Рафкат Карами - Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни? стр 31.

Шрифт
Фон

Зур ихтыяр көченә ия булган Шәйгазамов һәркайчан үз фикерен турыдан ярып сала һәм аны алга сөрә, нинди киңәшмә-җыелышлар һәм аларда кемнәр катнашуына карамастан, төзелештәге гаеп-кыекны ачыктан-ачык әйтеп бирә иде. Шуңа күрә аны идарә башлыгы да, баш инженер да өнәп бетермиләр. Ләкин төзүчеләрнең эш урыннарында участокларда тиешле тәртип урнаштыру өчен җан атып йөрүен белгәнгә күрә түзәләр, аңа тел-теш тидермиләр. Бигрәк тә баш инженер (гәрчә ул моны күрсәтмәскә тырышса да) һичкем алдында тәлинкә тота белмәүче хезмәткәрне хәтта хөрмәт итә иде. Чөнки объектларда хәвеф-хәтәр булса, таякның юан башы аңа төшә бит.

Участокларда йөргәндә, гадәләтле, әмма бик таләпчән Шәйгазамов мастер-прораблар һәм бригадирлар белән пәрмә-пәр талаша (ләкин сүгенми), җитешсезлек күрсә, балтасының сабы бик кыска, акт төзеп, аларны штрафка тарттырырга да күп сорамый. Шуңа күрә бүтән төзү идарәләрендә еш була торган бәла-каза монда сирәк күренеш. Дөрес, биредә дә бөтенесе дә ал да гөл түгел, әмма аларның күпчелеге техника куркынычсызлыгының начар куелышыннан түгел, ә төзүчеләрнең үзләренең ваемсызлыгы, башбаштаклыгы яисә эш вакытында авызларына хәмер кабудан, нәфесләрен тыя алмаудан килеп чыга иде.

Шәйгазамовның тагын бер ягын искәрткән иде Габделнур: абзый татарлар белән һәрчак ана телендә сөйләшә, кайвакыт русча фамилияләрне юри татарчага әйләндереп тә әйтә иде.

Беренче елны, ул эшләгән участокка килгәч, инженер, электрик егеттән саф татарча:

 Прораб Казов үзендәме? дип сорады.

Эшкә кергәндә, аңарда әле аның бу гадәтен белмәгән Габделнур аптырап калды:

 Бездә андый фамилияле прораб юк бит.

Абзый, көлеп:

 Син гусьның татарча каз икәнен белмисеңме әллә? диде.

Икенче вакыт ул мастер Зайцевны Куянов дип, прораб Бородинны Сакалов дип сорады. Беренче карашка кырыс, хәтта усал ук дип әйтерлек менә шушы, кем әйтмешли, тояк суы эчкән кеше ни хикмәттер Габделнурны якын итте, олы башын кече итеп, күргән саен укуы, тормыш-көнкүреше белән кызыксынды. Егет моны абзыйның кайчандыр нефть чыккан якларда эшләве, аны якташ сыманрак якын итүе (гәрчә тумышы белән Шәйгазамов бүтән төбәктән булса да) дип аңлады. Ләкин ул соңрак моның төбе бүтәндә, тирәндәрәк аның тарих бүлегендә укуы икәненә төшенде.

Бүген дә Шәйгазамов, конторда Габделнурны күргәч, егетнең сәламләвенә җавап итеп, әүвәл кул биреп исәнләште һәм укуы белән кызыксынды:

 Габделнур, син ничәнче курста әле, дүрттәме, биштәме?

Гәрчә абзый бу сорауны беренче мәртәбә генә бирмәсә дә, үзеннән өлкәннәргә каты бәрелергә күнекмәгән егет төгәл җавап кайтарды. «Олы кеше бит, бәлки, оныткандыр, дип уйлады ул. Әллә юри сорыймы?»

Бәләкәй чакта бер агай, аны урамда күргән саен туктатып, һаман:

 Син кем малае әле? дип сорый иде.

Габделнур үзенең кем баласы икәнен, әтисенең исемен әйтә:

 Галләм малае!

Шуннан агай:

 И олы тел, ул синең яшьтәшеңме әллә, Галләм абый, дип әйт, ди дә мәзәгеннән тәм табып, мыек астыннан гына елмаеп китеп бара.

Ә Габделнур аның артыннан:

 Әти кеше абый булмый инде, дип кычкырып кала иде.

Шәйгазамов Габделнурны бүлмәсенә дәште. Солтангир Габсалиховичның эш урыны конторның беренче катында урнашкан җыйнак кына бүлмәдән гыйбарәт иде. Ике өстәл, сейф, урындыктан тыш монда пыялалы шкафлар да бар, аларның киштәләре төрле-төрле китаплар, брошюралар белән тулы. Диварларда куркынычсызлык кагыйдәләре язылган рәсемле плакатлар эленеп тора. Бер генә булса да, тәрәзәсе зур, бүлмә эче хуҗасының йөзе кебек якты.

 Утыр, диде хуҗа, егеткә урын күрсәтеп.

 Рәхмәт!

 Син тартмыйсың бугай?

 Юк.

 Бик әйбәт. Мин дә ул агуны йотудан азат. Чәй эчмисеңме?

 Юк, Солтангир абый, рәхмәт!

Шәйгазамов күзлеген салды, дүртпочмаклап бөкләгән ап-ак кулъяулыгы белән чистартып, яңадан борын өстенә элде. Аның борыны шактый мулдан тотрыклы, кашлары салына башлаган, күзләре ягымлы, чиста итеп кырынган яңаклары эчкә батмаган, әмма бик тулышып та тормый, куллары зур, ул эре сөякле, яше шактый булса да, энергиясе ташып торган әле сыендагы ир кеше.

 Габделнур, сез анда Алтын Урда, Болгар дәүләте тарихын өйрәндегезме?

 Өстән-өстән генә.

 Безнең чын тарих шуларда. Казан ханлыгы ул әле соңрак. Хәер, сезгә урысныкы гына керәдер шул. Миндә берничә кызыклы китап бар.

 Бездә «Татария тарихы» дигәне булды, икенче курста, бер семестр. Китаптан укып тапшырдык.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3