Рәйсәнә аңа күтәрелеп карады. Чын әйтәсеңме, янәсе, әллә мине сынап карыйсың киләме? Ләкин егетнең җитди йөзеннән берни дә укый, аңлый алмады, әмма үпкәләмәде дә, чөнки ниндидер астыртын, мәкерле уе барлыгын сизмәде. Хәер, Габделнур җебегән егеткә дә охшамаган. Хатын, җавап кайтармыйча, акрын гына атлап китте. Егет әлеге тәкъдимен бүтәнчә кабатламады, аның да бу көннең гүзәллеген, очрашуның бәхетле мизгелләрен ямьсезлисе килми иде.
Егет үзе Рәйсәнә белән гәпләшеп бара, ә күзе каршы яктагы афишаларда. «Родина» кинотеатрында «Девушки из Рошфорда» фильмын күрсәтәләр, ә Качалов театры бинасында Кырым дәүләт драма театры гастрольләре бара икән. Ул сәгатенә карап алды. Көндезге спектакль уникедә күптән башланган, бетеп киләдер. «Татарстан» кинотеатрында бу арада «Место встречи Женева» дигән фильм күрсәтәләр икән. Көндезге сеансларның берсе сәгать өчтә. Ул Рәйсәнәнең керүенә әллә ни өмет итмәсә дә, ятып калганчы, атып кал, дип әйтеп карарга булды.
Бу киноны караганың юкмы? диде ул Рәйсәнәгә, каршыдагы бинага ымлап. Эчен дә күргәнең юктыр, бәлки? Кереп чыгабызмы?
Чыннан да, караган киносы түгел икән. Шулай да хатын, өзеп җавап биргәнче, сәгатенә күз салып алды.
Мин соңга калып йөрергә гадәтләнмәгән, диде ул, рияланмыйча гына. Занятиеләр беткәч тә фатирга кайтам. Бүген сине күрәсемне күңелем сизгәндер, юкса кибетләргә иртәгә чыкмакчы идем, аннары кире уйладым. Синең белән очрашу хөрмәтенә кагыйдәмне бозармын, ахры, әйдә, кереп чыгыйк.
Габделнур аның бернинди ясалмалык чагылмаган табигый тавыш белән әйткән сүзләрен ишеткәч, тәкъдимгә ризалашкач, әүвәл үз колагына үзе ышанмагандай, сөйгәненә карап куйды. Аннары аны талгын бер рәхәтлек биләде: гүя алар моннан сигез ел элек аерылышмаганнар да, гүя алар яшь кыз белән яшь егет Әлмәт каласында Ленин урамындагы «Родина» кинотеатрына кереп баралар.
Рәйсәнә нишләп бу егет белән кинога керде соң? Беренчедән, ул үз-үзенә нык ышана, вәсвәсәгә бирелмәсен белә, кино карап чыкканнан гына укам коелмас әле, дип уйлады, икенчедән, ул Габделнурга бик рәхмәтле иде. Ни өчен? Чөнки егет, хәрби хезмәтен тутырып кайткач, кайберәүләр кебек, аны бимазалап, эзәрлекләп йөрмәде. Мисалга ерак барасы түгел иде. Рәйсәнәнең уртанчы абыйсы, армиягә хәтле йөргән кызын (ул да солдатны көтмичә тормышка чыккан иде) иреннән аерып алырга теләде, салган баштан өйләренә барып йөдәтте, тавыш чыгарды, ялынып-ялварып борчыды, баласын да үз балам кебек багар идем, дип, селәгәен агызып, үкереп-үкереп елады. Аны хәтта берчакны тәпәләп тә кайтардылар. Бары әти-әнисе бик каты сүгеп-үгетләп, абыйсы, орышып, арт сабагын да укыткач кына игә килде егет.
Габделнур, бүтән чакта андый тәм-томнарга бик исе китмәсә дә, берочтан үзенә дә туңдырма алды. Дивардагы плакат-афишаларны, актёрларның фотосурәтләрен карап йөргәндә, Рәйсәнә аның туңдырма ашый белмәвен күреп көлеп куйды, ләкин оялтмады.
Сеанс барышында, күзе экранда булса да, яшь чагын исенә төшереп, егет хатынның атсыз бармагында алтын йөзек булган кулына үрелде. Ләкин яшьлек дусты, нәзакәтле итеп, җайлап кына егетнең кулын читкә этәрде. Габделнур исә бу хәрәкәтен яңадан кабатламады, кулы үз тезендә калды. Шулай да аның бу рәхәт мизгелне Рәйсәнә тәненең кайнарлыгын тоеп, иңне иңгә куеп янәшә утыруны бик озакка сузасы килә иде. Чәченнән таныш «бүлнис исе» килгәндәй булды. Габделнур аны затлы ислемайларга да алыштырмас, ләззәтләнеп утырыр да утырыр иде. Әмма фильм тәмам булды, залда ут кабынды. Күз ачып йомган ара кебек кенә тоелган кадерле минутлар үтеп тә китте.
Кольцога җитәрәк, Габделнур:
Әйдә берәр ресторанга кереп тамак ялгап чыгыйк, диде. Кунакны сүз белән генә сыйлап булмас бит инде.
Рәхмәт! Кыстама да. Ни өчен икәнен үзең беләсең.
Егет кабат бу хакта сүз куертмады. Әйе, ул аның баш тартачагын белә иде. Димәк, ялгышмаган. Шулай да Рәйсәнәдән аерыласы килми иде.
Бәлки, кичен театрга барырбыз? Камал театры Горький урамында гына бит, син төшкән фатирдан ерак түгел. Дөрес, алар бу арада үзләре юк, Свердловск, Чиләбе, Магнитогорск якларына чыгып киттеләр.
Анда Башкорт академия театры гастрольләре икән. Без кичә кызлар белән «Упкын» дигән спектакль карадык, ә бүген сигезенче яртыга «Кәккүк чакыра» спектаклен карарга барабыз.
Өлгер үзегез, дип елмайды Габделнур, әмма әле һаман баягы уе тынгылык бирми иде. Бәлки, иртәгә бергә барырбыз? Ялгышмасам, «Кара йөзләр» бугай.