Хәтирәбану апай, бергә-бергә бик тату торырбыз. Син бик әйбәт кеше бит. Сине хөрмәтләми мөмкин түгел
Мин рөхсәт итәм, ди Хәтирәбану, ниһаять, телгә килеп. Сез бит инде Мәхүпләрдә яшәргә җыенасыздыр?..
Шул мәлне Мәхүп, урыныннан торып, Хәтирәбануны кочаклап ук ала да:
И-и Хәтирәбану апай, сине ташлыйбызмы соң, Аллам сакласын! ди.
Әлбәттә инде, Мәхүп: «Анда ничек яшисең? Миннән башка тагын кияүгә чыкмаган өч сеңел бар бит», дип әйтә алмый. Алар шулай Хәтирәбану өеннән чыкмый
Иртәгесен шушы хәлне белгән Елгабаш халкы аһ итә. Һәркемнең телендә шушы вакыйга яңгырый.
Шимпанзе, диләр. Шимпанзе гына, пычагым! Селәүсен бу! Агач башына менеп, өстеңә сикерә, бугазыңны чәйни торган ерткыч!
Мәхүбе барыр инде аның. Сораучы булмаганга гына интегеп йөрде.
Аны хәзер дә кем сораган соң?! Хатынлы иргә үзе тагылып кайткан ич!
Оятсызның да оятсызы икән бу Миңлегали дигәннәре! Хәтирәбану аны йортка кертте, кеше итте. Ә ул! Җирбит!
Юу-ук, җаный; бу адәм актыгын җиргә тиңләмә син! Җир-ана ул изге нәрсә. Бу җылан! Шуышып килде дә Хәтирәбануның куенына керде. Хәзер әнә агулы тешен йөрәгенә батырды. Өеңә көндәш алып кайтсын әле! Башка сыярлык эшме бу?!
Көннәр үтә торды. Әкренләп сүзләр дә тынды. Хәтирәбануның гына җаны янудан туктамый, көннән-көн көчәя генә, яна-яна күмерләнә бара Баштарак Миңлегали бер көн Мәхүп янында, икенче төнне Хәтирәбану янында йоклый. Дүрт-биш айдан, Мәхүпнең көмәне түгәрәкләнеп беленә башлагач, ир бөтенләй яшь хатын янына күчкән. Өйнең иңе белән җәелгән киң сәкенең бер ягында Мәхүп белән Миңлегали, икенче кырыйда Хәтирәбану икән.
Өй мәшәкатьләре белән көннәр тиз узган. Ә төннәр Кышкы озын төннәр Хәтирәбану өчен тоташ газапка әверелә. «Ир бирмәк җан бирмәк», дигән борынгылар. Кечкенә генә өй эчендә Миңлегали белән Мәхүпнең пышын-пышын назлашып сөйләшү аһәңнәре колакка килеп бәрелгәндә, Хәтирәбануның йокысыз күзеннән чишмә-чишмә яшь ага Ә беркөнне Газап-сагышта янган йөрәгенең түзәр чамасы калмагач, күрше авылга, әнисенең сеңлесе янына китә ул. Өч тәүлек узуга, Миңлегали, Мәхүпнең әтисеннән ат алып, Хәтирәбану артыннан килеп тә җитә.
Бер сүз әйтми киткәнсең, Хәтирәкәем. Басудан кайтсак, син өйдә юк. Тәтәне сагындым, дип әйтәсең барые. Кайтыйк инде. Синнән башка өйнең яме, ризыкның тәме юк, ди бу, тасма теленә ирек куеп.
Кара әле, кияү, дигән Хәтирәбануның апасы моңа каршы. Син сайравын сайрыйсың да. Сеңел- нең өенә көндәш алып кайтуың гына җитмәгән! Ни көнгә төшергәнсең! Тәнендә чыпчык чукырлык ит калмаган!
Тәтәкәем, гөнаһлы булма. Без аерым ашамыйбыз. Ашарга Хәтирәбану үзе пешерә, дип җавап биргән Миңлегали. Әйдә, кайтыйк, карчыгым, дип, хатынын йомшак кына кочып та алган.
Күнгән Хәтирәбану. Тәмле телдә таш эрер дип, юкка гына әйтмиләрдер шул. Күнгән. Үз өем үз көем, дигәндер. Тәтә булса да, мин монда чит кеше, дигәндер.
Алар тәтәләре яныннан ат арбасына янәшә утырып киткән! Бу мизгелләрдә хатын иренең тән җылысын тоюдан изрәп, бәхетенең кабат кайтуына өметләнеп барган. Шулай бер-ике чакрым ара узгач, Миңлегали атны кинәт кенә туктата да Хәтирәбануны төртеп төшерә. Хатынның күңеленә әз генә булса да җылылык, яктылык бирә башлаган өмет кинәт юкка чыга. Күз аллары караңгылана, башы әйләнә дә сөрлегеп юл кырыена егыла.
Син нәрсә!.. Хатын башың белән рөхсәтсез чыгып киттең! дип акыра ир, камчысын уйната-уйната. Мине мыскыл итәргә уйладыңмы?! Мин үземне төрмәдә дә мыскыл иттермәдем. Харап булган укасы коелган Өстеннән көндәш алып кайткан! Бала табаргае!
Хәтирәбану юл тузанын тырный-тырный үксегән.
Үтер соң! Бәреп үтер мине! Мин үз өемдә үзем килмешәк булып яши алмыйм
Нишләп ул синең генә өең булсын? Мин аны кактым, суктым, төзәттем
Чыгып китегез! дип өзгәләнә хатын.
Аның бу сүзләре янган утка керосин сипкән шикелле була.
Ах, әле син безне куып чыгармакчымы? дип кыза ир. Кысыр башың белән йөкле хатынны урамга кумакчымы! Мине бала күтәреп хәер соранырга кушасыңмы?! Миңлегали камчысын селтәп, бар көченә Хәтирәбануның җилкәсенә сызып җибәрә. Үзен үзе белештермәгән ир җирдә яткан хатынны сүгенә-сүгенә кыйнарга керешә. Ярсыган үгездәй күзләре акайган Миңлегали бераздан, камчысын ташлап, юлда аунаган хатынны күтәреп арбага утырта. Аннары капчыктан литр сыешлы шешәгә салынган әче бал тартып чыгара. Башлап үзе эчә. Аннары хатынына суза. Мә, эч. Җиңеләеп китәрсең ди.