Рәмис Аймәт - Бозлы җилкәннәр / Ледяные паруса стр 5.

Шрифт
Фон

Ирек

Узып бара чегән арбалары,
Серле таңның саф тынлыгын сөзеп.
Җирне түгел, әйтерсең лә җанны
Ярып уза тәгәрмәчләр эзе.

Тәгәрмәчләр булып әйләнә дә
Кайтып төшә уйлар үз эзенә.
Кайта уйлар
     Мин дә кайта-кайта
Меңләп сорау бирәм үз-үземә.

Уза уза чегән арбалары,
Кая бакма җәйрәп ята Ирек!
Ул Ирекне, таңгы тузганактай,
Җилләр генә тараталмас өреп.

Минем Ирек?!
Ерак офык кебек,
Барган саен чигенә бара һаман.
Ирек-кошым, ватып читлекләрен,
Иңнәремә килеп кунар сыман.

Нинди төстә икән минем Ирек?
Шанлы үткән, йөрәк, исеңдәме?!
Шәһре Казанымда гөрләп аккан
Бабамнарның каны төсендәме
Минем Ирек?!
     Инде ничә гасыр
Татлы бер сүз булып тибри телдә.
Ирек исен алып килми хәтта
Көнләштереп искән иркә җил дә.

Тукта
Нинди жыру суздың, чегән кызы?
Өнсез калды кинәт кырыс чынлык.
Сискәнепләр уяндымы анда
Әле беркем орынмаган тынлык?

Уяндымы, хәлсез куллар кебек,
Офыккача сузылып киткән юллар?..
Чыңрый-чыңрый, арба эзләренә
Тулып кала саркып таңгы сулар.

Әле җанда, таңгы сулар сыман,
Челтери-челтери якты өмет ага.
Бир иркенлек, Тәңрем, хыялларга
Кабул, диләр, таңда кылган дога.

Җанда тетрәү!
Нинди давыл кыйный
Бертуктаусыз күңелем кыяларын?

Катып калдым.
     Арба эзе буйлап
Йөгерә бары ярсу хыялларым.

Килеп чыктым мәллә көтмәгәндә
Язмышларның соңгы өзегенә?
Йөрәгемдә гөлләр туе дисәм,
Йөрәгемдә
     богау эзе генә.

Тынма әле! Җырла, чегән кызы!
Сихри тараф синең алларыңда.
Ирек сорап зеңләп тартылганмы
Гитараңның бәйсез кыллары да?

Күкләр аяз. Нидер көтә күңел.
Моң-зарлардан бермәл җан арына.
Чегән кызы! Күкләремә бак та
Юрап китче Ирек татарыма.

Уза Уза чегән арбалары
(Таңны уятып тагын кем йөрсен.)
Кәрван-кәрван узган арбаларның
Булсам иде мин дә, их, берсе

2001 ел. Гыйнвар

Ике мең дә беренче ел. Гыйнвар.
Өнемме бу, әллә төшемме?
Яшәү дигән изге газаватта
Бәргәләнгән соңгы көнемме?

Онытылып җиргә яңгыр ява,
Соңгы елавымы Күкләрнең?!
Күз яшеме, яңгыр астындамы
Күпме гомер җирдә үткәрдем?

Ява яңгыр. Кышмы, язмы җирдә,
Буталганмы әллә бары да?
Гасыр башы. Ә мин басып торам
Язмышларның текә ярында.

Басып торам. Чәчләремне юа,
Юа яңа гасыр яңгыры.
Сур быргысы сыман әллә кайдан
Ялгыз торна тавышы яңгырый.

Яңгыр исе белән яз иленнән
Килеп чыккан мәллә бахырым?
Саташуыммы бу? Белмим белмим.
Гасыр башы гасыр ахыры.

Дөнья буйлап яңа гасыр атлый.
Атлый золым, кан-яшь, ут аша.
Әйтерсең лә, минем аша кичеп,
Ике гасыр килеп тоташа.
Ике гасыр бәргәләнә миндә.

Орыш бара җанда ник гелән?
Ут беләнме? Юк, юк! Гасырларны
Мин бәйлимен шигъри сүз белән.

Узган гасырданмы ачык калган
Күк капкасын килеп кем ябар?
Онытылып, җиргә яңгыр ява.
Ике мең дә беренче ел. Гыйнвар.

Бер истәлек

Нигә мине һаман газаплыйдыр
Еракта калган бер истәлек?
Күксел томан аша калка да ул
Бертуктаусыз төшә искә ник?
    Яфрак-яфрак очкан хатирәләр
    Тора гына җанга өстәлеп.

Искә төшә Инде онытылды дип
Уйлыйсың да, кабат яңара.
Җилләр җан иңдергән учак кебек,
Тотына ул кабат янарга.
    Тотына ул узган яшьлегемнең
    Садә минутларын санарга.

Дәфтәр битен ачсам, ул истәлек
Килеп чыга кипкән гөл булып.
Сулган сөю булып очып төшә,
Тузгып оча сагыш-көл булып.
    Көтмәгәндә кинәт Бүгенгемнән
    Үткәнемә төшәм убылып.

Үткән-үткән! Ятьмә кебек җанны
Күпме генә аны теткәлә?!
Ул карашлар, һаман үзәк өзеп,
Еллар аша миңа текәлә.
    Җилеп узган елларгамы хәзер,
    Язмышкамы әллә үпкәлә?

Тынгы бирми һаман ул истәлек,
Тынгы бирми бер дә кич, иртә
Ярты төндә кабызып утларымны,
Күңел тәрәзәмне ул чиртә.
    Хатирәләр ага ташкын булып,
    Ташкыннарга бармы соң киртә?

Шыбыр-шыбыр яңгыр елавы да
Алып кайта аны Үткәннән.
Яфрак шавы, җилләр сулавы да
Барысы да, бар да ул көннән.
    Ул көннәргә китеп югалсам да,
    Мин мәңгегә, юк, юк, үкенмәм.

    «Кайтарыгыз Үткәннәрне!» диеп,
    Берәүдән дә инде үтенмәм.

    Үкенмәм!..

Зөһрә кыз белән сөйләшү

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3