Саида Зыялы - Яралы кош авазы / Крик раненой птицы стр 16.

Шрифт
Фон

Исламгали агайның малайлары Касыйм, Зариф, Сабит гаиләләре белән авылдан сөрелде. Алар артыннан ук Гафурны да озаттылар. Һәммәсенең дә гаебе «зур» алар коточкыч «җинаять» кылган. Гаепләре Җинаятьләр кодексының 58-2, 58-9, 58-10, 58-11 нче маддәләренә туры килгән Урак урганда, күзенә камыл төртелүдән сукырайган карчыгы белән Исламгали агай ялгыз калган. Оялары туздырылган, ятим калдырылган әби-бабайлар кайгы йөген озак тарта алмый. Алар һәммәсе бер-бер артлы дөнья куя Елгабаш сары сагышка уралып, моңсулыкка төренеп кала. Шулай авыл үз көенә тын гына яшәп яткан бер иртәдә Фазылҗанның такмаклый-такмаклый елап йөгергәне урамнарны яңгырата.

 Бүреләр Бүреләр Харап иттеләр Харап иттеләр, дип үкси ул.

Көтү куганчы мал-туар тирәсендә чуалган хатын-кыз сарык фермасына йөгерә. Фазылҗан ферма каравылчысы. Бүреләр фермага һөҗүм иткән булып чыга.

Буйдан-буйга ике рәт киртә белән генә тотылган утар эчендә унлаган сарык үлеп ята иде. Ерткычлар, аларны буып, каннарын эчкән. Ул арада Гата белән Шакир фаҗига булган урынга кызу-кызу килеп җитте. Аларга куркудан төсе качкан Фазылҗан ияргән. Кия-кия инде тишелеп беткән киез эшләпәсе белән ул йөзен сөртеп ала-ала, һаман бер үк сүзләрне тәкрарлый:

 Харап иттеләр Харап иттеләр!..

Фазылҗанның тир белән каешланган күлмәк якасына, кырык ямаулы чалбарына Гата җирәнгәндәй караш ташлады да әче итеп бер сүгенде. Аннары:

 Төн буе йокы җыясың! Корткыч! дип җикер- де.

 Ничә тапкыр әйттем Читән тотарга кирәк, дидем дип мышкылдады Фазылҗан. Йокламадым мин Малларны карап кына кергәнием Ятып кына торганыем Шул арада

 Улама! дип җикерде Гата. Түләрсең!

 Нәрсәм белән түлим мин аны?

 Башың белән! диде Гата, исе дә китмичә.

 Син ни сөйлисең, Гатаулла? диде арадан берәү. Хәзер ач бүредән күп нәрсә юк. Бу бәхетсезлеккә бүген Фазылҗан юлыккан. Ул булмаса, бүтән юлыккан булыр иде.

 Ялынма аңа, диде Фазылҗан, күз яшьләрен сөртә-сөртә. Агулы тештән кем котылган?..

Бу сүзләрдән соң Гата Сәгъдәтшин кырт борылды да тиз-тиз атлап китеп барды. Ферма янына җыелган халык: «Бу хәзер үк Фазылҗанны кулга алырга милиция чакырта икән», дип уйлап калды. Әмма милиция килмәде. Авыл тынычланды. Ике көн эчендә сарыклар утарын озын читән белән әйләндереп алдылар.

Уракка төштеләр. Бәбкәгә куелган көлтәләрне әкрен-әкрен ташып, әвен базларында киптерә-киптерә суктырылган ашлыкны амбарга сала бардылар. Октябрь ае коры килде. Ай башында шатырдатып катырды да шуннан эретмәде. Маллар уҗымда йөреп кинәнде.

Ашлык амбарларына якын гына яшәүче кладовщик Кадыйр абзыйның бер асыл гадәте бар. Ул һәр көнне, таң беленгәндә торып, ишегалдына чыга. Иң элек үз малларына күз-колак була да амбарлар тирәсен әйләнеп кайта. Октябрьнең егерме алтынчы иртәсе иде. Кладовщик амбар янына килеп җиткәч, үз күзләренә үзе ышанмыйча туктап калды. Дүрт почмагы да калын-калын ташлар өстенә куелып салынган амбар астыннан бодай бөртекләре сибелеп килгән. «Тычкан-күсе тишкәндер, дисәм амбар читенә бөртек ничек чыгар?» дип уйлап, Кадыйр абзый арырак күз сала. Ни гаҗәп: бодай бөртекләре сибелгән эз су буена таба алып бара. Аннары яр астыннан урамга керә дә инештән өченче йортта гына яшәүче Фазылҗаннарга таба борыла. Кадыйр абзыйның күзе акая, җилкәсеннән салкын тир бәреп чыга. «Нишләргә? дип пышылдый ул үз-үзенә. Граммына хәтле исәптә бит аның! Үлчәве җитмәсә, мин җавап бирәсе Хәзер үк Гатаны алып килергә»

Амбарның идән арасын астан балта белән каерып тишек капчыкка ашлык агызуның һәм аны Фазылҗаннарга илтеп куюның Гата эше икәне берәүнең дә башына килми «Карак»ны икенче көнне үк авылдан алып китәләр

* * *

«Җәйге яңгыр өлешле була», дигән иде Маһупкамал апасы. Хак әйткән икән. Узган атнадагы болыт Елгабаш турысына ук килеп җиткән дә иде. Дөбер-шатыр йөреп күк тә күкрәде, күк йөзен урталай бүлеп яшен җепләре дә сузылды. Тамчылап кына яңгыры да сибәләгәндәй итте. Аннары: «Монда туктасам, соңга калам», дигәндәй, итәк-җиңнәрен җилфердәтеп, болыт китеп тә барды. Яңгырны дүрт күз белән көтеп торган елгабашлылар иртәгесен ах-ух килеп гәп корды. «И малай, Каенсарда явып та караган, ди. Бала-чага урамда су ерып йөргән».

Бу хәлдән соң өч көн узуга, Елгабаш күге кырыенда канатларын җәйгән кечерәк кенә болыт пәйда булды. Тыйнак кына килгән кунактай, ул әкрен-әкрен авыл өстенә якынлашты. Бераздан эре-эре тамчылар сибәли башлады. Озак та үтмәде, яшен яшьнәп, күк күкрәп җибәрде дә, чиләкләп-чиләкләп яңгыр яварга кереште. Ания яланаяк ишегалды чирәменә чыгып басты да ике кулын күккә сузды. Яңгыр җепләре бите буйлап, култык астын кытыклый-кытыклый, тәненә йөгерде. Маңгаенда, битләрендә бертуктаусыз яңгыр тамчылары биеште. «Мондый рәхәт ләззәтне, сафлану хисен бары тик табигать үзе генә бирә ала торгандыр», дип уйлады кыз.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3