Рәмис Аймәт - Бозлы җилкәннәр / Ледяные паруса стр 4.

Шрифт
Фон

Җәйнең соңгы җыры

Инде үтте! Ерак офык аръягында
Җанкаемның яшел кошы
     оча гына.
Мин үлмимен, юк, үлмимен
     китәм бары
Дөрләп янган чуар төсләр кочагына.

Мин үлмимен, юк, үлмимен
     күчәм бары
Лепердәшкән яфракларның моң-җырына.
Иярәмен җан җылымны саклап барган
Ап-ак сагыш киек казлар чылбырына.

Ки-тә-мен бит! Томан булып ята тыным.
Үтте инде уңды төсем, тынды көем.
Инде нишлим? Узган гомер сәхнәсендә
Салкын көзнең шәрә җиле булып биим.

Биим шашып! Изүләрем ачып-ачып!
Сызланса да утлы тәлгәш булып ярам.
Күрегез, күр! (Яңгыр түгел.) Соңгы тамчы
Күз яшедәй тәгәрәпләр төшеп барам

Тәрәзә

Ачыгыз тәрәзәләрне,
Тәрәзәгез булса!..

М. Әгъләм

Тәрәзләр бар, ләкин ачылмыйлар;
Рәшәткәле безнең тәрәзәләр.
Кадакланган алар (озаккамы?!)
Ачылмаслык итеп.
     Күрәзәләр
Безне бүтән алдый алмас инде.
Үтте инде җаннан андый агым.
Уйлап куйдым әле мин нигәдер
Тәрәзләрнең карындыклы чагын.

Һәрбер уем күңел учагыма
Өсти генә бара көчле ялкын.
Сүрән карындыклар аша да бит
Еракларга карый алган халкым.

Дөрли-дөрли озын төннәр буе,
Йөрәгемдә күпме учак ягам?!
Рәшәткәле тәрәзәләр аша
Рәшәткәле рәшәләргә багам.

Багам рәшәткәле дөньялыкка,
Читлектәге ерткыч җанвар сымак.
Күпме була адәм җаннарында
Бертуктаусыз тәҗрибәләр сынап?!

Өсләремә рәшәткәләр ава,
Якты хыялларны кыя-кыя.
Ябыла бара күңел тәрәзләре,
Европага тәрәз уя-уя

Дилемма

Кешегә кайчак шундый күп кирәк
Колачламакчы дөньяны хәтта.
Шундый аз кирәк кайчак кешегә
Җитә аңарга
     бер уч туфрак та

Кыйтга

Тарих катламнары катмарлы ла,
Һәр катламда күпме шом-шәүлә?!
Катламнарга керә барган саен
Катлаулана бара яшәүләр

Себер юлы

Балтач районы Карадуган авылындагы «Себер юлы тарихы» музеена2

Себер юлы
Мин бер юлчы бүген,
Олавыңа алчы, әй, ямщик.
Бу болытлар ник куера тагын,
Ник куера тагын җанда шик?!

Юлга чыктым. Юк тынгылык җанда:
Уйландыра билгесез үткән.
Юлларымның башы гына әле,
Уем инде күпме юл үткән?!

Сискәндереп исә Себер җиле,
Бар да истә, бар да шул тере,
Еллар узган саен яшәрә күк
Каеннарның яшел хәтере.

Ниләр язылгандыр, каеннарның
Моң-тузлары нинди сер саклый?
Далалары буйлап хәтеремнең
Кыңгыраулы атлар юртаклый.

Атлар килә, атлар! Юл бирегез
Нинди хәбәр? Каян? Кем тагы?..
Әллә бәен өзеп ычкынганмы
Ишморатның3 акбүз юртагы?..

Кабатлана тарих! Минме соң ул
«Ак кавем»нең «кара туган»ы?
Юл буенда һаман көтәме әллә
Язмышларның кара таганы?!

Музейларның түрләреннән атлыйм.
Тарихымның кайда соң чыны?
Сискәндерә (кыңгыраулар түгел),
Сискәндерә шомлы богау чыңы

Эзләмәгез мине

Беркайдан да эзләмәгез мине!
Сез эзләгән җирдә мин булмам.
Эзегезгә кар суы да түгел,
Зар суы да булып мин тулмам.

Сез имәнеп баккан йолдызларның
Чәчелмәмен нуры булып та.
Минем хакта хәбәр җиткерә алмас
Узып барган соңгы болыт та.

Эзләмәгез үткен хәнҗәр кебек
Уйнаклаган гайбәт сүздән дә.
Тумый калган гамьсез уйлардан да,
Җеп иңмәгән кәфен-бүздән дә.

Беркайчан да эзләмәгез мине!!!
Минсез дөнья әллә үзгәме?!
Вакытларны тыю сезгәме соң?
Өнсез калган Вакыт бизмәне.

Үрләмәмен кысыр ялкыны күк,
Сез кабызган ялгыз учакның
Әле китәргә дә өлгермәдем,
Сагындыгызмыни шулчаклы?

Сагындыгызмыни?.. Сагынырсыз!
Мин башка шул, башка оядан.
Эзләмәгез мине беркайдан да,
Кайтмаска (!) дип киттем Дөньядан!..

Элегия

Көтәм
     Көтәм
         Шәфәкъ шәүләседәй,
Офыккача сузылсачы хәбәр:
Иңнәремнән таулар төшәр сыман,
«Кай-та-ам» диеп аваз салсаң әгәр.

Араларда кояш бата мәллә?
Сузылып ята соңгы күләгәләр
Синнән алып миңа хәтле ара
Мәхәббәттән хыянәткә кадәр

Көтәм сине кышын ап-ак карлар,
Көзләр җиткәч, сары яфрак булып.
Синнән миңа соңгы хәбәрме ул
Узып бара кәрван-кәрван болыт.

Ирек

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3