Ринат Сафиевич Мухамадиев - Юлда булу хәерле / Лучше быть в пути стр 26.

Шрифт
Фон

 Үзем илтәм, дигән ул. Атым җигелгән. Чана башына коры печән түшәдем. Ике толып алдым

Сафинны чыгарып яткырганнар. Толыпларының берсен хастаның астына салган Әкбәр бабай, икенчесен өстенә япкан. Юлсыз, маяксыз урман-кырларны күз ачкысыз буранда бер ялгызы кичеп, таң беленгән чакта Сафинны Мамадышның үзәк хастаханәсенә илтеп җиткергән Әкбәр карт.

 Авылның җелеген корыткан, үзеңә кул күтәргән шундый явызны коткарам дип, адәм үзе түгел, этен дә урамга чыгармый торган төндә ерак юлга чыгу кирәк идеме икән?.. диючеләр күп булган аңарга.

 Барыбыз да бер күк астында йөрибез, ул да кемнеңдер газиз баласы ич диеп җавап кайтарган Әкбәр бабай.

КазанАвгуст, 2010

Күңел күзе

Җәйләрнең берсендә безгә урман эчендәге аланнан печәнлек бирделәр. Салих җизни җиккән атка утырып, без көтү вакыты белән урманга киттек. Җизни дигәннән, бернинди апам да булмаган югыйсә, безнең нәселдә гел ир-ат заты гына, шуңа да карамастан безнең бөтен туган-тумача аңа үз итеп «җизни» дип эндәшә иде. Аның карчыгы Мәликә түти кайчандыр безгә күрше нигездән булган. Шуңа күрә Салих абзыйны башта күрше-күлән, аннан аларның туганнары, кардәш-ырулары, чыбык очларына хәтле, үз итеп, «җизни» дип йөртә башлаган. Ярты авыл шулай эндәшә иде дисәм дә, һич ялгышмам.

Печән калын. Пакусларга карап хәйран калырлык. Әти белән Салих җизни, көн беленә башлауга, иртәнге чык белән беркавым чабалар да колхоз эшенә клевер җыярга китәләр. Ә без, Зөфәр абый белән икәү генә калып, көннәр буена печән кабартабыз, печән киптерәбез. Мин печәнне юл читендәге зур аланга ташыйм. Зөфәр абый тетәкләп-тетәкләп таратып тора.

Гармун уйнагандагы кебек, һәр эшнең үзенә күрә бер ямен, тәмен табып, җиренә җиткереп эшли Зөфәр абый. Менә печәнне дә шулай пөхтәләп, дулкын-дулкын итеп тигез рәтләргә сала бара. Куелыктан чыккан сәрдә һәм кырлык кебек тупасрак үләннәрне бер тирәгә, тукранбаш, җиләк яфраклары исе аңкып торган йомшак печәнне икенче читкә аерып тарата. Җиңел эшли, яратып эшли ул моны. Кочаклап алып чыккан печән өстенә йөзтүбән ятып, беләкләрнең талуыннан үзенә бертөрле рәхәтлек тоеп, ара-тирә ял итеп алам. Зөфәр абыйны күзәтә башлаганымны сизми дә калам шул чакларда. Бу дөнья аның өчен тумыштан ук дөм караңгы булган дип һич уйламассың. Менә хәзер дә ике япьле агач сәнәк белән печән тарата ул. Үзалдына ниндидер көй көйли, вакыт-вакыт җырның сүзләрен дә кушып китә. Моңлы, үзәкне өзә торган җырлар ярата ул.

Авыр, а-а-выр җан сөйгәннәрнең булмавы

«Авыр» сүзен кабатлап әйткәндә йөрәк дерт итеп куя, күз төпләрендә әллә ни генә әлҗе-мөлҗе килеп ала. Нигә шулкадәр дә сузып, газапланып, бөтен җаны белән әрнеп җырлый икән ул? Тирән сулыш алып, бермәл тын торгач, яңадан сүзсез генә моңлануга күчә. Капылт кына каршындагы печән чүмәләсенә иелә. Нинди сиземләү беләндер яфраклар арасыннан мәмрәп пешкән җир җиләкләре табып ала. Авызында эре-эре җиләкләр, ә үзе һаман әлеге дә баягы шул ук көйне, болай да моңлы аһәңгә үзеннән дә моң өстәп дәвам итә

Алып чыккан күбәләрем сирәгәеп бара икән инде, шунда пөхтә генә таратылган рәтләр арасында утырып калган бер кочак печәнгә күз төште. Зөфәр абый тапмый үткән, димәк. Сак кына торып, аяк очына гына басып, шул якка атлыйм. Ләкин күбәне дүрт якка аерып куярга өлгермәдем, калын тавыш сискәндереп җибәрде:

 Нәрсә, энем, калдырып киткәнменме әллә?

 Юк, Зөфәр абый, болай гына, чикерткә тотмакчыем

 Тоттырмадымыни?

 Тайды, ычкынды, нәләт. Фуражканы ачадырыем, чыкты да сикерде, озын сыйрак

 Тоттырмас та шул. Ялганчыга нинди чикерткә тоттырсын ди.

Таратырга өлгермәгән печәнне гармун кебек кенә култык астына кыстырып, яңадан эшли торган җиренә китеп барды. Ул китте, ләкин күңелдә авыр төер торып калды.

Чабылган печәнне таратып бетергәч, юкәлек күләгәсенә кереп, ялга, көндезге ашка туктыйбыз. Зөфәр абый бүген дә печән арасыннан бер уч кузгалак җыйган. Ямь-яшелләрен, сусылларын гына. Кайдан, ничек таба диген, югыйсә үзем ташыган печән арасында шундый эре яфраклы кузгалак булуын мин никтер абайламыйм, күрми калам. Ә ул таба.

 Кузгалакта витамин күп, ди.

 Нинди витамин булсын, мин әйтәм, витамин баллы була, түгәрәк була бит ул. Аннары мин витамин, кәнфит ише нәмәрсәләрне яратмыйм да.

 Дөрес эшлисең, ди. Кибет витаминын шәһәр малайлары ашасын әнә. Кузгалак барында бер кырыйда торсыннар.

Кузгалак белән какының кимен куймыйбыз анысы, очраса, сыпыртабыз гына

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3