Хәерле кич! диде Ания. Алар түр якта. Чәй эчәләр.
Хәтимә эчкә үтте. Хәл-әхвәл сорашкач, чәйдән авыз иткәч, әле Рәшидәгә, әле Маһупкамалга карап:
Әйтәсе сүземне ничек башларга белми утырам әле, диде.
Маһупкамал сагаеп кына:
Берәр хәвеф булмагандыр ич? дип сорады.
Юк ла, хәвеф түгел. Менә балалар
Әйтсәң әйт инде, диде хуҗабикә. Балалар нишләгән?
Минем кыз сыер сава бит. Әле генә эштән кайтты.
Соң! дип тәкатьсезләнде Маһупкамал.
Менә шунда көтүче Хөснетдин Ни дип Маһупкамалларга кунакка кайткан бер пар көпә-көндез чишенеп Ялангач ук калып, малай Мин сиңа әйтим, оятсызланып яталар Ир-ат белән хатын-кызның нишләп ятканын аңлыйсыз инде Яңгыр юк дип, ах- ух киләсез! Шундый хәлләрдән соң нинди яңгыр яусын! дип әйтә икән.
Бу хәбәрне ишеткәч, Рәшидәнең чынаягы кулыннан төшеп китте. Йөзе бер агарды, бер кызарды. Ни әйтергә, ни дип җавап бирергә сүз таба алмыйча изаланды. Ниһаять, фикерен туплап, нык итеп бер сүз әйтте:
Бул-мас!
Мин дә шулай дип уйлыйм, дип кушылды Маһупкамал. Менә нинди эссе көннәр тора. Кияүне майкадан да күргәнем юк. Өстендә һәрчак күлмәк.
Балаларның үзләрен дәшим әле, дип, урыныннан кузгалды Рәшидә.
Ашыкма әле, дип киңәш итте Маһупкамал. Ашыкма, апай. Яшьләрнең күңелен пычрак гайбәт белән буяма. Көтүче Хөснетдин сөйләгән бит. Ул адәм актыгының кем икәнен беләсеңме? Ул Сәгъдәтшин Гата малае!
Алайса, аңлашыла, диде Рәшидә. Аңа ни җит- ми икән соң?
Тик торганда түгелдер, апай. Кызларга күзе төшкәндер. Ә кызларның исе китмәгәндер. Ул малайның үзен хатын-кызларны аулакта очратса бәйләнә башлый, диләр
Җылан! диде Рәшидә, бар ачуын, бар нәфрәтен шушы сүзгә салып. «Агулы теш» дип Бикмөхәммәт бабай бик белеп әйткән.
Җыланның җыланы, апай, дип дәвам итте Маһупкамал. Син аның мактанчыклыгын күрсәң Косасылар килә. Кеше янында шундый әйбәт булып кыланыр. Ике кулы белән күрешкән булыр, хәл-әхвәлеңне сорашыр Эшең төшә калса, игелек өмет итә күрмә инде.
Гатаның нәкъ үзе икән, диде Рәшидә.
* * *Әтисе үлем түшәгенә ауганда, Гата уникенче яше белән бара иде. Мәңгелеккә күчәренә биш көн калганда, әтисе аны үз янына дәшеп алды.
Улым, диде ул аңа, хәлсез куллары белән малаеның битләрен сыпырып. Безнең нәселдә ир балалар әз булды. Мин үзем дә өч кыз янында бер малай булдым. Син алты кыз туганыңа берәү. Ир-атсыз хатын-кызга авыр.
Әти, син бар ич, дип, борынын тартып алды Гата.
Әй улым дип куйды авыру. Ичмаса, җизнәләрең дә башка авылда Ялланып урак урырга бардылар да кияүгә чыгып калдылар Калган апайларыңа үз авылыбыз кешеләре насыйп булсын инде Нык бул, улым. Иң элек үзең турында кайгырт. Бу кырыс дөнья киң күңелле, олы йөрәклеләрне өнәп бетерми.
Олы йөрәкле кеше нык буладыр ич инде, әти? Көчле буладыр?
Анысы шулай. Көчле була. Әмма андыйлар йомшак. Андыйлар кеше жәлләүчән була. Кеше дигәнең катлаулы җан. Ул үзенә авыр чакта гына сиңа килә. Сиңа авыр чакта читтән карап тора Шуны онытма, улым: йомшак агачны корт баса
Малай уйга калды. Бераз тын торгач, әтисенең сүзләрен түкми-чәчми хәтеренә сеңдерергә теләгәндәй, кабатлап сорады:
Алайса, олы йөрәкле, йомшак күңелле булу әйбәт түгел инде, әти?
Йомшаклык синең үзең өчен әйбәт түгел ул, улым. Кеше иң элек үзе турында кайгыртырга тиеш. Мин менә яши-яши шушы фикернең хаклыгына инандым. Әнә старостаны гына ал: үзебез өчен эшлибез, җәмәгать, дип сөйли халыкка. Э-э. Ул ничек яши дә Без ничек?..
* * *Әтиләрен җирләгәч, Гата өлкәнәеп киткәндәй булды. Кич җитүгә, урамга чыгып йөгерү ягын гына карый торган малай уйчанланып калды. Әтисенең соңгы киңәшләре аңа тынгылык бирмәде.
«Җизниләр үзебезнең авылныкы булса, әйбәт икән дә бит. Кышлык утынны моннан соң ничек әзерләрләр? Ерактагы җизниләр килә алмас шул».
Шулай уйланып йөргәндә, малайның башына матур бер фикер килде. Яшьтәше Сабитның өйләнмәгән ике абыйсы бар. Аның ике апасына менә дигән кияү инде алар. Зариф белән Касыйм абыйсын ничек җизни итәсе соң? Менә минем ике апай бар. Өйләнегез әле, дип әйтеп булмый бит. Малай, апаларын кияүгә бирү юлын тапмаса да, татлы хыялга чума. Әнә ул Сабит белән бергә атлар коендырырга төшә. Апалары берәм-берәм сыер сава. Кергән арада Гатаны каймак белән сыйлыйлар. Сабит Гатаның терсәгенә төртеп ала. «Аша син, аша. Оялып утырма. Минем җиңгиләр юмарт», дия-дия, аны кыстый