Кыз чыкты. Аннары алар бер-бер артлы ике кинотеатрда булдылар, кафега кереп чыктылар, кич кенә үз районнарына кайттылар һәм бер йортның подъездына керделәр.
Кыз янә сорау арты сорау яудыра башлады:
Син минем турыда уйладыңмы? Хат алгач, нәрсә уйладың?.. Хәзер нәрсә уйлыйсың?
Сиңа минем нәрсә уйлавым һәм башкасын белүе кызык, ә әйтсәм кызыгы бетә.
Бераз дәшми торгач, кыз әйтте:
Син бөтенләй икенче.
Ничек?
Ниндидер салкын, җитди. Элек алай түгел идең Нигә дәшмисең? Минем сине тыңлыйсым килә. Мин ике атна синең тавышыңны ишетмәдем Әйт инде берәр нәрсә! Нигә син мине интектерәсең?! Я так измучилась за эти две недели! Бер атна сине онытасым килде. Ә икенче атнада ходила сама не своя. Сине көттем! Килмисең дип уйладым. Менә түздем-түздем дә, түземлегем бетте. Хат яздым
Кызның күзендә яшь Ул баскыч култыксасына барып сөялде, аннары батареяга аркасы белән барып басты.
Салкын бит, терәлеп торма.
Кыз егет каршында якын да, ерак та. Ике-өч тапкыр Фәнирәнең кулы күтәрелеп-күтәрелеп куйды, егетне кочып алудан үзен көчкә тыеп торды. Ирек аны жәлләде һәм кочагына алды. Кыз бөтен барлыгы белән егет тәненә сыланды, кысып кочаклады, шашып-шашып үбә башлады.
Мин сине көттем! дип пышылдады ул. Килмәсеңне дә белдем, барыбер көттем!.. Әйт, кадерлем, син мине яратасыңмы?
Ирек дәшмәде. Кыз янә пышылдады:
Әгәр мин әйтсәм: әйдә безгә киттек, әйдә язылышыйк, дисәм, син ни әйтер идең?
Егет уйга калды: «Күрәсең, аңлатырга теләгәне шушыдыр. Теге төннән соң инициативаны үз кулына алырга, ахры, исәбе». Ләкин капыл гына кистереп җавап бирәсе килми иде егетнең. Әгәр аларга бара икән, язылышмаган сурәттә дә әти-әнисенә күренә, туганнары белән таныша дигән сүз. Бөтенесе, болар вәгъдәләшкәннәр икән, дип уйлаячак һәм андагы ситуация, элеккечә әйтсәк, ярәшүне хәтерләтәчәк, дөресрәге, Фәнирә Ирекнең аларда булуын шуңа кайтарып калдырачак. Димәк, әти-әниләрендә өмет туачак һәм алар тиздән булачак туйга ук әзерләнә башлаячак. Әмма Ирек, өздереп, юк, дип әйтергә дә теләми иде. Нидер тыеп тора иде аны бу чибәркәй белән язмышын бәйләүдән. Җиде кат үлчә, бер кат кис, диләр бит. Кем беләндер киңәш-табыш та итәсе килә иде. Апасы белән җизнәсе Юк, кешенең күплеге эшкә ярар, мәслихәткә ярамас, диләр бит, иң кулае Габделнур булыр дөнья күргән, акны карадан аера белүче. Һәрхәлдә, Ирек аны бу мәсьәләләрдә үзеннән тәҗрибәлерәк дип саный иде Ә кыз җавап көтә. Нидер әйтергә кирәк: күңелен төшермәскә, ачуын китереп ярсытмаска, шул ук вакытта ике арадагы күперне яндырмаска.
Бу атнада булмый, диде егет, ниһаять, тәвәккәлләп. Минем ашыгыч эшләрем бар. Аннан соң күз күрер.
Кыз аңа ышанды. Кара күзләрен тутырып, өмет белән карады.
Чынмы?
Әйе.
Фәнирә егетне янә кысып кочаклады, иреннәреннән суырып-суырып үпте.
Урамга чыктылар. Күк йөзе зәп-зәңгәр, ай күренми биек йортлар каплаган, ахры. Егеткә дә кызның уй-тойгылары, эчке дөньясы, гәрчә телдән әйтсә дә, аермачык күренми билгеле түгел. Баш очында, әллә кайда югарыда, йолдызлар җемелди, арада берсенең яктылыгы зәңгәр, яшел, кызыл, сары, ак төсләргә кереп алышынып торган сыман нәкъ кызлар холкы кебек.
Тулай торакка кайтып җиттеләр. Көн салкынча иде.
Керәм, диде Фәнирә, пальтодан булса да туңа башлавын сизеп.
Ярый, бар. Тыныч йокы.
Сиңа да.
Кыз түзмәде, тирә-ягына да карап тормыйча, салкын куллары белән егетнең яңакларын тотып, бик озак итеп салкын иреннәре белән үпте.
Ирекнең Фәнирәләр бүлмәсендә кунып калуына бер ай тулганда кыз аңа үзенең авырлы икәнен әйтте. Икеле-микеле уйлар һәрдаим борчыса да, үзен елан авызына чиный-чиный, карыша-тартыша кергән бакадай хис итсә дә, егет кыздан баш тарта алмады: буласы эш булган, яратуы да көчле, үкчәңне күтәр, дип куып җибәрергә теле әйләнмәде (бу юлы Фәнирә аның бүлмәсенә үзе кергән иде), эшне зурга җибәрәсе килмәде, чөнки кызның бүлеккә килеп йөрү ихтималы да юк түгел. (Узган ел бер милиционер белән булган шундый очракны әле дә хәтерли.) Ә анда Ирекнең эшләре җай гына бара: хезмәтен ярата, нияте алга таба да шунда эшләү, үсү мөмкинлеге дә зур аны ихтирам итәләр, юрфакта укыганын да беләләр, карьерасының челпәрәмә килүен теләми, фатир алу да планында бар.
Менә шуларның барысын да уйлагач, ул алтмыш җиденче елның көзендә язмышын Фәнирә белән бәйләргә булды. Кияүгә чыккач чит-ятларга күз уйнатмас, дип фараз кылды. Аның яшьлектәге хатасын гафу итте, киләчәктә үзенә тугрылыклы хатын, балаларына юньле ана булуына өмет итте. Өметсез шайтан гына, диләр бит. Ә бүре баласын бүреккә салсаң да урманга карый, дигәнен ул онытып җибәргән иде