Син хаклы, диде космонавт. Японнар сәяхәт итәргә бик тә ярата. Ел тәүлегендә бер яисә ике мәртәбә дөнья гизеп тә кайталмаган кеше аларда үзен бәхетлегә санамый.
Кораб искиткеч зур иде шул. Халык һаман агыла да агыла. Аннан чыгучылар диңгез кебек булды. Зур иркен мәйдан тулып килә иде. Ә чыгучыларның әле очы-кырые күренми. Бу кадәр халыкның бергә җыелганын күрсәң дә футбол яисә хоккей стадионнарында гына күрергә мөмкин безнең якларда. Анда ирләр күбрәк була, этешә-төртешә йөри бездә ир-ат заты.
Бәрәч, дип әйтеп ташлаганмын нәкъ шул мизгелдә. Халык түгел, әбиләр икән бит болар. Күрегезче, Виталий Иванович, барысы да әбиләр ич. Алтмыш-алтмыш биш яшьлек булыр болар
Юлдашым шунда көлеп куйды. Мәкер белән түгел, вәкарь белән көлде. Белмисең, янәсе
Әбиләр булуы хак, Ринат дустым. Әмма ялгышасың. Бу әбиләргә, син уйлаганча, алтмыш түгел, җитмеш һәм сиксәнешәр яшь, бик беләсең килсә. Алтмыш яшьлек карчыклар булмый японда. Аларның алтмыш яшьлек хатын-кызлары янәшәңнән киенеп-ясанып кәттә генә атлап үтсә, «Бу нинди чибәр туташ икән?» дип авыз суыңны корытып каласың. Әнә шулай, дустым.
Ә нигә соң болар гел хатын-кыз, ягъни әбиләр генә икән? Сере нидә моның?! дип гаҗәпләнүемне, төпченүемне дәвам иттем. Безнең акылга сыймый ич бу, аңлап булмый.
Япон хатыннары иң элек бала тудыра, бала тәрбияли, диде күпне күргән Виталий Иванович. Аннан оныкларын үстерәләр һәм бары шуннан соң, ягъни дөньялары түгәрәкләнгәч кенә сәяхәт итәргә керешәләр. Хәтерләп кал, япон туристы йә яшь-җилкенчәк булыр, йә бик өлкән яшьтә. Ә башкалары укуда, эштә яисә тәрбия белән мәшгуль. Аларда шулай кабул ителгән.
Әнә ничек икән, дим. Чигәмне кашып куям. Укып-укып та шыр надан калганбыз икән ич. Мин боларны белми идем.
Без әле бик күп нәрсәләрне белмибез, аңлап та җиткермибез
Хуш, гизсеннәр дә ди. Ә бит әле дөнья гизү өчен акча да кирәк. Ярый да без дәүләт хисабына йөрибез әнә. Ә бу карчыкларга кем акча бирә? Барысының да бай булуы мөмкин түгел, дим. Әнә бит алар никадәрле. Уллары-кызлары ярдәм итсә генә
Виталий Иванович тагын бер мәртәбә матур итеп елмаеп алды.
Юк, диде кистереп. Алар пенсия ала. Һәм шул пенсия хисабына дөнья гизәләр.
Хатын-кыз бала тәрбияли, дидегез. Өйдә утырып бала тәрбияләгән өчен, дәүләт акча бирмидер, шәт?
Хикмәт шунда, дустым Ринат, бала тәрбияләү дәүләткүләм мөһим эш санала анда. Һәм бала тәрбияләгән өчен генә дә пенсия бирелә. Шул акчага әнә бер сәяхәттән кайтып керәләр дә икенчесенә чыгып китәләр. Картаймауның сере сәяхәттә, диләр алар.
Безнең татарларда да бар андый әйтем, дип, кушылырга ашыгам. «Хәрәкәттә бәрәкәт» диләр бездә дә.
Әйтүен әйтәбез. Рус халкында да бар ул андый матур сүзләр. Тик кая инде ул безнең карт-карчыкларга Австралиягә барып чыгу?! Мин үз әниемне Мәскәүгә китерә алмадым, диде космонавт, офтанып. Һәм авыр сулыш алып, үкенү катыш көрсенеп куйды. Кая инде ул чит илләргә чыгу, дөнья гизү
Нечкә җиргә кагылды аның бу сүзләре. Мин дә үз әниемне искә төшереп, аны уйлап тора идем. Казанга китереп, театр-концертларга йөртәсем килә иде аны. Ничәмә-ничә тапкыр ниятләгәнем, китерәм, дип әйткәнем булды. Әмма юк, тормышка ашыра алганым юк әле шул хыялымны да. Җәен бакча, казлар, тавык-чебешләрне ничек ташлап китәсең, ди. Кыш җитсә дә, кырыкмаса-кырык сәбәп табып кына тора. Тамыры береккәнме әллә шул авылдагы өй, каралты-курага?!
Тагы берничә көннән без икенче илгә Сингапурга юнәлдек. Шәһәр һәм музейлар белән танышып йөрибез. Кая карама, анда япон туристлары. Аларның да күбрәк әбиләре! Инде яшьләрендә ялгышмыйм, алтмышта түгел, җитмеш-сиксәндә булыр үзләре. Өсләрендә кыска җиңле футболка, кыска джинсы шорты, аякларында кроссовка, башларында козырёклы ярым ачык фуражка. Кояш нурларыннан саклый торган кара күзлек киеп алганнар. Бер-берләренә шулкадәрле дә охшарлар икән, инкубатор чебиләре диярсең Кулларында фотоаппарат йә кинокамера.
Терек-терек музейдан музейга йөгерәләр, кибет-фәләннәргә тукталу юк, ни гаҗәп, бар дип тә белмиләр кибетне. Ә безгә кибет кенә булсын
Чираттагы мәртәбә йөрәк сызып куйды: «И-их, бил турайтырга да ара тапмый безнең татар авылларында гомер кичергән әниләр, әбиләр. Алар да яшәгәнгә хисаплана бит инде» Әүвәл заманнарда шикәргә, чәйгә мантымый газап чиктеләр. Колхоз эше, бәрәңге бакчасы һәм лапастагы мал-туардан башка нәрсә күрде инде алар?! Өйгә керсәләр дә эш, тышка чыксалар да эш. Эш тә эш Ә бүген әнә үзебез күрмәсәк тә, балаларыбыз күрсен рәхәтне, дип, алар җир тырмашып төзегән илне, байлыкларны түрәләр үзара бүлешеп, таратып та бетерде. Бүген ул аналар чәй-шикәр һәм өч-дүрт кадак ак май алырга да җитмәгән айлык пенсия акчаларын ала алмый изалана. Сөт, ит сатып, тиенләп җыелган акчалары дәүләт саклык кассаларында юкка чыкты. Бәлки, алар да Австралиягә, Сингапурга сәяхәттән баш тартмас иделәр дә бит, тик әлегә күрше авылга һәм район үзәгенә дә транспорт йөрми