Зөһрә кыз белән сөйләшү
Син һаман күкләрдә,
Син һаман берьялгыз.
Текәл дә күземә,
Серләшик, Зөһрә кыз.
Серләшик
Сер яши
Синең бар җаныңда.
Сүз бетми, ә инде
Китәсең таңында.
Ни гомер күтәреп,
Талгандыр беләгең.
Алыймчы иңемә
Көянтә-чиләгең.
Хәл ал син утырып,
Ял итче аз гына.
Суз әйдә җырыңны
Кушылып сазыма.
Ялгыз ай ул синең
Үз көең, үз өең.
Инде юк күптәннән
Дөньяда Үгиең.
Тулдың син җаннарга,
Сарылдың җырларга.
Ай нуры буйлатып
Төш әйдә җирләргә.
Саф җилләр укырлар
Мәхәббәт сүрәсен.
Төш әйдә, Зөһрә кыз
Әй, сагыш сурәте.
Төш әйдә, йолдызлар
Сибелсен юлыңа.
Димләрбез без сине
Гади җир улына.
Туй итәр шаулатып
Җирләр дә, күкләр дә
Дәшмисең. Һаман да
Син моңсу никләргә?
Китерер аккошлар
Ап-ак туй күлмәгең
Күкләрнең сиңа дип
Юллаган бүләген.
Бар галәм бары тик
Сөйләр күк шул хакта.
Хәтта ай үзе дә
Төшәр күк кунакка.
Текәл дә күземә,
Серләшик, Зөһрә кыз.
Син һаман күкләрдә,
Син һаман берьялгыз.
Мин җирләргә төштем
Ап-ак канатымнан кемдер сөйри:
«Җиргә төш син, диләр, җиргә төш!..»
Кар кешесе түгел, ятсынмагыз,
Җирдә, диеп, кемнең эзләре?
Мин җирләргә төштем. Озаккамы?..
Йолдызлардай янган күзләрем,
Беренче кат күргән кебек җирне,
Һәр тарафны эчә сулыгып.
Яшәп туйгач, җирдә яшәүләре
Авыр булмас микән? Егылып
Китәрмен күк, һәрбер адымымны
Үлчәп кенә басам. Ни кылыйм?
Көйсезләнеп көй эзләгән чагым,
Күңелемнең өзек бер кылы.
Күңелемнең бер утравы ятим,
Беркем анда аяк басмаган.
Әле беркем анда нигез корып,
Учак ягып, казан асмаган.
Җиргә төштем
Күкләр күкри-күкри
Озатып калды мине: «Бул тыныч!»
Ятсынаммы җирне? Ник сагаям?
Нигә миңа шундый куркыныч?
Нигә җирдә шулай хакыйкать һәм
Яшәү тәме бигрәк ачы ла?
Бары җиргә якынайгач кына,
Яшәү сере күбрәк ачыла.
Аһ, арылган чиксез галәмнәрдә
Оча-оча бөтен көчемә.
Әле һаман канат очларымнан
Йолдыз булып очкын чәчелә.
Әле һаман минем ярты җаным
Күкләрдәме йөри каңгырап?
Күкләр булып күкримен дә куям
Кыңгырау чәчәгедәй яңгырап
Тәүбә көтәм!
«Ай тотылган» диеп уфтанмагыз,
Мин тотылдым бүген ай булып.
Дөм караңгы. Гүя җирләр күккә,
Күкләр җиргә төште убылып.
Күпме яктыртсам да дөньягызны,
Серле нурларымны аямый.
Белмәдегез кадерем!
Нурым хәрәм!
Җирдә золым. Барыйм кая мин?
Ялгыш кына үрелеп карасам да,
Алырсыз шул мине, аһ, танып.
Тезләнеп сез Күккә ялварасыз,
Сынык бер нурыма мохтанып4.
Пыялага корым сөртә-сөртә
Төбәлмәгез, зинһар, Күкләргә.
Тәүбә көтәм!
Тәүбә!
Вакыт җитә
Тәүбә капкасын да бикләргә.
Тәүбә көтәм!
Җирне кыямәттән
Тәүбә генә калырмы йолып?
..................................
«Ай тотылган» диеп уфтанмагыз,
Мин тотылдым бүген ай булып
Төн. Яңгыр
Төн. Яңгыр. Коя да коя.
Мин ялгыз. Берьялгызым.
Алда билгесез күпер күк,
Ята төн. Ә төн озын.
Йотлыгыплар эчә лә җир,
Сусаган җаны. Көйгән.
Коя да коя бу яңгыр
Һаман да бер үк көйгә.
Бер үк көйгә яшәүләре
Туйдырды инде. Читен.
Йомарлыйм шигырьгә күптән
Сусаган кәгазь битен.
Җанымдай ап-ак кәгазьгә,
Бетсәм дә тәмам сулып,
Яңгыр тамчылары түгел,
Тамамын шигырь булып.
Тамамын Хисләр уянды.
Беләме шигырь йокы?!
Сүзләрен җилләр пышылдый,
Ритмы яңгырныкы.
Алда билгесез күпер күк,
Ята төн. Озын-озын.
Төн. Яңгыр. Коя да коя.
Мин ялгыз. Берьялгызым.
Күрешкәнгә кадәр
(Цикл)1. Хәбәр
Ул таңны?!
Ходайдан хәбәрдер.
Телефон: «Ул үлгән Ул Йөрәк».
Урала-урала, муеныма
Сарылды телефон, иңрәп.
Иңемә башкаен салды да,
Дөньяга яңалык ачкан күк
И кочты юксына-юксына,
Син мине соңгы кат кочкан күк.
Минме бу? Әллә соң таш сынмы?
Кыйбласын югалтты аяклар.
Капланып, бер ятим сабыйдай,
И үкси, и үкси гудоклар.
Тукталган сәгать тә. Вакытның
Агышы буталган. Урамда
Кара төн карынында туалмый
Интегә, интегә ал таң да.
Ул үлгән?..
Үрмәкүч күчедәй,
Миемә үрмәли мең сорау.
Абынсам, тынлыкның кочагы
Ул миңа бердәнбер утрау