Ә-ә, диде керәшен хатыны, эшнең нәрсәдә икәненә төшенеп. Айда, утыр, уз. Тик без почмак якка керик. Урам як тәрәзәләреннән ут яктысы төшмәсен. Милиция дигән халык та бар бит. Аларның шымчылары да җитәрлек.
Нина Алексеевна, шулай сөйләнә-сөйләнә, җиделе лампасын тотып, аш-су әзерли торган якка атлады. Хөснетдин аңа иярде. Хатын өстәл астыннан вак такталардан кагылган кечкенә әрҗә сөйрәп чыгарды да аннан бер шешә көмешкә алды. Тәлинкәгә бер-ике телем ипи кисте. Аның янына төбе белән йолкып алынган яшел суган куйды. Аннары стаканга көмешкә салып, Хөснетдин алдына этәрде.
Айда, Хоснетдин, эчеп җибәр. Эчеңә җылы керер!
Үзегезгә дә салыгыз инде, Нина Алексеевна, диде. Үзем генә әллә ничек Күнекмәгән
Айда соң, диде хатын, карышып тормыйча.
Хатынның көмешкәсе куәтле иде. Яшь егетнең гәүдәсе буйлап рәхәт җылылык йөгерде. Җиңелчә генә башы әйләнгәндәй булды. Бу мизгелдә аңа Нина Алексеевнадан да юмарт, аннан да әйбәт кеше дөньясында юк сыман иде.
Әле мин, мал суйганда, сиңа тагын бавыр китерермен, диде Хөснетдин, хатынга үзенең бик рәхмәтле булуын сиздереп.
Ой, шап булыр, шап. Син аша але, Хоснетдин, аша, диде Нина Алексеевна.
Аннары Нина Алексеевна Елгабаш кешеләре турында сорашты. Көтүдә сыерын суйган хуҗа да телгә керде. Шул мәлне сыер хуҗасының: «Нина Алексеевна мине белә» дип, мут кына күз кысуы егетнең исенә төште. «Нинди тыгыз тәнле. Имиләрен тотып, башыңны куеп ятарлык И-их, ничек итеп күндерергә»
Нина Алексеевна, диде Хөснетдин. Әйдә, пар булсын инде. Тагын берне сал. Игелегеңне гомер онытмам!
Тагын йөз грамм көмешкә эчеп куйган Хөснетдин үзенә куәт иңүен тойды. Беләкләренә көч керде. Сулышлары киңәеп китте. Янәшәсендәге шушы хатынны үзенеке итү теләге тәкатьсезләнеп кузгалды.
Нина Алексеевна, чибәр булгансыз сез яшь чагында, ә? диде егет, хатынның күкрәкләрен күзе белән «ашап».
Яшьлек үзе чибарлек ул, Хоснетдин. Син аны ул чакта аңламыйсың гына.
Йо-ок, Нина Алексеевна, син особо матур кеше. Син һаман ир-атларның башын әйләндерә торган хатын.
Яшь егетнең күңелендә нинди теләк кайнаганын уена да кертмәгән хатын рәхәтләнеп кеткелдәп көлеп җибәрде. Бу көлүне үзенчә аңлаган Хөснетдин тиз генә Нина Алексеевнаның янәшәсенә үк күчеп утырды да иңеннән кочып алды.
Мин сине шундый якын итәм, Нина Алексеевна, диде.
Мин дә якын итәм сине, Хоснетдин. А то синең белән шулай утырырыеммы?
Хатынның җылы сүзләреннән егетнең ташып торган дәрте ургылып ук китте. Ул, үзе дә сизмәстән, сул кулы белән ныклап кочаклады да уң кулы белән хатынның күкрәгенә ябышты. Егетнең кинәт купкан өермәне хәтерләткән бу хәрәкәте Нина Алексеевнаны бераз каушатып җибәрде.
Чү, Хоснетдин! Нишлисең? Булмаганны Ул, тыпырчынып, Хөснетдиннең келәшчәдәй кысып алган кулларыннан ычкынмакчы булды. Хатын карышкан саен, Хөснетдин кызышты, котырынды. Алар әүмәкләшеп идәнгә тәгәрәделәр.
Җибәр, Хоснетдин! Кычкырам! дип кисәтте хатын.
Кычкырма, кычкырма дип кайнар пышылдады Хөснетдин, хатынның әле иреннәрен суырып, әле муенын ялап. Кычкырма Икебезгә дә рәхәт кенә ич Гайбәт таратма Әүмәкләшә торгач, егет өстенлек алды, җайлап урнашты. Әмма хатын боргаланды, тыпырчынды.
Мин сине болай гына калдырмыйм. Милициягә җиткерәм, дип еламсырады хатын.
Чалбар төймәләре чишелгән, тәкате төкәнгән Хөснетдин, «милиция» сүзен ишеткәч түзмәде, йодрыгы белән хатынның колак төбенә тондырды.
Син нәрсә, әүлия булып кыланасың соң!
Беразга тынып калган Нина Алексеевнаны ризалаштырдым дип уйлап, Хөснетдин аның эчке киемнәрен салдырырга үрелде. Ә хатынның күзе өстәл астында яткан балтага төшкән иде. Хөснетдин дә күреп алды ул балтаны. Ул, корбанына ташланган еландай, күз ачып йомганчы хатынның кулын эләктереп алды да йодрыгы белән яңагына орды. Йодрык чигәгә туры килгән иде. Хатын ыңгырашып алды да, муены йомшарып, баш бер якка авышты. Кызышудан, үз-үзен белештермичә кылган бу гамәл Хөснетдинне кинәт каушатып җибәрде. Ул куркып калды. «Үлдеме әллә? дип уйлап алды ул. Нишләргә инде? Ничек котылырга соң?» Егетнең башында шушы сорау бөтерелде. Тик ул бу мизгелдә уйлау сәләтен югалткан иде. Аның бар күзәнәге үз-үзен коткару инстинктына гына буйсынган иде. Ул тиз-тиз генә як-ягына карап алды. «Иң элек тәрәзәне капларга кирәк икән, дигән уй үтте аның башыннан. Яктылык ишегалдына да төшмәсен. Хөснетдин сәкедәге одеялны алып, калтыранган куллары белән тәрәзә өстенә кагылган тактага кыстырды. Тагын Нина Алексеевнага күз салды. Үлгән микән әллә бу? Исән булса минем баш бетә бит Үлгән булса да үтерүченең эзенә төшәргә мөмкиннәр Нишләргә соң, нишләргә?.. Моннан тизрәк таярга кирәк бит Тукта әле, мин тотып эчкән стаканны сөртим. Бармак эзләрем калмасын» Егет стаканны сөртергә ниятләп эскәтер читен тарткан иде, өстәлдәге җиделе лампа авып, керосины түгелде. Хөснетдин, алны-артны уйлап тормыйча, ут капкан эскәтерне лампасы-ние белән идәнгә сөйрәп төшерде. Хәзер монда бер минут та калырга ярамаганын аңлап, ул тиз генә галошын киде дә ипләп кенә ишекне япты. Аннары, урамга чыкмыйча, бәрәңге бакчасы аркылы гына Елгабаш ягына элдертте.