Рифа Рахман - Йолдызлар төстән язганда / Когда со звезд сходит свет стр 7.

Шрифт
Фон

Зәмзәмбану яшисе ахирәт йортыннан бергә тормыш иткәненә юл тагын да озынрак, тагын да уйлырак булып чыкты. Ул хатын белән ир гомеренең бөтен уртак өлешен сыйдырган иде шул.

Челдемби сыйраклы, җитен чәчле Зәмзәмбануны Әхмәтҗан белә-белгәннән яратып бетермәде. Холкы малайшаныкы булган, уеннан кайтып кермәгән күрше кызыеннан күрергә мөмкиннең барысын күрде ул. Аткыйлы уенында таягы белән аягын да сындырды, шар сукканда кәшәкәсен тартып алып, урталай бөкләде дә бәке тишегенә ыргытты

Әле соңрак, Зәмзәмбану үзенә миһербанлырак булып киткәч тә, классташ кызлары арасында Әхмәтҗан күңеленә ятмаганы ул иде. Тулы иреннәре, түгәрәк күзләре ябык йөзенә килешмәсәләр дә килешмәсләр икән. Чәчләре үремнән чыккан, көрән күлмәге өстендә болай да эленке-салынкы яткан алъяпкычының канатлары җилкәләреннән салынып төшкән булыр. Син аңа ошамаган берәр сүз әйтеп кара! Ачуын китергәнне тотар да тукмар.

Укытучыларга каршы килергә дә тайчынып тормаган Зәмзәмбану көннәрдән бер көнне Әхмәтҗанга карата үзгәрде дә куйды. Дәресен хәзерләгән булса күчертер, малайлар белән сугыша башласа яклап чыгар. Моның хикмәтен иптәшләре арасында сизенмәгән кеше калмаса да, башына уй озаграк керә торган Әхмәтҗан гына чамаламады, кыздан күргән яхшылыкның барысын күршелегенә сылтады.

Зәмзәмбану мәктәпне тәмамлап, тулыланып китеп, егетләр күзе төшәрлек чибәркәйгә әйләнгәч кенә, Әхмәтҗанның маңгаена китереп суктылармыни: кызларның тормыш итәргә ярарлыгы каршы якта гына үскән икән ләбаса! Шул кичне үк Зәмзәмбануны ул озата кайтты. Кыз капка төбенә җиткәнче сизенмәсен, керпеләнмәсен өчен, түгәрәк уеннарны яратмаса да, алтылысына да, сигезлесенә дә катнашты, каешлыга, назалыга да чыккан булды, Зәмзәмбану түгәрәк читендә ялгызы калган бер вакытта аны вальска да дәшеп алды.

Барысы да җай гына бара иде. Әхмәтҗан үзенә тиеп киткәндә дулкынланган күкрәкләрне дә, кайнар дым булып чыккан иреннәр сулышын да, кызның үзенеке белән парлашкан кулларының бармак очларына кадәр тирләвен дә сизде. Боларны Зәмзәмбануның егеткә битараф түгеллегенә санады.

Вечерның ахырына кадәр кайтып китмәгән егет белән кызның бер якка атлавында да үзләре белән таралышкан яшьләр мәгънә салып карамадылар, әле гомерлек пар табарга өлгермәгән күршеләр өчен бу табигый бер хәл иде.

Төрле вак-төякне сөйләшеп, әкрен генә үз турыларына кайтып җиткәндә, Әхмәтҗан Зәмзәмбануны култыгыннан алды:

 Рөхсәттер бит?

 Рөхсәт сорарга соңга калдың бугай инде, дип көлде кыз.

 Капка төбегездәге утыргычта бераз сөйләшеп утырмыйбызмы, Зәмзәмбану?

 Мине тыңлатырлык сүз тапсаң!

Әхмәтҗанның сөйләгәннәре Зәмзәмбануны тыңлату гына түгел, авызына каратып торырлык булып чыкты. Ул тиздән Мәскәүгә укырга китәсен, анда авылны бик сагыначагын, шуңа күрә Зәмзәмбану белән хат алышып торырга теләге барлыгын белдерде. Әкрен искән җил кебек агып торган бу хикәяттән егетнең яңа тормышы, йорт хуҗалары, Мәскәүдә яшәгән туган-тумачалары берсе дә төшеп калмады. Әтәчләр кычкыра башлагач кына, Әхмәтҗан сүзе беткәнне аңлаткандай торды, кызны да кулларыннан тотып урыныннан күтәрде һәм, таң салкыны иңә башлаган кочагына тартып:

 Боларга каршы ни әйтерсең? дип сорады.

Зәмзәмбану ничә еллар көткән сүзләрне ишетүдән болай да исәрләнгән иде, инде егет тәненең якынлыгын да тойгач, тәмам югалып калды. Әхмәтҗанны кочарга җөрьәт итмәгән куллары белән кайдадыр кесә төбендә яшеренеп яткан, теш казырга әзерләгән шырпы кисәген эзләп маташкан булды, йомшак кәҗүл тиреләрдән тегелсәләр дә, аягын уңайсызлагандай башмакларын бер-берсенә төрткәләгәндәй итенде, авызын бер ачты, бер йомды, ни дип җавап бирергә белми аптырады.

Дәшми торуның һәрберсе ризалык билгесе булмаса да, Әхмәтҗан күңелендә ышаныч чаткысы кабынды, кыз үзе белән килешә дип уйлап:

 Тиздән күз белән ак билет бирәселәр, Алла боерса, укуымны читтән торыпка күчерермен дә икенче кайтышымда киләсе җәйгә сине үзем белән алып ук китәрмен, дип әйтеп ташлады. Аннан соң

Ул арада Зәмзәмбану да югалып калу кебек бер халәттән чыкты, егет сүзләрен игътибар белән, кайсысына бәйләнеп булачак, ничек төрттереп үтен сытарга (?) кебегрәк уй белән тыңларга тотынды. Моңарчы ничәмә-ничә кызны озаткан Әхмәтҗан аңа кемнәндер калган кирәксез бер кеше сыман тоелды, соңлап әйтелгән сүзләре кызлык горурлыгына тиде. Ул егетнең болай батыраеп озатуын да, үзен тыңлатып капка төбендә утыртуларын да мыскыллау, кызның үсмерлек гашыйклыгыннан көлү кебек кабул итте, Әхмәтҗанның соңгы җөмләсен тыңлап та бетермәстән:

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3