасый еллар,
күк тулы тургайларым!
Беренче моңым саркыган
чишмәле тугайларым!
Баш түбәмне күпмегәдер
тургайга күтәргән тау!
Бала чагым инешендә
кояшлы зәңгәр атау!..
«Татарстан дастан!..»
Татарстан
дастан!
Алтын серкә оча арыштан!
Тургай канаты астына
сыйган туган ягым!
Синдә туып гомер кимсенмәм
..................................
Очраттым мин кырда
Чал Тарихны
Сөйли Татарстан исеменнән!
Кичке тауларга карап
Бу җирнең узган һәм
булачак әрвахлары кебек,
Сөеп-көеп туялмам, ахры,
бу җирдә мин дә
Гаҗәпләндерә алмам көлеп-елап,
сөеп,
аерылышып-кавышып
беркемне дә
Шаулап,
йолдыз коя алмас тавышым!
Үтеп барган җәйгә
Син, яшел җәй, бер кайтырсың тагын,
сине таллар, гөлләр кабатлар.
Биек күкләреңдә очар өчен
булсын гына бездә канатлар!
Һәр яфрагың, төсең кабатланыр,
кышлар кичеп безгә кайтканда.
Олы өмет кала иртәгәгә,
кабатланмас Кояш батканда.
«Кайту уңаена кисеп алдым»
Кайту уңаена кисеп алдым,
Игенстан, яшел таякны.
Лев Толстой өенә керәм гүя,
үләннәргә сөртәм аякны!
Игенчеләр иле! Догалы йорт,
зур Ватанда кече Ватаным!
Тургайларың һич тә җырлап туймый
кырларыңның чәчәк атканын!
Талларыңны сыгып шаулый моңнар,
яфраклардан тама яфракка,
бабайларның каккан казыклары
шаулап яфрак ярган туфракта.
Фани дөнья диеп ышансак та,
фани хисләр юк ул бу якта!..
«Көзге кара төндә мин, мосафир»
Көзге кара төндә мин, мосафир,
үзем белән калгач бергә-бер,
төн эченнән тавыш бирде бер кош:
«Сәлам!» диде гүя кемгәдер
Шомлы җилдә шаулап куйды әрем,
җылымса җил урман куеныннан
абагалар исен алып килде
мезозойлар чоры ягыннан
Төн түренә очып барышы иде,
юл сорадым иптәш коңгыздан.
Карадым мин шунда нәкъ түбәмдә
чаткыланып янган йолдызга.
Таныйсыңмы әллә, Сириус, мине?
Мәңгелекнең якты мизгеле
тып-тын гына балкый, ә күңелгә
кычкырып ла янган шикелле ул,
ерактагы Максат шикелле!..
Галәм коесында талир тәңкә
өмет бирде сүнгән күңелгә:
йөргән чакта шушы яссылыкта,
юк,
ялгыз түгел,
ялгыз түгел кеше бу Җирдә!
«Тирә-ягым ап-ак юрган»
Тирә-ягым ап-ак юрган бу кай төш?
Моңа чаклы күргәннәрем булган төш
Торып чыксам, и, ни күрим, тышта кыш!
Борчылмагыз, барыбызга җитә эш!..
Яна учак утын чиме чыш та пыш.
Узган гомер, үкендерми искә төш!..
Менә көрәк бусагаңа килгән эш,
бер чараң юк, кирәк бүген тизләнеш!
Кыш-оккупант, булыр сиңа бездән эш;
ашыккансың, әмма көтмә тезләнеш!
Әнә бүкән, менә балта: эшкә эш!..
Дәшми генә допрос ясый миңа Кыш
Кайталмадым
Көттем.
Сары этнең өргәнен,
миңа каршы өрә-өрә йөгергәнен.
Саумы, Сарбай!
Ничәнче ел китте синең яшеңә?
Чишмә йөгереп керә һаман Хәтергә!
Тагын бу елның бер яфрагы өзелде.
Тормыш сүрәсенең бер фигыле артты.
Кайталмадым.
Сагындым елларның алдагыларын.
Матур конфеттилар гына сибеп
китмәдең син, күңелләргә шатлык катыш
сагыш сурәте дә элдең син бу ел!
Карлар ява. Календарьдан ап-ак көннәр коела
Кайталмадым. Гомеремнең яшел утарына әремнәр,
әрекмәннәр иленә,
клеверлы кырларыма, җиләкле тауларыма,
төклетуралар җиренә, кондызлы күлләргә бу
елда
Безнең Баллы Күл сазында узган елгы байгыш торна
исән микән? Парын тапты микән,
кайтты микән язын?
Кайталмадым.
Килә алмадың каршыма, Туган ягым.
Сагындым кара урманым, сирәгәйгән
туйралыгым, тугайдагы дегет чәчәкләре,
тавык күзе, чыпчык кузгалагы, торна
борчагы, эт эчәгесе, шайтан таякларыңа
хәтле! Гүя чакрымнар артында гына түгел,
вакытның аргы ягында яланаяк, яланбаш
йолдыз асларында басып торам синең
уйчан улың, хыял диңгезенең мәрмәр кыяларын,
галәмнең чиксез юлларын күреп
туялмаган бер инсаны, мосафиры җирнең!
Кайталмадым!..
Син дә миңа кайталмыйсың
басу уртасында кулын болгап
саубуллашкан яшел ябалдашлы чал карама
Кайталмадым еллар уртасында.
Сез кайтыгыз ерак елларның яшь,
сабый хатирәләре, дөньяга чык бөртеге
аша караган чаклар, хыял иртәләре!
Кайтыгыз сез, торна авазлары, иминлек
җыры шатлык елларының якты сукмагыннан
үтсәк иде бергә гомерләрдә!..
Кайтыгыз сез, мин кайталмаган
хыяллар, июнь киченең болын җырлары,
Сабантуйларының сөю тулы уйчан моңнары,
йөгерек чишмәләрнең сихәте
булып, безнең Яшьлек булып
алга, гомерләрне дәвамларга!
Кайтыгыз сез ата-анам аскан
тәүге бишек сиртмәсенең кабатланмас
иркәләве, Тормышның иң беренче чаңы
Туу Җыры булып!